СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Исем сүз төркемен кабатлау.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Исем сүз төркемен кабатлау.»

4 нче сыйныфта татар теле дәресе.

Тема: Исем сүз төркемен кабатлау.

Белем бирү максаты:

  1. Исем сүз төркеме буенча белемнәрне гомумиләштерү, ныгыту, системага салу.

  2. Үз фикерләрен әйтә,дәлилли, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.

  3. Укучыларның уйлау сәләтен, мөстәкыйль активлыкларын, фикерләрен дәлилләргә өйрәнү күнекмәләрен үстерү.

  4. Укучыларда туган телгә мәхәббәт, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Фикер сәләтен үстерү максаты:

-яңа укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен , логик фикерләү сәләтен , мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү;

-укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.

Тәрбияви максат:- аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен,кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү.

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү, логик фикерләү чылбырын булдыру.

ШУУГ: үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз уңышларыңның, уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү.

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу, үзконтроль, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү.

Җиһазлау: ноутбук, проектор, презентация,таратма материал.

Дәрес тибы: кабатлау

Дәреснең девизы: “ Белемне мөстәкыйль үзләштер”.

Дәрес элементлары :

  1. Оештыру моменты ( исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру) 2 мин

  2. Актуальләштерү ( үткән материалны кабатлауны тикшерү) 3 мин

  3. Төп өлеш ( исем темасын гомумиләштереп кабатлау) 16 мин

  4. Ныгыту ( белемнәрне күнегүләр ярдәмендә ныгыту , мөстәкыйль куллану) 15 мин

  5. Йомгаклау (белемнәрне бәяләү. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә) 7 мин

  6. Өй эше ( өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату. 2 мин

Дәрес планы:

I Башлам өлеш:

 -Хәерле көн димен,

Яңа туган һәрбер көнгә

  • Хәерле көн димен,

Тәрәз төбендәге гөлгә,

  • Хәерле көн димен,

Гөлдәй якын дусларыма:

  • Улларыма;

  • Кызларыма.

  • Исәнмесез , укучылар!

  • - Әйдәгез укучылар безнең дәрескә килгән кунаклар белән дә исәнләшик әле! (Хәерле көн, исәнмесез!)

Әйдәгез бер – беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик.

    • Рәхмәт укучылар, утырыгыз!

II.Уку мәсьәләсен кую ситуациясе:

 - Укучылар! Слайдтагы рәсемнәргә карыйк әле. Без нәрсәләр күрәбез? (слайдта кем?, нәрсә? соравына җавап бирүче рәсемнәр урнаштырылган). Укучылар берәм-берәм рәсемнәрне атыйлар, һәм сорауларын әйтәләр. Уртадагы шакмакта сорау билгесе тора.

Укытучы:

-Кем?Нәрсә?соравына кайсы сүз төркеме җавап бирә,балалар?

К.Җ:Исем

-Димәк,сорау урынына исем дип язабыз.

- Бүгенге дәреснең уку мәсьәләсе нинди булыр? Я, кайсыгыз әйтер?

КҖ:бүгенге дәреснең уку мәсьәләсе исем сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау.

-Әйе, бүген безнең дәресебезнең темасы исемнәрне кабатлау .

  • Алдыбызга нинди максат куярбыз икән?

Әйдәгез бурычларны билгелибез:

    1. Исемнең кагыйдәсен искә төшерербез.

    2. Төрләнешен (тартым, сан, килеш, ялгызлык, уртаклык)

    3. Җөмләдәге урынын (нинди җөмлә кисәге булып килә)

1.Әйдәгез әле кайсыгыз исемнең кагыйдәсен әйтеп бирер. (исемнең кагыйдәсен 1 укучы сөйли) (Исем предметны белдерә кем?, нәрсә? соравына җавап бирә.)

2.Хәзер слайдтагы текстны һәрберебез эчтән генә укыйбыз.

Һәркемнең бар газиз туган ягы. Минем туган авылым- Тубылгытау. Аның табигате бик матур. Калын урманнар да, таулар да бар анда. Урманнарда төп-төз наратлар, зифа каеннар, калын имәннәр, файдалы гөлҗимешләр, җир җиләкләре үсә. Авылның яныннан Шушма елгасы агып үтә. Җәй көне әнием һәм әтием белән Шушма елгасында рәхәтләнеп су коенабыз.

- Текстта сүз нәрсә турында бара? (туган авыл турында)

Дөрес, мин сезнең белән килешәм.

-Ни өчен Тубылгытау баш хәрефтән язылган?

-Авыл исеме, ялгызлык исем. Текстта тагын ялгызлык исеме бармы? (Шушма)

-Тагын нинди исемнәр бар? (уртаклык исемнәр)

-Димәк, исемнәр мәгънәләре ягыннан нинди төркемнәргә бүленәләр? (ялгызлык, уртаклык)

Парларга вакыт бирелә кагыйдәсен искә төшерергә.

1-пар: уртаклык- бер төрдән булган әйберләрне атаучы исем.

2-пар: ялгызлык- бер төрдән булган әйберләрнең берсенә генә бирелә торган исем һәрвакыт баш хәрефтән языла.

-Текстта исемнәр нинди санда килгәннәр? Парлар белән киңәшләшәбез.(берлек һәм күплек санда. Тексттан күплек сандагы исемнәрне табабыз. Ничек ясалганнар?)

(урманнар, таулар, наратлар, каеннар, имәннәр,гөлҗимешләр,җир җиләкләре.) -лар,-ләр,-нар,-нәр кушымчалары ялганган. Калын әйтелешле сүзләргә калын кушымча, ә нечкә әйтелешле сүзләргә нечкә кушымчалар ялганган.

-Предметның кайсы затка караганлыгы ничек белдерелә? (тартым кушымчалары белән)

Вакыт бирелә. Балалар җавап эзлиләр.

1пар:- предмет яки затның сөйләүчегә караганлыгын.

2пар:- тыңлаучыга, сөйләмдә катнашмаган затка караганлыгын белдерә.

-Тексттан тартым белән төрләнгән исемне табабыз. (әнием, әтием)

- Укучылар исемнәр тагын нәрсә белән төрләнәләр?(килешләр белән)

Нәтиҗә: Шулай итеп исемнәр сан, килеш һәм тартым белән төрләнәләр.

2 укучы чыгып тактада килешләрне язып урман һәм елга дигән сүзләрне төрләндерәләр. Эшләрне бәяләү. (хаталар булса төзәтү) (үзбәя)

Б.к. урман елга хатасыз- “5”

И.к. урманның елганың 1-2 хата- “4”

Ю.к. урманга елгага 3 хата – “3”

Т.к. урманны елганы 4 тән күбрәк хата – “2”

Ч.к. урманнан елгадан

У-в.к. урманда елгада

III- Төп өлеш:

Хәзер дәфтәрләрне ачабыз, числоны язабыз һәм мәкальне күчереп куябыз.

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

( мәкальне ничек аңлауларын сораштыру)

Безнең төп эшебез- уку. Тырышсак без “5” ле алабыз,ә укымасак “2” ле алабыз. Шуңа күрә тырышырга кирәк.

  1. Сүзлек диктанты язып алабыз.

Һөнәр, К(к) азан, аккош,шигырь, озынборын, хезмәтче, әни, хатын –кыз, каен җиләге.

  • Укучылар, без нинди сүзләр яздык?

(Көтелгән җаваплар: исемнәр)

  • Нинди исемнәр?

  • (Көтелгән җаваплар: тамыр, ясалма,кушма,парлы,тезмә)

  • Ясалышы ягыннан исемнәрне төркемнәргә бүләбез.

слайд. ( тикшерү)

( Көтелгән җавап: Кушма: аккош, озынборын;

Парлы: хатын – кыз; хатасыз- “5”

Тамыр:һөнәр, шигырь,әни. 1-2 хата- “4”

Тезмә: каен җиләге. 3 хата – “3”

Ясалма:хезмәтче. (үзбәя) 4 тән күбрәк хата – “2”

  • Укучылар, Сез нинди сүзне язганда авырлыкка очрадыгыз?

  • (Көтелгән җавап: казан сүзе)

  • Әйтегез әле, бу сүз турында сез нәрсә беләсез, бергә тикшереп, уйлап карыйк, сезнең фикерләрне тыңлыйк.

  • Әйе, казан сүзен ике мәгънәдә аңлап була: учакта, мичтә ашарга пешерә торган савыт һәм шәһәр исеме.

  1. Авыр сүздән кала бәлки сезгә ошаган сүз бардыр?

( Көтелгән җавап: әни )

Үткән атнада Әниләр бәйрәме үтте, бәлки берәрегез әниләргә багышлап шигырь сөйләр, белүчеләрдән 1-2 укучыны тыңлау.

слайд

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аеру:

Казан Алисә

Мәскәү Китап

Алабуга Дәфтәр

Малай Ләйлә хатасыз- “5”

Чабаксар Татарстан 1-2 хата- “4”

Чабак Америка 3 хата – “3”

Укытучы елга 4 тән күбрәк хата – “2”

слайд ( тикшерү) ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аера белү. (үзбәя)

слайд Физкультпауза

Микс – Фриз – Груп

    • Татар телендә ничә килеш бар? (6)

    • Кемнең?, Нәрсәнең? Сорауларына ничәнче килеш җавап бирә?(2)

    • Елан сүзе ничә аваздан тора? (5)

    • Төшем килеше ничәнче килеш? (4)

    • Бүген ничәнче уку көне? (5)

    • Рәхмәт булдырдыгыз!

IV –Ныгыту:

Исемнәргә килеш кушымчаларын дөрес ялгау;

слайд

Тиешле килеш кушымчаларын дөрес куеп текст уку;

Табигать..тә. сулыкларның әһәмияте бик зур. Сулыклар җиребез.не.. бизи. Көндәлек тормыш..та., завод- фабрикалар.да.. куллану өчен дә су.ны.. сулыклардан алалар. Ләкин кешеләр бик еш кына сулыклар.га.. чүп-чар ташлыйлар. Бу бик кызганыч. Су.га. бервакытта да чүп-чар ташлама!

-да; -га; хатасыз- “5”

-тә; -ны; 1-2 хата- “4”

-та; -не. 3 хата – “3”

-га; (үзбәя) 4 тән күбрәк хата – “2”

Һәрберебезнең якын кешеләре бар. Сезнең дә якыннарыгыз, абыегыз, апагыз, әбиләрегез, бабагыз һ.б. бардыр. Әйдәгез әле шушы якын кешеләребез арасыннан абый сүзен тартым белән төрләндерик әле; (телдән эш)

Тест эшләү.(һәр укучы мөстәкыйль эшли.Бер-берсенең эшләрен тикшерәләр) Слайд (үзбәя)

1.Исемгә туры килгән билгеләмәне тап

а) предметның билгесен белдерә

б) предметны белдерә

в) предметның эш-хәрәкәтен белдерә

2.Исем нинди сорауларга җавап бирә?

а) нинди? кайсы?

б) нишли? нишләде? нишләгән?

в) кем? нәрсә?

3.Урам сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга?

а) –нәр

б) – ләр

в) – нар

4.Ялгызлык исемне билгелә.

а) очучы

б) Акбай

в) кеше

5.Уртаклык исемне билгелә.

а) Марат

б) Ык

в) дәфтәр

6.Иялек килешендәге исемне билгелә.

а) укучыга

б) кешенең

в) дәрестән

7.Юнәлеш килешендәге исемне тап.

а) мәктәпкә хатасыз- “5”

б) урманның 1-2 хата- “4”

в) урамда 3 хата – “3”

8.Парлы сүзне тап. 4 тән күбрәк хата – “2”

а) савыт-саба

б) көнчыгыш

в) үги ана яфрагы

V – Рефлексия

Дәрескә нәтиҗә ясау.

  • Дәрестә нәрсә белдегез, нәрсәгә өйрәндегез?

  • Бүген без дәрестә исем сүз төркеме темасын кабатладык. Исемнең берлек, күплек санда булуын, ялгызлык һәм уртаклык исемнәрен белдек, исемнең соравын, нәрсә белдерүен аңладык. Исемнең килешләр, тартым белән төрләнешен, ничек ясалышын белдек.

VI- өйгә эш:

    1. “ Кыш” темасына исемнәрне кертеп инша язып килергә.

    2. Авыл, әни сүзләрен килеш белән төрләндереп килергә.

    3. 10 уртаклык исеме, 10 ялгызлык исеме язып килергә.

Дәрес тәмам.Бер- беребезгә игътибарлы, ихтирамлы булыйк. Җылы сүз ул – җан азыгы.

1.Исемгә туры килгән билгеләмәне тап

а) предметның билгесен белдерә

б) предметны белдерә

в) предметның эш-хәрәкәтен белдерә

2.Исем нинди сорауларга җавап бирә?

а) нинди? кайсы?

б) нишли? нишләде? нишләгән?

в) кем? нәрсә?

3.Урам сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга?

а) –нәр

б) – ләр

в) – нар

4.Ялгызлык исемне билгелә.

а) очучы

б) Акбай

в) кеше

5.Уртаклык исемне билгелә.

а) Марат

б) Ык

в) дәфтәр

6.Иялек килешендәге исемне билгелә.

а) укучыга

б) кешенең

в) дәрестән

7.Юнәлеш килешендәге исемне тап.

а) мәктәпкә

б) урманның

в) урамда

8.Парлы сүзне тап.

а) савыт-саба

б) көнчыгыш

в) үги ана яфрагы

Б.к. урман елга Б.к. урман елга

кагыйдәсен

уртаклык

тартым сан килеш ялгызлык

җөмлә кисәге

Һәркемнең бар газиз туган ягы. Минем туган авылым- Тубылгытау. Аның табигате бик матур. Калын урманнар да, таулар да бар анда. Урманнарда төп-төз наратлар, зифа каеннар, калын имәннәр, файдалы гөлҗимешләр, җир җиләкләре үсә. Авылның яныннан Шушма елгасы агып үтә. Җәй көне әнием һәм әтием белән Шушма елгасында рәхәтләнеп су коенабыз.

Һәркемнең бар газиз туган ягы. Минем туган авылым- Тубылгытау. Аның табигате бик матур. Калын урманнар да, таулар да бар анда. Урманнарда төп-төз наратлар, зифа каеннар, калын имәннәр, файдалы гөлҗимешләр, җир җиләкләре үсә. Авылның яныннан Шушма елгасы агып үтә. Җәй көне әнием һәм әтием белән Шушма елгасында рәхәтләнеп су коенабыз.

Һәркемнең бар газиз туган ягы. Минем туган авылым- Тубылгытау. Аның табигате бик матур. Калын урманнар да, таулар да бар анда. Урманнарда төп-төз наратлар, зифа каеннар, калын имәннәр, файдалы гөлҗимешләр, җир җиләкләре үсә. Авылның яныннан Шушма елгасы агып үтә. Җәй көне әнием һәм әтием белән Шушма елгасында рәхәтләнеп су коенабыз.

Һәркемнең бар газиз туган ягы. Минем туган авылым- Тубылгытау. Аның табигате бик матур. Калын урманнар да, таулар да бар анда. Урманнарда төп-төз наратлар, зифа каеннар, калын имәннәр, файдалы гөлҗимешләр, җир җиләкләре үсә. Авылның яныннан Шушма елгасы агып үтә. Җәй көне әнием һәм әтием белән Шушма елгасында рәхәтләнеп су коенабыз.

Һәркемнең бар газиз туган ягы. Минем туган авылым- Тубылгытау. Аның табигате бик матур. Калын урманнар да, таулар да бар анда. Урманнарда төп-төз наратлар, зифа каеннар, калын имәннәр, файдалы гөлҗимешләр, җир җиләкләре үсә. Авылның яныннан Шушма елгасы агып үтә. Җәй көне әнием һәм әтием белән Шушма елгасында рәхәтләнеп су коенабыз.

Табигать... сулыкларның әһәмияте бик зур. Сулыклар җиребез... бизи. Көндәлек тормыш..., завод- фабрикалар... куллану өчен дә су... сулыклардан алалар. Ләкин кешеләр бик еш кына сулыклар... чүп-чар ташлыйлар. Бу бик кызганыч. Су.. бервакытта да чүп-чар ташлама!

-да; -га;

-тә; -ны;

-та; -не.

-га;

өйгә эш: