Балаларга урамда юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү, балаларның юл-транспорт һаләкәтенә юлыгу куркынычын киметү, тәртиплелек, түземлек, сабырлык, әдәплелек күнекмәләрен булдыру балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәткән очракта куелган максатлар.
Просмотр содержимого документа
«"Юл йөрү кагыйдәләрен уеннар аша өйрәнәбез"»
Юл йөрү кагыйдәләрен уеннар аша өйрәнәбез!
Соңгы елларда республикабызда юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Шуннан чыгып балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү әһәмиятле булып санала.
Балалар белән юлда йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен үзләштерү – ата-анаарның, тәрбиячеләрнең төп бурычы дип саныйм.
Балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәткән очракта үз алдыбызга түбәндәге бурычларны куябыз:
Балаларны урамда юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү.
Балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычын киметү.
Тәртиплелек, сабырлык, түземлек, әдәплелек күнекмәләре булдыру.
Балаларның сүзлек запасын юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы яңа сүзләр, терминнар белән баету.
3 июль Россиядә ЮХИДИ хезмәткәрләре көне булып саналганлыктан, Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасында да “Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы бел!” атналыгы узды. Атна буе балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәре ныгытылды, юлда үз-үзеңе тоту кагыйдәләре кабатланды. Балалар белән темага карата дидактик, хәрәкәтле уеннар уйналды. Мәсәлән: “Транспорт төрләре”, “Нинди билге икәнен әйт!”, “Кайсы билге югалган”, “Светофор” һ.б. уеннар. Ә 8 июль көнне балалар бакчасында могҗиза булды: җәй көне балалар бакчасына Кыш бабай кунакка килде. Кышкы әкияти герой, юл йөрү кагыйдәләрен белмәгәч, Яңа ел башыннан ук үзенең өенә кайта алмыйча адашып йөргән һәм яңадан балалар бакчасы ишегалдына килеп чыккан. Ул балаларга үзенә булышуларын сорады. Балалар Кыш бабайга бик теләп ярдәм иттеләр: аңа юл билгеләре турында шигырләр, “Шофер булам” дигән җыр җырлап, уеннар уйнап, юлда ничек йөрергә кирәклеген аңлаттылар. Кыш бабай белән бергә “Коляскага утырган курчакны юл аша алып чык”, “Светофор”, “Велосипед белән дөрес йөр”, “Юл билгесен таны” кебек уеннар уйналды. Кыш бабай ахырдан Яңа ел бәйрәменең традициясен дәвам итеп, баларга бүләк бирде, юл йөрү кагыйдәләрен истә тотачагын әйтеп, Чыршы бәйрәменә килергә вәгъдә итеп, саубуллашып кайтып китте.
Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы
Тәрбияче Гыйлаҗиева Энҗе Рәшид кызы