
Сәхнә бизәлеше: “ Безнең гаилә” темасына язылган иншалар, рәсем-плакатлар, ата-ана турында халык мәкальләре.
Кичә башланыр алдыннан Фәкиһә килеп керә. Янган-пешкән, “уф” дип утыра.
Фәкиһә: Бу дөнья мәшәкатьләре тагын да ишәйде: хезмәт хакы түбән, әле анысын да вакытында ала алмыйсың. Ә шулай да түләүләр көннән-көн арта, ашау-эчү дә кыйммәтләнә. Ярый әле балаларыбыз укый торган Келәнче мәктәбе кебек күңелгә җылылык бирә торган урыннар бар. Ай саен диярлек төрле кичәләр үткәреп, кунакка чакырып торалар. әле бүген дә гаилә бәйрәменә чакырдылар. Иремне алып бара алсам ярый инде, тукта әле аны хәзерлим әле. Хәбибрахман! Хәбибрахман!
( Кулына газет тоткан, күзлек кигән Хәбибрахман килеп керә)
Х. Куркыттың бит, нигә шулай каты итеп кычкырасың. Телевизор ватылмагандыр бит.
Ф. Юк ла инде, гел сиңа шул газета да, телевизор гына булсын. Юньле әйберләр күрсәтеп, яхшы хәбәрләр язсалар, бер хәл иде. Безне бүген мәктәпкә чакыралар.
Х. Теге малай тагы “2” ле алганмы?
Ф. Юк ла.
Х. Иптәшләрен кыйнаганмыни?
Ф. Юк ла инде.
Х. Алайса үзен дөмбәсләгәннәрдер инде.
Ф. Китчәле, булмаганны!
Х. Укытучылары аны-моны әйтмәгәндер бит?
Ф. Юк-барны юрама, әтисе! Безнең улыбыз һәр яктан да үрнәк бит. Иптәшләре белән дә дус яши, укытучылары да гел мактап тора үзен. Мәктәпкә аяк басмаган булгач, бернәрсә дә белмисең шул син! Малаең турында матур сүзләр ишетәсең килсә. Мәктәпкә баргаларга кирәк. Безне бүген “Гаилә бәйрәме”нә чакыралар. Әйдә җыен!
Х. Ничә ел берүзең йөрдең, бүген дә әллә нәрсә булмас. Үзең генә бар да кайт. Юк, бармыйм. Бүген телевизордан хоккей да була.
Ф. Нинди бармаган ди. Гаилә бәйрәме әтиләрсез үтә димени? Өс-башыңны алыштыр. Мин хәзер чыгам.
Х. Белмим шул, ничек булыр икән? Минем үземнең дә бик барасым, бик күрәсем килә килүен. Яңа мәктәпне, диреторын да бик мактыйлар. Малайга да бик ошый анда. Яңа мәктәпнең ишегененең дә кайсы якка ачылганын да белмим бит әле. Шундый матур мәктәпне барып күрим микән соң? Малай да көтәдер . барыйк, булмаса. ( Көзгедән карый. Күзлеген сала, кычкырып җырлап җибәрә)
Траттатам, траттатам!
Бүген мәктәпкә барам.
Траттатам, траттатам!
Директорларын күрәм,
Укытучыларын күрәм.
Траттатам, траттатам!
Ф. Чү-чү, җаным! Бу нишләвең?
Х. (хатынын култыклый.) Киттек, әнисе, мәктәпкә-бәйрәмгә!
(Зилэ, Инзилэ –кунелле куренеш)
Исэнмесез диеп Суз башлыйм әле
Танышулар шулай башлана.
Исәнмесез диеп Суз башласам,
Бэхетем арта, кунел шатлана.
Яшэгез сез гел муллыкта.
Гел тыныч булсын галэм.
Соекле әти - әниләребезгә
Ялкынлы…
Балалар(бергэ).Кайнар сэлам!
УК: Хәерле кич кадерле, укучылар,укытучылар, әти-әниләр һәм килгән кунаклар!Барыбыз өчен дә бу кич хәерле булсын, безнең күңелебезгә шатлык, куанычлар гына алып килсен.
Кеше өчен гаиләдән дә кадерлерәк, гаиләдән дә әһәмиятлерәк нәрсә юк. Чөнки без гаиләдә аңлашу, күңел җылысын тоябыз. Гаиләдә безнең иң кадерле кешеләребез - әти-әниләребез бар.Бергә булганда гына без теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыга алабыз. Әйдәгез әле, безнең өчен кадерле булган әти-әниләребезне хөрмәт итеп, аларга багышлап, бәйрәмебезне шигырь, җыр белән башлап җибәрик. Әйдәгез бергәләшеп уйныйк-көлик, җырлыйк-биик, бәйрәмебезне чын ял кичәсенә әйләндерик. Бәйрәмебез күңелле үтсен! Ә хәзер суз балаларга бирелә!
Ук:1. Мәктәп бүген гөрләп тора,
Шаулап тора күрегез
Без бит бәйрәмгә җыелдык
Әллә шуны белмисез?
2.Шатлыклар кунелебездэ,
Ал кояш кугебездэ.
Рәхәтләнеп бәйрәм итик-
Гаилэ бэйрэме бездэ.
3. Бу кичэбез горлэп утсен,
Истэ калсын гомергэ.
Бэйрэмнэрсез яшэп булмый
Жирнен якты йозендэ…
4.Кадерле әтиләребез,
Сөекле әниләребез
Бәйрәм белән котлый бүген
Сезне ул һәм кызларыгыз.
5.Иң кадерле кешеләребез сез
Әтием һәм әнием.
Сез булганга, без бәхетле
Тыныч, рәхәт яшибез
6.Гөлләр елмаеп баш ия:
Яшәгез кадерле әти-әниләр.
Сез булган урыннарда
Мәңгелек яз яме бар.
7.Авырсаң да янда торалар
Төне буе керфек какмый.
Үз саулыгын да кызганмый
Алар бит безне саклый.
8. Кая барсаң-шунда әткәй йөзе,
Кая барсам-әнкәй күңелдә
Алар гына шулай безнең өчен
Җанын биреп яши гомергә.
9.Әти-әни, сездән башка тагын
Кем бар шундый бала бәгырьле,
Кояш сыман, әнием якын булса,
Әтием дә шундый кадерле.
10Рәхмәт сезгә, әти-әниләр
Тыныч булсын иде күгебез
Озын-озак шулай бергә-бергә
Үтсен иде безнең гомеребез
11.Рэхмэт яусын әти-энилэргэ,
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әти-әниләргә якты йолдызлардан,
Йә кояштан һәйкәл салырлык.
12.Күмәкләшеп без дә дуслар,
Җырлап алыйк, әйдәле.
Котлы булсын, гөрләп торсын
Бүген гаилә бәйрәме. (Җыр) “ Бәйрәм бүген”
Гаилә бәйрәмебез дәвам итә. Узган ел без 5 сыйныфта гына идек. Менә инде бер ел үтеп тә китте. Шушы бер ел эчендә без дуслашып, туганлашып өлгердек.Укытучылар, укучылар, ата-аналар бер гаилә булып яши башладык. Бүгенге гаилә бәйрәме безне тагын да дуслаштырыр, дип өметләнәбез.
Нәрсә соң ул гаилә? Гаилә ул- бергә яшәүче ир һәм хатын, балалар, якын туганнардан торган кешеләр төркеме. Гаилә ул- берлек, никахка нигезләнә, бергә яшәү, бер-береңә ярдәм итү, сөю,сөелү, нәсел дәвам итү.
Еш кына гаиләне учак белән тиңлиләр.Чөнки учак янында җылынырга җыелган кебек, гаиләдәге һәр кеше үз гаиләсенә сыена: шатлыгын бүлешә, кайгысын уртаклаша. Эйдэгез, сезнең белэн гаилдэге кунелле вакыйгаларны карыйк әле. Суз балаларга бирелә.
Куренеш Уральские пельмени
Гаиләнең терәге- ир-ат, әти кеше. Ә ана кеше үзенең бөтен булган күңел байлыгын, матурлыгын үз балаларына бирә. Ә түбәтәйле бабаларыбыз, ак яулыклы әбиләребез шул учакны сүндермичә саклап торалар. Шулай ук күрше-тирәләребез белән дә дус - тату яшибез. Курше хэллэренә күз салыйк эле.
Кунелле куренеш Ике курше
Авыл,бакча,читәннең икенче ягына чыгып үскән кабак тәгәрәп ята.
Алып баручы: Маһи белән Мәлихә,ике карчык, тату гына гомер кичерәләр иде. Узган җәйне аларның аралары бозылды. Бөтенләй юк нәрсәдән – бер баш кабактан. Үзләре ахирәт дус иделәр.
Беркөнне шулай Маһи әби кабакларын карарга бакчага чыкты. Кабаклар бик зур, чүлмәк кадәр булып үскәннәр. Бакчадан чыгып барганда караса, бер кабак үзе Мәлихәләр ягына чыгып үскән. Алай итте, болай итте Маһи әби , ләкин кабак барыбер теге якта. (Мәлихә керә)
АХЫРДАН
Алып баручы: Алар берсен-берсе кыстый –кыстый тәмләп чәй эчтеләр, дошманлыкка шулай чик куелды.
А.Б. Хөрмәтле гаиләләребез!
Сезгә булган хөрмәтебез, урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр
Юлдаш булсын сезгә гомергә.
Гомер юлларыгыз озын булсын
Тигез тормыш аны бизәсен.
Яшәү дәвере якты көннәр булсын,
Авырлыклар мәңге килмәсен!
Яшәсен әти-әниләр
Сәламәт һәм шат булып.
Кызларының һәм улларының
Кадерлеләре булып.
Хормэтле эти-энилэр! Кичке вакыт ул бик кунелле вакыт, гаилэнен ойдэ бергэ жыелган вакыты.Кемнэрдер кумэклэшеп, кинэшеп балалары белэн ойгэ бирелгэн эшлэрне башкаралар , кемнэр бергэлэп кызыклы кинолар, фильмнар карыйлар, кроссвордлар чишэлэр, күңелле китаплар укыйлар. Үзебезне өйдәге кебек хис итик әле. Эйдэгез эле ,бу бэйрэмебездэ табышмаклар чишеп алыйк..
Мин сезгә табышмак әйтәм , сез ңавабын эйтерсез
. Өнсез, җансыз – иң яхшы дус,
Теле юк – үзе аңлата ( китап)
Киттем дип китэ, кире килэ
(Ишек)
. Бер байлык бар – янмый,
Карак та урлый алмый,
Төшеп тә югалмый ( белем)
. Нәрсәне сатып алып булмый? ( гомер, акыл )
. Дөньяда ни кирәк, иң кирәктән ни кирәк? ( саулык, сәламәтлек)
. Үлчәүдә үлчәнми
Базарларда табылмый
Үзеңнеке булмаса,
Кешедән сатып алынмый.( бәхет)
Ә хәзер 2 өлеш уеннарга кучәбез
Уеннар. 1.Безнең гаиләдә әтиләр акча эшләп таба. Ә менә акчаны саный белә микән? Моның өчен минем сорауга җавап бирәбез һәм ялгышмыйча акча саныйбыз.
Сораулар: Балагыз ничәнче класста укый?
-Аңа ничә яшь?
-Туган көне кайчан?
-Технология фәненнән кем укыта
-Бүген ничәсе?
-Басмада чәчен тараган хатын-кызның исеме?
-Тубы суга төшкәч, кем елаган?
Ромашка таҗында сораулар:
- Гаиләгезнең иң бәхетле көне?
Гаиләдә савыт-саба шалтыраганда нишлисез?
Кечкенә чакта балагызны йоклаткан “ Бишек җыры” н искә төшерегез әле.
Сүзне Абдрахманова Гөлнарага бирәм,аның җырлавын тыңлыйсыбыз килә.
Бүгенге бәйрәм уңаеннан нинди әйтер теләкләрең бар?
Узең белән булган күнелле вакыйга турында сөйлә.
Иң истә калган көн.
Абдуллина Гөлфизәнең җырлавын тыңлыйсым килә
Матур итеп шигырь сөйләр идем
Эх, бер биисем килә.
Э хэзер «Уйлап тап уены» Энилэр бирелгэн жомлэлэрнен мэгънэсе буенча сузнен ни турында булуын эйтергэ тиешлэр.
1 нче бирем.
-Ул барлык кешедэ дэ бар.
-Бер караудан туа, озак еллар яши.
-Ул шатландыра да, коендерэ дэ, елата да, соендерэ дэ.
-Аннан башка яшэп булмый олыгайган коннэрдэ дэ.
-Венера Ганиева да шулай дип жырлый.( Жавап: ярату, мэхэббэт)
2 нче бирем.
-Ул бик кирэкле эйбер.
-Ике колагы, бер борыны бар
-Аны бигрэк тэ эбилэр, бабайлар ярата.
-Ана кумер салалар яки электрга тоташтыралар.
-ул- остэлнен бизэге.( Жавап: самавыр).
3 нче бирем.
-Аны барлык кеше ярата
-Ул бер дэ искерми, гел янара.
-Ул елата да, монландыра да, кунелне дэ кутэрэ.
-Арган чакта ял иттерэ
-Нэни балаларны йоклатканда кирэк.(Җыр)
Алып баручы.
Менэ нинди зирэк, тапкыр безнен әти-энилэр. Алар безнен горурлыгыбыз.
Музыкаль пауза Инзилэ –Алсу жыр
Балалар үсәләр, сөйләшә башлыйлар, аларның акыллы уйлары, киңәшләре барлыкка килә. Әти-әниләрнең дә телләре шомара. Рифмаларга карап шигырь язарга.
Шатлык – картлык
Малай – бабай
Скамья – семья
Берүзем – тәрәзәм
Балалар – баталар
Булышу – яклашу
Бакча – акча
Шатлык – картлык
әти – әни
Сәнәк – көч кирәк
Әйдәгез әле, үзебезнең иң бәхетле балачагыбызга кайтып килик әле.Бу уен өчен 2 әти кирәк
Сезгә бүген 3 яшь тулды. Әти-әниегез сезгә машина бүләк итте. Әй, уйнадыгыз да инде! Безгә дә уйнап күрсәтегез әле.
-Кечкенә вакыттагы иң беренче җырыгызны яки шигырегезне шул вакыттагыча сөйләп яки җырлап күрсәтегез әле.
-Мәктәп елларын да искә алыйк әле. Әз генә мин сезгә зачет-дәрес үткәреп алам.Әти-әниләр сезнең мәктәптәге язылмаган законнарны белү-белмәвегезне сынап карыйк әле.
- Кыңгырауны шалтыратканны түземсезлек белән көтеп утыручылар(балалар)
- урыны ишек төбеннән узмаган уку әсбабы (сумка)
- химик шикәр ( акбур)
- укытучы урындыгына кую өчен хезмәт иткән корал ( кнопка)
Зачетны уңышлы тапшырдыгыз.
Алдагы уеныбыз БАЛА ТӨРҮ
. Чираттагы бәйгебез “Әдәп төбе – матур гадәт” дип атала. Татар халкы - әдәпле, дөрес сүзле, пакъ халык. Ул элек-электән балаларны тәрбияләүгә зур игътибар биргән дидек. Мин төгәлләнеп бетмәгән текстлар укырмын, ә сез аларны халык педагогикасына таянып тәмамларга тиеш буласыз.
Сезнең улыгыз урамнан елап кергән. Сез хәлне аңларга теләп:
Ә менә алга таба сүз сезгә, ни әйтерсез? (Тик торган агачка берәү дә килеп орынмый һ.б.)
Роза мәктәптән кайтты да, сиздермичә генә бүлмәгә үтте. Сумкасын бер почмакка куйды. Әбисе:
Роза өстәл кырына чыгып утырды, әкрен генә ашый башлады.
Роза елап җибәрде. Ул, тапкырлау таблицасын белмәү сәбәпле, “2” ле билгесе алганын әйтте.
Әби бу очракта нәрсә әйткән икән? (Тырышкан табар, ташка кадак кагар. Тырышлык кирәк, балам, тырыш та, өйрәнеп “2”леңне “5”кә төзәтеп кайт һ.б.)
3) 1 нче сыйныф укучысы Камилгэ әнисе фатир ачкычын бирде дә:
- Улым, мәктәптән кайткач, хәзер ишекне үзеңә ачып керергә туры киләчәк. Менә сиңа ачкыч,- диде.
Камил шундый зур үскән малай икәнен раслау өчен:
Бауны үзем тагам,- диде дә шкафтан бау төргәген алды, аны кисте, ачкычны бауга беркетте һәм муенына киеп карамакчы булды. Ләкин бау баш аркылы үтмәде. Бу хәлләрне күзәтеп торган әнисе нәрсә дияр?
...
(Җиде кат үлчә, бер кат кис,- дип юкка гына әйтмиләр шул.)
4) Наилә табын артында утыра. Әбисе пешергән пәрәмәчләр шундый тәмле, ул үзе дә сизмәстән, аякларын селкетеп, гәүдәсен тирбәтә-тирбәтә ашый башлады. Әбисе моны күреп алгач нәрсә әйтер?
- ....
(Кызым, нигә шайтаннар чакырып утырасың?)
5) Балагыз мәктәпкә дәрескә еш соңга кала, дәрестә йокымсырап утыра. Сез нишләр идегез?
( Һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Йокың туймаса, вакыт белән ятып йокларга кирәк.
Чиратагы уеныбызны тәкъдим итәм
Ә хәзер үзебезнең балаларыбызның зирәклеген дә сынап карыйк.Сорау - табышмаклар.
Балалар өчен табышмак
- Ул һәркемгә аерым бәйрәм, елга бер тапкыр гына килә.( туган көн)
- Үзе кечкенә, үзе елак, ул кем?( бәби)
- Ул һәркемгә бер генә, иң кадерле, иң ягымлы кешебез.( әни)
- Ул гаиләнең алтын баганасы( әти)
- Ул миңа балам, ди, Әти-әни аңа әти, дип эндәшә.Ул миңа кем?(Дәү әти)
Инде хәзер балалар сезне ял иттереп концерт номерлары башкарырлар.
УК: Уйныйк әле, җырлыйк әле,
Биик әле күп итеп.
Безнең бәйрәм кичәбезне
Сагынып сөйләрлек итеп. ( Бию башкарыла.)
Алдагы уеныбыз
Уенда катнашу өчен 6 кеше кирәк
(5 урындык куела
Йомгаклау. УК: Кадерле укучылар! Әти- әниләргә игътибарлы булыгыз, үрнәк тәртибегез, тырышып укуыгыз, кылган яхшы гамәлләрегез, ягымлы сүзләрегез белән аларны һәрвакыт шатландырып яшәгез.. Әти-әни алдында без мәңге бурычлы.
Балалар! Мин сезне әти-әниләрегез, укытучыларыгыз, туганнарыгыз горурланырлык шәхесләр булырсыз дип ышанып калам. “Үз ата-анасын зурлаган- кеше анасын хурламас” диелә халык мәкалендә. Шуның өчен аларга һәрвакыт итагатьле булыгыз, эштә һәм сүздә каршы килмәгез. Шул вакытта аларның күңеллре дә һәм үзегезнең күңелләрегез дә рәхәт табар, тормышыгыз гүзәл булыр.
Тәнегезгә көч кергәч, кулыгыздан килгән эшләрдә әти – әниләрегезгә ярдәм итегез.
( өзек “ Әниләр рухы” укыла Камилә укый)
Озын- озак, нәрсә озын?-
Озын-озын бәхет юлы.
Кайвакытта гомер буе.
Олы-олы - нәрсә олы?
Ата-ана хакы олы
Онытмасын иде кеше
Үлгәнчегә кадәр шуны.
Авыр, авыр, нәрсә авыр?
Бу каргышны алганнарны
Көтә Сак-Соклар язмышы.
Ерак-ерак , нәрсә ерак?
Үткәннәргә юллар ерак.
Әти - әни фатихасын
Калыйк вакытында сорап.
Хөрмәтле, әти-әниләр! Кичәбез ахырына якынлашты. Без гаилә- җылы учак дидек. Гаилә никадәр нык икән, аннан килгән җылылык та шул кадәр көчле була. Сезнең гаиләләрегездә дә гаилә учагы беркайчан да сүнмәсен. Балаларыгыз әтиләренең көчле кулларын, әниләрнең назлы күз карашларын тоеп, бәхетле бала булып үсәргә насыйп булсын.Барыбызны да гаилә бәхетеннән, саулык-сәламәтлектән, тыныч, имин тормыштан һәм өметтән аермасын, ходаем. Кадерле әти-әниләр бер –берегезгә терәк һәм кирәк булып, бер-берегезнең кадерләрен белеп яшәсәгез иде.
Киләчәктә дә уңышлар сезгә. Пар канатлар булып озак яшәгез. Бәйрәмебезне җыр белән тәмамлыйбыз( “Әткәй-әнкәй”)
1 өстәл – “Балалар – өйнең бизәге”
2 өстәл – “Балага иң куәтле кеше- ата”
3 өстәл – “Гаилә – бәхет ачкычы”
4 өстәл – “Тату гаиләгә кайгы керми”
5 өстәл – “Ир асылы эштә беленә”
6 өстәл – “Уңган хатын кар өстендә казан кайната”
7 өстәл – “Яхшы тәрбия – иң яхшы мирас”
11