Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы
“Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү мәктәбе
Проектның темасы:
“Ат каштаны һәм аның файдасы”
Исследовательская работа для обучающихся 1-4-х классов на тему:
«Я познаю мир»
Проектны әзерләде:
Актаныш районы Сәфәр урта мәктәбенең
3 нче класс укучысы Нургалиева Айзилә Әхсән кызы
Җитәкчесе: Нургалиева Алсу Әхмәтхан кызы
Сәфәр урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы
Сәфәр, 2023 ел
Эчтәлек
Кереш
Төп өлеш
Ат каштанының (кәстәнәсенең) тарихы
Ат каштанының (кәстәнәсенең) үзенчәлекле яклары, файдасы турында кызыклы мәгълүмат туплау.
Ат каштаны (кәстәнәсе) турында белешмә.
Ат каштанының (кәстәнәсенең) төрләре.
Ат каштанының (кәстәнәсенең) үзенчәлекле, файдалы яклары.
Эзләнү эшенең практик өлеше.
Ат кәстәнәсен (каштанын) утырту ысуллары
Йомгаклау.
Кулланылган әдәбият.
Кереш.
Ат каштанының (кәстәнәсенең) туган җире Греция. Бездә Европа кисәгенең көньягында һәм урта полосада, Кавказда һәм Урта Азиядә декоратив үсемлек буларак бакчаларда һәм паркларда үстерелә. Ат кәстәнәсенең 28 төре билгеле, ә 13 төре Рәсәй төбәкләрендә очрый.
Беренче чыганаклардан күренгәнчә, Ат кәстәнәсенең исеме төсе һәм ялтыравы буенча Ат төсен хәтерләткән җимешләрдән килеп чыккан.
Икенче чыганак буенча, орлыкларны төрекләр Үзәк Европага атлар өчен азык буларак алып килгәннәр һәм ат ютәленә каршы дару буларак кулланганнар. Ашарга яраклы каштаннардан аермалы буларак, алар ат кәстәнәләре (каштаннары) дип аталган.
Каштан агачлары 500 ел һәм аннан да озаграк яши. Алар тарихка кадәрге вакытлардан бирле булган. Сицилиядә дөньядагы иң борынгы һәм иң юан агач үсә. Каштан агачы Гиннес китабына диаметры (әйләнәсе) 57,9 м һәм аның яше 2000 - 4000 елга кадәр булганы өчен кертелгән.
Т
еманың актуальлеге: без күптән түгел класс сәгатендә Евгений Солодухинның «Урман аптекасы» китабын укыдык, андагы дару үләннәре турында фикер алыштык. Ул үләннәрнең русча – татарча атамалары, үзенчәлекле яклары, файдалары турында сөйләшкәннән соң, миңа әлеге китаптагы үзенчәлекле агач - Ат каштаны (кәстәнәсе) кызыксыну уятты.
Күптән түгел әбием дә ат каштаныннан ясалган бальзамны сатып алып авырткан, сызлаган кулларына сөрткәнен күрдем һәм, әлеге агач турында күбрәк белү максатыннан, мин төрле газета - журналлар, интернеттан төрле язмалар, китапханәдән төрле китаплар алып укыдым. Укыган саен ат каштаны турында күбрәк беләсем һәм башкаларны да әлеге агачның файдалы булуына ышандырасым килде. Миндә бу агачны үзебездә утыртып, үстереп карасы теләге уянды.
Орлыкны табу һәм кайтарту мәсьәләсе беренче урында тора иде. Төрле интернет чыганакларыннан бик озак эзләдем һәм максатыма ирештем. Ат каштанының орлыгын таптым һәм почта аша кайтарттым.
Максат: ат каштанының файдалы якларын ачыклау һәм өйдә бу файдалы агачны үстереп карау.
Бурычлар:
1. Әдәби әсәрләрдән, интернет чыганакларыннан ат каштанының үзенчәлекле һәм файдалы яклары турында кызыклы мәгълүмат туплау.
2. Өй шартларында ат каштаны агачын үстереп карау.
Гипотеза: агач булып саналса да, ат каштанының файдасы барлыгын дәлилләү.
Эшнең структурасы: эш кереш һәм төп өлеш, йомгаклау өлешеннән һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.
Төп өлеш
Ат каштанының (кәстәнәсенең) үзенчәлекле яклары, файдасы турында кызыклы мәгълүмат туплау.
Ат каштаны (кәстәнәсе) турында белешмә.
Ат каштаны, ягъни, ат кәстәнәсе ат кәстәнәчеләре семьялыгыннан. Биеклеге 30 метр һәм диаметры 1 метрга кадәр җитә торган, куе түгәрәк ябалдашлы агач. Кәүсәләренең кайрысы карасу - көрән төстә, яргаланган, яшь ботакларында – аксыл – көрән. Яфраклары бармаксыман катлаулы, капма - каршы торышлы, озын саплы, тешле - тешле, пычкы читле, кире овал формалы 5 (кайчакта 7) утырма яфракчыкларында саргылт яки кызгылт таплы тармак очларында урнашканнар, туры утыручан озын (20 - 30 см га кадәр) пирамидаль себеркәчләрдә. Җимешләре – чәнечкеле кабыклы, йомры итләч тартмачыклар, өч капкачы белән ачыла торган. Орлыклары (кәстәнәләре), кызгылт – көрән, ялтырап торалар, төпләрендә зур соры таплары бар.
Майда чәчәк ата, җимешләре сентябрьдә – октябрьдә өлгерә. Үсемлекнең җимеш бирү чоры 15 яшьтән башлана. Җимешләрен чикләвек дип атыйлар, алар көрән төстә һәм чәнечкеле, яшел кабыкта өлгерә.
1.2. Ат каштанының (кәстәнәсенең) төрләре:
| Төре | Төп характеристикалары | Чәчәкләрнең тасвирламасы | Сүрәте |
| Колифорния каштаны | Агачның биеклеге якынча 10 метр тәшкил итә, яшел яфраклары куе булып урнашкан | Чәчәкләр хуш исле һәм аксыл алсу төстә. Аларның биеклеге 20 см дан артмаган чәчәкләргә җыелган. | |
| Сары каштан | Табигый үсеш мохите - Төньяк Америка. Агачның биеклеге 30 метрга кадәр җитә. Яфраклары яшел төстә. Алар 5-7 пластинкадан тора. Кайрысы соры яки көрән төстә. Ат каштанының бу төре салкыннарга иң чыдамлысы булып тора. | Үсемлек гади ат каштанына караганда 23 атнага соңрак чәчәк ата. Чәчәкләре сары төстә. | |
| Ачык (шәрә) каштан | АКШның көнчыгыш өлешендә үсә. Бу агачның биеклеге уртача 25 метр тәшкил итә. | Табигый матурлыгы аркасында агач гадәттә бары тик декоратив функцияне генә үти. | |
| Һинд каштаны | Әлеге исем бу төр агачка үсү урынына карап бирелгән. Әлеге агач дөньяның төньяк өлешендә очрый. Яфраклары чөйгә охшаган. | Чәчәкләрнең төсләре үзенчәлекле. Төп төсе ак. Шулай да ак төскә сары, ал һәм кызыл төсләр кушылган кечкенә таплар да бар. | |
| Вак чәчәкле каштан | Табигый яшәү урыны – АКШның көньяк - көнчыгыш өлеше. Үсемлекнең биеклеге 5 метрдан артмаган кечкенә куак. Яфрак үз эченә 5 тән 7 гә кадәр вак яфракчаларны ала. | Чәчәкләре ак төстә. Аларның һәрберсендә алсу төстәге җимшәннәр бар. | |
| Кызыл каштан | Агачның биеклеге 12 метрга кадәр җитә. Ул Төньяк Америкада үсә. Кызыл каштан яфраклары 5 яфраклы пластинкадан тора, аларның һәрберсенең астында кечкенә төк бар. | Чәчәкләре ачык кызыл төстә һәм ерактан күренеп тора. Шуның өчен дә әлеге төр агачка кызыл каштан исеме бирелгән. | |
| Япон каштаны | Япониядә үсә. Агач гади ат каштанына бик охшаган. Аерма - яфракларда, алар бераз озынрак. Агачның биеклеге 30 метр тәшкил итә. | Япон каштанының чәчәкләре ачык – сары төстә. | |
К
аштанның барлык төрләрен дә бал кортлары ярата. Каштан балы сыек, үтә күренмәле, төссез, тиз кристаллаша һәм бераз ачы.
1.3. Ат каштанының (кәстәнәсенең) үзенчәлекле, файдалы яклары.
Б
үгенге көндә кешеләр тормышта Кытай каштанын кулланырга өйрәнделәр. Болгариядә каштан орлыкларыннан бальзамнар ясыйлар. Мәктәбебездә ат каштаныннан ясалган бальзамны кайтаручылар, кулланучылар бик күп, чөнки аларда күп күләмдә май, крахмал, шулай ук аксым тупланган. Әлеге бальзамнар тамак төбе авыртканда, томау төшкәндә, баш авыртканда, кайнар суга пешкәндә, төрле тән җәрәхәтләре алганда әлеге бальзамны кулланырга тәкъдим итәм. Ләкин бер үзенчәлеге бар, каштан бальзамы аллергия бирүчеләргә катгый тыела!
Шулай ук каштанның чикләвекләрен (орлыкларын) кулинариядә һәм азык-төлек сәнәгатендә югары бәялиләр. Аннан сыек сабын ясыйлар, Франциядә һәм Швейцариядә кымызын җитен, ефәк һәм йонны агарту өчен кулланганнар. Бу сыеклыкта юылган җитен – күк - зәңгәр төскә кергән.
Каштанның кайрысын апрельдә – майда, яфракларын (сабакларыннан башка) һәм чәчәкләрен майда, орлыкларын сентябрьдә – октябрьдә әзерләп куялар.
Тарихи чыганакларга таянып караганда, ат каштанын элек дары җитештерүдә, агач күмере өчен чимал буларак та кулланганнар. Агачны төрле әйберләр, суднолар төзү өчен кулланылуы билгеле. Япониядә агачның яфракларыннан һәм кабыгыннан тукымалар буяу өчен кара төс, ә тамырларыннан җиһазларны буяу өчен сары төстәге буяу алалар.
Каштан – файдалы дару үсемлеге. Үсемлекнең барлык компонентлары (орлык өчен чәнечкеле тартмадан тыш) фармацевтикада кулланыла. Халык медицинасында аяклардагы веналарны киңәйтүдә, аяк - куллар сызлаганда кулланалар.
Халык медицинасында каштан агачының кайрысыннан төнәтмә ясап салкын тиюне, температураны төшерү, диареяны дәвалау һәм шешенү вакытында сидек кудыру чарасы буларак кулланалар.
Эзләнү эшенең практик өлеше.
Каштан – кояш яратучы агач. Ул уңдырышлы, дымлы балчыкларны һәм аз кислоталы кара туфракны өстен күрә. Туфраклар йомшак, яхшы эшкәртелгән булырга тиеш. Каштан комлы туфракта начар үсә. Чынлыкта да комлы туфракта үсәме, юкмы икәнлеген тикшереп карау өчен мин тәҗрибә үткәреп карарга булдым.
Ат кәстәнәсен (каштанын) утырту ысуллары
Утыртуга әзерлек:
Бу үсемлекне утырту җиңел эш, ләкин туфракның торышын һәрвакыт исәпкә алырга кирәк. Башта чокыр казырга: 3 өлеш кара балчык, 2 өлеш черемә һәм 1 өлеш ком катнашмасы салып болгатырга һәм утыртырга кирәк.
К
аштан утырту өчен иң яхшы чор - көз яки иртә яз. Бу вакытны үзгәртергә ярамый, чөнки үсентегә тамырланырга вакыт җитмәү ихтималы бар.
Ат каштанын утырту тәртибе:
1. Киңлеге һәм тирәнлеге 0,5 метрдан да артык чокыр казыгыз.
Черемәгә 1 стакан ашлама (суперфосфат) салып болгатырга, чокыр төбенә салырга.
Дренаж өчен чокыр төбен вак ташлы ком белән капларга.
Үсемлек утыртылганда тамыр күмелергә тиеш түгел.
Тамыр өске өлешкә чыгып калмасын өчен, агач тирәли кечкенә калкулык ясарга кирәк.
Утыртканда 3 - 4 чиләк җылы су сибәргә кирәк. Утыртылганнан соң көн саен су сибеп торырга кирәк.
Үсентеләрне яхшырак тамырлану өчен кырыена таяк куеп усентене шул таяка бәйләргә кирәк. Каштан үсентесе тулычынча тамырланып үсеп киткәннән соң, таякны алып куярга кирәк.
Яшь агачны кояшның туры нурлары астында калдырырга ярамый, чөнки ул артык җылытудан шактый көчле пешүләр алырга мөмкин. Үсемлекнең беренче елында аңа көн дә су сибәргә һәм эссе кояш нурларыннан сакларга кирәк.
Йомгаклау.
1. Тәҗрибә үткәргәннән соң, мин шуны аңладым, чыннан да ат каштаны безнең якларда авыррак үсә икән. Шулай булгач, ат каштанын җылы якларда үстерү кулайрак булачак дигән фикергә килдем.
2. Кемнәргә минем фәнни эзләнү эше кызыксыну уятты, аларга мин “Фармаси” компаниясеннән бу шифалы бальзамны кайтартуны һәм куллануны тәкъдим итәр идем.
3. Кызыксынучылар https://farmasi.by әлеге ссылка буенча кереп карый һәм заказ бирә алалар!
Кулланылган әдәбият.
Е.Д.Солодухин Урман аптекасы (Аптека в лесу). Казан: Татар.кит.нәшр.,1993.- 240 бит.
Н. Н. Кондратьева «Мы» - программа экологического образования детей. Санкт-Петербург, «Детство - пресс», 2000.
Интернет - ресурс: https://belibra.ru/
М. Жадан Аптека в лесу. Издательство Таврия, Год издания,1979