Айдар Хәлим
Иңнәрендә милләт Вазыйфасы
«Сатмас егет илен
алтын көмешләргә,
Әгәр югалтмаса вөҗданын.
Алтынны ул чүпкә санар,
Иң кыйммәтле күрер Ватанын»
Шагыйрьнең, әдипнең киләчәге
аның танылган булуы белән генә бәйләнмәгән.
Күбрәк ул милләтнең үзенең булганлыгы
һәм булуы белән бәйләнгән.
Айдар Хәлим 1942 елда Башкортстанның Миякә районы Бәләкәй Кәркәле авылында туган.
Әтисе Словакияне азат иткәндә һәлак була, аннары булачак шагыйрь әнисез дә кала. Дүрт яшеннән балалар йортында тәрбияләнә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Калмык далаларында бораулаучы ярдәмчесе булып эшли. Армиядә хезмәт итә.
1968 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый.
Түбән Кама нефтехим комбинатында инженер, төзелештә балта остасы була.
1971 елда Башкортстанга әйләнеп кайта. Журналист, театрда әдәби бүлек мөдире, буровойда бораулаучы ярдәмчесе, нефтьүткәргечләр төзелешендә инженер – язучының Башкортстандагы хезмәт биографиясе менә шулар.
1985 елда Мәскәүдә Югары әдәби курсларны тәмамлый.
Бүген ул бик күп китаплар авторы. 1974 елда “Беренчеләр” исемле тәүге шигырьләр китабы дөнья күрә.
Айдар Хәлим – татар халкының Милли мәҗлес рәисе.
1976 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.
Укучыма хат
« Әле бит минем д ө ньяны ү земд ә булган тел һә м ү зем кичерг ә н кичереш бел ә н н ә фис ә д ә бият – прозада ачасым бар.
Минем бит ә ле “ Айдар Х ә лим прозасы ” н
тудырасым бар »
А. Х ә лим
Шигырьгә килсәк, ул – кешелекнең
мәңге сабый чагы.
Ул картая Белми торган яшьлек,
саргая белми торган Гөлбакча.
Шагыйрь образлар йолдызлыгы
Белән эш итә һәм дөньяны яңабаштан,
Бөтенләй көтелмәгәнчә – бары тик
Яңа образлар системасы аша ача алган
Шагыйрь генә чын һәм зур шагыйрь
Санала ала.
БИШЕК ҖЫРЫ
Күктә якты ай йөзә,
Җирдә колын ил гизә.
Арыса да колынкай,
Күңелендә уенкай.
Мин әдәбиятка шагыйрь буларак килеп кердем, һәм гомер буе төп хезмәтем шагыйрьлек булды. Мин шигърияттә бихисап көч түктем. Язылган шигъри әсәрләремнең яртысы да әле милләткә билгеле түгелдер. Кара исәп белән исәпләгәндә, аларның тулаем исәбе кырык-илле мең юл тәшкил итәдер дип уйлыйм.
Гомеремнең күп, төп һәм энергия ташып торган өлешен Казан мохитеннән читтә үткәргәнлектән, аннан, табигатемә хас булган туры тукайлыгым аркасында, Казанның шигърият Парнасын биләп алып, анда сукбайларча мөдәррислек (остазлык, укытучылык) иткән берничә эстет аша шагыйрьлеккә лицензия ала һәм, шагыйрь буларак, милләт-күләм таныла алмадым.
Алга, яктылыкка!
Сүзләрем минем,
Курыкмагыз!
Әгәр мин көрәшче икән,
Сез – минем коралым.
ХЫЯЛ (А.Хәлимгә багышлана)
Карасам ак кәгаземә
Тулган икән, ләбаса,
Менә мәзәк, лабаса.
Искә төште шул чагында
Мәктәптә узган кичә.
Килгән иде очрашуга
Менә дигән бер шагыйрь
Булса булыр андай шагыйрь
Рәсәйдә дә берничә...
Шәп узды безнең кичә!
Күрәм дуслар күпләрегез
Миңа кызыгып карый.
Кем ул, кем ул дигән булып,
Малайлар башын кашый.
Әйтсәм әйтим, серем чишим:
Ул әдип – Айдар Хәлим.
Үсеп җиткәч, дусларым,
Мин дә булырмын шагыйрь.
Мәктәптән кайттым да бүген,
Алдым кулга ак кәгазь.
Шигырь язарга уйладым,
Килеп чыкты бер вәгазь.
Язып куйдым ак кәгазьгә:
Менә ап-ак кыш килде,
Тиздән чыгарбыз тауга,
Тешләр- тешкә камаша,
Эх булыр соң тамаша!
Тагын яздым болай диеп:
Кышны һәркем ярата,
Яңа ел бәйрәмендә
Кыш бабай балаларга
Күчтәнәчләр тарата,
Шәп булыр бит тра-та-та!
Әй язамын, әй тырышам,
Башта уйлар ургыла.
ИГЪТИБАРЫГЫЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ!