СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Кеше китә,җыры кала

Нажмите, чтобы узнать подробности

Мөхәммәт Мәһдиев повесте буенча дәрес эшкәртмәсе

Просмотр содержимого документа
«Кеше китә,җыры кала»

Мамадыш районы “Көек-Ерыкса гомуми урта белем мәктәбе”нең

туган тел һәм әдәбияты укытучысы Гәрәева Гөлназ Гафур кызы.



Тема:. М. Мәһдиевнең «Кеше китә-җыры кала» повесте. Образлар җыелмасы

Максат: «Тартмалы композиция» алымы белән язылган әсәргә анализ ясау күнекмәләре булдыру, идеясен аның образлары аша ачыклау.

Укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү, эзлекле сөйләмен камилләштерү.

Милләтебезгә карата хөрмәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү, авыл кешеләренә игътибарлылык уяту.

Җиһаз: М. Мәһдиев портреты, аның китапларыннаң күргәзмә, «Кеше китә- җыры кала» әсәре, эпиграф язылган плакат, образлар язылган тасмалар.

Дәрес барышы.

I. Дәресне оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

II. Актуальләштерү.

М. Мәһдиев иҗаты буенча фронталь кабатлау.

1. Тормыш сәхифәләре.

2. Иҗаты, әсәрләрен атау, аларның үзенчәлеге.

III. Яңа материалны үзләштерү.

Әсәрнең эчтәлеген анализлау.

1. - Әсәрне кемнәр укып чыкты?

- Ул кайчан язылган? (1958-1968 елларда.)

- Кайсы чорны үз эченә ала?

(Бу чор 30-50нче елларга туры килә. Авыл хуҗалыгын җайга салу, промышленностьны торгызу чоры.)

- Бу әсәрне язганда авторның иҗат югарылыгы нинди?

(Бу әсәрне өлгереп җиткән прозаик тәкъдим итә.)

- Ә хәзер әсәрнең җанрын билгелик.

(Жанры - повесть. Күләме, урыны, вакыты, образлар системасы, сюжеты ягыннан дәлиллиләр.)

- Әсәрнең төзелеше (композициясе) нинди? Ул төзелеше ягыннан башка әсәрләргә охшаганмы?

(Һәр бүлектә мөстәкыйль, сюжеты ягыннан төгәлләнгән вакыйгалар тасвирлана, ләкин алар арасында сюжет сызыгы юк. Бүлекләр саен аерым образлар бирелә.)

- Әйе, балалар, дөрес билгеләдегез, бу әсәр «тартмалы композиция» алымы белән язылган. Мондый алым Борынгы әдәбиятта очраган иде. Мәсәлән, Мөхәммәдьярның «Төхфәи мәрдан», Сәиф Сараиның «Гөлестан бит төрки» әсәрләрендә дә чагыштырмача мөстәкыйль сюжет берәмлекләре бер әсәр эченә җыелып бер бөтен итеп күрсәтә.

(Тактада «тартмалы композиция» сүзенә билгеләмә язылган, укучылар аны дәфтәрләренә язып алалар.)

2. Плакатка язылган эпиграфны уку.

Бары да үтә,

Бары да онытыла.

Байлык, зурлык китә, югала...

Тик җыр үлми

Күчеп буыннарга

Киләчәктә яшәп җыр кала.

С. Хәким.

- Бу шигырь юлларында нәрсә турында сүз бара? ( Җыр турында, аның киләчәктә яшәп калуы турында.)

- Нәрсә ул җыр?

(Укучылар билгеләмәсен әйтәләр, аларга «Аңлатмалы сүзлек»тән карап килергә әйтелгән иде. Җыр - көйгә салынган шигъри әсәр.)

- Җыр кайчан туа?

(Кеше шатлыктан да, кайгыдан да җырлап җибәрә, ул күңелдә туа.)

- Җырны без халык авыз иҗаты әсәре икәнен беләбез. Димәк, халык борынгы заманнардан ук җырлаган, ул – буыннан-буынга күчеп килгән, һәр милләтнең күнелен,моңнарын, яшәү рәвешен билгели торган фольклор әсәре. Әсәрнең исемендә дә җыр сүзе бар. Бу турыда нинди фикерләрегез бар?

(Кешеләрдән эз, исем кала, җыр кала. Ул начар булса да, яхшы булса да, барыбер кала.)

- Әгәр җырларны әсәрдән төшереп калдырсак, аның бөтенлегенә зыян киләме?

(Әйе, килә. Җыр әсәргә образ буларак килеп кергән, әсәрнең тукымасында саклана. Җырларны төшереп калдырсан, бернәрсә дә калмый, җырлар биредә бербөтен организмны – повестьның сюжетын тудыралар. Һәр образнын үз җыры бар, һәркем аны үзенчә жырлый, кеше җырсыз яши алмый, җырсыз яшәү – куркыныч. Әлбәттә, сүз әсәрдә күңел җыры турында бара.)

- Ә хәзер башка образларга күчик. Сез әсәрдә нинди образлар белән таныштыгыз?

(Укучылар образларны саныйлар).

- Төп образны билгелик.

(Төп образ-Шәяхмәт, чөнки ул бөтен образларны бәйләп торучы үзәк образ.)

Укучылар һәр образга характеристика бирәләр, аларга Г.Саттаровның «Татар исемнәре ни сөйли?» китабыннан һәр образ исеменең мәгънәсен белеп килергә бирелгән иде.

Шәяхмәт (данлы, иң данлыклы хуҗа дигәнне аңлата)-үзе өчен түгел, ә коллектив өчен яшәүче. Ул чорда кеше коллективка хезмәт итсә генә-яхшы кеше була, ә үзе өчен яшәгән кеше начар була, бу - чор таләбе.

Васфикамал (төгәл сыйфатлы).-ачы телле, Хәкимулланың хатыны, Шәяхмәтнең килене.Ул эш яратучы, эшне оештыручы. Хәкимулла аны эшчән булганы өчен үз итә; хатының эшчән булмаса, эш бармый авылда. Соңыннан ул арык итеп бирелә, күзләрендә нур сүнгән, гомер буе авыр эш эшләп ватылып беткән, ә бит хезмәт кешесе матур булырга тиеш иде. Васфикамал – типик авыл хатыны, хезмәт ударнигы.

Заһри (ялтырап торучы) – Борһан сызыгы. Алар хөкүмәткә яраклашып яшәгән кешеләр. Заһри – маклер (посредник), аның халык белән сөйләшер сүзе юк, җырлар җыры да юк. Ул тормышта әйбәт яши, ләкин соңыннан үкенә, чөнки Хәбирә карчык биргән тәмәке суын эчеп, йөрәк авырулы кешегә әйләнә. Ул сугышка барасы килмәгәнлектән, язмышын шушы карчыкка тапшыра, ичмасам бер кулым булмасын иде, ди.

Борһан – автор тарафыннан яшерелеп сурәтләнгән образ. Ул хәерче, ялкау, лодырь итеп бирелә, үзе ямаулы ыштан кигән, үзе булдыксыз, менә шул булдыксызлар властька килде, алар халыкка нинди бәхет бирә алсыннар, ди автор.

Заһри да, Борһан да үзләренең бу яшәү рәвешләреннән риза түгелләр. Кешегә кайчан да булса үз тормышына бәя бирү вакыты җитә: матур түгел аларның җырлары.

Хәбирә (хәбәрдар, хәбәрче) – шушы авылның хәбәрдар кешесе. Миссиясе – авылның рухи сакчысы, таяну ноктасы. Ул халыкка ярдәм итмәсә дә, аны тынычландыручы, халык аңа барыбер килә.

Улибаева – район прокуроры. Ул бу Кара Чыршылы авылына килеп, Чуар бабай каберен актарып йөри: юк эш белән шөгыльләнә. Ире үлгән, дурт баласы бар, үзе бик усал, әче сүгенә, тәмәке тарта. Бу образ аша идеологиянең хатын-кыздан ирдәүкә ясаганы күрсәтелә.

- М. Мәһдиев бу әсәрендә портретлар галереясын бирә, монда бөтен типлы образлар да бар. Хәзер әсәрдәге бирелгән чорга карап, аларны төркемнәргә бүлик. (Образлар язылган кәгазь-тасмалар тактага беркетелә бара.)


I төркем

II төркем

Шәяхмәт

Заһри

Васфикамал

Борһан

Шәйхи хәлфә

Хәбирә

Тимерхан һ.б.

Нургали һ.б.

- Бу ике төркем кешеләре ничек аерыла? Төп үзәк образ булган Шәяхмәт аркылы билгеләгез.

(I төркем - халык өчен яшәүчеләр, II төркем – үзләре өчен яшәүчеләр.)

- I төркем кешеләре җәмгыять өчен нинди файда китерәләр?

(Шәяхмәт үз үзен аямыйча колхозны җитәкли, бигрәк тә сугыш елларында фронтка икмәк озату эшен оештыра. Васфикамал Чуар бабай каберен саклап кала, хезмәт ударнигы. Шәйхи хәлфә авыл халкына аңлату эшләре алып бара…)

- Ә алардан нинди җыр калыр?

(Изге матур җыр калыр. Халык аларны онытмас, балалары, оныклары горурланып искә алырлар.)

- Жәмгыятькә зыян китерүчеләргә мисаллар китерегез әле.

(Заһри спекуляция белән шөгыльләнә, халыкны алдый, сугыштан качып кала. Хәбирә үзе өчен генә кайгыртып, кешеләргә зыян сала торган карчык. Андыйлардан ямьсез истәлекләр генә калыр, ямьсез җыр калыр.)

- Димәк, үзеңнән соң матур җыр калдыру – ничек яшәү дигән сүз?

(Кешеләргә кирәклелегеңне һәрвакыт тоеп,сизеп яшәү дигән сүз. Бигрәк тә без аны Шәяхмәт образы аркылы күрсәтә алабыз. Әсәрнең ахырында туй бара. Шәяхмәтнең оныгы Нариман Зөлфиягә өйләнә. Бу туйда Шәяхмәтне олылап түргә утырталар, аңа башлап сүз бирәләр. Шәяхмәт – хөрмәтле кеше, аның киңәшләренә колак салалар. Шәяхмәт үзе артыннан матур жыр калдыра).

- Укучылар, шулай булгач, әсәрнең идеясе нәрсәдә соң?

(Кеше үзеннән соң матур җыр, изге исем, якты эз калдырырга тиеш. Кешенең җирдәге миссиясе шунда).

3. Әсәрнең теле нинди? Ул сезгә ошадымы?

(Әйе, ошады. Ул халыкчан, жор телле, юмор белән драматизм бергә бара).

- Хәзер китапларыгызны ачыгыз. Кайсы урыннарда сурәтләү чаралары таптыгыз, нинди мәкальләр, фразеологизмнар, гореф-гадәтләр, йолалар, сатира элементлары белән очраштыгыз?

(Укучылар алдан үзләре табып килгән урыннарны укып күрсәтәләр).

- Әсәрдә кайсы милләт кешеләре турында сүз бара?

(Татар милләте кешеләре турында).

-Милләтебезнең яшәеше, телебезнең, гореф-гадәтләребезнең, йолаларыбызның сакланышы нинди сыйфатлы кешеләргә бәйле?

(Намуслы, кешелекле, ярдәмчел, эшчән, бердәм, сабыр, әхлаклы кешеләргә бәйле).

- Нинди кешеләр тормышта үз урыннарын табалар?

(Милли әхлаклы халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап яшәгән һәм киләчәк буыннарга тапшырган кешеләр тормышта аякларына ныклы басып торалар, үзләреннән соң җир йөзендә матур җыр, изге васыять калдыра алалар).

4.- Әсәрдә авторның тагын бер фикерен сиземләргә мөмкин. Ул милләтнең чын йөзе кайда сакланган дип әйтергә тели?

(Авылда сакланган).

- Әйе, укучылар. Милләтнең яшәеше һәм киләчәге авыл белән бәйле, ди автор, авылның милләт сакчысы икәнлегенә басым ясый. Әйтергә кирәк, авыл тормышын М.Мәһдиев кебек оста сурәтләүче, бөтен нечкәлекләрен белеп тасвирлаучы язучылар күп түгел. Әйе, тоталитар режим белән яшәсә дә, шул чордагы авыл иң кыйммәтле мирасыбызны саклап кала алды, безнең буыннарга кадәр җиткерде. Ә хәзерге авылның хәле ничек соң? Анда нинди тискәре күренешләр килеп керде?

(Эчүчелек, колхозлар таркалу, урбанизация…)

IV. Дәресне йомгаклау.

- Яңадан эпиграфка әйләнеп кайтабыз. Кеше кая китә соң?

(Кеше мәңгелек түгел, ул фани дөньяга күчә.)

Нәтиҗә. Җирдә кешенең җыры өзелмәскә тиеш, милләт баласы бишек җырын ишетеп үсәргә тиеш. Җыр - кешенең мәңгелек юлдашы.

Билгеләр кую.

V. Өй эше бирү.

  • Сюжетын күрсәткән таблица төзеп килергә

  • Хәзерге вакытта сакланып калган гореф гадәтләр, йолалар, ырымнар турында язып килергә.



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!