Тема:Идрис Туктар «Алма»тексты.(4 нче сыйныф әдәби уку)
Максат:И.Туктарның “Алма” текстының эчтәлеге белән таныштыру.
Бурычлар:(2 слайд)1)укучыларның сүзлек байлыгын туплау.(обогащение словарного запаса)
2)рус теленнән татар теленә,татар теленнән рус теленә тәрҗемә итә белү.(умение перевести с русского на татарский и с татарского на русский язык)
3)укучыларда дуслык,юмартлык хисләрен тәрбияләү.(воспитание в учащихся чувство дружбы и щедрости)
Дәрес барышы.
Исәнләшү,дәресне башлау. Укытучы -Исәнмесез,укучылар .Хәлләрегез ничек?Укучылар,әйтегез әле сез нинди телләрдә сөйләшә аласыз? Укучылар:-Татар теле,рус теле,инглиз теле Укытучы: -Кайсы телләрне сез яхшы беләсез?(Какие языки вы хорошо знаете?) Укучылар :-Рус теле,татар теле
Укытучы -Ә хәзер сезнең белән өй эшен тикшереп китик.
Укучылар :-Өйгә эш итеп ,Гомәр Бәшировның “Сылтау” текстының эчтәлеген белергә. (Укучылар текст эчтәлеген сөйлиләр)
3 слайд.Алма бакчасы рәсеме. Укытучы –Укучылар,без бүген нәрсә турында сөйләшәбез ?
Укучылар :-Алма турында
Укытучы:-Әйе,балалар бик дөрес.Без бүген бу теманы өйрәнү өчен нинди максат куябыз?(Какие цели ставим ?)
Укучылар :- “Алма” текстының эчтәлеге белән танышабыз
Укытучы: -Ә аның өчен безгә нәрсә эшләргә кирәк? (Текстны укырга,текст белән танышырга кирәк).Укытучы текстны сәнгатьле укый.
Укытучы:-Укучылар,сез текстның эчтәлеген барыгыз да аңладыгызмы?(Юк,әйе җаваплары)
Укытучы :-Укучылар,ә текстны тулысынча белер өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Укучылар :- -Тәрҗемә итәргә кирәк
Укытучы:-Укучылар,безгә сүзлекләр кирәкме?Нам нужны словари? Сүзлекләр ярдәме белән чылбыр буенча тәрҗемә итү.Перевод текста по цепочке. ( Авыр яки аңлашылмаган сүзләр слайдта бирелә).”Алма”текстының яртысы тәрҗемә ителгәч, укучыларны ял иттереп алу.(4 слайд)
Физкультминутка.(5 слайд)
Җил исә, исә-исә,
Агачларны селкетә,
Җил тына-тына, тына,
Агачлар үсә, үсә.
Укытучы:”Алма”текстының калган өлешен тәрҗемә итеп бетерү.
Сорау һәм биремнәр өстендә эш.(Работа над вопросами и заданиями)
Укытучы:-Укучылар,балаларга нигә күңелле булды? (Почему детям стало весело?)
Укучылар :-Чөнки Чулпан үзенең алмасыннан барлык дусларына өлеш чыгарды(Чулпан поделилась со всеми своим яблоком)
Укытучы :-Укучылар,ә сез Чулпан урынында ничек эшләр идегез?( Как бы вы поступили на месте Чулпан?)
Укучылар :-Әйе,ул бик дөрес эшләде.
Укытучы:-Укучылар,ә сезнең тормышыгызда андый хәл булганы бармы? (В вашей жизни была такая ситуация?)
Укучылар :--Әйе,юк
Укытучы:-Укучылар,ә хәзер күнегүләр өстендә эш алып барыйк.(Ученики а сейчас сделаем упражнения по учебнику) ( 18 нче бит 8 нче күнегү.Текст эченнән бирелгән җөмләләрне табу.Найти предложения внутри текста )Җөмләләр текстан табыла.(6 слайд)
Укытучы:-Афәрин,укучылар.Китап белән эшләүне дәвам итәбез.(Продолжаем работу с учебником)
( 18 нче бит 9 нчы күнегү.)-Сез бирелгән җөмләләр белән килешәсезме?Ул текстка туры киләме?( Вы согласны с данными предложениями?Они подходят к тексту?)(7 слайд)
Укытучы:-Укучылар,сез бу биремне тулысынча үтәдегез.Хәзер сезнең белән белемнәрне тикшереп алыйк.(Тест эшләү)(8 слайд)
1.Бакчачы бабай кемгә алма бирде?
А)Алсуга
Б)Димага
В)Чулпанга
2. Бакчачы бабай ничә алма бирде?
А)2
Б)1
В)3
3.Алма нинди ?
А) бик матур һәм хуш исле
Б) баллы
В) әче
4.Чулпанның табышмагына укучылар нәрсә дип кычкырдылар?
А) чия
Б)алма
В)карбыз
5.Балаларга күңелле булдымы?
А) Әйе
Б)Юк
(9 слайд)Укытучы:-Укучылар,сезнеңчә чын дус нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?Дустың белән бүлешү дөресме?(Какими качествами должен обладать друг?Правильно ли делиться с другом?)
Укучылар:-Дус ярдәмчел,юмарт,әйбәт ,матур ,тырыш,эшчән булырга тиеш.Дустың белән бүлешү дөрес.
Йомгаклау:-Укучылар,без бүгенге дәрестә нинди тема үттек?
Укучылар:-И.Туктар “Алма “тексты.
Укытучы:-Без бүген сезнең белән куйган максатларга ирештекме?(Мы достигли поставленной цели?)
Укучылар:-Әйе ,ирештек.
10 слайд.Укытучы:- Өйгә эш итеп текстның эчтәлегенә туры килерлек татарча 5 сорау җөмлә төзеп килергә.(Составить 5 вопросительных предложений по содержанию текста на татарском языке.)
Укытучы:-Укучылар,дәрес тәмам.Барыгызга да рәхмәт.Саубулыгыз.