СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Тукай безнең йөрәкләрдә

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тукай  безнең йөрәкләрдә.

            ( рус телле балалар өчен класстан тыш чара 2нче сыйныфлар )

 

Максат: Тукай иҗаты буенча мәгълүмат бирү;  сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен, артистлык сәләтен, сөйләм телен үстерү;  Тукай шәхесе белән горурлану;  туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

 

Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән. Уртада Габдулла Тукай портреты,  китаплар күргәзмәсе, Тукайга багышлап язылган сүзләр, стенгазеталар.

 

(“Әллүки” җыры белән башланып китә.Алып баручылар шул җыр яңгыраганда сөйли башлыйлар.)

 

 

 

 

 

 

1 нче алып баручы.

Әйләнәдә гөлләр,

Тормыш якты!

Бәйрәм хисе бүген күңелдә!

Туган көнең белән!-диләр,

Горурланып һәркем бу көндә.

 

2 нче алып баручы.

Килә, килә... Язлар саен сиңа

Илең килә туган көнеңдә,

Бетми торган гомерең кушкан сыман

Синең бөек кыска гомергә.

 

1 нче алып баручы.

Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь

Габдулладай;

Ул- караңгы төндә яктырткан матур,

ак  тулган ай.

 

2 нче алып баручы.

Күп китапларның арасында

аның китаплары-

Ап- ачык нурлар чәчеп,

күренеп тора һәр яклары.

 

1 бала:        

 Туган җирең Идел буе,

 Һәр телнең бар туган иле .

 Туган җирең кебек назлы,

 Җырдай моңлы татар теле.

 

2 бала:              

  Ак альяпкыч бәйләсәләр ,

  Өзелеп тора кызлар биле.

  Кызлар кебек шат чырайлы ,

  Ачык йөзле татар теле.

 

3 бала:               

   Халык кебек уңган да син,

  Хезмәттә син көн-төне.

  Ир-егетләрендәй дәртле.

  Гайрәтле син, татар теле.

 

4 бала:                 

 Яндың да син,туңдың да син

 Нишләтмәде язмыш сине

 Дөньяда күп нәрсә күрдең

 Әй, мөкатдәс Тукай теле.

 

5 бала:                     

  Бик борыңгыдан бабалар аша

  Миңа да килеп җиттең,

  Бирдең аң

  Бирдең белем

  Хәзер инде офыктагы маяк булып

 Алга чакыр,

 Татар теле

 Тукай теле,

Туган телем!

Г. Тукайның җыры “Туган тел

6 бала:            “И туган тел и матур тел,  Әткәм, әнкәмнең теле...”—дигән бөек Тукаебыз , һәм ул мең тапкыр хаклы.               

 

7 бала :      

   Заман башка ,әмма халкы аның

   Сөйләшә гел синең телеңдә .

   Җырлап яши алар җырларыңны

   Юк белмәгән сине илендә

 

  8 бала:      

  Син күрмәгән яңа буын килде ,

  Котлап бүген туган көнеңне,

  Киләчәккә барган улларыңнан

  Ишетәсең “ Туган тел “еңне.

 

   9  бала:     

  Һәр яз саен изге туфрагыңда

  Гөлләр чәчәк ата бер дигән.

  Синең арттан Такташ ,Туфаның да

   И туган тел , матур тел ,дигән.

 

Бию вальс ( Әлфия һәм Артур )

                                     

Презентация ( слайдлар күрсәтелә )

 

     -- Ә кем ул Г.Тукай ?  (язучы)

     -- 26 нчы апрельда   яраткан  шагыйребез  туган. Ул Кушлавыч авылында туа .Аның әнисе Мәмдудә  була, әтисе Мөхәммәтгариф мулла була. Габдулла кечкенә булганда ,әтисе үлеп китә, зак та үтми ,әнисе дә үлә. Габдулла бабай Зиннәтуллага кайтарыла.Ул кечкенәдән моңлы булып , шигырьләр, әкиятләр , халкыбызның җырларын тыңлап үсә. Ул бик күп шигырьләр балалар өчен язган ,чөнки ул балаларны бик яраткан.

 

-- Сезнең  өчен табышмаклар да уйлап чыгарган .  ( Сәхнәгә ел фасылларына киенгән укучылар чыга.Укучылар табышмакларның җавабын әйтергә тиеш )

 

1.Боз һәм кар эреде

  Сулар йөгерде,

  Елап елгалар,

  Яшьләр түгелде,

  Көннәр озая 

  Төннәр кыскара

  Бу кайсы вакыт

  Я, әйтеп кара ?(яз)

 

2. Ашлыклар үсте

    Башаклар пеште

    Кояш пешерә

    Тиргә төшерә.

    Халык  ашыга,

    Китә басуга,

    Урагын ура,

    Бу кайчан була?(җәй)

 

3.Кырлар буш кала,

   Яңгырлар ява,

   Җирләр дымлана

   Бу кайчак була?(көз)

 

4.  Һәр җир карланган

     Сулар бозланган

     Уйный җил , буран

     Бу кайчак туган ?

 

  Г.Тукай балалар өчен бик күп әкиятләр ,шигырьләр язган .

  Нинди әкиятләрен  беләсез сез ?    

 

(1 “Шүрәле” әкиятеннән өзек )

Былтыр:Сиңа миннән ни кирәк?

 

Шүрәле:Гадәтем:ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм

               Мин әле, күргәч сине,шатлыгымнан үкерәм

               Кил әле,син дә бераз бармакларыңны селкет,

               Яшь егет!Килче уйныйк бераз кети-кети.

 

 

 

2”Бала белән күбәләк”

 

Бала:Әйт әле ,күбәләк,

         Сөйләшик бергәләп ;

         Бу кадәр күп очып

         Армыйсың син ничек?

         Ничек соң тормышың?

         Ничек көн күрмешең?

         Табаласыңмы ризык?  

 

Күбәләк:

         Мин торам кырларда

         Болында,урманда;

         Уйныймын ,очамын

         Якты көн булганда

         Иркәли һәм сөя

         Кояшның яктысы;

         Аш буладыр миңа

         Чәчәкләр хуш исе.

          Тик гомерем бик кыска

          Бары бер көн генә-

          Бул яхшы,рәнҗетмә

          Һәм тимә син миңа!

3”Кызыклы шәкерт

 

 

Малай:  

Әйдәле, Акбай!Өйрән син

Арт аягың белән тор ;

Аума,аума!Туп-туры тор;

Төз утыр ,яхшы утыр.

 

Макмай:

Ник газаплыйсыңболай син,

Мин әле бик кечкенә.

Мин туганга тик

Ике айлап булыр ,йә өч кенә

Юк,кирәкми мин өйрәнмим

Минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым,

Шунда ауныйсым килә.

 

Малай:

Ах җүләр макмай!

Тырыш яшьләй

Зурайгач җайсыз ул,

Картаеп каткач буыннар

Эш белү уҗайсыз ул!

 

 

 

4.”Гали белән кәҗә”

 

Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән

Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән

Гали аны чирәм белән кунак итә

Кәҗә рәхмәт укый, сакалын селкетә.

 

 

 

5.”Су анасы”

 

Сәхнә аша тирә-юньгә карый-карый тиз-тиз атлап малай үтә.Аның кулында “алтын” тарак.Малай артыннан сәхнәгә ашыга-ашыга су анасы керә.Ул кычкыра:

Качма!Качма!Тукта!Тукта!И карак!

Ник аласың син аны,-ул бит минем алтын тарак!

(Бию Әдилә )

 

1 алып баручы.

  Ак  кирәк, дип, пакъ кирәк, дип

  Җырлады, язды  Тукай,

  Дәрт уятырга кешедә

  Уянды, янды Тукай.

  Халкына бәхет эзләде

  Авыр заманда Тукай.

  Өмет бәйләде туачак

  Яңа көннәргә Тукай.

 

2 алып баручы

Җырлары белән мәңгегә

Йөрәккә керде Тукай.

Иң матур моңлы җырларын

Халкына бирде Тукай

Азатлык, дуслык илендә

Һәркемгә кардәш Тукай.

Һәрчак безнең белән бергә -

Безнең  замандаш Тукай.

 

Туган тел” җырын җырлау.

Просмотр содержимого документа
«Тукай безнең йөрәкләрдә»

Лениногорск шәһәренең 2нче урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучылары Ихсанова Р.Ә.,

Галеева М.Ш.үткәрелгән класстан тыш чарасы


Тукай безнең йөрәкләрдә.

( рус телле балалар өчен класстан тыш чара 2нче сыйныфлар )


Максат: Тукай иҗаты буенча мәгълүмат бирү; сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен, артистлык сәләтен, сөйләм телен үстерү; Тукай шәхесе белән горурлану; туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләү.


Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән. Уртада Габдулла Тукай портреты, китаплар күргәзмәсе, Тукайга багышлап язылган сүзләр, стенгазеталар.


(“Әллүки” җыры белән башланып китә.Алып баручылар шул җыр яңгыраганда сөйли башлыйлар.)







1 нче алып баручы.

Әйләнәдә гөлләр,

Тормыш якты!

Бәйрәм хисе бүген күңелдә!

Туган көнең белән!-диләр,

Горурланып һәркем бу көндә.


2 нче алып баручы.

Килә, килә... Язлар саен сиңа

Илең килә туган көнеңдә,

Бетми торган гомерең кушкан сыман

Синең бөек кыска гомергә.


1 нче алып баручы.

Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь

Габдулладай;

Ул- караңгы төндә яктырткан матур,

ак тулган ай.


2 нче алып баручы.

Күп китапларның арасында

аның китаплары-

Ап- ачык нурлар чәчеп,

күренеп тора һәр яклары.


1 бала:

Туган җирең Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле .

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.


2 бала:

Ак альяпкыч бәйләсәләр ,

Өзелеп тора кызлар биле.

Кызлар кебек шат чырайлы ,

Ачык йөзле татар теле.


3 бала:

Халык кебек уңган да син,

Хезмәттә син көн-төне.

Ир-егетләрендәй дәртле.

Гайрәтле син, татар теле.


4 бала:

Яндың да син,туңдың да син

Нишләтмәде язмыш сине

Дөньяда күп нәрсә күрдең

Әй, мөкатдәс Тукай теле.


5 бала:

Бик борыңгыдан бабалар аша

Миңа да килеп җиттең,

Бирдең аң

Бирдең белем

Хәзер инде офыктагы маяк булып

Алга чакыр,

Татар теле

Тукай теле,

Туган телем!

Г. Тукайның җыры “Туган тел

6 бала: “И туган тел и матур тел, Әткәм, әнкәмнең теле...”—дигән бөек Тукаебыз , һәм ул мең тапкыр хаклы.


7 бала :

Заман башка ,әмма халкы аның

Сөйләшә гел синең телеңдә .

Җырлап яши алар җырларыңны

Юк белмәгән сине илендә


8 бала:

Син күрмәгән яңа буын килде ,

Котлап бүген туган көнеңне,

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетәсең “ Туган тел “еңне.


9 бала:

Һәр яз саен изге туфрагыңда

Гөлләр чәчәк ата бер дигән.

Синең арттан Такташ ,Туфаның да

И туган тел , матур тел ,дигән.


Бию вальс ( Әлфия һәм Артур )

Презентация ( слайдлар күрсәтелә )


-- Ә кем ул Г.Тукай ? (язучы)

-- 26 нчы апрельда яраткан шагыйребез туган. Ул Кушлавыч авылында туа .Аның әнисе Мәмдудә була, әтисе Мөхәммәтгариф мулла була. Габдулла кечкенә булганда ,әтисе үлеп китә, зак та үтми ,әнисе дә үлә. Габдулла бабай Зиннәтуллага кайтарыла.Ул кечкенәдән моңлы булып , шигырьләр, әкиятләр , халкыбызның җырларын тыңлап үсә. Ул бик күп шигырьләр балалар өчен язган ,чөнки ул балаларны бик яраткан.


-- Сезнең өчен табышмаклар да уйлап чыгарган . ( Сәхнәгә ел фасылларына киенгән укучылар чыга.Укучылар табышмакларның җавабын әйтергә тиеш )


1.Боз һәм кар эреде

Сулар йөгерде,

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде,

Көннәр озая

Төннәр кыскара

Бу кайсы вакыт

Я, әйтеп кара ?(яз)


2. Ашлыклар үсте

Башаклар пеште

Кояш пешерә

Тиргә төшерә.

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура,

Бу кайчан була?(җәй)


3.Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана

Бу кайчак була?(көз)


4. Һәр җир карланган

Сулар бозланган

Уйный җил , буран

Бу кайчак туган ?


Г.Тукай балалар өчен бик күп әкиятләр ,шигырьләр язган .

Нинди әкиятләрен беләсез сез ?


(1 “Шүрәле” әкиятеннән өзек )

Былтыр:Сиңа миннән ни кирәк?


Шүрәле:Гадәтем:ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм

Мин әле, күргәч сине,шатлыгымнан үкерәм

Кил әле,син дә бераз бармакларыңны селкет,

Яшь егет!Килче уйныйк бераз кети-кети.




2”Бала белән күбәләк”


Бала:Әйт әле ,күбәләк,

Сөйләшик бергәләп ;

Бу кадәр күп очып

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Табаласыңмы ризык?


Күбәләк:

Мин торам кырларда

Болында,урманда;

Уйныймын ,очамын

Якты көн булганда

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомерем бик кыска

Бары бер көн генә-

Бул яхшы,рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа!

3”Кызыклы шәкерт



Малай:

Әйдәле, Акбай!Өйрән син

Арт аягың белән тор ;

Аума,аума!Туп-туры тор;

Төз утыр ,яхшы утыр.


Макмай:

Ник газаплыйсыңболай син,

Мин әле бик кечкенә.

Мин туганга тик

Ике айлап булыр ,йә өч кенә

Юк,кирәкми мин өйрәнмим

Минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым,

Шунда ауныйсым килә.


Малай:

Ах җүләр макмай!

Тырыш яшьләй

Зурайгач җайсыз ул,

Картаеп каткач буыннар

Эш белү уҗайсыз ул!




4.”Гали белән кәҗә”


Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән

Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән

Гали аны чирәм белән кунак итә

Кәҗә рәхмәт укый, сакалын селкетә.




5.”Су анасы”


Сәхнә аша тирә-юньгә карый-карый тиз-тиз атлап малай үтә.Аның кулында “алтын” тарак.Малай артыннан сәхнәгә ашыга-ашыга су анасы керә.Ул кычкыра:

Качма!Качма!Тукта!Тукта!И карак!

Ник аласың син аны,-ул бит минем алтын тарак!

(Бию Әдилә )


1 алып баручы.

Ак кирәк, дип, пакъ кирәк, дип

Җырлады, язды Тукай,

Дәрт уятырга кешедә

Уянды, янды Тукай.

Халкына бәхет эзләде

Авыр заманда Тукай.

Өмет бәйләде туачак

Яңа көннәргә Тукай.


2 алып баручы

Җырлары белән мәңгегә

Йөрәккә керде Тукай.

Иң матур моңлы җырларын

Халкына бирде Тукай

Азатлык, дуслык илендә

Һәркемгә кардәш Тукай.

Һәрчак безнең белән бергә -

Безнең замандаш Тукай.


Туган тел” җырын җырлау.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!