Тема: Мөхәммәдьяр. “Төхвәи мәрдан”, “Нуры Содур” поэмалары.
Максат: - Мөхәммәдьярның тормыш һәм иҗаты белән таныштыру;
Поэмаларның төзелеше, төп проблематикасы, сәнгатьчә эшләнеше турында белешмә бирү;
Татар әдәбият тарихына карата ихтирам тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек, компьтер, Татар әдәбияты: Теория. Тарих/ Д.Ф.Заһидуллина – Казан: Мәгариф, 2006.
Дәрес барышы.
Ориентлашу этабы.
Психологик уңай халәт тудыру.
Адымлап башкару этабы.
Яңа теманы өйрәнү.
а) Мөхәммәдьярның тормыш һәм иҗаты белән таныштыру.
Урта гасырның башка күп кенә әдипләре кебек үк, Мөхәммәдьярның гомер юлы төгәл
билгеле түгел. Тормышы хакында, нигездә, әсәрләрендәге аерым факт-мәгълүматларга таянып кына фикер йөртә алабыз.
Мөхәммәдьяр — Казан каласы белән тыгыз бәйләнешле шагыйрь. Ул моннан 500 еллар элек, ягъни XV гасыр азакларында рухани, хаҗи гаиләсендә дөньяга килә («Атамыз Мәхмүд догачы...»). Автор бер әсәренең ахырында исеменең «Мәхмүд Хаҗи углы фәкыйрь Мөхәммәдьяр» булуын искәртә. Ике урында үзен «Ярмөхәммәд» дип тә атый. Әсәрләреннән шагыйрьнең шактый укымышлы булуы, гарәп, фарсы, төрки телләрен һәм әдәбиятларын яхшы белүе аңлашыла.
Мөхәммәдьяр 1542 елда иҗат ителгән «Нуры содур» («Күңелләр нуры», «Күкрәкләр нуры») поэмасында «Мөхәммәд Әмин хан каберендә» «мөҗавир» (сакчы) булып торуын әйтеп китә. «Төхфәи мэрдан» («Егетләр бүләге», 1540) әсәрендә үзенең күп мәшәкатьләргә һәм авырлыкларга дучар булуын яза: «Чикдем... рәнҗ вә мәшәкъкать бихисаб (хисапсыз)», «Мән тиккән утга кеше пешмәгәй» («Миңа эләккән кебек утта кеше пешмәгәй»). Әмма шагыйрь, нинди генә кыенлыкларга очраса да, күңел төшенкелегенә бирелми, ил, халык турында уйлана, кешеләрне, җәмгыятьне имин, бәхетле итү хакында хыяллана.
Шагыйрь кайчан үлгән соң? Бу сорауга төгәл җавап юк. Кайбер галимнәр аның тылмач булып Мәскәүгә баруын, 1549 елда Муромда руслар тарафыннан үтерелүен искәртәләр.
Бәлки, Мөхәммәдьяр да, чордашы Колшәриф кебек, Казан ханлыгы белән бергә һәлак булгандыр. Әмма әдип үзе үлсә дә, аның ялкынлы сүзләре, гуманистик фикерләре исән калган, берничә гасыр буена укучыларны дулкынландырып килә. Безгә Мөхәммәдьярның өч әсәре — «Төхфәи мәрдан» (1540), «Нуры содур» (1542) поэмалары һәм «Нәсыйхәт» шигыре мәгълүм. Символик эчтәлектәге соңгы әсәренең төп мәгънәсе шунда: кеше үзенең күңелен пакь, нурлы, «тугры юлда» тотарга бурычлы.
Мөхәммәдьярның «Төхфәи мэрдан» һәм «Нуры содур» әсәрләренең һәр икесе дә үзләренең поэтик корылышлары, әхлакый-фәлсәфи мәсьәләләрне үзәккә куюлары, лиро-эпик табигатьләре белән бер-берсенә охшаш, һәр икесендә дә куелган проблемаларга иллюстрация рәвешендә төрле шигъри хикәятләр китерелә. Мәсәлән, «Төхфәи мэрдан»нең бер бүлекчәсендә мөддәгыйлык, ягъни сүз йөртү, гауга кубару, дәгъва кылу хакында сүз бара. Автор бу сыйфатның начарлыгын, башкаларга гына түгел, үзеңә дә зыян китерүен искәртә:
Мөддәгыйлык кыйлмагыл сән, и зинһар,
«Мөддәгыйлык кайрә (кире.— X. М.) килер»,— мәсәл бар.
Шушы фикерне ул түбәндәге хикәят ярдәмендә күрсәтмә формада да гәүдәләндерә.
Шаһ Һарун исемле бер патша сараенда Хушнәва исемле бер җырчы хезмәт итә:
Бар ирде бер колы, исме Хушнәва,
Былбыл аның өнедин ирде бинәва.
(Хушнәва исемле бер колы бар иде,
Аның матур тавышыннан былбыл да моңсыз калыр иде.)
Күрергә хөсне шәһрендә ул шаһ иде, Йолдыз эчрә йөзе ай — руйи маһ иде.
(Матурлыгы белән ул гүзәллек шәһәренең шаһы иде,
Йолдызлар арасындагы ай кебек иде.)
Хушнәва, җырлап, үзенең матур тавышы белән кешеләрнең күңелен күтәрә, рәхмәтен ала. Әмма, көнләшеп, аның өстеннән гайбәт тараталар, төрле бәлаләр ягалар. Ахыр чиктә гаделлек тантана итә, «мөддәгыйлар» үзләре хурлыкка калалар.
«Нуры содур» поэмасының бер бүлекчәсе «рәхим-шәфкать сүзләре» турында. Автор фикеренчә, рәхимле һәм шәфкатьле булу кешенең күңелен йомшак, үзен нурлы итә. Андый сыйфатка ия зат һәр җан иясенә бары игелек кенә кыла, шуңа күрә аның дәүләте, бәхете арта. Алга таба Мөхәммәдьяр Муса турындагы сюжетны китерә. Заманында Муса көтү көтә. Бервакыт бер куй (сарык) көтүдән кача. Муса аны куып ара, талчыга. Ахырда тота һәм сарыкка болай ди:
...И мөбарәк җанвар,
Күп йөгердең сән качып, ардың мәгәр.
Үзең арып һәм мәне аргуздың уш (ардырттың.— X. М.), Берзаман кыйлгыл асаеш имди хуш (Инде бераз тынычлык ал.— Х.М.).
Аннары Муса куйны киеменә төреп күтәрә дә көтү янына алып килә. Шушындый рәхим-шәфкатьлелеге өчен хикәят каһарманы хөрмәтле дәрәҗәгә ирешә, кыйммәтле бүләкләр ала.
Ьәр ике поэманың сюжетлы өлешләрендә хәтта бердәй ситуацияләр дә очрый. Мәсәлән, «Төхфәи мәрдан»дәге «Җеп эрләп сатучы ир белән хатын» һәм «Нуры содур» поэмасындагы «Хәммал» (йөкче) хикәятләре — әнә шундыйлардан. Аларның һәр икесендә дә төп каһарманнар, бурычын түли алмыйча, авыр хәлдә калган кешеләрне актык акчаларын биреп йолып калалар. Икенче көнне берсе — җебен, икенчесе утынын балыкка алыштыра. Кайтып балыкны ярып карасалар, аның эчендә — кыйммәтле энҗе. Хикәятләрнең мәгънәсе: игелекле эш-гамәлләр һич тә юкка чыкмый, ә бәлки артыгы белән кабат үзеңә кайта.
«Төхфәи мәрдан» һәм «Нуры содур» иҗат ителгән 30—40 нчы еллар — Казан мәмләкәте өчен авыр, каршылыклы чор. Илнең эчке һәм тышкы хәлен яхшы белгән Мөхәммәдьяр дәүләтнең бөтенлеген, иминлеген саклау турында уйлана, иҗаты белән тормышның зарури ихтыяҗларына җавап бирергә омтыла. Бөек остазлары Йосыф Баласагунлы, Кол Гали, Котб, Сәйф Сарай кебек, Мөхәммәдьяр да илнең имин, бәхетле тормышын мәгърифәтле, гадел хөкемдарга бәйләп карый. Аның фикеренчә, чын кешеләр башкаларның күңелен нурландырырлык игелекле эш-гамәлләр кылып яшәргә бурычлы.
б). “Төхвәи мәрдан”, “Нуры Содур” поэмалары белән танышу.
Поэмаларның төзелеше, төп проблематикасы, сәнгатьчә эшләнеше турында әңгәмә.
IV. Рефлекция.
Дәрескә кыскача йомгак ясау. Аңлашылмаган сорауларга җавап бирү.
V. Өй эше.
“Тел турында” – ятларга.