СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Исемнәрне кабатлау

Нажмите, чтобы узнать подробности

Технологическая карта урока родного(татарского) языка в 6 классе. 

Просмотр содержимого документа
«Исемнәрне кабатлау»

Сыйныф

6 сыйныф (татар төркеме)

Бүлек темасы

Морфология. Исем.

Дәрес темасы


Исемнәрне кабатлау.

Максатлар

  1. Исем темасы буенча белемнәрне ныгыту, системалаштыру;

  2. укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыру;

  3. әниләргә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәлелек

Шәхескә кагылышлы

Кеше тормышында әниләрнең кирәклеген аңлау

Предмет:

Исем темасын ныгыту.

Метапредмет нәтиҗәлелек:

РУУГ: проблеманы аңлый белү.

ТБУУГ: предметны белдергән сүзләрне билгеләү, исемнәрнең грамматик билгеләрен дөрес куллана белү; үз фикереңне раслау өчен, дәлилләр сайларга өйрәнү;

КУУГ: бер фикер кабул иткәнче, төрле җавапларны тыңлый,чагыштыра, нәтиҗә ясый белү


Җиһазлау

Дәреслек , проектор, ноутбук, экран, тест сораулары, карточкалар, презентация.

Кулланылган структуралар

ИНСАЙД-АУТСАЙД СЕКЛ, РАУНД ТЭЙБЛ, СИМАЛТИНИУС РЭЛЛИ ТЕЙБЛ


Дәрес этабы һәм башкарылырга тиешле адымнар

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

УУГ

Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.(


Исәнләшү.

-Хәерле көн,укучылар. Хәлләрегез ничек?

Уңай психологик халәт тудыру.



Әдәп- әхлак нормаларын үзләштерү.

Актуальләштерү.

  • Укучылар, мин сезгә кечкенә текст тәкъдим итәм. Экранга карыйбыз һәм мине тыңлыйбыз.

Әни, әнием! Төрле телдә әйтелгән иң изге сүзләр, иң кадерле сүзләр, иң матур сүзләр. Баланың теле дә “әннә” дип ачыла бит. Күпме мәгънә, күпме мәрхәмәтлелек һәм җылылык салынган бу сүзгә. Әниләр - өйнең җылытучы учагы. Әниләр - гаиләдә нур сибүче кояш.

1 слайдка карау, тыңлау.








Укучы нинди авыр-

лык белән очраша?


- Укучылар, без ни өчен дәресебезне әниләр турындагы текст белән башлап җибәрдек икән?

- Дөрес, укучылар. 27 ноябрь-Әниләр бәйрәме.

-Тексттан исемнәрне табыгыз.

- Чөнки тиздән әниләр бәйрәме.





Һәр укучы үзенең фикерен әйтә.        




Төрле җавапларны тыңлый,чагыштыра, нәтиҗә ясый белү

Авырлыктан

чыгу юллары

- Ни өчен мин сезгә исемнәрне табарга куштым?

  • Димәк, без бүген дәрестә нишләрбез?

  • Дәресебезнең темасы нинди булачак?(тактада)

  • Нинди максат куярбыз?

  • Дөрес. Бүген без исем темасын кабатларбыз, белемнәрне тикшерербез, исемнең моделен ясарбыз.


Һәр укучы үзенең фикерен әйтә.    (Исем темасын үттек)   

-Исемнәрне кабатларбыз


-Исемнәрне кабатлау


- Исем темасы буенча белемнәрне ныгыту, системага салу.

Проблеманы тудыру.


Материалны гомумиләштереп кабатлау.



  1. Исем төшенчәсен кабатлау.

-Текстка кире кайтыйк. Дәрес башында сез тексттан исемнәрне тапкан идегез. Ә нәрсә соң ул исем?

- Кем?соравына нинди сүзләр җавап бирә?Тексттан мисаллар китерегез

- Исемнәр нинди була? Текстта ялгызлык исемнәр бармы?

-Ялгызлык исемнәргә нәрсә керә?

- Алар ничек языла?

  • Без бу эшне нинди максат белән үткәрдек? Нәтиҗә ясыйбыз.

  1. Сан төшенчәсен кабатлау.(2 слайд)

  • Текстта әни, әниләр сүзе нәрсә белән аерыла?

  • Күплек санда тагын нинди кушымчалар ялгана? Мисаллар китерегез.

  • Без бу эшне нинди максат белән үткәрдек? Нәтиҗә ясыйбыз.

  1. Килешләрне кабатлау.

  • Экранга карагыз.(3 слайд)

  • Әни- иң кирәк кеше!

  • Әнинең назлы карашы күңелне иркәли.

  • Әнигә озын гомер телим.

  • Әнине бәйрәм белән котлыйм.

  • Әнидән киңәш сорыйм.

  • Әнидә кояш җылысы бар.

  • Әни сүзе турында нәрсә әйтә аласыз?

  • Татар телендә ничә килеш бар?

  • Нинди килешләр? Сораулары?(4 слайд)

  • Хатаны тап” уенын уйнап алабыз.(5-6 слайд) Сезнең өстәлләрегездә карточка ята. Беренче сан астында утыручылар кулларыгызга карточканы алыгыз. Сигнал буенча карточкадагы хаталарны төзәтеп чыгыгыз.(Сүзләр: әни, әти, әби, апа) (РАУНД ТЭЙБЛ)

  • Без бу эшне нинди максат белән үткәрдек? Нәтиҗә ясыйбыз.

- Исемнәр тагын нәрсә белән төрләнә?(7 слайд)



-Исем- предметны, затны белдерә торган мөст. сүз төркеме.

Кем? Нәрсә?сорауларына җавап бирә

-Кеше. (Әни, әнием...)

- Ялгызлык , уртаклык.

-Кеше, географик атамалар, газета, китап исемнәре.

-Баш хәрефтән языла.

- Исем- предметны, затны белдерә. Кем? Нәрсә?сорауларына җавап бирә. Ялгызлык , уртаклык була.

- Кушымча. (күплек сан)

-лар, -ләр, -нар, -нәр. (дуслар, әниләр, урамнар, киемнәр)

- Исемнәр берлек һәм күплек санда килә.













  • Килеш белән төрләнгән.

  • 6. (килешләрнең исемнәрен, сорауларын әйтү)















  • Татар телендә 6 килеш бар.



- Тартым белән.


проблема кую.

проблемалы сорауга җавап эзләү.


Проблеманы аңлый белү, үз фикереңне раслау өчен, дәлилләр сайларга өйрәнү.





Төрле җавапларны тыңлый,чагыштыра, нәтиҗә ясый белү

Ял минуты

4. Исемнәрнең тартым белән төрләнешен кабатлау.

ИНСАЙД – АУТСАЙД СЕКЛ структурасын куллану.

-А хәрефе астында утыручылар эчке түгәрәк ясагыз. В хәрефләре- тышкы түгәрәк ясагыз.

- Әни сүзен тартым белән төрләндерегез.

-Әнием сүзен килеш белән төрләндерегез.

_Әнисе сүзен килеш белән төрләндерегез.

Эчке һәм тышкы түгәрәк ясау. Сорауларга җавап бирү.












проблемалы сорауга җавап эзләү.


Проблеманы аңлый белү, үз фикереңне раслау өчен, дәлилләр сайларга өйрәнү.





Төрле җавапларны тыңлый,чагыштыра, нәтиҗә ясый белү


Мөст.эш.(төркем-нәрдә эшләү)







































Ныгыту.

РАУНД ТЕЙБЛ структурасы кулланыла.

  • Калын хәрефләр белән бирелгән исемнәрнең кайсы затта һәм килештә булуын билгеләгез. (төркемнәрдә эшләү)

  • 1 төркем. (8 слайд)

  • Бер кыз бала җыр чыгарган

  • Багышлап әнисенә

  • Икәү бергә җырлыйк диеп,

  • Өйрәткән энесенә.

  • “Кояш, кояш мәңге балкый,

  • Мәңге нур сибә.

  • Кояш гомере телим мин,

  • Әнием сиңа...”

  • 2 төркем. (9 слайд)

  • Әниемнең әнисе

  • Әбием була минем

  • Әби генә түгел әле

  • Ул минем дәү әнием.

  • Тәмле ашлар пешерә

  • Матур гөлләр үстерә

  • Өебезнең нуры ул

  • Барыбыздан олы ул.

  • 3 төркем. (10 слайд)

  • Яулыкларың әллә синең

  • Әллә синең чигелгән

  • Юлларыңа әллә сирень

  • Әллә сирень сибелгән...

  • Хәлләремне җиңеләйтә

  • Әнкәмнең догалары

  • 4 төркем. (11 слайд)

  • Ак яулыгын салып иңнәреңә

  • Төшләремә көн дә керәсең.

  • Сагынуың белән, әнием, миңа

  • Хезмәтемдә зур көч бирәсең.

Без бу эшне нинди максат белән үткәрдек? Нәтиҗә ясыйбыз.

5.Исемнәрнең ясалышы.

Экранда нинди сүзләр бирелгән? (12 слайд)

-Ясалышы ягыннан исемнәр ничә төрле була?

-Нинди була?

--Нәтиҗә ясыйбыз. (13 слайд)

6. Исемнәрнең җөмләдәге функциясе.(14 слайд)(Төркемнәрдә эшләү)

- Түбәндәге шигырьләрдән исемнәрне табыгыз, аларның җөмләдәге функциясен билгеләгез

Әнкәй ак каеннар ярата иде. Безнең өйнең тәрәзә алдында ак каен үскән. (И. Юзеев)

Чәчләремнән сыйпа әле, әнкәй.

Тойыйм кулларыңның җылысын

Изге йөрәгеңә сыйдыргансың

Мәхәббәтнең иң-иң олысын

-Бу эш нинди максат белән эшләнде? Нәтиҗә ясыйбыз.








































  • Исемнәр тартым белән төрләнә, Тартымлы исемнәр килеш белән төрләнә.







-6 төрле

- Тамыр, ясалма, тезмә, кушма, парлы, кыскартылма.

-Ясалышы ягыннан исемнәр 6 төрле була.





















- Исемнәр барлык җөмлә кисәге дә булып килә ала.

Төрле фикерләрне исәпкә алу, үз позицияңне нигезләү.







































Төрле җавапларны тыңлый,чагыштыра, нәтиҗә ясый белү

Мөст.эш.(төркемнәрдә эшләү)

  • Үткәннәргә нигезләнеп, исемнең моделен ясагыз. (15 слайд)

  • Сималтиниус релли тейбл структурасы куллану. (16 слайд) (Тест эшләү. Бер-береңне тикшерү).

  • Исем нәрсәне белдерә?

А) предметның билгесен; ә) билгенең билгесен;б) предметны, затны.

2. Кулъяулык ясалышы буенча нинди исем?

А)тамыр; ә) ясалма; б) кушма

3. Татар телендә ничә килеш бар?

А) 6; ә) 5; б) 4

4. Әниеңнең исеменә нинди кушымчалар ялганган?

А) 2 зат тартым һәм иялек килеше; ә) 1 зат тартым һәм иялек килеше; б) 2 зат тартым һәм төшем килеше

5. Ялгызлык исемне тап

А) урман; ә) әнием; б) Идел

6. Ясалма исем: а) килеш кушымчасы ярдәмендә ясала; ә) сүз ясагыч кушымча ярдәмендә; б) тартым кушымчасы ярдәмендә ясала;

7. Ике тамырдан ясалып, сызыкча аша язылучы сүз: а) парлы; ә) кушма; б) тезмә

8. Исемнәр җөмләдә: а) ия, тәмамлык; ә) хәбәр; б) барлык җөмлә кисәкләре булып килә.


Төркемнәрдә эшләү. Бер укучы яклый.





Тест эшләү.



Тест җавапларын тикшерү. (17 слайд)

1.Б

2.Б

3.А

4.А

5.Б

6.Ә

7.А

8.Б

Билгеләр кую (18 слайд)




Бер фикер кабул иткәнче, төрле җавапларны тыңлый, чагыштыра, нәтиҗә ясый белү.

Укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү.

Үзбәя.

Рефлексия. өй эше.

.


Дәрес башында нинди максат куйган идек?

Максатыбызга ирештекме?

Нинди нәтиҗә ясадык ?

-Дәрес ошадымы?

-Дәрестә исем белән беррәттән кем турында сөйләштек?



УМ искә төшерелә;




Бер фикер кабул иткәнче, төрле җавапларны тыңлый, чагыштыра, нәтиҗә ясый белү.

Үзбәя бирү.

3. Өйгә эш алу.

Дәрескә йомгак.

Билгеләр кую.



  1. Модель буенча исем сүз төркеме турында сөйли белергә.

  2. Исемнәрне кулланып ”Минем әнием” дигән темага кечкенә инша язып килергә.




Укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү.

Үзбәя.