СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Гаилә бәйрәме - 2023

Нажмите, чтобы узнать подробности

На сценарий "Гаилә бәйрәме - 2023" поздравляем пап и мам, малҗчиков и девочек с праздниками. Семҗи отвечают на вопросы викторины. После праздника все вместе пьем чай.

Просмотр содержимого документа
«Гаилә бәйрәме - 2023»

Сценарий 23 февраль hэм 8 март

ВИКТОРИНА.

Алып баручы::  -Саумысыз, кадерле укытучылар, укучылар!

Хэерле кон дибез барчагызга

Кояшлы кон телибез голлэргэ,

Сойкемлелек телибез яшь кызларга

Э батырлык сез-егетлэргэ!

Кадерле егетләребез!Сезне уткэн булса да, 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне белән , э гузэл затларыбызны 8 март Халыкара хатын – кызлар көне белән котлыйбыз. Һәрвакыт шат күңелле, сәламәт булыгыз.Сезгә зур уңышлар ,бары тик шатлыклы елмаюлар, куанычлар гына насыйп булсын. Көч, акыл, кешелеклелек сыйфатлары сездә ярашып торсыннар.Сезгә иминлек, муллык, бәхет теләп калабыз.

Иң элек бүгенге бәйгене бәяләячәк жюри әгъзалары белән танышып китик.

Сезнен алдыгызда 1.___________________________________________

2.__________________________

3.__________________________

Э Хәзер, дуслар, көч сынашыйк

Батырлар алга чыксын

Һәр сылу кыз осталыгын,

Зирәклеген, тапкырлыгын,

Булганлыгын танытсын.

  1. 23 февральгә монтаж. (шигырь, җыр)

Кичәбез викторина формасында узачак. Алдан эйтелгэнчэ, ике команда катнаша.Викторина _ __ турдан торачак:

1 тур. Танышу

2 тур . Разминка.

3 тур.Мин башлыйм- син дэвам ит

4 тур. Интеллектуаллар.

ФЛЕШМОБ

5 тур. “Танкны жый”

6 тур. “Балачакны искә төшереп” (Самолет ясау)

7 тур. Нәрсә кебек?

8тур Исемнәр ясау

Биш тишек” уены

  1. 8мартка монтаж (шигырь, җыр)

9 тур «Уртасын тап!»

10 тур «Башваткыч – баш эшләткеч”

11 тур “Супер-табышмаклар”

12 тур “Тәҗрибә уртаклашу”

13 тур Художниклар ярышы.

14 тур Сүзләр эчендә нинди саннар һәм төсләр бар?

Хәрәкәтле уен “Туп йөртү”

Э хэзер конкурсларыбызны башлыйбыз.

1тур. Танышу  Һәр очрашу танышудан башлана. Һәр гаилә үзенә исем, девиз сайлый, үз гаиләләре турында сөйли.

2 тур Разминка. Мин бер хикәя укыйм. Тиз укыйм. Игътибар белән тыңлагыз. Артыгын табыгыз.

АЛМА АГАЧТА ҮСӘ. УЛ ЯШЕЛ ДӘ, КЫЗЫЛ ДА, САРЫ ДА БУЛА. КЫЗЫЛ, САРЫ АЛМА БАЛЛЫ, Ә ЯШЕЛ АЛМА АЧЫ. КӘБЕСТӘ БАКЧАДА ҮСӘ. АЛМАДАН ВАРЕНЬЕ КАЙНАТАЛАР. АНЫ КИПТЕРЕРГӘ ДӘ БУЛА. МИНЕМ ӘНИ БИК ТӘМЛЕ АЛМА БӘЛЕШЕ ПЕШЕРӘ.

-Бу хикәядә кайсы җөмлә артык?

(Кәбестә бакчада үсә.) (Дөрес җавап бирүче гаиләгә 1балл бирелә)


3тур. Бу конкурсыбыз “Мин башлыйм- син дэвам ит” дип атала.

 Гаиләләргә әйтемнәрнең башы язылган кәгазьләр таратабыз, алар дэвам итэргэ тиешлэр. Һэр дорес жавапка 1 балл, жюрилар тикшерә.


Авызыңа бал да (май)!

Ай күрде, (кояш алды). 

Алма агачыннан(ерак төшми.) 

Ач тамагым–(тыныч колагым). 

Былтыр кысканга (быел кычкырмыйлар). 

Агылый белән(тагылый).

Дөя дә бүләк, (төймә дә бүләк).

Күрше хакы –(Алла хакы).

Җылы сүз (җан азыгы)

Кояш уңышның атасы –(су анасы)

Кыю бер үләр (куркак мең)

Китап (белем чишмәсе)

Күп укыган (күп белер)

Аерылганны аю ашар, (бүленгәнне бүре ашар)

Теләк булса (беләк карышмый)

Кеше дуслар белән (кош канаты белән көчле)

Беләге юан берне егар, (белеме булган меңне егар)

Эше барның, (ашы бар)

4 тур. Интеллектуаллар. Гаиләләргә битлэрдэ сораулар бирелә. Бер дөрес җавап өчен 1 балл. Сезгэ монын очен 5 минут вакыт бирелэ.

1.Һәркемдә дә бар. (исем)

2. Күңелсезгә - юаныч, күңеллегә куаныч. (җыр)

3. Ялгыз гына ашалмый, аннан башка эш бармый. (тоз)

4. Үзе су, үзе каты. (боз).

5.Борынгы заман сәгате. (әтәч)

6. Нәрсә өстәл янында бик кирәк? (авыз)

7. Нинди савыттан эчеп булмый. (буш)

8. Сыер ни өчен ята? (утырабелмәгәндә)

9. Кара мәче нинди ишектән керә? (ачык)

10. Ашлыкны ни өчен чәчәләр? ( утыртыпбулмаганга)

11. Нәрсәне әзерләп була, ашап булмый. (өстәлне)

12. Күлмәкне урталай яргач, нәрсә була. ( күл+мәк)

13. Ак кынадыр үзләре, ялтырыйдыр күзләре. (йолдыз)

14. Казанның уртасында ни бар? (з авазы)

 

Алып баручы.  Гаиләләр сорауларга жавап язган арада, без тамашачылар белэн дэ уйнап алырбыз.  Урыннан кычкырмыйбыз, кул кутэреп басып жавап бирэбез.

1.     “Армия ” сузе латинчадан нэрсэ дип тәрҗемә ителә(“коралладырылган”)

2.     23 февраль- Ватанны саклаучылар коне. Ул кайчаннан уздырыла башлаган?(Нарва һәм Псков янында немец басып алучыларын җинү хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көне бәйрәмен билгеләп үтү турында декрет чыгарыла. Соңыннан бу бәйрәм Совет Армиясе һәм хәрби диңгез Флоты көне итеп үзгәртелә. Ә хәзер берничә ел инде Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә)

3.      “Алар бер генә тапкыр ялгышалар”, — дип кемнәр турында әйтәләр? (Сапер)

4.     Винтовка очына беркетелә торган очлы КОРАЛ нәрсә дип атала? (штык)

5.     Моряклар арасында киң таралган өс киеме ничек дип атала? (Тельняшка)

6.     8 март хатын – кызларны олылау көне, матурлык бәйрәме. Ул кайчан нан уздырыла башлаган?(Бу бәйрәмне кешелек дөньясы 1913 нче елдан ук бәйрәм итеп килә.)

7.     Кайса ай календарьда юк? (күктәге)

8.      Борынгы заман сәгате (әтәч)

9.      Сыйныфтагы өстәлләр (парталар)

10.  Агачның җир астындагы өлеше (тамыр)

11. Нинди кошлар хат ташучы булалар? (күгәрчен)

12.  Сөйләшү органы (тел)

13.  Алтын таракның төшеп калган урыны (басма)

14. Сәгатьтә өч цифрына каршы нинди цифр тора (9)

15. Почтальон Печкин нинди транспортта йөри? (велосипед)

16. Алтын ачкычлы агач малай (буратина)

17. Кайда клоунны күреп була? (циркта)

18. Былтыр исемле егет кайсы әкият герое? (Шүрәле)

19. Татарстан флагының төсләре (яшел, ак, кызыл).

5 тур.  “Танкны жый” дип атала.. Кэгазьдэн киселгэн танкнын олешлэрен берлэштереп, аны дорес итеп жыярга кирэк. 3 минут вакыт бирелэ.

6 тур. “Балачакны искә төшереп” (Самолет ясау) Ә хәзер балачакның күңелле мизгелләрен искә төшереп үтәбез. Гаиләләр Менә бу кәгазьләрдән 3 шэр самолет ясыйлар.

-         Самолетларны очыртырга һәм кыршау эченә кертергә кирәк. Ничә самолет кыршау эченә керә, шунын кадэр балл(жетон) гаиләләргә остэлэ.

 7 тур. Нәрсә кебек? Кошлар,хайваннар белән чагыштыру:

хәйләкәр(төлке кебек), кире(ишәк), такылдык(үрдәк), тугры(эт), куркак(куян), ерткыч(бүре), көчле(фил), ялагай(песи).(1балл)

8тур Исемнәр ясау

Малайлар исемнәрен- кызлар,кызлар исемнәрен малайлар исемнәренә әйләндерергә. Мәсәлән: ЗӘКИ-ЗӘКИЯ, МӨНИРӘ-МӨНИР.

(Наил, Гали,Раил, Әдил; Илнара, Дамирә,Фәридә, Илгизә,Вәсимә.) (Жюри тикшерә, бер дөрес сүзгә-1балл)


II 8мартка монтаж


9 тур «Уртасын тап!»

“Уртасын тап!” уены. ( 1 балл)

Ак та түгел, кара да түгел.Нинди?(соры)

Кыш та түгел, җәй дә түгел. Нәрсә?(көз)

Кайнар да түгел, салкын да түгел. Нинди?(җылы)

Яхшы да түгел, начар да түгел. Нинди?(уртача)

Коры да түгел, юеш тә түгел. Нинди?(дымлы)

Иртә дә түгел, кич тә түгел. Нәрсә?(Көн)

Матур да түгел, ямьсез дә түгел. Нинди?(сөйкемле

10 тур «Башваткыч – баш эшләткеч”

Гөлсем апаның Дилә исемле кызы, Линар исемле улы, Акбаш исемле сыеры, Сарбай исемле эте, Йомгак исемле песие бар. Гөлсем апаның ничә баласы бар?

11 тур “Супер-табышмаклар”

Ни өчен супер? Чөнки аларның җаваплары бер генә түгел, берничә.

  1. Тешләре бар, авызы юк...(Тарак, пычкы, тырма)

  2. Бөтен кешене ашата, ә үзе ашамый. (Калак, кашык, чәнечке)

  3. Тегеп булмый бернәрсә дә, энәләре күп булса да. (Керпе, нарат, чыршы)

  4. Яза белә, ә укый белми. (Ручка, карандаш, акбур)

  5. Аяклары булмаса да, көне-төне йөгерә.(Су, сәгать)

  6. Тавышы нык, дөньяны яңгырата,

Безне иртән йокыдан уята. (Әтәч, быргы, будильник)

  1. Ачыла да ябыла, җавабы тиз табыла. (Ишек, тәрәзә, күз, авыз)

  2. Икесе дә вак, икесе дә ак.

Аерыйм дисәң, авызыңа кап! (Шикәр, тоз)

  1. Үзе кабыклы, үзе бик ачы, үзе файдалы. (Суган, сарымсак, лимон)


12 тур “Тәҗрибә уртаклашу”

Әти-әниләр балаларын, ә балалар әти-әниләрен ничек яратулары турында сөйлиләр.

13 тур Э хэзер художниклар ярышы. Карабодай бортеклэреннэн 8 март дип язарга. 

14 тур Сүзләр эчендә нинди саннар һәм төсләр бар?

ӘфлисУН, САРЫк.

Бердәмлек, кузгалак, балачак, сикерү, күкерт, төчкерү, каралты, сигезаяк, карак, кызыллык, яшелчә, йөзек, балдак, фикер, карама, бишек, себерке,гармун.

А.Б. Викторинабыз тәмам, сүзне жюрига бирәбез

А.б. Йокысыннан тора кояш

Елмаеп көлеп кенә

Болыт арасына да ул

Елмаеп килеп керә.

Шушы кояштай тормышның

Кадерен белеп кенә,

Әйдәгез бер яшик әле,

Елмаеп – көлеп кенә.

Бәйрәмебез ахырына якынлашты. Рәхмәт сезгә. Барыгызга да гаилә бәхете, тыныч һәм имин тормыш, якты өметләр телибез.

 

 




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!