СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"ХӘРЕФ"ики. Татар теле дәресләрендә уен технологиясен куллану

Нажмите, чтобы узнать подробности

“Хәреф”ики

“Балалар матурлык, уен, әкият, музыка,рәсем,хыял һәм иҗат

дөньясында яшәргә тиеш”.

В.А.Сухомлинский

Бүгенге көндә “Фиксики” мультфильмын карамаган кеше юктыр, мөгаен. Фиксиклар өйдәге көнкүреш җиһазларын саклап, аларны төзәтеп торалар. Шулай ук,  приборларның төзелешләрен өйрәтеп, аңлаешлы итеп аңлаталар.  Балалар шул мультфильмны бик яратып карыйлар.

Мин  дә, үз чиратыбымда, татар теле дәресен кызыклы үткәрер өчен, балаларның укуга кызыксынуын арттырыр өчен  “Хәрефики” исемле персонажлар уйлап чыгардым. Минем  “Хәрефики”  геройлары да “Фиксики” кебек чын  булышучылар. Алар дәрес буе укучылар белән татар телен өйрәнәләр, сораулар, аңлатмалар бирәләр, бергәләп җырлыйлар, бииләр.

Татар алфавитында 6 татар хәрефе бар. Безнең Хәрефики дә алтау: Ә – Әминә, Ө – Өлгер, Ү – Үрнәк, Җ – Җәүһәр, Ң - Яңалык, Һ - Һади. Хәрефики сузык авазларга (кызларга), тартык авазларга (малайларга) бүленәләр. Гадәттә,  укучы кызлар сузык аваз “Хәрефик”ларын, укучы  малайлар тартык аваз “Хәрефик”ларын сайлыйлар.

Билгеле булганча, дәрес этапларга бүленә. Һәр этапта берәр “Хәрефик” чыга. Мәсәлән, Хәрефик Әминә дәрес башында һәм азагында чыгарга мөмкин. Ул укучыларны сәламли: “Сәлам, сәлам, хәерле иртә!..” . “Бүген сыйныфта кем дежур?”. Дежур укучы тора (алдан “Һадины” кулына киеп куя): “Мин дежур.”. Диалог башлана.

-Өй эше нәрсә бирелгән иде?

“Хәрефик” Өлгер баса:

          -Сүзләр ятларга иде.

          -Рәхмәт. (Утыралар).

   Рефлексиядә  “Хәрефик” Әминә сораулар бирә: “Син бүген нәрсә белдең, ә?” Хәрефик Өлгер өй эшен бирә. Хәрефик Үрнәк дәрестә күнегүләр, биремнәр эшләгәндә укучыларга булышып тора. Хәрефик Яңалык яңа тема өстендә эшләгәндә ярдәмгә килә. Хәрефик Җомга физкульминутка үткәрә. Хәрефик Һади яңа тема аңлатканда булыша.

Әлеге геройлар кулга киелә торган курчаклар рәвешендә ясалган. Аларның басып тора торган үз сәхнәләре дә бар (ширма-пәрдә). Баштарак укытучы Хәрефиклар өчен үзе сөйләсә, тора-бара укучылар курчакларны үзләре уйната башлыйлар.

Хәрефиклар дәрес дәвамында төрле ситуацияләргә эләгергә мөмкиннәр.Дәреснең төрле темаларын да яктырта алалар. Алар белән дәрес бик кызыклы һәм продуктив үтә!

Укучылар Хәрефики геройларын уен дип кабул итсә, укытучылар өчен ул менә дигән ярдәмлек була. Башлангыч сыйныф  укучылары дөньяны уен аша танып белә, акылын баета, уен ярдәмендә үсә. Уен шулай ук игътибарлылыкны, хәтерне үстерә, сүзлек запасын баетуга ярдәм итә. Бу алым дәресләрне җанландырып җибәрә, укучыларның активлыгын үстерә, яңа сүзләрне тизрәк истә калдырырга булыша.

“Балалар матурлык, уен, әкият,музыка,рәсем,хыял һәм иҗат дөньясында яшәргә тиеш”, дип әйткән мәшһүр укытучыбыз В.А.Сухомлинский. Мин бу сүзләр белән тулысынча килешәм.

Просмотр содержимого документа
«"ХӘРЕФ"ики. Татар теле дәресләрендә уен технологиясен куллану»

Хәреф”ики

Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!