СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Ъ хәрефе9 ( аеру билгесе)

Нажмите, чтобы узнать подробности

ъ( калынлык һәм аеру билгесе) хәрефен дөрес укырга һәм язырга өйрәтү

Просмотр содержимого документа
«Ъ хәрефе9 ( аеру билгесе)»

Закирова Фәнзия Рәвис кызы

Актаныш районы Аеш мәктәбенең I

квалификацион категорияле укытучысы


2 класста татар теленнән дәрес эшкәртмәсе


Тема : Ъ хәрефе

Максат: Ъ хәрефен дөрес кулланып язарга өйрәтү;

Көтелгән нәтиҗә: калынлык һәм аеру билгесе кергән сүзләрне дөрес кулланып язу, дөрес уку;

Регулятив эшчәнлек: уку биремен үзара тикшерү;

Коммуникатив эшчәнлек: үз фикереңне әйтә белү, тикшерү;

Танып-белү эшчәнлеге: кагыйдәне формалаштыру, моделен төзү;

Ресурслар: ноутбук, проектор, презентация, хәреф үрнәкләре, плакатлар, ребуслар, каточкалар, алфавит.

Дәрес барышы

I Оештыру моменты

-Хәерле көн, укучылар! Иртәбезнең шулай матур, көнебезнең имин үтүен теләп, дәресебезне башлыйбыз. Бер-берегезгә нинди теләкләр теләр идегез?

Мин дә сезнең бу теләкләрегезгә кушылам.

II Актуальләштерү: 1) Викторина сораларына җавап бирегез әле (Слайд1)

  • Татар телендә ничә хәреф бар ?

  • Нинди авазлар була?

  • Сузык авазларны нинди төркемнәргә бүлеп йөртәбез?

  • Тартык авазларны нинди төркемнәргә бүлеп йөртәбез?

  • Алфавитта тагын ниди авазлар бар?

  • Хәйләкәр авазларны атагыз.

  • Нинди хәрефләр тавышсыз хәрефләр?

  • М, н, ң авазлары нинди авазлар?

2) Тактадагы сүзләргә игътибар белән карагыз әле. Кайсы сүз артык? (Слайд2)

кулъяулык игълан

алъяпкыч Нәфикъ

тугызъеллык Рәфикъ

Мәрьям вәгъдә

- Мәрьям сүзе артык. Калган сүзләрдә нинди уртаклык бар? Бүген матур язу күнегүендә без язасы хәреф аваз белдерми.

3)Матур язу күнегүе: ъ-хәрефе, алъяпкыч сүзен язу (слайд 3)

Сүзлек эше: Алъяпкыч- күбесенчә өй шартларында һәм эш вакытында киелүче өс киеме. Аны ирләр дә, хатыннар да кия. Күбесенчә кием өстенә киелә. Төп бурычы булып, үз астындагы киемне пычрак төшүдән саклау тора.

4)Дәреснең бурычын ачыклау:

-Экрандагы сүзләргә карагыз әле, аларда нинди уртаклык бар?Димәк, без дәрестә нәрсә өйрәнәбез?

III Яңа белем күнекмәләр формалаштыру: парларда эшләргә тәкъдим итәм(карточкалар белән эш).

1.Нигъмәт вәгъдә игълан

Рәфикъ мәгънә тәкъдим

Нәфикъ дәгъвә игътибар

Укытучы:Сүзләрне укыгыз ъ хәрефе кайсы хәрефләрдән соң язылган? Бу сүзләр ничек әйтелә?

Нәтиҗә ясыйк: калынлык билгесе нечкә әйтелешле иҗекләрдәге к, г хәрефләренең калын укылышын күрсәтү өчен языла.(слайд 4, модель төзелә)

2. Алъяпкыч кулъюгыч

ашъяулык кулъязма

кулъяулык тугызъеллык

Укытучы. Сүзләрне укыгыз ъ хәрефе кайсы хәрефләрдән соң язылган? Бу сүзләр ничек әйтелә?

-Юлдан-юлга күчергәндә дөрес күчерелешен аңлатыгыз.

Нәтиҗә ясыйк: калынлык билгесе (ъ) я, ю, е хәрефләре алдыннан килгәндә, тартыкларны аерып укырга кирәклекне күрсәтә: аръяк [арйакъ], Яхъя [йахйа] (слайд 5, модель төзелә)

IV. Ял минуты

V. Белемнәрне ныгыту күнегүләре

1)Дәфтәрдә эш: 91 күнегү. Сүзләрне иҗекләргә бүлеп язу.

2) 92 күнегү. Сүзләрне төркемләп язу:

ъ (аеру): унъеллык, ... .

ъ (калынлык):вәгъдә, ... .

3) Ял минуты (күзләр өчен)

Яздым җөмлә, иҗек, сүз.

Бик арады минем күз.

Йомам күзем: ял итсен.

Ачам күзем: күп күрсен.

Тагын йомам һәм ачам,

Бер йомам да,бер ачам.

Күзләр хәрәкәте белән

Бик зур әйләнә сызам.

Аннан төбим күзләрем

Имән бармак очына.

Кисәк карыйм тышта үскән

Биек агач башына.


3)Мөстәкыйль эш:бирелгән сүзләрне ике баганага язарга (слайд 6): а) Тәг..зимә, ар...як, Тәүфик... , ал...япкыч, Ях...я , мәг...нә, Ниг...мәт, под...езд, Җәг...фәр,  кул...яулык, Сәг...ди, аш...яулык

б) 3 сүз белән җөмлә төзеп язарга.

VI. Йомгаклау һәм бәяләү. Рефлексия. Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез? Үзегез өчен нинди яңалыклар ачтыгыз? ъ билгесе нинди очракларда языла?

V II Өй эше: 93 күнегү