СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Кечкенәләр катнаш төркемендә көз бәйрәме

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Кечкенәләр катнаш төркемендә көз бәйрәме»


        Зал төсле  яфраклар  белән бәйрәмчә бизәлгән. Күңелле көй астында алып баручы белән балалар залга керәләр.

Алып баручы. Балалар без буген сезнең белэн ел да утэ торган көз бәйрәменэ жыелдык. Карагыз әле, бүген безнең залыбызда ничек якты һәм матур. Тирә-юньдә төсле матур яфраклар янып тора. Бүген безгә бәйрәм килгән.

Әйе, бүген Көз бәйрәме!

Яфракларны күр әле:

Алтын төскә кергәннәр,

Бар дөньяны күмгәннәр!

Җил чыкканда шаулашалар,

Оча-оча уйнашалар,

Һавада әйләнәләр...

Алып баручы. Көзге матур бер көндэ

Куян йөгергән өенә

Аланнар буйлап та, болыннар буйлап та

Кәрзинендә булган ди төрледән — төрле гөмбә.


Куян : Бүген иртән әни миңа

Кушты гөмбэ җыярга

Һәр гөмбәне кәрзинемә

Кирәк салып куярга.

Гөмбә булып киенгән балалар янына куян бара.

Куян: Ай, нинди матур сез бүген урманда ,

Мин телим хәзер барыгызны да җыярга.

Алып баручы: Куянкай син безнең гөмбәләрне җыйма, алар сина матур итеп бер биеп күрсәтерләр. Бию: “Гөмбәләр” (малайлар башкаруында)

Куян: Рәхмәт сезгә гөмбә дусларым, мин юлымны дәвам итим әле.

Алып баручы.  Менә безгә кунаккка  куян да килеп китте. Ә безнең бәйрәмебезнең төп кунагы – Алтын Көз күренми нигәдер. Әйдәгез, бергәләп аны чакырып карыйк.

Көз, көз, алтын Көз,

Без сине бик көтәбез.

Бик моңсу безгә синсез,

Килче тизрәк безгә, Көз!

Балалар: Көзбикә, кил безгә!

Музыка уйный. Көз киемендә Төлке керә.

Төлке: Исәнмесез. Сез мине чакырдыгызмы? Менә вакыт табып бәйрәмегезгә килдем. 
Мин – Көзбикә! Ох! Патшабикә булуы җиңел түгел шул! (Тәхеткә утыра).

А.б: Сез утырып торыгыз, ял итегез, ә без сезнең күңелне күтәрербез, уйнарбыз, җырларбыз, биербез. Нәрсә карарга телисез?

Төлке: Нинди күңел ачу! Нинди җыр-бию?! Кара болытлар чыксын, яңгыр яусын, агачтагы бөтен яфраклар коелып бетсен! Бөтенегез йоклап китсәгез дә мин бик сөенер идем!

А.б: Ничек йокларга?! Без синең белән күңел ачарга “Көз ” бәйрәменә җыелдык. Балалар, әйдәгез әле тикшереп карыйк. Бәлки бу Көзбикә түгелдер?

Әйдәле әле, сөйлә, син яфрак бәйрәмен яратасыңмы?

Төлке: Нәрсә соң ул? Нинди яфрак бәйрәме?!

А.б: Балалар, яфрак бәйрәме турында җыр җырлап күрсәтик әле.

Җыр: “Яфрак бәйрәме”

Төлке: Юк! Юк! Юк! Ошамый миңа сезнең яфрак бәйрәме. Бөтен җирдә яфрак коелган. Куяннар яфрак астында качып утыралар. Берсен дә табып булмый!

А.б: Аңламыйм? Нигә кирәк сиңа куяннар?... Ярар, тагын бер сорауга җавап бир алайса. Көз көне яуган яңгырларны яратасыңмы син?

Төлке: О! Юк, яратмыйм! Бөтен куяннар юеш була, урмандагы юлларда су җыела. Шул юеш аркасында бер куянны да куып тотып булмый.

А.б: Тагын куяннар сөйли башлады. Балалар, бу Көзбикә түгел бугай. Ничек уйлыйсыз, кем безнең урманда куяннар аулый?

Балалар: Төлке!

А.б: Әйе шул, бу бит Төлке Хәйләбай! Әйт, тиз бул, Көзбикәне кая куйдың?

Төлке: Көзбикә, Көзбикә? Кая куйдым әле мин аны...

А.б:  Әйт, кайда Көзбикә? Хәйләләмә

Төлке: Хәйләләмә дисез. Ничек инде хәйләләмә... Мин бит дөньяда иң бәхетсез төлке! (елый)

А.б: Нәрсә булды? Нигә бәхетсез соң син?

Төлке: Минем бер дустым да юк. Берәүнең дә минем белән дус буласы килми. Сезнең балалар әнә нинди дус. Аларны бәйрәмгә чакырганнар, ә мине юк! (елый)

А.б: Төлке, син хәйләләүдән туктасаң, дусларың күбәер иде. Әйт әле менә, кайда Көзбикә?

Төлке: Әйтсәм, минем белән дуслашасызмы?

Балалар: Әлбәттә дуслашабыз.

Төлке: Ярар, алайса әйтим инде. Сезнең Көзбикәгезнең эше бик күп. Ул агачтагы яфракларны төрле төсләргә буяп, кошларны җылы якка озатып йөри. Мин сезгә бер кулчатыр бүләк итәм. Ул гади түгел, тылсымлы кулчатыр! Кулчатырны әйләндерә башлауга, теләгегез кабул булыр. ( Кулчатырны бүләк итә, Музыка волшебство).

Төлке: Хәзер без дуслармы инде?

А.б: Әлбәттә, Төлке, без хәзер дуслар. Без сиңа бәйрәмдә калырга рөхсәт итәбез.

Җырлы-бию: “Уң ягымда дустым бар”


А.б: Әйдәгез балалар, кулчатырны әйләндерик.

Балалар: Әйлән, әйлән кулчатыр, күрен безгә, Көзбикә! (Музыка. Көзбикә керә).





Көз: Исәнмесез, балалар!  Мин Көзбикә булам. Без сезнең белән бер ел күрешмәдек! Мин сезне бик сагынып килдем. Сезгә көзге байлык, көзге муллык китердем. Кырларда – игеннәр, бакчаларда яшелчәләр өлгерттем. Бар табигатьне алтын төскә төрдем.

Көзбикә: Дуслар бәйрәмгә килгәнсез,

Гөлдәй матур киенгәнсез.

Ниләр китердегез көзгә,

Сөйләп бирегезче безгә!

Балалар шигырь сөйли:

А.б. Көз килде дә бөтен җирне

Алтын төскә буяды.

Яшелгә дә буяр иде

Юктыр ахры буявы.

А.б.: Балалар, әйдәгез көз белән уйнап-җырлап алабыз.

Көз белән балалар җыры. (Г. Гараева музыкасы һәм сүзләре )
- Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

- Кәрзинемдә кыярлар,

Помидор hәм алмалар.

- Көз, көз, әйт әле,

Кәрзинеңдә ниләр бар?

- Кәрзинемдә яңгырлар

Кызыл, сары яфраклар. Көз: Рәхмәт сезгә балалар. Карагыз әле, минем кәрзинемдә ниниди генә төсләр юк: сары, кызыл, алтын. Көз: Сары сары сап сары  Агачның яфраклары Көз: - Яфракны җыябыз, кәрзингә тутырабыз Уен: “ Яфракларны җый” Көз: Балалар, ел саен сезгә киләм мин,

Киеп матур  күлмәкләр.

Әйдәгез, килегез яныма,

Уйныйк әле бергәләп.

Уен: «Кояшкай һәм яңгыр» Алып баручы: Балалар көз җиткәч безнең бакчаларда нәрсәләр өлгерә? Ягез әле санап күрсәтегез. Ә менә бакчаның бу өлешендә бәрәңге дә үстергәннәр. Чүпләп бетерәсе бәрәңгеләре дә калган икән! Әйдәгез без аларны бер-беребез белән ярышып чүплик.
(2 бала чакырыла) “Кашык белән бәрәңге җыю” уены. (Идәнгә бәрәңгеләр таратыла. Шул бәрәңгеләрне чиләккә җыялар. Кем күбрәк җыя, ул җиңүче була.)

Апа, безгә артыбыздан

Шыбыр-шыбыр кем дәшә?

Алып баручы. Кем дә дәшми, көзге яңгыр

Зонтик белән сөйләшә.

"Зонтиклар" биюе башкарыла. (кызлар)



Алып баручы: Яңгырлар күп яугач җирләр юеш була, сулар җыелып тора. Кешеләр аякларына резин итекләр, матур галошлар кияләр.

Уен-эстафета: “Кем тизрәк?” (Балалар ике командага бүленеп, аякларына галош, кулларына кулчатыр тотып билгеләнгән урыннан әйләнеп киләләр.)

А.б: Бүген сез үзегезнең җитезлегегезне, уңганлыгыгызны күрсәттегез. Рәхмәт сезгә. Ә хәзер сезгә “Көз кызы” үзенең алып килгән күчтәнәчләрен өләшер. (Зонтикта конфетлар яшерелгән)

Көз кызы: (Балаларга бүләкләр өләшә)

Алдагы көннәрегездә

Телимен мин уңышлар.

Муллыкта, рәхәт тормышта

Яшәгез, нәни дуслар!

А.б: Бәйрәм мөбарәк булсын,

Табыннар түгәрәк булсын!

Барыбызга да сәламәтлек,

Тыныч көннәр насыйп булсын!














Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының

Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы

мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе







Кечкенәләр катнаш төркемендә көз бәйрәме

Исәнме, алтын көз!”









Тәрбияче:

Яруллина А.Р





2018-2019