СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Контроль эш. 7нче сыйныф

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

7нче сыйныфның татар төркеме өчен контроль эш үрнәге. Текст буенча эш бирелә.

Просмотр содержимого документа
«Контроль эш. 7нче сыйныф»

7 нчесыйныф татар төркеме
Iвариант

Текстны укырга һәм биремнәрне эшләргә.

Туган як матурлыгы.

(1) Раушания, борылып, килгән якларга күз ташлап алды. (2) Аның өчен гаҗәеп матур манзара ачылды. (3) Кыз, исе китеп, шушы хозурлыкны күзәтергә кереште.
(4) Авыл үзе матур гына икән ләбаса. (5) Анда-санда, бүрек-бүрек булып, тупыл, тирәк агачларының куе ябалдашлары күккә сузылган.(6) Зәңгәрсу офыкларга таба, көзгеләр шикелле Ык күлләре ялтырый. (7) Күлләр тирәсендә киләп салып йөргән сыер, сарык көтүләре шәйләнә.
(8) Офык күгелҗем сәер төсләр белән төренгән урманга килеп төртелә. (9) Мондый гүзәл җирдә туып-үскән кеше я җырчы, я шагыйрь генә була торгандыр, дип уйлады кыз. (10) Мондый җирдә үскән кеше гадәти зат була алмый торгандыр.

1. Калын хәрефләр белән язылган сүзләрнең синонимнарын табып язарга.
______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

2. Уртаклык юнәлешендәге фигыль булган җөмләнең санын күрсәтергә. ____________________

3. 2,3,4 җөмләләрдәге алмашлыкларны табып, төрләрен билгеләргә.
______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________
4. 2,6,8 җөмләләрдәге сыйфатларны табарга һәм дәрәҗәләрен билгеләргә.
___________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

5. 6 җөмләдәге исемнәргә морфологик анализ ясарга.
_________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

6. Беренче абзацны тәрҗемә итәргә.
___________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

7 нче сыйныф татар төркеме
I вариант

Текстны укырга һәм биремнәрне эшләргә.
Тургай.
(1) Әле көннәр бик салкын. (2) Бөтен җирдә кар ята. (3) Табигатьтә әле кыш белән яз тартыша. (4) Март кояшы нык яктырта, тик аз җылыта. (5) Шулай да яз җиткәне сизелә. (6) Аның җиткәнен һавада яңгырап ишетелгән тургай тавышы раслый.
(7) Тургай – бездә яз көне иң алдан килүче кошларның берсе. (8) Тургай зур түгел. (9) Ул кара бөрчекле һәм тимгелле коңгырт төстә. (10) Җиргә кунгач, аны бу төс дошманнардан саклый.
(11) Тургай оясын очратсагыз, аннан тизрәк китегез, кошны куркыта күрмәгез! (12) Шулай итсәгез икенче язны тургайлар тагын да күбрәк килерләр, басуларны зарарлы бөҗәкләрдән сакларлар, яңгыратып сайрап, кешеләрне шатландырырлар.

1. Билгеләнгән сүзләрне антонимнары белән парлап язарга._________________________________
____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________2. Йөкләтү юнәлешендәге фигыль булган җөмләнең санын күрсәтергә._______________________
3. 2,6,10 җөмләләрдәге алмашлыкларны табарга һәм төркемчәсен билгеләргә.
______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

4. 1,9,12 җөмләләрдәге сыйфатларны табарга, дәрәҗәсен билгеләргә.________________________
______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________5. 6 җөмләдәге исемнәргә морфологик анализ ясарга.
__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________