СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Яңа ел маҗаралары

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сценарий предназначен для проведения Новогоднего праздника. Возрастная категория 5-9 классы.

Просмотр содержимого документа
«Яңа ел маҗаралары»

"Яңа елга яңа тамаша"

5-9 класслар өчен Яңа ел бәйрәменә сценарий.

Максат: Яңа ел бәйрәменең эчтәлеген ачу, укучыларның актерлык сәләтләрен һәм сәнгатьле сөйләм телен үстерү.

Төлке: Быел Яңа ел булмаячак! Әйе, әйе, бөтенләй булмаячак. Көтмәгез дә, Төлке апагыз әйтте диярсез, Яңа ел да, Кыш бабай да, Кар кызы да килмәячәк. Мин моңа быел юл куя алмыйм. Карагыз әле миңа, күрегез әле мине! Мондый идем мени мин былтыр? Күз төбемдә менә бу җыерчыгым юк иде, бит алмаларым тагын да матуррак булып алланып торалар иде. Әнә шул салкын Кыш бабай, Яңа ел алып килеп, мине тагын бер елга картайтмаган булса, мондый гына булыр идемме мин?! Беләсезме мин... Мин....

Җырлый-җырлый Бүре керә.

Бүре: Кыш бабай, Кыш бабай, безне бик ярата, ул безгә Яңа ел бүләге тарата.

Төлке: Син нәрсә, олы башың белән авыз күтәреп җырлап йөрисең?

Бүре: Нигә?

Төлке: Чөнки быел Яңа ел булмаячак.

Бүре: Син нәрсә уйлап чыгардың, Төлкекәй? Алай буламы ул?

Төлке: Әйт әле син миңа, хөрмәтле Бүреулла, менә синең картаясың киләме?

Бүре: Картаясым? Менә җүләр, кемнең картаясы килсен инде.

Төлке: Сине кем картайтканын беләсеңме соң? Кыш бабай картайта сине!

Бүре: Кыш баба-ай?

Төлке: Әйе, Яңа ел алып килә дә, сине дә, мине дә ел саен бер елга картайта да китә, у-ух, мин аны-ы!

Бүре: Ни сөйлисең син?

Төлке: Ач әле авызыңны. Менә синең бу ике тешең былтыр бар идеме?

Бүре: Бар иде, бар, минем ул тешләрем каты сөяккә эләгеп...(Җылый)

Төлке: Әгәр дә Кыш бабай быел да, Яңа ел алып килеп, сине бер елга картайтса, тагын ике тешең төшәчәк. Шулай итеп, берничә елдан син манный боткасы ашарлык хәлдә генә калырсың.

Бүре: Манный боткасы... Ачуымны китермә, Төлкебану, мин итсез яши алмыйм.

Төлке: Нигә миңа ачуланасың? Синең тешең төшкәнгә мин гаеплеме? Яңа елны булдырмаска кирәк, тешләрең дә исән калыр. Их, Яңа ел килмәсә, мин мәңге яшь, чибәр, матур булып, рәхәтләнеп яшәр идем. Урманда бердәнбер иң чибәр “королева” булыр идем. Мине хәтта чит илләргә дә чакырырлар иде. Мин, әлбәттә, төрле конкурсларда катнашырмын, менә шулай кәс-кәс –кәс басып, барысының күз яуларын алып йөрермен. Мине, әлбәттә, бөтенесе яратырлар, миңа көчле итеп кул чабарлар. Браво! Бис! Әфарин, Төлкебану! Бүре? Нигә кул чапмыйсың?

Бүре: Уйланып калдым әле... Чынлап та, Кыш бабайны китертмәскә кирәк! Бу җүләрләрне (балаларга күрсәтеп) өйләренә кайтарырга, Кыш бабайның бүләкләрен тартып алырга кирәк. Тик ничек итеп?

Төлке: Әйдә, план корыйк!

Бүре: Әйдә! ( чыгып китәләр)

«В лесу родилась елочка» җыры ишетелә.Себеркесенә атланып җил –давыллар туздырып Бабеюшка керә

Бабеюшка: Ого-го! Күпме халык! Болар нәрсәгә җыелды икән?Димәк, монда нәрсәдер булачак... Кемнән генә сорап карыйм икән? Үч иткәндәй бер генә таныш та күренми бит. Кара-кара ничек бизәнешеп килгәннәр, бал-маскарадка килгәннәр диярсең. Ә мин кая килеп эләктем икән соң? Тукта, кемдер килә, чыршы артына качыйм әле.

Себеркесен өстерәп Татар Убырлысы керә.

Убырлы: Карамаганмын, горючиен тикшереп карамаганмын. (Себеркесен почмакка тотып ата.) Ызбамнан чыгып, күккә күтәрелеп матур гына очып киткән идем, кинәт себеркем кылтыр-кылтыр килә башламасынмы...Тух- пух итте дә бөтенләй сүнеп, сызгырып аска төшә дә башладым. Күзләремне чытырдатып йомып киттем малай түбәнгә, әле ярый кичә кичтән күп итеп кар яуган иде, мягкий посадка булды, көрткә чумдым, лап итеп. Кара монда берәү дә күренми, тере адәмнәр дә, җәнлек- җанварлар да.

Бабеюшка: Кеше дип торам, бу татар Убырлыcы икән әле. Нишләп йөри инде бу хикмәтләнеп. (Сызгыра.) Әй, син, кил әле монда. Нишләп йөрисен бер ялгызың кеше аяк та басмаган җирләрдә, эшең беттеме әллә? Тьфу,әстәгафирулла, кыяфәтең дә калмаган.

Убырлы: Тукта, син нәрсә төкеренәсең. Монда культурный, порядочный кешеләр алдында алай кылану килешми. Әллә син совсем да күрмисеңме?

Бабеюшка:Күрүен күрәм, ләкин берни дә аңламыйм. Монда ни өчен шуның кадәр халык җыелган соң?

Убырлы: Тукта әле, бүген нинди көн соң? Тәк, мин өйдән чыкканда 27 декабрь иде. Телефоннан карыйк әле. 27 декабрь- коткаручылар көне,МЧС көне, День соблазнения- әстәгафирулла!

Бабеюшка: День шиворот-навыворот, Филимонов день,

День вырезания снежинки из бумаги. Менә –менә, кар бөртеге кисү көне икән бүген, ахирәткәем. Бәлки алар җыелышып, монда кар бөртекләре кисәргә килгәннәрдер.

Убырлы:Әйе, шулайдыр... Кеше көлдермә инде. Тагын нәрсә көне дигән? Кара әле, День «Сходи в зоопарк» дигән, алай дисәң бер дә җәнлек-җанварга охшаган затлар күрмим әле мин монда.

Бабеюшка:День фруктового пирога,менә монысы шәп, их авыздан сулар килде, булсын иде ул тәмле пирог, иртәдән бирле ашаган юк...

Убырлы: Тукта инде, нинди ашау, мич башыннан егылмагансыңдыр бит, тиздән, мәктәпләрдә чыршы бәйрәмнәре башлана, без мөгаен шуларның берсенә эләккәнбездер. Алмаңны тәгәрәтеп кара әле, кай тирәдә икән без...

Бабеюшка: (Тәлинкәдә алма тәгәрәтә) Таш , таш таш кичүүүү дигән язу тора авыл башында, димәк бу Ташкичү авылының балалар бакчасы...

Убырлы: Әйе, бакчасы ди хәзер, бакчага шундый зур-зур балалар йөри ди мени...Мәктәп бу апаем, мәктәп, нап-настоящий мәктәп, школа сезнеңчә, бабеюшка, ахирәтем.

Бабеюшка: ӘӘӘ, димәк без бәйрәмгә эләккәнбез, менә бит әәәә, хикмәттт. Минем бит сезгә бер борчулы хәбәрем бар.

Убырлы: Нәрсә, мәктәпкә тикшерү киләме әллә, яки иртәгедән ВПРлар башланамы?

Бабеюшка:Хуже, җаныкайларым, хуже! Быел, Яңа ел булмый бит! Быелгы елның хуҗасы елан бит әле аның да ниндие диген, елланнарның иң –иңе Амазонка елгасы янында Көньяк Америкада яшәүче Гигант анаконда. Ул быел яңа ел бәйрәменә үзем киләм дигән. Юлга чыккан чыгуын, самолет белән Мәскәүгә кадәр дә килгән, әмма дә ләкин,аэропорттан Кыш бабайның атына утырып урман аша чыкканда юлына явыз уйлы юлбасарлар чыгып, 200 кглы 10 метрлы теге еланны капчыкка салып урлап алып та киткәннәр. Караклары безнең урман җәнлекләренә, бүре белән төлкегә охшаган ди. Менә сиңа, чак сөйләп бетердем.

Убырлы: Кит инде, шуның кадәрле еланны ничек урлап булсын ди? Охраны булмады микәнни соң, аның?

Бабеюшка:Охран имеш, монда торып мин нәрсә әйтә алам, күрәзәче я чегән түгел бит мин. Убырлы: Чегән, чегән дигән идең , әнә бер көтү чегән кереп килә түгелме анда.

Бабеюшка: Әйдә, чегәннәр бик хитрый халык ул, безне күреп алганчы таярга кирәк тизрәк моннан.

Убырлы: Таярга, ә бәйрәм, ә Яңа ел, ә пирог, фу буталып беттем инде...

Бабеюшка: Булмый Яңа ел дидем бит инде мин сиңа, ахмак булма инде...

Кызулап чыгып китәләр. Сәхнәгә чегәннәр килеп керә.(Чегән биюе)

Сәхнәгә яңадан Убырлылар керә.

Бабеюшка: Нинди Яңа ел, Нинди сәхнәгә чыгу? Әнә чыгу ходы тегендә, выход дигән язуны күрмәдеңме әллә? Кешеләр янына чыгарга теләсәң үзең дә нәкъ шулар кебек булып калырсың әле. Бу сиңа кирәкме?

Убырлы: Явызланма инде, беләсеңме минем ничә ел яшәп быел кешеләр кебек яшисем килә башлады. Ииииххх, ничек рәхәт бит ул үзеңне кеше итеп тою. Бабеюшка: Җүләрләндеңме әллә, синең кеше булып караганың юк бит, каян беләсең аның рәхәт икәнен? Әйдә, киттек кешеләр тормышы белән таныштырам мин сине. Менә аннан соң әйтерсең, кеше буласы килү теләгең сүрелерме , артырмы, карарбыз...

Убырлы: Әйдә, киттек. Иииих бер генә минут кеше буласы идееее...

Убырлылар чыгып китә, сәхнәдә скетлар башлана.

5 класс- "Чемпион"

6 класс-

7 класс-

8 класс- "Попугай"

9 класс-

Убырлы: Күрдеңме, кешеләр ничек күңелле яши, киемнәре дә нинди матур. Үзләре нинди остааа... Бабеюшка: Әйе, сәхнәдә бар да матур, ә гади тормышта күргәнең бармы соң синең аларны?

Убыр лы: Юууук. Ә синең күргәнең бармы? Кемнең күргәне бар?

Убырлы: Йә, йә саташма, нәрсә тилерәсең. Әнә анда бүре килә, шуннан сорап карыйк, булмаса. Ул әйтер.

Кулына гитара тотып җырлый- җырлый бүре килеп керә.

Бүре: Ля-ля-ля-ля-ля-ля-ля... Бабеюшка: Бүре, син каян кайтып киләсең? Теге Яңа елны урлаучыларның берсе түгелме син?

Бүре: Син нәрсә инде, Бабеюшка апакаем. Җиде кәҗә бәтие яныннан кайтып киләм мин. Яхшы бәтиләр эләкте бит миңа. Мине аларга волонтер итеп куйдылар, ихтияри-мәҗбүри рәвештә, ягъни мин аларның шефлары хәзер. Менә мин әйтәм, хыяллар тормышка ашты. Хәзер мин сезне шундый итеп тәрбиялим. Ә тәрбиягә бирелмәгән берен тотып ашап барам.

Класска керсәм, җиде кәҗә бәтие тезелешеп утырган, барысы да отличниклар, калтырашып утыралар. Ә мин шундый итеп ырылдап җибәрдем, әхә, мин әйтәм, тәрбия сәгатен башлыйбыз дим. Алар "Разговоры о важном" диләр. Киез итекләрегезне киегез дим, ә алар бездә кроссовки диләр. Әйдә алайса, "В лесу родилас елочка"ны җырлыйбыз дим, алар юк без гимн җырлыйбыз диләр.

Убырлы: Менә син әәәә.

Бүре: Бүре кадәр бүрегә каршы әйтеп утыралар. Син нәрсә Бүре абзый совсем дөньядан артта калгансың диләр. Без бит бәйрәмнәрне саф татарча үткәрәбез, матур татарча җырлар өйрәнәбез диләр. Бер ай эчендә 200 кг макулатура, 10 ящик ярдәм җыйдык, мәктәп бакчасындагы кишер, чөгендер, кәбестә, бәрәңге, кабакларны җыеп урнаштырдык. Шуннан соң үземне чын кеше итеп хис итә башладым, кәҗә бәтиләре тоже кешедән ким түгел. Их рәхәтләнеп эшләгәч, ял итүе дә рәхәт... Әле бүген дә менә, матур җырлар өйрәнеп, аларны Яңа ел бәйрәмендә җырларга уйлап торабыз, репетициягә ашыгам. Теләсәгез сезне дә үзем белән чакырам. Ляяяяяяяляяялям

Бүре , Убырлылар чыгып китә. Сәхнәгә Яңа ел җырларын башкарырга укучылар чыга.

Бабеюшка:Кеше буласы килгән аның. Я кайсыгызның күргәне бар убырлының яхшы, әйбәт, кунакчыл булганын. Ул бит һәрвакыт начарлык эшли. Кыш бабай белән кар кызын адаштыра, капчыгын урлый. ИИИИ быел бер күңелле булмас инде кыш бабайны адаштырмагач. Менә бу бит, әйбәт булыйк быел ди. Ай,яй әйбәт булып булыр микән. Ярар карарбыз (китеп утыра) Убырлы: Син нәрсә сөйләнеп йөрисен анда? Бабеюшка:Йөрмим матур сүзләр өйрәнәм. Убырлы: Әйдә кыш бабай килгәч җырлыйсы җырыңны кабатлап ал әнә. Бабеюшка:Нигә хаман миңа эш кушасын син. Әйдә, монда бәйрәмне алып баручылар тоткарлана диделәр, менә программасын бирделәр, кеше буласың килгән иде бит, сәхнәгә чыгарга теләгән идең. Убырлы: Әйдәәә мин каршы түгел, ләкин куркам, барып чыкмаса. Бабеюшка: Ә без тырышып карыйк. Убырлы: Хәерле көн, хөрмәтле дуслар, укытучылар, укучылар, килгән кунаклар!
Бабеюшка: Яңа ел белән сезне! Якынлашып килүче яңа ел белән!
Убырлы: Җиһанның барлык почмакларында, бар дөньяда иске елга йомгак ясалып, яңа елга планнар корыла. Чөнки бөтен дөнья буйлап Яңа 2025 нче ел атлый. Бабеюшка: Тиздән мәңге тынгы белмәс сәгать телләре, бар жиһанга өр-яңа ел килүен хәбәр итеп, 12 не сугачак! Яңа ел сәгате! Ул безне чиксез киләчәк белән тоташтыручы бер мизгел. Бер уйласаң, Иске ел киченнән Яңа ел таңына бер адым һәм менә шул бер адымда- әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк.
Убырлы: Шушы матур бәйрәм белән котлау өчен, сүзне мәктәп директоры Сабирҗанова Гөлия Радик кызына бирәбез. Рәхим итегез.

Директор чыгышы.

Бабеюшка: Карале, Убырлы син кыш бабай белән, Кар кызын чакырдыңмы ул. Убырлы: Телеграмм суккан идем. Белмим барып җиткәндерме, юкмы.

Бабеюшка: Их син, нигә сферумнан яки телеграммнан гына язмадың.

Убырлы: Телефоным ватык.Кыш бабайдан сораган идем алып килер микән? Миңа ни, теге айфон 16 кирәк.

Бабеюшка: Алып килер, килер. Кыш бабай бит у! Только, программа буенча инде килер вакыты җитте, ә үзе күренми.

Убырлы: Тукта, идәнгә ят, ниндидер тавыш килә, тыңла әле.

Бабеюшка: Җыр тавышы, димәк тиздән килеп җитәләр, әйдә каршыларына чыгыйк...

5 класс малайлары башкаруында җыр. Җыр барышында Кыш бабай, Кар кызы, Дед Мороз, Снегурочка керә.

Кыш бабай:

Исәнмесез, балалар,

Исәнмесез, кунаклар.

Яңа ел котлы булсын,

Бәхетләр алып килсен.

Яңа елның сихри киче.

Ихлас теләкләр сезгә!

Барлык хыял-өметләр дә

Калмасын иде сүздә.

Сәламәтлек ныгый барсын,

Кешеләр дус-тату булсын!

Дусларыбызның йөзендә

Елмаю балкып торсын!



Кар кызы:

Талгын гына бөтерелеп

Энҗе тәңкә иңә җиргә.

Карлар яуган ап-ак кичтә

Ак теләкләр телим илгә.



Имин булсын көннәрегез.

Ишетәсезме, әй, кешеләр!

Якты булсын уйларыгыз —

Яңа төшкән кар төслеләр.



Күңелләрдән күңелләргә

Бары шатлык күчеп йөрсен.

Сабый һәрчак әнкәсенең

Елмайганын гына күрсен.



Бар күзләрдә, бар йөзләрдә

Чагылсыннар якты нурлар.

Күңелләрдә һәм телләрдә

Яңгырасын дәртле җырлар.



Ак тәңкәләр иңә җиргә.

Ак тәңкәләр — ак теләгем.

Илгә-көнгә, күңелләргә

Бәхет тели хак йөрәгем.







Дед Мороз:По сугробам и ухабам,
По заснеженным оврагам
Я с мешком наперевес
К вам примчался в день чудес.

Чуть с дороги запыхался,
Но зато не потерялся —
Вас по музыке нашел
И на огонек пришел.

Нужно праздник встретить ярко —
С танцем, с множеством подарков,
Чтобы весь грядущий год
Сладко жить, не знать забот!



Снегурочка:
Мы немного притомились,
Долго нам пришлось шагать.
К вам на праздник торопились,
Чтоб подарочки раздать.

Вот мешок, и он бездонный,
В нём даров у нас не счесть:
Счастье, и успех огромный,
И здоровье тоже есть.

Все ладошки подставляйте,
Чтоб презенты получать,
И улыбки надевайте,
Чтобы Новый год встречать!

Кыш бабай белән Дед Мороз бүләкләр өләшә.
Убырлылар керә.

Убырлы: Өлгермәдек ахры, каршыларга, без оешканчы, килеп тә җиткәннәр. Әйтеп торам Бабеюшкага, Арча ягыннан киләләр дип, ул гел үзенекен сукалый, юк Кенәр ягыннан ди.

Бабеюшка: (Убырлыга төртә) Тавышланма инде, программага шулай язганнар бит,Кенәр ягыннан дип, матур гына каршылыйк...

Ай, яй кыш бабай белән, кар кызы безгә кунакка килгән икән!

Убырлы: Әйтмә дә инде, кешегә әйтсән кеше дә ышанмас.

Бабеюшка:(Убырлы колагына)Программага кара, үз сүзеңне такылдама.

Бабеюшка: Ә болары кемнәр инде. Бер дә күргән юк. Безнең якларда Кыш бабайлар көтүләре белән йөрмиләр иде...

Кыш бабай: Әй убырлылар. Шушы кара урманыгызда ятып бер нәрсәдә белми, күрми каласыз сез, болар безнең кадерле кунакларыбыз, Мәскәүнең үзеннән үк килделәр.

Кар кызы: Әйе, сез белмисез мени, без бит телеграмма суккан идек. Быел бүләкләрне бик күп сораганнар, без үзебез генә аларны өләшеп чыга алмабыз дип Дед Мороз белән Снегурочканы да чакырттык. Менә алар килеп тә җиттеләр.

Кыш бабай:Әле җитмәсә Яңа елны да урлаганнар. Без әле сезнең эш дип уйлаган идек. Ә алар бөтенләй башка иптәшләр булып чыкты.

Кар кызы: Тиздән Яңа ел килеп тә җитәр, ә ул килгәнче, кунакларыбыз сезне бер уенга чакыра.

Игра с Дедом Морозом "Прыжок в новый год"

Суть игры: Перед игроками натягивается ленточка, символизирующая стык двух годов. Как только ведущий называет цифру «три», все делают прыжок в «новый год», то есть перепрыгивают ленточку.

Дед Мороз: А сейчас я предлагаю совершить прыжок в новый год! Только есть одно условие. Прыгаем только на счёт «три». Приготовились…

Дед Мороз: Новый год — любимый праздник,

Как красиво, посмотри.

В новый год мы прыгнем вместе,

Как скажу я: раз — два — пять...

Новый год приходит в полночь,

На часы ты посмотри,

Как сойдутся стрелки вместе,

Дружно прыгнем: раз — два — раз!

Хороводы вокруг елки...

Ну-ка, елочка, гори!

Загорится наша елка,

Как услышит: раз — два — семь!

Мы устали долго ждать,

«Три» пора уже сказать.

Кто не прыгнул — огурец!

Прыгнул кто, тот — молодец!

Дед Мороз: Вот это тусовка. Позажигали! Спасибо молодежь, за энергию вашу. Не даете мне стареть!

(Звучит фоновая музыка)

 Снегурочка: Закружились огни хоровода,

С неба падает дождь золотой!

Дед Мороз: С Новым годом, друзья, с Новым годом!

С Новым счастьем и новой мечтой!

Снегурочка: За мечтою в путь завет этот добрый Новый …

Ребята: Год!

Дед Мороз: Всем удачу принесет этот славный Новый …

Ребята: Год!

Снегурочка: Пусть любви, побольше будет в этот чудный Новый

Ребята: Год!

Дед Мороз: : Берегите вы друг- друга в этот светлый Новый…

Ребята: Год!

Яңа ел керә.