СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

«Тукай – безнең йөрәкләрдә»

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
««Тукай – безнең йөрәкләрдә»»

«Тукай – безнең йөрәкләрдә»

әдәби-музыкаль кичәгә сценарий

урыны: мәктәпнең мәҗлесләр залы

вакыты: 13:00 сәгать,


Слайд. Тукай фотосы.


Саидә Мөхәммәтҗанова җыры яңгырый.


Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм кичәбез кунаклары. Бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне уңаеннан оештырылган «Тукай – безнең йөрәкләрдә» исемле әдәби-музыкаль кичәдә сезне күрүебезгә чиксез шатбыз!

Шатлыгыннан бүген апрель көлә,

Көлү тавышы – һәрбер инештә.

Карлар түгел, җирнең җаны эри, -

Апрель аңа шундый килешкән!

Апрель булып, илгә Тукай килә, -

Үлгән җаннар, каннар яңара.

Яз аенда кем соң хыялланмый

Тукай кебек яшәп янарга!

Апрель булып, җиргә шатлык килә,

Яз уяна һәрбер күңелдә.

Күзен ача агач бөреләре, -

Чәчәкләргә илем күмелә.

Апрель булып, җиргә Тукай килә,

Мәңгелек яз җиргә китерә.

Шул язларны йөрәкләргә салып,

Киләчәккә безгә илтергә!

Гап-гади бер апрель көне һаман

Татарымның күңел түрендә.

Гадәти хәл: тукмак чаклы малай

Туа ул көн Арча жирендә.

Ача малай чишмә ачкан кебек,

Үз йөрәген иркен дөньяга.

Аның« Туган телен» жырлап буген,

Куана да татар моңлана.

Тукай.- дисәм,кояш нуры белән

Тирә-якка моңнар тарала.

Бөек Тукай халык ярасы ул,

Үзе дәва-тирән ярага.

Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чагында, 1886 елның 26 апрелендә, Арча төбәге Кушлавыч авылында бер ир бала дөньяга килә. Мөхәммәтгариф мулла һәм Мәмдүдә абыстай улларына “Аллаһның сөеклесе, яраткан колы” дигән мәгънәгә ия Габдулла дигән исем куялар.

4б сыйныфы укучысы быелгы шәһәркүләм нәфис сүз бәйгесе җиңүчесе Вәлиева Азалия башкаруында «Туган авыл» шигырен тыңлагыз.

Әмма Габдуллага бәхетле тормыш кичерергә язмаган икән. Юкка гына:

Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!

Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем, - дип язмаган соңрак Тукаебыз. Габдуллага 5 ай вакытта әтисе кинәт кенә авырып үлеп китә. Әнисе Мәмдүдәне Сасна авылы мулласы Мөхәммәтшакирга кияүгә бирәләр. 2 яшь ярымлык Габдулланы Шәрифә исемле карчыкка биреп калдыра әнисе.

Г.Тукай үзенең “Исемдә калганнар” дигән автобиографик әсәрендә Шәрифә әбине болай дип искә ала: “Мин кыш көннәрендә төнлә ялан аяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә бераздан, өйгә кермәкче булып, ишеккә киләм. Кыш көне авыл ызбаларының ишекләрен ачмак балага гына түгел, шактый үсмер кешеләргә дә мәшәкать вә көч булганлыктан, табигый, мин ишекне ача алмыйм вә ишек төбендә аякларым бозга ябышып катканчы көтеп торам икән. Карчык исә үзенең: “Кадалмас әле килмешәк!” - дигән “шәфкатьле” фикере илә мине үзе теләгән вакытта орыша-орыша кертә икән”.

9б сыйныфы укучысы Илмир Шәмсетдинов башкаруында музыкаль чыгыш карарга тәкъдим итәбез.

Бераздан, яңа гаиләсенә ияләнә төшкәч булса кирәк, Шакир мулланың рөхсәте белән, әнисе Габдулланы Саснага алдыра. Ләкин ана белән үткән рәхәт көннәр озак бармый. Бер еллап торгач, әнисе дә үлеп китә.

Ятимлек сине кемнәргә

“Әнием” дидермәгән.

Кемнәрнең утлы сүзләре

Җаныңны көйдермәгән дә

Шатлыгың сүндермәгән.

Еласаң да, елагансың

Кешедән качып кына.

Яраларыңа сипкәнсең

Май түгел, балчык кына шул,

Ят күздән качып кына.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сираева Л.Ф. башкаруында М.Әгъләмнең «Бердәнбер» балладасын тыңлагыз.

Әнисе вафатыннан соң, Габдулланы әнисенең әтисе Зиннәтулла гаиләсенә җибәрәләр. Зиннәтулла бабай - Өчиле авылының мулласы. Монда да кечкенә Апушка бәхет елмаймый. Үги әби, зур гаилә. Монда Габдулла - артык кашык. Озакламый аны бер олаучыга утыртып, Казанга җибәрәләр. Казада һөнәрчеләр Мөхәмәтвәли абзый һәм Газизә апа Габдулланы асрамага ала. Апуш бу игелекле гаиләдә бердәнбер һәм кадерле бала булып гомер итә. Ләкин бик аз.

Татар жыры,татар биюе

Алып килә халкым хәтерен.

Сагышлы ул, ямьле, ягымлы ул-

Үзе дәртле, үзе әкрен.

Игътибарыгызга 4б сыйныфы укучылары Ногыманова Эльвина һәм Шагалина Евгения башкаруында татар биюе!


“Мин бу ата-анамда ике елмы күпмедер торгач, әти дә, әни дә икесе берьюлы авырый башлаганнар. Алар үзләренең үләчәкләреннән куркып: “Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылга кайтарыйк”, - дип, мине Казанга китергән ямщикны табып, мине янәдән утыртып, Өчилегә җибәргәннәр” - дип яза Тукай үз истәлекләрендә.

Үги әби Габдулланы озак тотмый - күрше Кырлай авылы крестьяны Сәгъди абзыйга биреп җибәрә. “Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным”, - дип яза Тукай соңрак. Монда ул беренче тапкыр сабакка төшә, мәдрәсәгә йөри, халык авыз иҗаты белән якыннан таныша, сабантуй бәйрәмен күрә.

Яр башлары яшел чирәм генә,

Инеш тулы ага язгы күбек,

Өйләреннән Сәгъди абзыйларның

Сабый Тукай йөгереп чыгар кебек.

«Татар малае – 2018» шәһәркүләм бәйгесе финалисты – 6 а сыйныфы укучысы Минһаҗев Эльвир чыгышы

Тукай: “Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?”- дип яза, ләкин үз язмышы өчен беркемне дә гаепләми. Көннәрдән бер көнне Тукайның балачагы узган Кырлай урманнары, Казан артта кала, аны Җаектагы туган апасы үз янына алдырта.Җизнәсе укырга, рус телен өйрәнергә мөмкинлекләр тудыра. Булачак шагыйрь белем дөньясына кереп чума. Яралы җанын мәгърифәт нурлары белән җылыта.

Сезнең каршыгызда «Илһам» бөтенрәсәй бәйгесендә җиңүче Камала Айгөл! «Җаныгызга җылы алыгыз».

Кайда йөрсә, ниләр күрсә дә, Габдулла Тукай үз халкының тугъры улы, замандашлары теле белән әйтсәк, «туры Тукае» булып кала. Әсәрләренә илһамны ул халыкның рухи байлыгыннан, гаҗәеп бай күңел дөньясыннан, күпгасырлы мәдәни мирасыннан, сәнгатеннән ала.

4б сыйныфы укучысы Билалова Энҗе чыгышы белән хозурланырга тәкъдим итәбез. Думбра

Җаек шәһәре -Г.Тукайның журналист һәм шагыйрь буларак ныгыган, өлгергән урыны. Әмма солдатка каралырга вакыт җиткәч, 1907 елда ул Казанга кайта. Казанда шагыйрь шигырьләр, поэмалар, әкиятләр яза. Алар бик күп телгә тәрҗемә ителә.

Һәр тарафтан

Тукай җырын тоям,

Сукмагымда – Тукай эзләрен.

Күңелемдә балкый маяк булып,

Тукай моңы, Тукай сүзләре.

Кем юрады икән, ятим бала

Якты йолдыз булып калкыр дип.

Мәңге, мәңге халык йөрәгендә,

Халык күңелендә балкыр дип.

Игътибарыгызга мәктәбебезнең тагын бер йолдызы – 5 а сыйныфы укучысы Сабина башкаруында бию тәкъдим итәбез.

Татар теле – минем туган телем –

Дөньядагы иң-иң камил тел,

Тукай теле, Такташ, Җәлил теле –

Күңел бакчамдагы гүзәл гөл.

Бөтен дөнья татарлары бергә

«Туган тел” не жырлый моңланып.

Тукай яши, Тукай ул мәңгегә

Йолдыз булып янар нурланып!


7 а сыйныфы укучысы Исламгәрәева Адилә башкаруында Эльмира Шәрифуллинаның «Без – Тукайлы халык» шигырен тыңлагыз!


Татар теле – Бөек Тукай теле,

“Туган тел”ем – милли җырларым.

Мәңге яшәрсең син, Апуш-Тукай,

Яңгыратып йөрәк моңнарын,

Тибрәндереп күңел кылларын.


Тукай, синең моңлы исем белән

Бөтен үткәнебез бәйләнгән.

Синең сагыш тулы шигырьләрең

Халык җырларына әйләнгән.

5 б сыйныфы укучысы Равзетдинов Камил башкаруында “Алмагачлары” җыры.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай нибары 27 яшендә, 1913 нче елның апрелендә, Казан шәһәрендә каты авырудан вафат була. Аны безгә апрель бирде, апрель алып китте. Ләкин Тукайны безнең йөрәкләрдән, халык күңеленнән беркем дә, берни дә ала алмас. Апрель - яз ае. Табигать яшәрә, тормыш җанлана. Тукай да яз белән бергә безнең күңелләрдә шигырь гөле булып чәчәк ата.

«Таян Аллага» Алия. Видео кушасы.


Чишмә кебек акты тирән моңнар,

Зур йөрәктән ташып, ургылып.

Ялкынлы дәрт, хәсрәт, якты уйлар

Мәңгелеккә калды җыр булып.

Караңгыда якты киләчәккә

Өмет нуры булып балкыдың.

Шуңа күрә үлмәс улы булдың

Ирек сөйгән татар халкының.

Сезгә җыр-моңнарын бүләк итә Алинә Кәбирова

Яздан аерып булмый Тукайны!

Язда килгән, язда ул янган.

Язы, киләчәге барлар ничек китсен,

Ничек югалалсын дөньядан?!

Апрель.

Кемнәр көтми ышанулар, гөлләр,

Яшәрүләр биргән бу айны?

Яздан, гаделлектән, киләчәктән

Мөмкин түгел аеру Тукайны!

Буын арты буын алышыныр,

Гасыр арты узар гасырлар.

Шигъриятнең һәйкәленә шулай

Язлар һаман гөлләр ташырлар.

«Туган тел» җыры күмәк башкарыла. Видео кушасы.