СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Исемнәрнең юнәлеш килеше белән таныштыру.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Исемнәрнең юнәлеш килеше белән таныштыру.»

Тема: Исемнәрнең юнәлеш килеше белән таныштыру.

Белем бирү максаты:

  • Чынаяк, чәйнек, тәлинкә, кашык, пычак һәм кисә сүзләре белән таныштыру; аларны аралашуда куллана белү күнекмәләрен үстерү;

  • Мин пычак белән ипи кисәм; мин кашык белән аш ашыйм төзелмәләрен сөйләмдә куллана белүне формалаштыру;

  • Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Үстерү максаты:

  • Уку максатын (сөйләм бурычын) аңлап аңа тәңгәл килерлек мәгълүматны сайлый белергә өйрәтү;

  • Чагыштырып, аермалык таба белергә өйрәтү;

  • Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белергә өйрәтү.

Тәрбия бирү максаты:

  • Кибеттә итәгатьле итеп үзеңә әйбер сорап алу күнекмәләрен үстерү;

  • Зурларга хөрмәт белән эндәшә белү күнекмәләрен үстерү;

  • Өстәл янында үзеңне әдәпле тоту күнекмәләренә төшендерү.

Җиһазлау: дәреслек, 72 нче бит. 1нче сыйныф татар теле дәреслегенә методик ярдәмлек, 160-162 нче битләр. Эш дәфтәре, 487 нче бит, 3 нче,4 нче биремнәр, савыт-саба рәсемнәре, уенчыклар.

Дәрес барышы

  1. Дәреслек, 72 нче бит. Рәсемнәр буенча савыт-саба исемнәре белән таныштырыла. Аларның күплек сан формасы күрсәтелә. Дөрес әйтү күнегүләре эшләнә.

  2. Нәрсә юк?” уены. Укытучы өстәлгә савыт-саба рәсепмнәрен (уенчыкларын)аралаштырып куя. Укучылар күзләрен йома, укытучы бер предметны алып куя һәм “Нәрсә юк?”-дип сорый. Укучылар нинди предмет юклыгын әйтеп бирергә тиеш.

  3. Таратма материаллар белән эш. Таратма материаллар кулланып, савыт-саба исемнәрен 1, 2 затта берлек санда тартым белән төрләндерә белү күнекмәләре формалаштырыла.

Балалар рәсемнәрне сайлап алалар һәм, рәсемдәге предметны атап, минем тәлинкәм бар, минем кашыгым бар һ.б. структураларны сөйләмдә куллануны камилләштерәләр.

  1. Дәреслек, 72 нче бит. 2 нче бирем аша Бари Рәхмәтнең “Аш вакыты”шигырен сәнгатьле уку оештырыла.

Искәрмә: тарата, әзерли сүзләренең тәрҗемәсе (мәгънәсе) аңлатыла.

  1. Эш дәфтәре, 48 нче бит, 3 нче, 4 нче биремнәр.

  2. Дәреслек, 72 нче бит. 3нче биремдә нәрсә белән? соравы, кисәм, ашыйм фигыльләре сөйләмдә камилләштерелә.

  3. Мин нишлим?”уены. Укытучы яисә, үзе урынына берәр укучыны куеп, хәрәкәтләр белән ипи кисү, кашык белән ашны ашау, чәнечке белән ит алу күренешләре уйнала. Укучы беренче күренешне күрсәткәч, укытучы: “Коля нишли?”-ди. Калган укучылар, аңлап: “Коля ипи кисә” яисә “Коля кашык белән аш ашый”,-дип җавап бирергә тиеш.

  4. Парларда сөйләшү. Микродиалоглар төзү һәм балалар арасында үзара сөйләшү оештыру.

а) –Синең тәлинкәң бармы?

- Әйе, бар.

ә) Синең кашыгың бармы?

-Юк.

-Мә кашык.

б) –Миңа тәлинкә бир әле.

- Мә тәлинкә.

в) –Бу кечкенә кашыкмы?

- Әйе, бу кечкенә кашык. (Юк, бу кечкенә кашык түгел, зур кашык.)

г) –Сиңа кашык кирәкме?

- Әйе, миңа кашык кирәк.

9. Йомгаклау.

- Ребята, о чем мы сегодня научились говорить по-татарски? Какие слова и выражения на татарском языке узнали?

-Узнали слова: чынаяк, чәйнек, тәлинкә, чәнечке, кашык, пычак.

-Научились:

-говорить о том, какие столовые приборы нам нужны и научились просить их себе;

-научились говорить, о том, как мы используем столовые приборы: мин пычак белән кисәм, мин кашык, чәнечке белән ашыйм.




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!