Сценарий “Тукай бәйрәме”
1.А.Б. Укучылар, тыңлагыз әле! Нинди көй яңгырый? Нинди көй соң әле бу? Кемнең сүзләренә язылган соң бу җыр?
2 А.Б. Әйе укучылар, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта шаулап-гөрләп апрель ае килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Г.Тукай туган. Рус халкының Пушкин вә Лермонтовы кебек үк безнең Тукаебыз да үзенең кабатланмас иҗаты белән бөек һәм данлы.
1А.Б. Тукай иҗаты – күпкырлы, халыкчан тамырлы, легендар рухлы, тирән моңлы һәм тылсымлы бер шигъри дөнья ул.
2 А.Б. Тукай һәм туган тел! Татар халкы тарихында бу төшенчәләр бер-берсеннән аерылгысыз һәм үзара мәгънәдәш яңгырый. Тукай дигәндә, иң беренче безнең күз алдыбызга туган телебез һәм андагы нечкә төсмерләр килеп баса. Тукай – халык сөйләменә нигезләнгән милли әдәби телне үстереп җибәрүче иң күренекле шәхесләрнең берсе.
1 А.Б. Тукай нибары 7 ел гына иҗат итә һәм шул кыска мизгелдә татар әдәбиятының тиңсез корифеена, үз заманының киң карашлы фикер иясенә әверелә.
Г.Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган фильмнан өзек тәкъдим итәбез..
1А.Б. Тарих бик күп исемнәрне белә.
Бөек исемнәргә дөнья бай,
Сәнгать дөньясында маяк булып,
Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!
2.А.Б. Шигырь. «Күбәләк һәм Бала». 2нче сыйныф укучылары башкаруында.
1А.Б. Г.Тукай үзенең шигырьләрендә безне һөнәрле булырга, хайваннар, кошларны, Туган илне яратырга, белем алырга өнди.
2А.Б. Сезнең игътибарыгызга 2нче сыйныф укучылары Илларионова Дарья һәм Тойко Милана “Кызыклы шәкерт” шигырен сөйлиләр.
1 А.Б. Яраткан шагыйребез балаларны кечкенәдән вакытның кадерен белергә өйрәтә.
2.А.Б. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Иң элек эшне эшлә, соңыннан рәхәтләнеп уйнарсың, ди Г.Тукай.
1А.Б.Тукай халык җырларын җыйган. Ул иҗат иткән шигырьләргә композиторлар көйләр язганнар.
2А.Б. Ә хәзер “Туган авыл” 5 нче сыйныф укучысы Мосолов Ильяны тыңлагыз.
1.А.Б. Шагыйребез балаларга язган шигырьләрендә кечкенә дусларга игътибарлы булырга, аларны яратырга өнди.
2.А.Б. 2нче сыйныф укучысы Мазюкова Кристина башкаруында “Гали белән Кәҗә” шигырен тыңлагыз.
1.А.Б. Тукай табигатьне бик яраткан. Һәр ел фасылының үз яме, матурлыгын күрә белгән. Тукай шигырьләр генә түгел, бик күп табышмаклар да язып калдырган. Әйдәгез әле, табышмакларның җавабын табыйк.
2.А.Б. Ашлык үсте, башаклар пеште,
Кояш пешерә, тиргә төшерә.
Халык ашыга, китә басуга,
Урагын ура, бу кайчан була? (җәй)
1.А.Б. Кырлар буш кала, яңгырлар ява,
Җирләр дымлана – бу кайчак була? (көз)
2.А.Б. Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде,
Елап елгалар, яшьләр түгелде,
Көннәр озая, төннәр кыскара,
Бу кайсы вакыт? Я, әйтеп кара? (яз)
1А.Б. Һәр җир карланган, сулар бозланган,
Уйный җил-буран. Бу кайчак, туган ? (кыш)
2. А.Б. Табышмакларны да бик тиз чиштегез. Ә хәзер сезнең игътибарыгызга тагын Г.Тукай шигырен тәкъдим итәбез. “«Күбәләк һәм Бала». ”. 1нче сыйныф укучысы Милана башкаруында .
1.А.Б. Тукай балаларга әти-әнине, әби-бабайны һәм башка кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәтә, шулай ук һәрбер кош, хайван да кешегә файда китерәләр икәнлеген искәртә.
2А.Б. Хәзер сәхнәгә чыга 2нче сыйныф укучысы Мингулова Кристина. Аның башкаруында “Безнең гаилә” шигырен тыңлагыз.
1А.Б. Сөекле шагыйребез шигырьләрен бабаларыбыз ятлаган, әти-әниләребез укып үскән, хәзер аларны без өйрәнәбез.
2 А.Б. Аның әсәрләре җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә ярату хисен тәрбияли.
1.А.Б. Тукай балалар әдәбиятына нигез салучы икәнен бүгенге бәйрәмдә без тагын бер кат ишеттек. Әмма ул татар халкының тормышын төрле яктан сүрәтләгән.
2.А.Б. Сезнең игътибарыгызга Тукай шигырьләрен Казан сәхнә осталары башкаруында тыңлатасыбыз килә.
Тукай шигырьләрен диск аша тыңлау (2-3 өзек).
1А.Б. Өебезне нурландырып торган
Бу рәсемгә һаман баш иям.
Син бит халкыбызның горурлыгы
Бөек шагыйребез син! – диям.
2А.Б. “Туган телне” яттан сөйләп,
Үсеп җиткәнбез шулай.
Барлык татар балалары
Ярата сине, Тукай!
1.А.Б.
Бүгенге бәйрәмебезне “Туган тел” җырын бергәләшеп җырлап тәмамлыйк.