Габдулла Тукай иҗатына багышлап үткәрелгән КВН
( Г. Тукайның “Тәфтиләү” көе әкрен генә уйнап тора)
Алып баручы: Хәерле көн хөрмәтле укучылар, укытучылар!
Алып баручы: Без бүген татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайга багышланган КВН кичәсенә җыелдык. Башларга рөхсәт итегез.
Алып баручы: Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай 27 ел гомерендә дә гаять күп эшләргә өлгергән. Кызганыч, ул якты дөньядан бик иртә киткән. Әмма Тукай үлмәгән, ул безнең күңелләрдә мәңге яши.
Алып баручы: Һәр яз саен апрель аенда бөтен Татарстан халкы Тукай һәйкәле янына чәчәкләр белән килә.Бөтен җирдә шигырь бәйрәмнәре үткәрелә.
Алып баручы: Безнең мәктәптә дә үткәрелә андый бәйрәм. Без Тукайны онытмыйбыз, аны сагынабыз, аның алдында баш иябез.
“Бәйрәм бүген”җыры башкарыла (2 команда да җырлый).
Алып баручы:
“Горурланып Тукай белән:
“Безнең Тукай!”- диябез.
Аңардан үрнәк алабыз,
Туган телне сөябез.
Алып баручы:
“Шүрәлене”, “Су анасын”
Белми икән кем генә,
Төннәрен сорасагыз да
Яттан сөйлимен менә.”
Алып баручы:
-Бүген була КВН
Гаҗәп күңелле уен.
Укучылар көч сынаша,
Менә була тамаша.
Алып баручы:
-Хәзер, дуслар, көч сынашыйк
Батырлар юлга чыксын.
Һәр укучы КВНда
Зирәклеген, белгәнлеген,
Булганлыгын күрсәтсен.
Алып баручы: Хәзер “Тапкырлар һәм зирәкләр” ярышын башлыйбыз. Рәхим итегез.
( укучылар ике командага бүленеп утыралар).
Алып баручы: Хәзер һәр команда үзенең җитәкчесен, исемен, девизын сайлый.Һәм бер-берсен гадәттәгечә сәламли.
Алып баручы: 1 нче команданың исеме- «Кызыклы шәкерт».
Алып баручы: 2 нче команданың исеме - «Су анасы».
Командаларның капитаннары билгеләнә.
Алып баручы: 1 нче команданың капитаны – Гайнуллин Таһир.
Алып баручы: 2 нче команданың капитаны – Харисова Лиана.
Һәр команда үзенең девизын әйтә.
Алып баручы: 1 нче команданың девизы: «Тор әйдә, өйрән син, бел яшьләй !»
Алып баручы: 2 нче команданың девизы: «Кешенекен алма, үзеңнекен бирмә!»
Алып баручы: Сәламләү өчен сүз командаларга бирелә.
1 нче команда сәламли: “Кызыклы шәкерт” командасыннан “Су анасы” командасына ялкынлы кайнар сәлам.
Алып баручы: 2 нче команда сәламли: : “Су анасы” командасыннан “Кызыклы шәкерт” командасына ялкынлы кайнар сәлам.
Алып баручы: Ярыш нәтиҗәләрен билгеләп бару өчен безгә жюри кирәк булачак. ( жюри сайлана һәм әйтелә): 1. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Долгополова Марина Владимировна. 2. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафиуллина Лилия Наилевна.
Алып баручы: 1 нче ярыш. Хәзер һәр командага сораулар бирелә.
Алып баручы:
1 нче командага:
Г. Тукай туган авылны атагыз (Кушлавыч)
Алып баручы:
2нче командага:
Г. Тукайның туган елы (1886 ел)
Алып баручы:
1 нче командага:
Тукайның кушаматы ничек булган? (Апуш)
Алып баручы:
2 нче командага:
Г.Тукайның әнисенең исеме ничек? (Мәмдүдә)
Алып баручы:
1нче командага:
Г.Тукайның әтисенең исеме ничек? ( Мөхәммәтгариф)
Алып баручы:
2 нче командага:
“Бу авыл минем дөньяга иң элек күзем ачылган урын”-дип яза Тукай.Бу кайсы авыл? (Кырлай).
Алып баручы:
1нче командага:
Габдулла Тукай укыган Уральскидагы мәдрәсәнең исеме ничек? (Мотыйгия)
Алып баручы:
2 нче командага:
Олуг шагыйребезнең кайсы шигырьләре көйгә салынган? ( “Туган тел”, “Туган авыл”, “Пар ат”, “Бала белән күбәләк”....).
Алып баручы:
1нче командага:
Күренекле шагыйребез иҗатын халыкка танытуда зур эш башкарган әдип? (Әхмәт Фәйзи).
Алып баручы:
2 нче командага:
Габдулла Тукайның тууына ничә ел? (131ел)
Алып баручы: 2 нче ярыш. Хәзер ”Тукайга ияреп” ярышы:
- Ике команда да Г. Тукайның берәр шигырен сөйли. Кайсы команда сәнгатьлерәк итеп укый. 1нче командадан- Самосова Камилә “Чыршы”шигырен сөйли.
2 нче командадан- Яхина Йолдыз “Эш”шигырен сөйли.
Алып баручы: - Эш беткәч, уйнарга ярый” шигыре буенча рәсем ясау (билгеле вакыт бирелә).
Алып баручы: сез рәсем ясаган арада безгә 4 нче сыйныф укучылары Шириева Азалия, Яруллина Диана Г. Тукай сүзләренә язылган “Пар ат”җырын башкарырлар.
Алып баручы: 3 нче ярыш. “Мәкальне дәвам итү” ярышы. Һәр командага да тел турында мәкаль әйтелә.Мәкальнең башы әйтелә, ахырын дәвам итеп әйтеп бетерәсе.
1нче командага:
Теле озын булмаганның ... (гомере озын булыр)
Алып баручы:
2 нче командага:
Теле озын кешенең ... (акылы кыска булыр)
Алып баручы:
1нче командага:
Бер телдә ун хикмәт, .... (ун телдә йөз хикмәт)
Алып баручы:
2 нче командага:
Бит күрке күз, .... (тел күрке сүз)
Алып баручы:
1нче командага:
Әдәп башы .... (тел)
Алып баручы:
2 нче командага:
Иле барның .... (теле бар)
Алып баручы: ә хәзер безгә 6 нчы сыйныф укучысы Рәхмәтуллина Айгөл думбрада
Г. Тукай сүзләренә язылган “Бала белән күбәләк”не уйный.
Алып баручы: 4 нче ярыш. Бу өзекләр кайсы шигырьләрдән?
1 нче командага:
“Шунда аңгар бик матурлап елмаеп-көлде кояш,
Шунда аңгар кып-кызыл, зур алма бирде алмагач.”
(“Эш беткәч уйнарга ярый...”)
Алып баручы:
2 нче командага:
“Юк кирәкми,мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә,
Шул болыннарда ятасым,шунда ауныйсым килә.”
(“Кызыклы шәкерт”)
Алып баручы:
1 нче командага:
“Тик кенә торганда капланды томанга бар һава:
Кар оча, кар себерелә, кар котырына һәм кар ява.”
(“Буран”)
Алып баручы:
2 нче командага:
“Бик озак торгач карашып, күзне күзгә нык терәп,
Эндәшә батыр утынчы:”Сиңа миннән ни кирәк?”
(“Шүрәле”)
Алып баручы:
1 нче командага:
“Беркөн чәй эчкән вакыт, укый Сабит шартлатып;
Әти белән әнисе торышалар, шаккатып.”
(“Сабитның укырга өйрәнүе”)
Алып баручы:
2 нче командага:
Арба әйтә:”Җәй көне мин һич тә рәхәт күрмимен;
Көне-төне эштә йөрим,һичбер җигелми тормыйм.”
(“Арба, чана, ат.”)
Алып баручы: ә хәзер Шириева Азалия Зөлфия Минһаҗеваның “Туган авыл”җырын башкара.
Алып баручы: 5 нче ярышыбыз “Тапкырлар табарлар” дип атала.Тукайның шигырь юлларын дөресләп укырга кирәк. (Электрон тактада күрсәтелә)
Алып баручы:
1 нче командага:
Җәй көне. Эссе һавада мин комда койнам,йөзәм;
Чәчрәтәм,уйныйм,чумам,башымны суга бәрәм.
Алып баручы:
2 нче командага:
Шул рәвешчә кичкә кадәр рәхәтләнеп уйнагач,
Инде шаять бер сәгатьсез кибенмәм дип уйлагач.
Алып баручы: хәзер 2 команда да өй эше итеп бирелгән макетларны яклыйлар.
Алып баручы: Ярышыбызны дәвам итәбез. 6 нчы ярыш- “Тапкыр сораулар”.
Габдулла Тукай бик тапкыр да, шаян да булган.Исән булса,бәлки ул сезгә мондый шаян сораулар бирер иде. Игътибар белән тыңлагыз?
Алып баручы:
1 нче командага:
Кәҗәнең юлдашы?(сарык)
Алып баручы:
2 нче командага:
Урман сарыгы?(шүрәле)
Алып баручы:
1 нче командага:
Биш ботаклы каенның һәр ботагында бишәр алма бар, ди.Агачта барысы ничә алма бар?(каенда алма үсми)
Алып баручы:
2 нче командага:
Чыпчык үзен кош дип атый аламы?(юк, чөнки ул сөйләшә белми)
Алып баручы:
1 нче командага:
Ач карыннан ничә алма ашап була? (берне, аннан соң карын ач булмый инде)
Алып баручы:
2 нче командага:
Дүрт ел яшәгәннән соң кара карга нишли? (бишенче елын яши башлый)
(жюриларга сүз бирелә)
Алып баручы: 7 нче ярыш. “Табышмаклар”.
Игътибар белән тыңлагыз. Мин хәзер һәр командага табышмак әйтәм, җавапларны чиратлап әйтәсез. Җаваплар Г.Тукай әсәрләреннән.
Алып баручы:
1 нче командага:
Нәкъ кеше кебек үзе ,
Бар маңгаенда мөгезе.
“Былтыр кысты”,- дип акыра,
Туганнарын чакыра? (Шүрәле)
Алып баручы:
2 нче командага:
.Туннарга киендерә,
Җылыта, сөендерә,
Тоягы була ярык,
Исеме аның... (Сарык.) (“Кәҗә белән Сарык”)
Алып баручы:
1 нче командага:
Кешенең якын дусты,
Йортның тугры сакчысы.
Аннан гел игелек көт,
Ә исеме ничек? (Эт) (“Кызыклы шәкерт”.)
Алып баручы:
2 нче командага:
Кулы юк, балчык ташый;
Балтасы юк, өй ясый. (Карлыгач.) (“Карлыгач”)
Алып баручы:
1 нче командага:
Җәен соры , кышын ак,
Аңа шулай яхшырак. (Куян) (“Бичара куян”)
Алып баручы:
2 нче командага:
Чуар, йомшак күлмәге,
Тотсаң уңа бизәге.
Тоттырмый, китә очып,
Я кала җирдә посып. (Күбәләк.) (“Бала белән Күбәләк”)
Алып баручы: 9 нчы ярыш ахыргысы. Һәр 2 команда да Г. Тукай әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәтә.
Алып баручы: 1 нче команда “ Эш беткәч уйнаргаярый” шигырен сәхнәләштергән.
Алып баручы: 2 нче команда “Кояш һәм болыт”шигырен сәхнәләштергән.
Алып баручы: Сүзне жюрига бирәбез. (бүләкләр бирелә)
Алып баручы: Туган телне күңел гөле итеп,
Саф көенчә сакла гомергә.
Рухи кыйблаң булсын – Тукай моңы,
Илең йөрсен уйда гел бергә.
Алып баручы: Син күрмәгән яңа буын килде.
Котлап бүген туган көнеңне.
Киләчәккә барган балалардан
Ишетәсең “Туган тел”еңне.
Алып баручы: Күргәнегезчә, Тукай турында байтак күп нәрсәләр беләсез икән.
27 ел гына яшәп калган Тукай инде 131 ел буе шагыйрьләребезгә үрнәк, өлге булып тора. Безгә дә әле аның әсәрләрен, иҗатын өйрәнәсе дә өйрәнәсе.
Алып баручы:
Даны барның җирдә җыры булыр
Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.
Без-бәхетле, без шагыйрьле халык,
Без Тукайлы халык мәңгегә.
Алып баручы икесе бергә:
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
(соңыннан бөтен зал бергә, басып “Туган тел” не җырлыйлар)