Тема:
Фонетика һәм орфоэпия бүлекләрен гомумиләштереп кабатлау.
Фонетика - сөйләм авазларын өйрәнә торган бүлек.
Орфоэпия - дөрес әйтү кагыйдәләре җыелмасы
Авазлар язуда транскрипция белән бирелә. [ ]
Авазлар ике төрле була: сузык һәм тартык авазлар
Татар телендә 12 сузык аваз бар.
Татар телендә 28 тартык аваз бар.
Сингармонизм – сузыкларның ярашуы
Сингармонизмның беренче төре – рәт гармониясе
Сингармонизмның икенче төре – ирен гармониясе.
Дифтонг – бер иҗектә ике сузыкның янәшә килүе
“ Кем иң акыллы?”
Сузыклар
Сингармонизм
Тартыклар
Орфоэпия
Сузыклар [А],[ э],[ у],[ о],[ ү],[ и],[ ө],[ ы],[ә]
Алгы рәт Арткы рәт
[ э],[ ү],[ и],[ ө],[ә] [А], [у],[ о],[ ы]
Иренләшкән сузыклар
[ у], [ ү], [ о], [ө]
Сингармонизм Дуслык, иптәш, төзелеш, яхшылык, өрек, корылма, тырышлык, борынгы, дәфтәр, борылыш.
Рәт гармониясе Ирен гармониясе
дуслык төзелеш, өрек
яхшылык корылма
дәфтәр борылыш
иптәш борынгы
тырышлык
“ Кайсы артык?” Гөлшат, шәһәр, ишек, йөзем, чана, чәчәк, томан, кылыч, рәсем, китап.
Гөлшат, китап – сингармонизмга буйсынмыйлар
Чебиләр
Нәни генә чебиләр
Сары майка кигәннәр.
Зарядка ясарга диеп,
Өй алдына килгәннәр.
Уңга да иеләләр,
Сулга да иеләләр
Ә аннары бергәләшеп,
Сикергәләп алалар.
Тартыклар 1)Тартыкларның кайсысы артык һәм ни өчен? 1. [ Р ] , [ М ] , [ Ң ] , [ Ц ] 2. [ М ] , [ Н ] , [ Ң ] , [ Б ]
- [ Ц ] – саңгырау тартык
- [ Б ] – борын тартыгы түгел
Орфоэпия
Кадак, кеше, көймә, газета, гомер, гөмбә, китап, гасыр, гөл, гадәт.
1. Фонетика нәрсәне өйрәнә? а) сөйләм авазларын
2. Арткы рәт сузыклар кайсы вариантта?
в) [ а ] , [ о ] , [ ы ] , [ у ]
3. Борын тартыклары кайсы вариантта?
б) [ м ] , [ н ] , [ ң ]
4 . Сингармонизмга буйсынмаган сүзне табыгыз.
б) китап
5 . Кояш сүзендә ничә аваз?
а) 5
Өй эше.
1. Дуслык сүзенә фонетик анализ ясарга.
2. “Дуслык “темасына мәкальләр язып килергә.
3. “Дуслык” темасына кечкенә күләмле сочинение язарга