Яңа ел маҗаралары
( бакча балалары өчен сценарий)
Алып баручы: Безнең Олы Ачасыр урманы кечкенә булса да, җәнлекләргә, хайваннарга бик бай ди. Куяннардан башлап Шүрәлегә кадәр бар ди. Чынлап әйтәм. Миңа М.И. сөйләде, аңа Гөлназ сөйләгән, Гөлназга Альфинур апа әйткән, ә аңа дуслары әйткән. Ышанмыйсызмы? Менә хәзер үз күзләрегез белән күрерсез.
( Куян, тиен, керпе, төлке, бүре керә)
1 нче куян:
Кешеләр Яңа ел бәйрәменә әзерләнә. Әйдәгез, без дә бәйрәм ясыйбыз.
Төлке:
Бик яхшы идея бу
Тиен:
Урманда чыршылар күп, иң матурын бизәрбез
Керпе:
Медведя надо разбудить. А то ничего не увидет.
Бүре:
Иртә әле. Әзер булсак, аннары уятырбыз
2 нче куян:
Киттек алайса, чыршы сайлыйбыз
(Шүрәле чыга)
Шүрәле:
Бәйрәм ясамакчы булалар ә? Аюны уятабыз имеш. Шүрәлене дә чакырыйк димиләр. Мине чакырмасалар, бөтен бәйрәмнәрен бозам. Яңа елны яратмыйм мин. Бүген Яңа ел дигәч, бер елны бөтен урманны әйләнеп чыктым, бер яңа әйбер күрмәдем- һаман шул агачлар, һаман шул җанварлар. Тукта әле, Убырлыга да әйтим әле. Ул да миңа этлек эшләргә булышсын әле (Телефонын чыгара)
Әлү.Убырлы нихәл? Хәлләрең ничек? Аякларың йөриме? Күзләрең күрәме? Тешләрең сызламыймы? Сиңа бииик важный эшем бар иде. Корыган каен янына чык әле.5 минуттан мин дә киләм Свидание түгел инде. Әйтәм бит, срочная работа (чыгып китә)
(Куяннар һ.б. керә)
1 нче Куян:
Дусларым, Яңа ел бәйрәмендә шигырь сөйләргә өйрәнегез
Төлке:
Әйе, әйе, өйрәник. Кыш бабай бүләк бирә ди
Тиен:
Мин уйлап куйдым инде
Бүре:
Миңа да шигырь бирерсез әле
Керпе:
А я вам расскажу стихотворение на русском языке
2 нче куян:
Ә кайсы чыршыны бизик?
Тиен:
Аландагы чыршыны
Бүре:
Әйе, аланда иркенрәк була
Төлке:
Миндә чыршы уенчыклары бар
Керпе:
А я принесу гирлянду. Пусть наша ёлка будет красивой
( Аю чыга)
Аю:
Мине йокыдан уятканыгыз өчен рәхмәт сезгә, дусларым. Бәйрәмгә әзерләнү рәхәт икән
1 нче куян
Әйдәгез, аланга киттек
( Шүрәле белән Убырлы чыга)
Убырлы:
Юк,юк, Шүрәле, кыстама да, шундый матур бәйрәмне бозасым килми. Сиңа да киңәш итмим.
Шүрәле:
Һәй аңгыра, тәки аңламый бу. Ул бәйрәмнең нәрсәсе бар инде. Яңа ел бик күңелсез бәйрәм ул. Бер елга картаясың
Убырлы:
Мин картаяммы?
Шүрәле:
Әйе, картаеп беттең бит инде. Тәмам карарлыгың калмады
Убырлы:
Картаясы килми шул бер дә. Соң нишлибез?
Шүрәле:
Тәк-тәк. Кыш бабайның капчыгын, таягын урлау модасы искерде инде. Үзен урлыйбыз
Убырлы:
Кит аннан. Кыш бабайны җиңеп булмый ич, ничек урлыйбыз?
Шүрәле:
Хәйлә белән... Хәйләсез дөнья файдасыз Алдап теге сарайга китерәбез дә ишеген бикләп куябыз.
Убырлы; Киттек алайса
(Куяннар, керпе, тиен, бүре, төлке, аю чыга)
Тиен:
Шүрәле белән Убырлы безнең бәйрәмне бозар өчен кыш бабай һәм Кар кызын урларга телиләр икән, саескан әйтте
1 нче куян:
Ай, нишлибез инде хәзер
Аю:
Мин аларның хәзер кирәкләрен бирәм
2 нче куян:
Алай бәйрәмнең ямен җибәрмик. Без аларның үзләрен сарайга ябып куйыйк
Керпе:
Отличная идея
Бүре:
Идеясе яхшы да, сарайга ничек биклибез?
Төлке:
Ә без Шүрәле белән Убырлыга Кыш бабай белән Кар кызы сезне шунда көтәләр дип әйтербез
Керпе:
Ай да лиса, но у тебя голова!
Тиен:
Кемдә зур йозак бар?
Аю:
Мин алып киләм
2 нче куян:
Әнә үзләре дә килә
( Шүрәле белән Убырлы керә)
Шүрәле:
Урман җанварларына ялкынлы кайнар сәлам
Убырлы:
У-у монда кемнәр генә юк (Берәм – берәм күрешеп чыга)
Нихәл,аю? Нихәл ,бүре? Нихәл, керпе? Нихәл,куян? Нихәл, тиен? Нихәл, төлке? (Икенче кругка китә башлый)
Бүре:
Күрештек бит инде
Убырлы:
Ә шулаймыни?
Шүрәле:
Сез монда нигә җыелдыгыз соң?
Тиен:
Ялгыз карама янындагы сарайда Кыш бабай белән Кар кызы утыралар
Аю:
Әйе, иң оригиналь бәйрәм котлавы әйтүчегә бабай иң яхшы бүләк бирә икән. Хор белән шуны өйрәнмәкче идек.
(Шүрәле Убырлыны бер кырыйга чакырып ала)
Шүрәле:
Ишеттеңме, Кыш бабай белән Кар кызын бикләргә бик уңай момент
Убырлы
Шулай дисеңме? Булыр микән?
Шүрәле:
Ярый җанварлар, без китик әле. Эшләребез бик күп икән безнең (чыгып китәләр)
Төлке:
Кая таба киттеләр, карагыз әле?
Тиен:
Шунда инде ,Кыш бабай янына
Керпе:
Получается, наш план сработал
2 нче куян:
Йозак алып килдегезме?
Аю:
Әйе,менә
2нче куян:
Алайса, бүре, бар бикләп кил шуларны
Бүре:
Ярый,йөгердем (чыгып китәләр)
(Кыш бабай белән Кар кызы керә)
Кыш бабай:
Кызым, бүләкләрне исемлек буенча тутырдыңмы?
Кар кызы:
Әйе, бабакай, берсен дә калдырмадым
Кыш бабай:
Бу якта урманнар бик матур икән
Кар кызы:
Шулай , бабакай
Кыш бабай:
Бу урманның җәнлекләре күренми. Кая соң алар?
Кар кызы:
Әнә киләләр, бабакай (җәнлекләр керә)
Кыш бабай:
Исәнмесез, дусларым. Сезне бик сагынып килдек
Кар кызы:
Рәхмәт сезгә, дускайлар. Без килгәнче бик матур чыршы бизәп куйгансыз
Бүре:
Бабакай, безнең сиңа бүләгебез дә бар бит әле
Аю:
Әйе,әйе,бабай, без шигырьләр өйрәндек
Кыш бабай:
Яле, яле, кем беренче сөйли? (Берәм- берәм сөйлиләр)
Кыш бабай:
Ай, рәхмәт төшкереләре. Бик матур сөйләдегез
Кар кызы:
Бабакай, миңа да бик ошады
Тиен:
Кыш бабай, монда син килгәнче кызык хәлләр булды бит
Кыш бабай
Нәрсә булды инде?
1 нче куян:
Шүрәле белән Убырлы сезне урламакчы иделәр
2 нче куян:
Ләкин аларның эшләре барып чыкмады
Керпе:
Мы их перехитрили
Кыш бабай:
Нәрсә эшләдегез инде?
Бүре:
Без аларның үзләрен ябып куйдык
Аю:
Бәйрәмне күрмичә калалар, үзләре гаепле
Төлке:
Кешегә кое казысаң, үзең төшәрсең
Кыш бабай:
Һай күңелсез булган икән шул
Кар кызы:
Әллә бу юлыга кичерикме, бабай
Кыш бабай:
Әйдәгез болай итик. Без аларны чыгарыйк, әмма алар бу бәйрәмгә үз өлешләрен кертсеннәр. Менә сезне уйнатсыннар. Сез ризамы?
Тиен: риза
Бүре:риза
Аю:риза
1 нче куян: риза
2 нче куян: риза
Төлке: риза
Керпе: риза
Кыш бабай:
Әфсен – төфсен Шүрәле белән Убырлы монда килсен
(Шүрәле белән Убырлы керә)
Шүрәле:
Кичерегез безне. Ялгыштык
Убырлы:
Гафу итегез, Шүрәле коткысына бирелдем
Кыш бабай:
Без сезне кичерәбез. Шулаймы, дусларым
Җәнлекләр:
Шулай
Кар кызы:
Шартын да әйт инде, бабакай
Кыш бабай:
Әйе, кичерәбез, тик бер шарт белән. Башка беркайчан да алай эшләмисез. Ә бүген җәнлекләргә төрле уеннар оештырасыз.
Шүрәле:
Без риза. Чур, мин беренче уйнатам ( Бер урындыктан икенче урындыкка шашка яисә домино ташыйлар)
Убырлы:
Ә мин “Урындык алыш” уенын оештырам.(Музыка бара һәм 6 урындык түгәрәк итеп куелган, аның тирәли 7 җәнлек бии, музыканы өзәләр, урындыкка утырып өлгерергә кирәк. Кем өлгерми, шул уеннан чыга)
Шүрәле:
Чираттагы уен “Төз ату”. Кечкенә тупны савытка ату
Убырлы:
Ә хәзер “Очты – очты” уенын уйныйбыз
Кыш бабай:
Шүрәле, Убырлы, сез уеннарны бик матур оештырдыгыз. Молодцы.
Кар кызы:
Ә хәзер бергәләп җырлап алыйк
Кыш бабай:
Дөрес, кызым. Җырсыз нинди бәйрәм ди ул?
(Түгәрәккә басып җырлыйлар)
Кыш бабай:
Һай, дусларым! Бик матур итеп шигырьләр сөйләдегез, җырлар җырладыгыз, биедегез. Рәхмәт сезгә...
Кар кызы:
Бүләкләр дә бирик инде Кыш бабай
Кыш бабай:
Шүрәле, Убырлы, капчыкны монда алып килегез әле
(Китерәләр. Кыш бабай Яңа ел бүләкләре бирә)
Кыш бабай:
Дуслар, безгә китәргә вакыт җитте. Безне башка җирдә дә көтәләр.
Шүрәле:
Яңа ел күңелле бәйрәм икән. Миңа бик ошады
Убырлы:
Миңа бик, бик ошады
Кыш бабай:
Сез уеннарны бик оста оештырасыз икән. Теләсәгез, әйдәгез безнең белән!
Шүрәле:
Ура! Мин барам
Убырлы:
Мин дә . Тагын бер бәйрәм күреп кайтам
Кыш бабай:
Ә хәзер инде хушлашабыз. Сау булыгыз, дусларым.
Шүрәле:
Яңа ел белән
Убырлы:
Яңа ел котлы булсын!
Кар кызы: Киләсе Яңа елга кадәр!