Бәйрәмгә бер көн кала, балалар тәрбияче апалары белән бергә Кыш бабайга хат язалар һәм зур итеп кардан Кар бабай ясыйлар. Төн җиткәч, Кар бабай җанлана.
Сәхнәгә Кар бабай керә.
Кар бабай: Бррррр! Исәнмесез! Мин Кар бабай! Сез мине беләсезме? (Балаларның җаваплары). Мин нишләп вакыт әрәм итеп торам соң әле? Минем бит зур эшем бар (башлыгын алып хатны карый). Менә табышмак. Миңа хәзер кая барырга? (аптырап хатны кире тыгып куя).
Эт баласы керә.
Эт баласы: Әйдә, ал мине үзең белән. Бергә-бергә күңеллерәк булачак.
Кар бабай: Әйдә, үзең риза булсаң. Син мине һәм хатны сакларсың. Кая барырга инде бу яккамы, әллә бу яккамы? Монда, тегендә. Әй, башым әйләнеп бетте инде. Әйдә киттек.
Атлап китеп баралар. Әйләнеп киләләр. Урманга килеп җитәләр. Каршыларына Куян йөгереп чыга. Курыккан кыяфәттә.
Куян: Качырыгыз! Куркам! Бетте баш! Тииииз!(Кар бабай артына кача).
Төлке чабып чыга.
Төлке: Кая, кая, кая минем куяным?
Куянны Төлке, Төлкене Эт баласы куа башлый. Кар бабай тирәли әйләнәләр. Чабып чыгып китәләр. Кар бабайның башы әйләнеп китә, егыла. Хат төшеп кала. Артларыннан чыгып китә. Төлке үзе генә керә.
Төлке: Качтым, качтым. Каян килеп чыккан диген, карурманга бу эт баласын. Ә бу нәрсә? (хатны ала). Иснәп карыйм әле. Ярый ни икәнен белмәсәм дә, кирәге чыгар әле, үзем белән алыйм (хатны алып чыгып китә).
Эт баласы, Куян, Кар бабай керәләр.
Кар бабай: Бррр! Дусларым, әйдә хәзер безгә тизрәк Кыш бабайны табып, хатны тапшырырга кирәк (хатны алып карамакчы була, хат урынында юк).
Кар бабай: Кая хат? Эзлик әле, бәлки ул шушында гына төшкәндер. (Эзлиләр).
Әтәч керә.
Әтәч:Ниһаять, мин Сезне таптым. Белсәгез иде, мин бик ардым. Менә сезнең хатыгыз.
Эт баласы: Ничек? Хат сиңа ничек килеп эләкте?
Куян: Әтәчкәй, син бу карурманда нишләп йөрисең?
Әтәч: Сөйлим, барысын да сөйлим. Сезнең хатны Төлке алып киткән. Аны Бүре күреп, хатны сораган, Төлке бирергә теләмәгән. Бүре Төлкене авылга хәтле куган. Куркуыннан хатның ничек төшеп калганын да сизми калды ул. Ә мин табып алып, сезгә китердем (хатны Кар бабайга тапшыра).
Кар бабай: Рәхмәт сиңа Әтәчкәй! Син бик яхшы күңелле, акыллы, ярдәмчел икән. Әйдәгез, хәзер Кыш Бабайга ашыгыйк!
(Чыгып китәләр)
Алып баручы: Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр, мөхтәрәм дәү әниләр, дәү әтиләр, килгән кунаклар! Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.
Балалар, карагыз әле, бүген безнең бәйрәмебезгә нинди матур итеп киенеп, ясанып, бизәнеп ямь-яшел чыршы килгән. Тик нигәдер утлары гына янмый. Эх, нишләргә инде хәзер? (Серле көй уйный) Нинди серле көй бу? Безгә кемдер килә бугай?
Тылсымчы Фея керә.
Фея: Исәнмесез, балалар, исәнмесез, кунаклар. Мине таныйсызмы? Мин әкиятләр иленнән килдем. Сезнең белән Яңа ел бәйрәмен каршылыйсым килә.
Алып баручы: Исәнме, Фея! Ярый әле килдең. Безнең чыршыбызның утлары янмый, ярдәм итче!
Фея: Әлбәттә ярдәм итәм. Ягез, кызларым, бергәләшеп бу чыршыдагы тылсымлы утларны яндырыйк әле.
Феялар биюе. (Чыршыда утлар яна)
Алып баручы:
Нинди матур безнең чыршы
Җем-җем килеп яна ул
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,
Котлы булсын Яңа ел!
Әйдәгез, балалар, чыршыбыз турында матур җырыбызны җырлап алыйк.
“Чыршыкай” җыры
Алып баручы: Балалар, безнең Кыш бабаебыз күренми бит әле. Кар бабай безнең хатны тапшыра алды микән? Әйдәгез, карыйк әле. (Видео карау)
Кар бабай белән эт баласы Кыш бабай янына барып җитәләр. Бу вакытта Кыш бабай белән Кар кызы чыршы тирәсендә йөриләр.
Кар бабай белән эт баласы: Исәнмесез, Кыш Бабай!
Кыш бабай: Исәнмесез!
Кар бабай: Без Сезгә хат алып килдек. Аны балалар язды (хатны тапшыра).
Кыш Бабай: (хатны укып) Ах, соңга калдыгыз бит инде, тиздән Яңа ел!
Барысы бергә: Ничек инде? Ярдәм итегезче! Безнең хатны Төлке урлаган иде, Без шуңа соңга калдык.
Кыш Бабай:Алай икән, барысы да аңлашылды! Әйдәгез, бүләкләремне тиз генә тутырам да, тизйөрешле чанам белән барып та җитәрбез.
Барысы бергә чыгып китәләр.
Кыш бабай белән Кар кызы тизйөрешле чанага утырып килеп җитәләр.
Кыш бабай: Киләм, киләм, балалар. Сезнең янга ашыгам.
Исәнмесез, балаларым!
Минем матур алмаларым,
Зур улларым, зур кызларым,
Иң кадерле күз нурларым!
Кар кызы:
Исәнмесез, балалар!
Исәнмесез, кунаклар!
Яңа ел белән сезне,
Яңа бәхетләр белән!
Яңа елда зур үсегез,
Көн дә артсын көчегез.
Ел үсәсен, ай үсегез,
Илгә хезмәт итегез!
Яңа елда уңышлар
Телим сезгә мин, дуслар!
Алып баручы: Рәхмәт, Кыш бабай! Рәхмәт, Кар кызы!
Кыш бабай: Хатыгызны алдык та, тиз генә юлга кузгалдык. Менә сезнең янга килеп тә җиттек. У-у-у, бирегә бик күп балалар җыелган икән. Монда минем дусларым гномнар да бар икән. Ягез, дусларым, бер биеп күрсәтегез әле.
“Гномнар” биюе.
Кыш бабай: Бигрәк матур бәйрәмегез,
Бигрәк матур чыршыгыз.
Яңа елда шушылай гел бәхетле булыгыз.
Танышыйм әле башта
Сезнең белән мин.
Бер, ике, өч… диюгә
Һәркем әйтсен исемен. (Һәр бала исемен әйтә).
Кыш бабай: Исемнәрегез бигрәк матур икән.
Алып баручы: Бабакай, аларның исемнәре генә түгел, үзләре дә берсеннән берсе матурлар. Һәм алар син килгәнче, матур итеп шигырьләр сөйләргә өйрәнделәр. Тыңлап үтик әле.
Ах, какой хороший
Добрый Дед Мороз.
Из лесу нам елку
К празднику принес. (Зәлинә)
Рәхмәт сиңа Кыш бабай
Безнең белән дус бабай
Сагынып килеп җиттең
Яңа ел бүләк иттең. (Данир)
Кыш бабай безгә
Чабып килерсең
Шигырь сөйлим дә
Бүләк бирерсең. (Әйшә)
Дедушке Морозу
Я письмо пишу,
И подарков много
У него прошу. (Искәндәр)
Ямьле Кыш бабай
Килдең син безгә
Кунак булырсың
Кер өебезгә. (Сәидә)
Кыш бабай, Кыш бабай
Безне бик ярата.
Ул безгә Яңа ел
Бүләге тарата. (Салават)
Дедушка Мороз придет
И подарки принесет,
Очень-очень его жду,
И под елочкой сижу! (Эвелина)
Кыш бабай, Кыш бабай,
Безгә кунакка килгән.
Зур капчыкка салып,
Бүләкләр алып килгән. (Амалия)
Кил әле, Кыш бабай!
Кил безгә кунакка.
Шатлыклар, бәхетләр
Алып кил бу якка. (Данияр)
Рәхмәт сиңа Кыш бабай
Чыршы китергән өчен,
Яңа елга һәммәбезне
Матур бизәгән өчен. (Эльвина)
Кыш бабай: Бигрәк матур сөйләдегез. Ә хәзер сезне чыршы янына чакырам.
Матур итеп басыгыз.
Яңа елда әйлән-бәйлән
Җырлап биеп алыгыз.
“Кыш бабай” җыры
Кыш бабай: Әй, матур җырладыгыз. Сезнең кебек балалар белән уйнарга яратам инде мин. Туңдырып алыйм әле үзегезне.
Уен «Туңдыру». (Татар көе)
Кыш бабай: Берегезне дә туңдыра алмадым.
Уф, арыдым, җылындым.
Кайда минем суыгым.
Яусыннар ап-ак карлар.
Минем дусларым алар.
“Кар бөртекләре” биюе.
Кыш бабай: Менә хәзер ял итим,
Шигырьләр тыңлап китим.
Әй, Кыш бабай, Кыш бабай
Безгә якын дус бабай!
Көтеп алдык без сине,
Күңелләргә хуш бабай.
Ак туныңны кигәнсең,
Безне котлап килгәнсең.
Сине көтеп торганны,
Әллә каян белгәнсең. (Булат)
Кыш бабай, Кыш бабай
Безгә бик таныш бабай.
Сакал-мыек ап-актан
Килгән безгә ерактан.
Бүләкләр алып килгән,
Бүреген кыңгыр кигән –
Әйлән-бәйлән уйната,
Биетә һәм җырлата. (Зилә)
Кыш бабай килгән
Ап-ак тун кигән
Көтә кем генә
Чыгар, дип өйдән.
Чыксаң, чеметә,
Битне өшетә.
Менә шул аның
Бөтен эше дә. (Ранил)
Здравствуй, Дедушка Мороз!
Ты, наверное, замерз?
День ходил по городу,
Отморозил бороду.
Нос клади на батарею,
Я его сейчас погрею. (Ралинә)
Кыш бабай, Кыш бабай,
Исән-сау килдеңме?
Кыш бабай, Кыш бабай,
Син бездә Яңа ел
Икәнен белдеңме?
Яңа ел сиңа да
Сөенеч китерсен,
Тагын бер ел үткәч,
Яңадан килерсең. (Әсхәт)
Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,
Безнең сөйгән кунак син.
Ямьле үтсен кичәбез
Безне көлдер, уйнат син. (Римма)
Суык бабай, кил безгә
Яңа ел бәйрәменә.
Чыршы әйләнәсендә
Җыр җырлап әйләнергә.
Уенчыклар, бүләкләр
Безгә тагын алып кил.
Соңга калма бабакай
Атлап түгел, чабып кил! (Данил)
Алып баручы: Бабакай, безнең яңа елыбыз да күренми бит әле. Бәлки безгә ярдәм итәрсең?
Кыш бабай: (Таягы белән идәнгә суга)
Бер, ике, өч
Яңа ел бире килсен!
Яңа ел керә.
Алып баручы: Балалар, карагыз әле, безгә Яңа ел килә бит.
Хуш киләсең, Яңа ел!
Ак җәймәләр юлыңа.
Яңа ел:
Дөнья әйләнеп,
Мин килдем менә,
Урман-кырларга,
Чиксез бай җиргә.
Монда – матурлык!
Монда – батырлык!
Зур төзелешләр –
Шаклар катырлык!
Мин сезгә иминлек, матурлык, татулык алып килдем.
Алып баручы: Рәхмәт, Яңа ел! Балалар, Яңа ел турында җыр да җырлап алыйк инде.
“Яңа ел” җыры
Яңа ел: Ягез, минем дусларым-тычканнарым бер биеп алыйк әле.
“Тычканнар” биюе.
Кыш бабай: Сез балалар бигрәк уңган, бигрәк тәртипле икәнсез. Бик матур шигырьләр дә өйрәнгәнсез. Һөнәрләрегез дә күп икән. Бәйрәмегез дә ошады. Чыршыгыз да бигрәк матур бит, ай-яй-яй! Кызым, бик озак кунак булдык. Безгә китәргә вакыт.
Кар кызы: Хушыгыз, хуш, дусларым.
Сау-сәламәт булыгыз.
Без тагын килербез әле,
Яңа елны көтегез!
Кыш бабай:
Телим яхшы телəклəр:
Матур, тыныч яшəгез,
Кайгы-хəсрəт күрмəгез,
Әти - əниегез сүзен
Һəрвакыт та тыңлагыз
Тагы бер елдан килермен
Исән-сау булыгыз!
Балалар: Сау булыгыз!
Алып баручы: Балалар, безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты. Әйдәгез, бергәләшеп матур итеп биеп алыйк.
“Яңа ел” биюе.
Алып баручы: Шуның белән бәйрәмебез тәмам. Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәбез. Яңа ел бары тик шатлык-куанычлар гына алып килсен.