Бу - зур тикшеренү эше нәтиҗәсе, танылган журналистның иҗатында бөтенләй башка юнәлеш. Югары бәя алган шактый кыю проект. Татарстанда мелиорациянең үсеше турында сөйләүче, бу тармакны төзүнең барлык этапларын һәм үзенчәлекләрен чагылдырган бу китапка охшаш башка китап юк. Әлбәттә, Рәзинәгә материаллар җыярга гомерләренең дистәләрчә елларын бу тармакка багышлаган белгечләр булышкан. әмма китапның барлыкка килүе – бу аның тырыш хезмәте, үҗәтлеге, үзе өчен яңалык ачарга омтылуы нәтиҗәсе. Безнең республикада бик аз каләм осталары үзләренә әлегә кадәр таныш булмаган дөньяга керергә батырчылык итәр иде – менә шулай дип яза үзенең бәяләмәсендә “Татарстан” журналының баш мөхәррир урынбасары, “Татарстанда җирле үзидарә” журналының баш мөхәррире Нияз Әхмәдуллин.
Рәзинә Исмәгыйлева студент чагыннан бирле “Сабантуй” (элеккеге исеме – “Яшь ленинчы”) республика балалар-үсмерләр газетасында эшли, бүгенге көндә баш мөхәррир урынбасары. Ул һәрвакытта да балаларны рухи-әхлакый яктан тәрбияләү, аларны социаль яклау, ялларын оештыру мәсьәләләрен актив күтәрде. Әхлакый-этик темаларга язды. Аның иҗади байлыгында – “Сөенче” балалар өчен коллектив җыентык, “Язучылар – балаларга” аудио-компакт диск, “Ялгышма” һәм”Үз телем” газеталарына махсус кушымталар чыгару, республикадан читтә яшәүче малайлар һәм кызлар өчен булган программаларга сценарийлар язу. Матур проект – “Чистаем – Родной Чистополь” китабы чыгару идеясе дә аныкы. Бүгенге көндә аның икенче өлеше өстендә эш алып барыла, бу үзенчә туган якка, аның мактаулы кешеләренә булган мәхәббәтне, аларның тырышлыклары, эш сөючәнлекләре, иҗади сәләтләре, бай эчке дөньялары белән соклануны күрсәтүче билге булып тора. Рәзинә Әхтәм кызы үзе безнең районда, Татар Баганалысы авылында туып үскән, кече ватаны белән горурлана, балачактан ук кадерле һәм газиз булган нәрсәләрне йөрәгендә саклый. Чистайда соңгы вакыттагы уңай үзгәрешләр дә аны шатландыра.
Казан дәүләт университетында Рәзинә Исмәгыйлева белән без бер чорда укыдык, шуңа күрә әлеге китапны күрү - безнең өчен аеруча зур шатлык. Рәзинәнең үзенә энергия, тынгысызлык хас, бу хакта аның җәмәгать тормышында даими катнашуы сөйли. Ул балалар өчен хәйрия акцияләре оештыра, ТР Журналистлар берлегендә эш алып бара. Аны яңа китабы белән ихластан котлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар, яңа иҗат үрләре, каләменең үткен булуын телибез!
Кояш Тимбикова
Кояш Тимбикова 1937 елның 16 ноябрендә Татарстанның Чистай районы Наратлы Елга авылында укытучы гаиләсендә туа. Шул ук районның Иске Роман һәм Каргалы авылы мәктәпләрендә ун ел укый. 1954–1959 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала, аннары егерме елга якын (1959–1979) «Азат хатын» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире һәм журналның җаваплы сәркатибе булып эшли. 1979–1982 елларда ул – «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе. 1983 елдан бирле шул ук журнал редакциясендә бүлек редакторы вазифасын башкара.
Кояш Тимбикованың йөрәге 2004 елда тибүдән туктый. Кабере Чистай районы Иске Роман авылында.
Иҗаты
Кояш Тимбикова үзенең беренче иҗат тәҗрибәләре – очерк характерындагы журналистлык язмалары һәм хикәяләре белән көндәлек матбугатта 1959 елдан күренә башлый. «Кояш безгә елмая» (1962), «Тылсымлы таяк» (1964) кебек күмәк җыентыкларда аның күп кенә очерклары, хикәяләре басыла, ә 1969 елда «Зәңгәр күлмәк» исемле хикәяләр һәм «Күңелләргә күләгә төшмәсен» исемле очерк китаплары дөнья күрә. 1971 елда «Инешләр Иделгә коя» исемле күмәк җыентыкка яшь авторның күләмле беренче әсәре – «Синең өчен» дигән повесте урнаштырыла.
70 елларда ул авылның хезмәт кешеләрен, бигрәк тә хатын-кыз образларын шактый нечкә психологик алымнар белән гәүдәләндергән бер төркем хикәяләр («Сөлге булсын бүләгем», «Шикәр Гайшә», «Таяныч», «Ут»һ.б), КамАЗ төзүче яшьләр тормышына багышланган «Агым уртасында», археологлар турында «Тәңкәле тау» һәм мораль – этик проблемаларны күтәргән «Кышкы талпыну», «Ярлар биек» исемле повестьларын иҗат итә.
Бүләкләр
Кояш Тимбикова Хөсәен Ямашев исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре бүләкләр иясе.
Чистай – тылсымлы шәһәр
Мул сулы гүзәл Чулман елгасының текә борылышына урнашкан кечкенә серле шәһәр... Әле пристань тирәсенә җыелучы, әле ярлардан ерагаючы пароходлар... Алсу таңнар, гәрәбәдән дә чистарак иртәләр, уйчан эңгер-меңгер, суга әкрен генә батып баручы утлы ялкын сыман тылсымлы кояш – болар барысы да гүзәл шәһәремнең үзенә генә хас тылсымлы дөньясы...Чистай – серләр шәһәре. Әлеге шәһәрдә ни гомерләр яшәсәң дә, аның серләрен тулысынча ачып бетерә алмыйсың! Һәр көнне бер үзенчәлекле яңалык, һәр көнне бер серле тамаша! Борынгы биналарда үзенә күрә бер төрле тылсым саклана сыман! Моннан ике гасыр элек төзелгән корылмаларның һәрберсендә, аларның кызыл балчыктан сугылган кирпечендә ниндидер табышмак, вакыт галиҗанәпләренең үзенчәлекле серләре яшерелгән.
XIX гасырда ук Чулман елгасының уңдырышлы ярларына урнашкан Чистай каласы башкалабыз Казаннан соң иң эре сәүдә үзәге, тарихи корылмаларга бай өяз шәһәре һәм, гомумән, Чулман буенда урнашкан калаларның иң алга киткәне, чәчәк атканы булып саналган. Монда, Чулман яры буенда, бөек химик Александр Бутлеров дөньяга килгән. Биредә Борис Пастернак үзенең үлемсез әсәрләрен иҗат иткән. Язучы Константин Паустовский иртәнге чык вакытында гүзәл табигатькә илһамланып печән чапкан. Леонид Леонов агроном булып эшләгән. Константин Федин белән Александр Фадеев Чулман елгасыннан бүрәнәләр ташыган. Нәкъ Чистайда Бөек Ватан сугышы чорының үлемсез җырлары («Зәңгәр яулык», «Землянкада»...) туган.
Сугышка китүчеләрнең яртысы Чистайга кире әйләнеп кайта алмаган. Алар истәлегенә шәһәремнең үзәгендә Мәңгелек ут яна. Кыр чәчәкләре, гөлләр бу үлемсез батырлыкның онытылмавын сөйләүче телсез шаһитлар булып торалар.
Шәһәрнең борынгылыгын дәлилләүче тарихи һәйкәлләр – гөмбәзле мәчетләр, чиркәүләр Чистайга үзенчәлекле төсмер өстиләр. Шунысы кызык: мәчет һәм чиркәүләр янәшә төзелгән. Шәһәр өстенә әле серле азан тавышы иңә, әле яңгыравыклы кыңгыраулар чыңы җәелә... Биредә төрле милләтләрнең үзара дус, янәшә тыныч яшәүләре күзгә ташлана, һәр җирдә чит диннәрне хөрмәт итү рухы хөкем сөрә.
Шәһәр кунакларының игътибарын җәлеп итүче Никольск соборы турында да әйтмичә булдыра алмыйм. Үзенең якты гөмбәзе белән балкып, зәп-зәңгәр Чулман киңлекләрен иңләүче аккошка охшаган ул. Ә кичке утлар яктысында әлеге корылма аеруча матур күренә. Шәһәребез кунакларын сандугачлар сайравы, йөзьяшәр мәһабәт имәннәрнең саллы шаулавы каршы ала. Каен кызлары өрфия күлмәкләрен оялчан гына җилфердәтәләр, ә мәңге яшел чыршылар солдатлар сыман, кунакларны сәламләп, горур басып торалар. Килгән кунаклар көймәләргә утырып, балык тотарга да яраталар, ә биредә нинди генә балык юк!
Шәһәребезнең иң гүзәл почмагы – Скарятин бакчасы. Аны җир өстендәге җәннәт дип йөртәләр. Монда үзенчәлекле тормыш кайный. Биредә китап укып утыручы кызларны да, роликлы тимераякларда җилдерүче малайларны да, гашыйк парларны да очрата аласың.
Чистай – иң оста сәгатьчеләр шәһәре. Безнең сәгатьләр космос киңлекләрендә дә, океан төпләрендә дә үзләрен сынатмадылар. Иң оста чәк-чәк пешерүчеләр дә Чистайда яши.
Җир йөзендә гүзәл шәһәрләр күп: Париж, Нью-Йорк, Лондон... Тик минем Чистаем аларның барысыннан да матуррак. Киләчәктә ул иң матур курорт шәһәрләрнең берсенә әйләнер, дип ышанам.
Фәрит Яруллин
(1914-1943)
Татар халкының яраткан композиторы Фәрит Яруллин 1914 елның 1 гыйнварында Казан шәһәрендә, танылган музыкант Заһидулла Яруллин гаиләсендә дөньяга килә.
1923-1930 елларда Яруллиннар Уфада яши, аннан янә Казанга әйләнеп кайта.
Фәрит кечкенәдән музыка сәнгатенә гашыйк булып үсә. 1930 елда ул музыка техникумына укырга керә, виолончелидә һәм фортопианода уйнарга өйрәнә.
1933 елда Ф.Яруллин Мәскәү консерваториясе карамагындагы рабфакка композиция классы буенча укырга җибәрелә, аннан соң булачак композитор Татар опера студиясендә композиция буенча дәресләрне профессор Г.И.Литинскийдан ала башлый. Нәкъ бу мөгаллим Фәрит Яруллинның өлкән остазына һәм дустына әйләнә. Мәскәүдә Фәрит Яруллин тиз арада профессиональ композиторлык осталыгы серләренә төшенә. Студиядә 1934–1939 елларда уку дәверендә ул төрле чорда яшәгән һәм төрле юнәлештә иҗат иткән композиторларның музыкаль тел үзенчәлекләрен өйрәнә. Бу өйрәнүләр эзсез югалмый, алар киләчәктә яшь композиторның музыкаль теле формалашуда хәлиткеч роль уйный. Уку елларында Ф.Яруллин аеруча күп яза, фортопиано, скрипка һәм виолончели өчен сонатлар иҗат итә.
1939 елда Фәрит Яруллин Габдулла Тукай әкияте мотивы буенча “Шүрәле” балетын иҗат итә. Аңа либреттоны Әхмәт Фәйзи язып бирә. Спектакльне сәхнәгә чыгарырга әзерләнгән чорда Бөек Ватан суышы башланып китә. Нәтиҗәдә, 1941 елның 24 июлендә Фәрит Яруллин Совет Армиясе сафларына алына һәм хәрби пехота мәктәбенә керә. Кызганычка, композиторга Бөек Җиңү көнен күрергә насыйп булмый. 1943 елның 17 октябрендә Австрия башкаласы Вена шәһәрен фашистлардан азат иткәндә ул геройларча һәлак була.
Фәрит Яруллинның “Шүрәле”се беренче тапкыр Казанда 1945 елның мартында Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында куела һәм чын–чынлап халык күңелен яулый. Биш елдан соң балетны С.М.Киров исемендәге Ленинград опера һәм балет театры сәхнәсендә дә бииләр. Казанда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Ф.Яруллинның “Шүрәле” балеты тагын 1952, 1957, 1970, 1986 һәм 2000 елларда куела. Хәзерге вакытта биредә бу танылган әсәр Леонид Якобсон хореографиясендә (Владимир Яковлев редакциясе) һәм Татарстанның, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Андрей Кноболка сценографиясендә бара.
Шунысын әйтергә кирәк, музыка сәнгате тарихына Фәрит Яруллин исеме беренче татар балеты авторы буларак кереп калды.