СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Яңа ел маҗаралары...

Нажмите, чтобы узнать подробности

Өлкән класс укучылары өчен Яңа ел бәйрәменә сценарий. Катнашалар: Кыш бабай, Явыз, Убырлы, Кар кызы, алып баручы. Сәхнәгә зур капчык аскан Кыш бабай килеп керә...

Просмотр содержимого документа
«Яңа ел маҗаралары...»

Яңа ел маҗаралары... (Өлкән класс укучылары өчен яңа ел бәйрәменә сценарий)

Флюра АСКАРОВА,

педагог-организатор Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Куакбашская основная общеобразовательная школа»

муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан


Сценарийның төп геройлары: Кыш бабай, Кар кызы, Явыз, Убырлы, алып баручы.

Зал бәйрәмчә бизәлә. Бәйрәмдә катнашучы һәр кешегә кулланылган календарь битләре таратыла.

«В лесу родилась елочка» көе яңгырый. Сәхнәгә зур капчык аскан Кыш бабай килеп керә.

Көчкә-көчкә генә атлап сәхнә буйлап йөри.

Кыш б. Залда күпме шат йөзләр! Биредә күңелле бәйрәм булырга охшаган! Күрәсең, миңа дөресен әйткәннәр, мине монда күптән көтәләр! Исәнмесез, балалар! Кызлар һәм малайлар! Бер ел эчендә сез ничек зур үскәнсез, матурлангансыз, акыллылангансыз! Мөгаен әти-әниләрегезнең сүзен тыңлыйсыздыр, ботка ашыйсыздыр? Ә беләсезме мин сезгә бүген нәрсә алып килдем, үскәннәрем! Бер капчык бүләк!!! Кем миңа җыр җырлый яки шигырь сөйли, шул бүләк ала. Ягез әле, кем монда иң кыюы?

Сәхнәгә Кар кызы йөгереп килеп керә.

Кар к. Соңга калмадым ахрысы? Ой, бабакай, ә сез кем буласыз?

Кыш б. Менә нинди ахмак кыз! Әллә син мине танымыйсыңмы? Мин Кыш бабаң! Әйдә шигырь сөйлә, бүләк алырсың.

Кар к. Нинди бүләк? Син нәрсә, балалар бакчасына килдеңме әллә?

Кыш б. Әйе шул! Әллә мин ялгышаммы?

Кар к. Ничек кенә әле! Син өлкән класс укучыларының Яңа ел дискотекасында ич! Син тагын аларны әйлән-бәйләнгә тезеп “В лесу родилась елочка”ны җырларга мәҗбүр итә күрмә!

Кыш б. Ай-яй-яй! Ничек мин шулай ялгыша алдым икән соң!

Кар к. Ычкынып барасың бугай, картлач!

Кыш б. Әдәпсез сөйләшмә! Ничек кенә булмасын, мин барыбер изге зат, тылсымлы һәм бик кирәкле. Мин, балаларга гына түгел, барлык яшьләргә, өлкәннәргә дә кирәк. Соң миннән башка нинди бәйрәм булсын ди инде, шулай бит туганнар! Аннан соң, сүз уңаенда шуны да әйтәсем килә, “В лесу родилась елочка” җырында бернинди куркыныч әйбер дә күрмим мин. Ә кем дә булса бу җырның авторын беләме? Белгечкә миннән бүләк!

Бу җырны 1903 нче елда Раиса Кудашева язган. Менә нинди борынгы җыр! Ул вакыттан бирле бу җырны никадәрле халык җырлаган! Күз алдына китерүе дә кыен!

Җырның авторын әйтүчегә бүләк тапшыра.

Ягез инде, карт кешегә хөрмәт йөзеннән, чын күңелдән җырлап бирегез әле миңа шул гаҗәеп матур җырны! Мин сезнең зур кызлар, егетләр булуыгызны да аңлыйм, ләкин һәрберегезнең күңел түрендә әкиятләргә һәм могҗизаларга ышанучан беркатлы кечкенә генә кызчык яки малай яшеренеп ятадыр. Шулай булгач, балачак җырыбызны җырлыйбызмы? Бер-ике-өч, башладык!

Кар к. Бабакай, әллә дискотекабызны башлыйбызмы? Без бит бүгенге дискотекага бик күп төрле уеннар да алып килдек. Рәхәтләнеп биик, җырлыйк, күңел ачыйк!

Сәхнәгә Убырлы йөгереп керә.

Убырлы. Мин сезгә күрсәтәм әле дискотеканы! Мин сезгә күрсәтәм әле бүләкләр! Миннән башка күңел ачмакчы булганнар! Мин сезгә шундый Яңа ел оештырачакмын – гомергә онытмассыз!

Кар к. Тынычлан, әбекәй. Ник болай тавышланасың?

Убырлы. Сез нигә мине бәйрәмгә чакырмадыгыз? Мин бернинди дә әби түгел, ә кыска һәм аңлаешлы – Баба-Яга. Минем бу гаҗәеп искиткеч исемемнең каян килеп чыкканын кем белә? Белмисезме? “Яга” сүзе борынгы “ягать” фигыленнән килеп чыккан. Аның синонимы – кычкыру, оршышу. Менә хәзер кычкырсам! (Ямьсез тавыш белән кычкырып җибәрә).

Кар к. Ой, ханым, тынычланыгыз, кычкырмагыз! Без сезне менә хәзер чакырабыз, безнең кунагыбыз булыгыз, зинһар!

Убырлы. Менә болай чакырсагыз ярый. Моның өчен мин сезгә рус телендә шигырьләр сөйлим, ә сез аларның җавапларын табыгыз. Тыңлагыз:

Везде встречают Новый год!

Прошу сказать, какой народ

Всех поздравляет с Новым годом

Под утро солнечным восходом? (японцы)


В какой стране под Новый год

(подсказывать я вам не буду!)

Из окон битую посуду

Бросает радостно народ? (Италия)


Теперь прошу мне дать ответ:

Где Новый год зовется «Тет»,

Где не снега в ту ночь метут,

А пышно персики цветут? (Вьетнам)


Карале нинди акыллылар икән сез!


Явыз килеп керә.

Явыз. Исәнмесез!

Кар к. Тагын бер кунак? Үтегез, рәхим итегез! Якынлашып килүче яңа ел белән сезне!

Явыз. Үтегез димәсәгез дә мин үттем инде. Ә якынлашып килүче Яңа елга килгәндә... Сезнең барлык кунакларыгыз да әзерме соң бәйрәмгә?

Кыш б. Нинди мәгънәдә?

Явыз. Туп-туры мәгънәдә. Без хәзер Яңа ел атрибутларын иң күп белүчегә конкурс үткәрәбез. Залдан ике укучы чакырыла. Алар чиратлап Яңа ел атрибутларын санарга тиеш булалар. Мәсәлән: серпантин, чыршы, һ.б. Кем бу атрибутларны санауны тәмамлый – шуңа миннән приз!

Кыш б. Бар да бик әйбәт, ә шулай да кем соң сез?

Явыз. Таныш булыгыз, мин – Явыз!

Кар к. Менә инде, сез генә җитми идегез монда!

Явыз. Җитми идем шул. Явызлардан башка яшәве дә күңелсез бит. Һәрхәлдә китапларда булса да. Әйдәгез әле китаплардан укып белгән явызларны искә төшерик. Шулай итеп мин башлыйм: Бармалей, ( Сежная королева, Змей Горыныч, Лиса Алиса и Кот Базилио, Джон Сильвер, Миледи, Гингема, Бастинда һ.б.)

Молодцы! Ә хәзер бер уен уйнап алыйк. Ул “Кар кызын коткар” дип атала.

Кар к. Бу уен да явызларчамы?

Явыз. Әйе! Димәк, рольләрне бүлешәбез. Син үзең булып каласың, ягъни кар кызы булып, мин – явыз сакчы, ә менә сине коткаручы принц безнең янга залдан чыгачак ( залдан бер егет чакырыла ). Хәзер без кар кызын урындыкка бәйләп куябыз, ә принц аны сакчы ишетмәслек итеп коткарырга тиеш. Аз гына тавыш чыкса да коткаручы отыла. Башладык...

Алып баручы. Ә без хәзер календарь уенына күчәбез. Бәйрәм башланганчы барыгыз да календарь битләре алган иде. Менә хәзер ай исемнәре буенча төркемләп җыелыгыз әле. Мәсәлән: декабрь ае, май ае һ.б.

Музыка уйный, укучылар айлап түгәрәккә басалар.

Ә хәзер атналарга бүленеп басабыз.

Ә хәзер бары тик атнаның бер көненнән генә торган төркемнәргә тезеләбез.

Инде конкурсларга, уеннарга керешәбез. Сәхнәдә понедельниклар кала. Сез бүгенге Яңа ел кичендә алтын балык тотып, аңардан бүләк сорый аласыз.

Балык тотып, бүләк оту уены. Ясалма балыклырга тимер кнопка беркетелә. Уенчы магнит кисәге бәйләнгән кармак белән балыкны эләктереп алырга тиеш була. Балыкка нәрсә язылган, шул бүләкне ала.

Концерт номеры.

Кыш б. Сәхнәгә вторниклар чакырыла. Сезгә чираттагы конкурс: арагыздан берегезне чыршы итеп сайлыйсыз, ә калганнарыгыз “Чыршы”ны бизәргә тиеш буласыз. Бары тик кул астындагы әйберләр белән генә: муенса, алка, галстук – кыскасы, өстегезгә нәрсә киелгән шулар белән генә бизисез.

“Чыршы” бизәү конкурсы.

Концерт номеры.

Кыш б. Кая, күрсәтегез әле безгә купшы чыршыгызны! Катнашучыларга – призлар!

Кар к. Мин дә конкурс уйлап таптым! сәхнәгә средалар чакырыла. Сез минем бабамның портретын ясарга тиеш буласыз. Һәрберегезгә фломастерлар таратам, берегез-башын, икенчегез-күзләрен, өченчегез-борынын, авызын, колакларын, сакал-мыегын һәм шапкасын ясый. Портрет-ны барыгыз беръюлы эшләргә тиеш. Шулай итеп, башладык!

Кыш бабай портретын ясау.

Концерт номеры.

Явыз. Ә хәзер сынау четвергларга! Һәр катнашучы берәр шар ала, аны өреп кабарта, шар шартламаска һәм мөмкин кадәр зуррак булырга тиеш. Аннан соң янында торган иптәшенә мактау сүзләре әйтә, Яңа ел белән котлый һәм шарын аңа бүләк итә. Башладык!

“Яңа ел теләкләре” конкурсы.

Концерт номеры.

Алып баручы. Сәхнәгә пятницалар чакырыла. Көлү – һәркемгә бәхет китерә, дуслар өчен пароль хезмәтен үти. Әйдәгез әле без сезнең белән шаян викторина үткәреп алыйк. Мин сораулар бирәм, ә сез чиратлап җавапларын әйтерсез.

Шаян викторина.

Концерт номеры.

Убырлы. Субботалар, алга! Сез хәзер сәхнәдә минем чын йортымны ясап күрсәтәчәксез. Бирем “Избушка на курьих ножках” дип атала. Сез мөмкин кадәр әзрәк аякта басып калып убырлының йортын ясап күрсәтергә тиеш буласыз. Башладык.

“Избушка на курьих ножках” уены.

Концерт номеры.

Алып баручы. Чираттагы уеныбыз воскресеньеларга. Сезнең каршыгызда кара ящик. Аның эченә бер предмет яшерелгән. Сез миңа чиратлап 10 сорау бирә аласыз, мин сезнең сорауларыгызга“әйе” яки “юк” дип кенә җавап бирә алам. Сораулар бирелеп беткәч команда ящик эчендә нәрсә барлыгын әйтергә тиеш була. Җавап дөрес булса, бүләк аларга тапшырыла.

“Кара ящик” уены.

Концерт номеры.

Кыш бабай яхшы укучыларны бүләкли. Кар кызы җыр җырлый, укытучыларны вальс әйләнергә чакыра.

Явыз. Бәйрәм шундый күңелле бара, бар да шат! Минем дә бүтән явыз булып йөрисем килми. Бүгеннән башлап минем исемем Бизнесмен булачак!

Убырлы. Между прочим мин дә гомерем буе Баба-Яга булып йөрергә җыенмыйм. Белә-сегез килсә, мин ап-ак һәм сылу топ-модель. Менә күрегез!

(Убырлы костюмын сала һәм топ-модельгә әверелә)

Кар к. Ә менә хәзер – сюрприз! Безнең Кыш бабабыз... Кыш бабабыз... ди-джейга әйләнәчәк!

( Кыш бабай да костюмын салып куя)

Кыш б. Ә Кар кызыбыз – гүзәл кыз, просто принцесса булачак!

(Кар кызы костюмын салгач, гүзәл кызга әйләнә)

Явыз. Ә хәзер күңелле дискотеканы башлыйбыз. Яңа ел белән, дуслар!

Кар к. Кадерле бер кунак көткән кебек

Яңа елны көтте йөрәкләр.

Беләкләрдә - яңа хезмәт дәрте,

Күңелләрдә - иң саф теләкләр.

Убырлы.Илләр имин, еллар тыныч булсын,

Иген уңсын кырда ишелеп.

Ак кар кебек саф теләкләр белән

Яңа елга атлый кешелек!

Кыш б. Татулыкка, иминлеккә, матурлыкка куанып, әйдәгез барыбыз бергә күңел ачыйк шатланып!

Дискотека дәвам итә.