СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Индивидуальный план самообразования

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

План на период 2016-2020 г. содержит методическую тему,цели, задачи.

Просмотр содержимого документа
«Индивидуальный план самообразования»



Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

«Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 40 нчы УГББМ” МАГББУ







Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исламова Ләйсән Әдип кызының

үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы







Методик тема:





Тел һәм әдәбият дәресләрен интеграцияләштерү нигезендә, яңа технологияләр кулланып, укучыларны иҗади эшләргә өйрәтү





2016 нчы ел.



Максат һәм бурычлар.

Максат: Яңа федераль белем бирү стандартларына нигезләнеп, укытуның эчтәлеген яңарту; яңа алым һәм технологияләр кулланып, укыту сыйфатын күтәрү; югары нәтиҗәлелеккә ирешү.

Бурычлар:

- Яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп, һәр укытучыга үз белемен күтәрү өстендә даими эшләргә ярдәм итү;

- укытучыларның белем һәм методик осталыкларын үстерү, квалификацион категорияләрен күтәрү эшенә юнәлеш бирү;

- МБ утырышларында, теоретик семинарларда бәхәсле һәм катлаулы мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм практик күнекмә алуны, һәр укытучының һөнәри осталыгын, дәрәҗәсен һәм методик осталыгын күтәрү өстендә эшне системалы оештыру;

- татар телен укытуны заман таләпләренә туры килерлек итеп оештыру;

- белем сыйфаты динамикасын саклау максатыннан, укытучыларга төрле эш төрләре һәм яңа технологияләрдән файдалануны, укучыларда фәнгә карата кызыксыну хисләре уятуны мөһим бурыч итеп алу;

- укучыларның интеллектуаль үсеше дәрәҗәсен күтәрү өстендә максатчан һәм планлы эш алып бару;

- сәләтле балалар белән эш алымнарын яхшырту;

- укучыларны бердәм республика имтиханына һәм тестына нәтиҗәле әзерләү буенча системалы эш алып бару;

- шәһәр һәм республика күләмендә оештырылачак бәйгеләрдә, интеллектуаль, тәрбияви һәм төрле чараларда актив катнашу, нәтиҗәлелеген үстерү өстендә максатчан эш алып бару.





















Үз өстеңдә эшләү юнәлешләре:

Төп юнәлешләр

Чаралар

Эшләү вакыты

Һөнәри

1. Яңа программалар, дәреслекләрне узләштерү, аларның үзенчәлекләрен,таләпләрен аңлау.

2. Интернет челтәре, нәшрият аша яңа технологияләр белән танышу.

3. Укытучылар өчен оештырылган курсларда квалификация күтәрү.

  даими










Психологик-педагогик

1.Үз белемнәреңне классик һәм заманча психология һәм педагогика өлкәсендә камилләштерү.

даими

Методик

1.Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларга заманча белем бирү эчтәлеген камилләштерү.

2.Татар теле һәм әдәбияты укытуның яңа формалары, методлары, алымнары белән танышу.

3.Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр һәм мәктәп метод берләшмәсе эшендә актив катнашу.

4.Сәләтле балалар белән эшне оештыру һәм фәнни-гамәли конференцияләрдә,иҗади эшләр бәйгеләрендә,олимпиадаларда катнашу.

5.Интернет аша республика һәм үз мәктәбеңнең иң яхшы укытучыларының эш тәҗрибәсен өйрәнү.

6.Хезмәттәшләрнең дәресләренә йөрү, эш тәҗрибәсе белән уртаклашуда катнашу.

7.Һөнәри эшчәнлеккә үзанализ үткәрү.

8. Иң яхшы дәрес эшкәртмәләренең, алымнарының һәм табышларының шәхси базасын булдыру.

9.Хезмәттәшләр өчен ачык дәресләр үткәрү.

10.Фән һәм түгәрәк буенча электив курс программасын язу.

11.Үзбелем күтәрү темасы буенча докладлар белән чыгыш ясау.

даими



даими



даими



ел саен



даими





даими



даими



ел саен



ел саен


Мәгълүмати-технологик

технологияләр

1.ИКТ өйрәнү һәм аларны уку процессына кертү.

2.Интернеттан татар теле һәм әдәбияты, педагогика, психология буенча мәгълүмат туплау.

даими

даими


Сәламәтлекне саклау

1. Сәламәтлекне саклау технологияләрен белем бирү процессына кертү.

даими


Тема өстендәге эш барышында үткәреләчәк чаралар



Этаплар

Эш төре


Вакыт

I. Профессиональ осталыкны үстерү,

педагогик һәм методик белемне камилләштерү.


  1. Укытучыларның квалификациясен күтәрү курсларында булу

  2. Гомуми белем бирүнең ФДБС ын өйрәнү

  3. “Мәгариф” журналында яңа технология турында басылган язмалар, хезмәтләрне уку, өйрәнү, туплау.

  4. Хисамова Ф.М.ның “Татар теле морфологиясе” н өйрәнүне дәвам итү.

  5. Сафиуллина Ф.С.ның “Хәзерге татар әдәби теле” китабын өйрәнү.

  6. “Татар телен укыту методикасы” китабының яңа басмасын булдыру.

  7. “Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы” китабын алу, эштә файдалану.

  8. Д.Заһидуллина хезмәтләрен уку, өйрәнү, туплау.

  9. Тел белеме, әдәбият белеме буенча яңа чыккан китапларны шәхси китапханәдә булдыру.

  10. Сүзлекләр туплауны дәвам итү.


  1. Академик Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен шәхси китапханәдә булдыру.

  2. Ф.Ф. Харисов дәреслекләрен, әсбапларын, методик кулланмаларын уку, өйрәнү, туплауны дәвам итү.

  3. Профессиональ осталык конкурсларында, төрле бәйгеләрдә катнашу.

  4. Методик папканы тулыландыру, баету.

  5. Портфолионы яңарту.

  6. БРИ тестларының яңа вариантларын булдыру, өйрәнү, дәресләрдә куллану.

2016-2020 еллар

Даими

Даими

Даими

Даими

Даими

Даими

Даими

Даими

Даими

Даими

Даими

Даими

Даими


II. Матур әдәбият әсәрләре, вакытлы матбугат материаллары белән танышу, китаплар туплау.


  1. Шәхси китапханәне түбәндәге китаплар белән баету:

    • А.Гыйләҗевнең яңа чыккан томнары.

    • Ф.Яруллин китаплары.

    • Ә.Еники томнары.

    • Н.Фәттахның яңа китаплары.

    • И.Юзеев томнары.

    • Ф.Латыйфи китаплары.

    • Н.Гыйматдинованың яңа әсәрләре.

    • Г.Бәширов китаплары.

    • Т.Миңнуллин томнары.

    • Ә.Баянов томнары.

    • К.Насыйри томнары.

    • М.Җәлил китаплары.

    • Х.Туфан томнары.

    • А.Алиш китаплары.

  2. “Мәктәп китапханәсе” сериясендә басылган китапларны уку.

  3. “Хәзинә” сериясендә басылган китапларны сатып алуны дәвам итү.

  4. Яшь язучылар иҗаты белән танышу.

  5. Тугандаш халык язучыларының иҗатлары белән танышуны дәвам итү.

  6. “Милли әдәбият китапханәсе” сериясендә басылган китапларны сатып алуны дәвам итү.

  7. Халык педагогикасы турында язылган яңа басмаларны булдыру.

2016 – 2020 ел





III. Милли-мәдәни карашларны үстерү, сәяси белемне күтәрү, укучылар белән эшләүне камилләштерү.



  1. “Татар халык педагогикасы” китабын тәрбия сәгатьләрендә файдалану.

  2. Р.Фәхретдин, К.Насыйри китапларын куллану.

  3. “Җәлил хәзрәт вәгазьләрен” уку, файдалану.

  4. Тәрбия турында яңа китапларны шәхси китапханәдә булдыру.

  5. Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен өйрәнү.

  6. Тәрбия сәгатьләрендә вакытлы матбугат материалларын системалы файдалану.

  7. “Сөембикә” журналына язылу, эштә файдалану.

  8. Газета-журналлар белән хезмәттәшлекне үстерү.

  9. “Время”, “Вести”, “Татарстан хәбәрләре” программасын карау.

  10. РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы эшен күзәтү.

  11. Законнар белән танышу.

  12. Сәләтле укучыларны олимпиадаларга әзерләү.

  13. Көчле укучыларга катлаулы бирем белән карточкалар әзерләү.

  14. Укучыларның дәрестән тыш укуларын даими тикшереп тору.

  15. Сәләтле укучыларны район бәйгеләрендә катнаштыру.

  16. Иншалар, рефератлар, иҗади эшләр яздыру.

  17. Укучыларны дәрестән тыш чараларга тарту.

  18. Авыр үзләштерүче укучылар өчен диктант текстлары әзерләү.

  19. Уку техникасы начар укучыларның уку тизлеген тикшереп тору.

  20. Авыр үзләштерүче укучылар өчен өстәмә биремнәр әзерләү.

  21. Авыр үзләштерүче укучыларның индивидуаль эш дәфтәрләрен тикшереп тору.

  22. Югары уку йортларының татар теле бүлекләренә керергә теләүчеләргә ярдәм итү.

  23. Татар теле һәм әдәбияты белән

кызыксынучыларга өстәмә биремнәр

тәкъдим итү.

  1. Укучылар белән БРИ материалларын өйрәнү.

2016 – 2020 ел


IV. Кабинетны җиһазлау осталыгын арттыру.


  1. Кабинетны яңа уку елына таләпләргә җавап бирерлек итеп җиһазлау.

  2. Кабинет активы белән иҗади эшләү.

  3. Кабинетта искерә башлаган стендларны яңарту.

  4. “Халык язучылары” стендын яңарту.

  5. Кабинет китапханәсен баету.

  6. Индивидуаль-дифференциаль карточкалар эшләүне дәвам итү.

  7. Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.

  8. Яңа китапларны презентацияләү.

  9. Сәләтле укучылар белән эшләүне дәвам итү.

  10. Авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү.

  11. Татар теле һәм әдәбияты көннәре үткәрү.

  12. БРИ материалларын туплау, укучыларны әзерләү.

  13. Электрон уку әсбаплары белән тәэмин ителешне дәвам итү.

  14. Матур әдәбият бүлеген яшь язучылар әсәрләре белән баету.

  15. Методик тәэмин ителешкә игътибарны көчәйтү.

  16. “Грамматик анализ үрнәкләре” стендын булдыру.

  17. Укучылар өчен “Сүз төркемнәренә морфологик-синтаксик анализ ясау” папкалары әзерләү.

  18. Укучыларны олимпиадаларга әзерләү.

  19. Район күләмендәге конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.

  20. Бөек Җиңүгә карата чараларда катнашу.

  21. Габдулла Тукай бәйрәме әзерләү һәм үткәрү.

2016-2020 ел

V. Педагогик тәҗрибә белән уртаклашу
  1. Ачык дәресләр үткәрү

2016-2020 ел

VI. Практик чыгышлар.


  1. . Татар теле һәм әдәбияты көннәре

үткәрү.

2. “Туган тел” айлыгы үткәрү.

  1. Дәрестән тыш чаралар үткәрүне дәвам итү.

  2. Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.

  3. Яңа басылган китапларны презентацияләү.

  4. Ачык тәрбия сәгатьләре уздыру.

  5. Татар теленнән һәм әдәбияттан РМБ, КМБ, ММБ күләмендә ачык дәресләр күрсәтү.

  6. Төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.

  7. Үз эшеңә анализ ясау күнекмәләрен үстерү.

2016-2020 ел

VII. Компьютер технологиясен өйрәнү һәм камилләштерү


  1. Үз сайтымны булдыру һәм аны тулылындыру, яңарту өстендә эшләү.

  2. Татар теле һәм әдәбиятыннан электрон дәреслекләр белән эшне киңәйтү.

  3. Интернет-тестирование, интернет-конкурсларда катнашу.

2016-2020 ел

VIII. Халык педагогикасы буенча эш

алымнарын камилләштерү

  1. Ш.Ш.Җәләлиев хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итү.

  2. Дәресләрдә халык педагогикасы чараларын файдалану.

  3. Халык педагогикасы чараларын кулланып, дәрестән тыш мероприятиеләр үткәрү.

  4. Халык педагоглары Каюм Насыйри, Риза Фәхреддин хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итү.

2016-2020 ел




















Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!