СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Кружковая работа

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Теоретическая база по теме « Творчество детей раннего возраста как образное познание мира». Ведущая роль в становлении личности ребенка, формировании его духовного мира принадлежит эмоциональной сфере.

Просмотр содержимого документа
«Кружковая работа»















Бу санда:


1.1 сентябрь – Белем бәйрәме.

2. Гыйлем учагында

3. Исәнме, сөекле мәктәп...

4. Матур, ямьле җәй айлары...

5. Алга, һаман алга.

6. Без булдырабыз

1 сентябрь – Белем бәйрәме!

1 сентябрь – Белем көне. Кыңгырау тавышы, чәчәк бәйләмнәре, ак тасмалар... Укытучылар, укучылар... Белем бәйрәме — 1 сентябрь көнен һәр укучы күңеле һәр гаилә дулкынланып көтеп алган традицион бәйрәмнәребезнең берсе.

Бу бәйрәм илебезнең һәрбер почмагында билгеләнеп үтә. Мәктәп алдында талгын гына бәйрәмчә музыка агылуы, аллы-гөлле чәчәкләр бәйләме тотып, пөхтә итеп киенгән малайлар һәм кызларның гөрләшүе биредә тантаналы бәйрәм көтелүен әллә кайдан билгеләп торды.

Озак көттермәде, бәйрәм башланып та китте. Бәйрәмне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зөлфә Ясәви кызы Юнысова башлап, директорыбыз Гиззатуллин Илсур Ленур улына сүз бирелде, ул укучыларны, килгән кунакларны бәйрәм белән котлады һәм мәктәпнең уңышлары, казанышлары турында сөйләп үтте. 2015— 2016 уку елында бер төркем укучыларның һәм укытучыларның район һәм республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда югары күрсәткечләргә ирешүләрен билгеләп үтте... Аларны диплом, грамоталар белән бүләкләде.

Соңыннан сүзне районнан килгән вәкил, кооператив, җирле үзидарә җитәкчеләре алды, алар укучыларны, әле генә мәктәп бусагасын атлап кергән нәниләрне, укытучыларны, ата-аналарны яңа уку елы белән котладылар һәм беренче тапкыр мәктәпкә баручы балаларга бүләк тапшырдылар.

Сүзне, ниһаять, чыгарылыш сыйныф укучылары алды. Берсенннән –берсе матур чыгышлардан, моңсу җырлардан соң, традиция буенча, беренчеләргә "Белем ачкыч"ы тапшырылды. Тантана беренче класска керәчәк балаларның кыңгырау шалтыратуы белән тәмамланды...

Бар укучы “Белем” дәресләренә таралды.

Шулай 2016-17 нче уку елы башла- нып китте. Тагын алда зурдан-зур бурычлар: 9 сыйныф укучыларына ГИА ны, ә 11 сыйныф укучыларына БДИ ны тапшырырга. Шуның өчен бу укучыларга һәм калган сыйныф укучыларына яңа уку елында зурдан- зур уңышлар телисе килә. Директорыбыз әйтмешли:” Безнең төп бурычыбыз -уку. Укырга, укырга һәм дә укырга.”



Исәнме, сөекле мәктәп...


Көттеңме безне

Шундый түземсезлек белән

Көттек без көзне!

Ә кемгәдер бик озаклап көттереп килгән өр-яңа 1 нче сентябрь! Кемдер ул 1 нче сентябрьне хәтер томаны аша аралап искә төшерә. Чөнки бу- күңел кылларын тибрәтүче иң күңелле мизгелләрнең берсе.

1 нче сентябрь көнен һәр елны белем бәйрәме итеп үткәрү гадәткә кереп бара. Бу бәйрәм безне могҗизалары, тылсымлы ачышлары, сөенечләре, көенечләре белән тулы белем иленә алып килә. Ләкин бу илнең бикле ишекләрен ачар өчен, хикмәтле ачкыч кирәк. Ул ачкычның исеме-белемгә омтылыш, тырышлык, хезмәт.

2015-2016 елының ахырында чыгарылыш сыйныф укучылары үзләренең белемгә омтылышларын кат-кат расладылар, 80% сыйфат белән имтиханнарын тапшырып, һәммәсе, үзе сайлаган һөнәргә ия булу өчен, уку йортларына юл тотты.

Аларга бәхет, шатлык, сәламәтлек, зур уңышлар телик.

Матур, ямьле җәй айлары...


Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен җәйге лагерь оештыру күркәм бер эш-гамәлгә әверелде. Быел да ул бик уңышлы үтте.1енче июнь көнне "Кояшкай" лагере үзенең эшен башлап җибәрде! Ул, әлбәттә, һәр елдагыча, танышу көненнән башланып китте. Укучылар бер-берсен күптән белгәнлектән, үзләрен бик иркен тоттылар. Бергәләшеп отрядка исем, девиз, җыр сайладылар. Шәхси гигиена талапләрен, янгынны булдырмау кагыйдәләрен искә төшереп үттеләр. Бу көн балалар өчен икеләтә бәйрәм булды. Балаларны яклау кө- не уңаеннан, мәдәният йортында балалар апалары белән берлектә   җырладылар, биеделәр, ши- гырьләр сөйләделәр. Төшке аштан соң “Җәй” темасына рәсемнәр ясадылар.

3 июнь көнне, "Кояшкай" лагереның ачылу тантанасы узды. Балалар бик тырышып әзерләнделәр, җырлар, биюләр күрсәттеләр. Төрле-төрле бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар. Һәммәсе дә приз- лар белән бүләкләнде.

Шундый бәйгеләрнең берсе-өчен “Очкычлар”дип аталды. Балалар кәгазьдән очкычлар ясадылар һәм төрле тема буенча аларга исем куйдылар, бизәделәр. Ә иң кызыгы-һәр конкурсант үз очкычын ераклыкка очу буенча тикшереп карады. Җиңүчеләр билгеле булды. Балалар истәлекле призлар белән бүләкләнде.

Кем генә яратмый балачакта хыялланырга. Ә хыялларны, беләсезме, кайда тормышка ашырып була? Белмәсәгез әйтим әле үзегезгә: әкиятләрдә, әкиятләрдә ашырып була булмастай хыялларны тормышка ашырып. Балалар кем кыяфәтенә генә кермиләр: кәҗә дә, сарык та, каз да, аккош та булалар алар. Балалар, үз хыялларына бирелеп, “Кәҗә белән Сарык”, һәм “Каз белән Аккош” әкиятен сәхнәләштерделәр.

Балачакның тагын бер матур мизгеле: уенчык сайлау. Һәр -кемнең яраткан уенчыгы була. Шуны истә тотып, тәрбияче апала -ры “Минем яраткан уенчыгым “темасына бәйге оештырдылар. Балалар үзләренең чыгышларында яраткан уенчыклары турында сөйләп кенә калмадылар, хәтта аларга багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бәйгедә катнашучылар арасында җиңүчеләр билгеле булды. Катнашучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Ә менә юлда йөрү кагыйдәләрен белү-балалар өчен иң әһәмиятлесе.

"Кояшкай" лагере балалары  юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерер- гә кирәклекне дә онытмадылар. Алар, ике командага бүленеп, кызыклы тамаша күрсәттеләр, светофор уены уйнадылар. Актив катнашканнарына истәлекле бүләкләр бирелде.Ә аннан соң,“Юлда йөрсәң бул өлгер-юл кагыйдәсен нык бел!” дигән тема астында иҗади эш эшләделәр. Стена газетасы чыгару, ребуслар, кроссвордлар чишү буенча көчләрен сынаштылар.

Ә инде июньнең 21ендә , "Кояшкай" лагерена кунакка ЮХИДИ хезмәткәрләре килде. Балалар аларга да кызыклы тамаша күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар әйтештеләр. ЮХИДИ хезмәт- кәрләре балаларга юл йөрү кагыйдәләрен сөйләделәр, истәлек -ле бүләкләр бирделәр

22-июнь көнне "Кояшкай" лагеренда сугышта һәлак булган кешеләр истәлегенә “Беркем дә, беркайчан да онытылмас... “ исеме астында мәтам көне оештырылды. Балалар һәйкәл янына төштеләр, сугышка багышланган шигырьләр сөйләделәр, һәйкәл кырын җыештырдылар.

Тәрбияче апалары балаларга үз милләтләренең гореф-гадәт, йолаларын искә төшерүне дә кирәк дип таптылар. Шул максаттан зур бәйрәм оештырылды. Балалар татар халкының милли киемнәре, йолалары, бәйрәмнәре белән таныштылар. Музейда булган татар халкының йорт хуҗалыгы әйберләре турында тыңладылар.

Балалар лагерьда су буена балык тотарга да, “Изгеләр чишмәсенә” экскурсиягә дә бардылар, рәхәтләнеп чишмә суы да эчтеләр, чишмә янын да чистартып алдылар, ә аннан соң кырыйдагы аланлыкта рәхәтләнеп уйнадылар.

“Сәламәт тәндә-сәламәт акыл”, ди татар халкы. Инде рәхәтләнеп ял итеп, көч җыйгач, балалар ГТО нормалары тапшырдылар:үзләренең көчләрен 30-60 метрга чабуга, озынлыкка сикерүдә сынадылар, тартылып та карадылар. Хәзерлек группасына кергән балалар обруч әйләндерделәр, скакалка сикерделәр. Соңыннан балаларга дипломнар бирелде. Ул гына да түгел, балаларның баш эшчәнлегенә дә бәя бирелде: алар шахмат уены буенча көчләрен сынаштылар. Беренчелекне Сексанбаев Хабиб белән Яруллина Гөлия яулады.

Санаулы көннәр бик тиз узып китте. Лагерьның ябылу тантанасы да җитте. Балалар бик тырышып әзерләнделәр: җырлар, биюләр күрсәттеләр. Төрле бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар. Һәммәсе призлар белән бүләкләнде.Тәрбияче апаларына рәхмәт әйтеп, 1- сентябрьдә очрашырга сүз куешып, балалар өйләренә таралдылар.

Мәкаләне Клара Гайнетдинова әзерләде



Алга, һаман алга...

Физик сәламәтлек шактый дәрәҗәдә кешенең рухи халәтен билгели. Үсеп килүче яшь буынның физик сәламәтлеген яхшырту- районыбызның төп бурычларыннан берсе.

Сентябрь аенда Морт мәктәбендә 2002-2003 елгы укучы кызлар һәм егетләр арасында район беренчелегенә “Алтын көз” кроссы һәм баскетбол ярышлары булып узды. 8-сыйныф укучысы Хабибуллин Ленар йөгерештә 3-урында килсә, ә кызлар командасы баскетбол буенча 2-урынны яуладылар.

Мәктәптә бер дип ел башыннан спорт секцияләре эшли башлады. Гомумән, соңгы вакытта мәктәбебездә спорт уеннарын үткәрү матур гадәткә әйләнеп бара. Һәм шунысы куанычлы: укучылар саны кимүгә карамастан, спорт ярышларында катнашырга теләүчеләр елдан-ел арта бара. Шуның нәтиҗәсе: безнең мәктәп һәрчак алда. 2015-16 елда Иске Юраш мәктәбе районда “Иң яхшы спорт мәктәбе” дип игълан ителде, Диплом белән бүләкләнде.

Хамидуллина Диана

Без булдырабыз..

Кызыксынучан табигатьле мәктәп балалары төрле эзләнү эшләрендә бик теләп катнашалар. Эзләнү эшчәнлеге белән шөгыльләнү укучыларның танып-белү активлыгын үстерә, аларны иҗади фикерләргә, мөстәкыйль рәвештә нәтиҗәләр чыгарырга өйрәтә. Район, республика күләмендә үткәрелә торган чаралар (бәйге, конференцияләр) укучыларыбызның интеллектуаль-иҗади потенциалын эзләнү эшчәнлегенә юнәлдереп, аларда фәнни-эзләнү күнекмәләре формалаштыра, иҗади сәләтләрен үстерү максатын күздә тота. Шул максаттан чыгып, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм Фән министрлыгы һәм КФУ тарафыннан ел да төрледән-төрле бәйгеләр,бәйгеләр, конференцияләр үткәрелә. Май аенда Рәсәй күләмендә “Зирәк тиен “ бәйгесе үткәрелгән иде. Ниһаять, нәтиҗәләр билгеле. Безнең мәктәптән җиңүчеләр саны шактый булды. Исемнәрен атап китү урынлы булыр. 6-сыйныфтан –Сафин Айзат, 7-сыйныфтан-Костромина Дарина, 8-сыйныфтан –Гумерова Алисә, Хамидуллина Диана, 10-сыйныфтан -Гайнуллина Гөлия, Шарипова Алиналар. Афәрин, балалар! Сезне тагын бер мәртәбә чын күңелдән котлыйбыз, иҗади уңышлар, тагын, тагын тагын, зур җиңүләрдә катнашып, җиңүләр яуларга язсын. Гумерова Алисә

Кеше, игелек эшләргә ашык!”

Шәфкатьлелек - мәрхәмәтлелек, тәүфыйк-миһербан, игелек-изгелек, ярдәм, киң күңеллелек, кадер-хөрмәт, наз-игътибар, юмартлык, итәгатьлелек кебек матур төшенчәләрне үз эченә алган киң мәгънәле төшенчә. Кеше бу сүзләрнең мәгънәсенә вакыт үтү белән генә төшенә. Алар безнең тормышта көн саен диярлек очрый. Башка кеше эчен бер кечкенә генә яхшылык эшләсәң дә, бу синең өчен инде зур горурлык була. Шулай итеп, кечкенә генә яхшылыклар эшләп без тормышка яраклашабыз, бу сүзләрнең мәгънәләрен аңлый башлыйбыз. Изгелек, шәфкатьлелек турында язучы- ларыбыз һәм шагыйрьләребез күп кенә әсәрләр, шигырьләр язып калдырган. Менә аларның берсе: “Кешелекле булу һөнәр түгел, һәркемнең кулыннан килә торган нәрсә. Яшәүнең нигезе – игелеклелек, бер-береңә ярдәм кулы сузу. Хәтта кабер ташларына да: “Кеше, игелек эшләргә ашык!” дип язылган” (Фаяз Дунай). Кош очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган. Бәхетле булу өчен бик күп нәрсә кирәк: тамак туклыгы, өс бөтенлеге, көнкүреш уңайлыклары, сине ярата торган кеше. Җаның теләгән эш, туасы көнгә ышаныч булу, бигрәк тә үз тирәңдәге кешеләрнең сине ихтирам итүе кирәк. Мәһабәт буй-сын, матур төс-бит, нык сәламәтлек, зирәк акыл да артык түгел. Әмма боларның кадерен белү зарур. Чөнки мул тормышта яшәп тә, иркәләп-назлап кына үстерелгән кеше башкаларга ихтирамсыз булырга да мөмкин. Тәүфыйклы булу – кешегә иң кирәкле сыйфат. Һәр кеше үзе бер дөнья. Тәүфыйклы кешенең йөзеннән нур балкып тора. Тормышны безгә әниләр биргән. Алар балаларын игелекле һәм тәүфыйклы, иң зур кеше булыр дип өметләнәләр. Халкыбызда әүвәл-әүвәлдән ятимнәргә, кулы-аягы гарип- ләргә, язмыш кимсеткән, табигать кыерсыткан кешеләргә аерым бер гадәт яшәп килгән. Аларны кызганганнар, хәлләренә кергәннәр, кулларыннан килгәнчә аларга ярдәм итәргә тырышканнар. Аларга карап: “Биргәненә шөкер, акылым тулы, зиһенем бөтен”,-дигәннәр, гыйбрәт алганнар, тәүбә иткәннәр. Мондый кешеләргә шәфкатьле булганнар. Бүгенге авыр заманда шәфкатьле булу бигрәк тә кирәк. Ана назын, ата сөюен күрмәгән күпме сабый, ятим бар. Инвалидлар, картлар йортлары күбәю дә безгә, яшь буынга, шул турыда чаң суга. Шәфкатьле булу – барлык күркәм гадәтләрнең башы, әдәплелекнең нигезе дип әйтсәм, минем белән килешерсез, дип уйлыйм. Чөнки бары тик шәфкатьле бала гына күркәм гадәтләргә ия, бәхетле, тәүфыйклы, мәрхәмәтле, кешелекле була ала. Газета-журналларда шәфкатьлелек турында мәкаләләр тәкъдим ителә, аларда кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә аңлатма бирелә. Без аларны укыйбыз, фикер алышабыз, яманнан яхшыны аерып, шәфкатьле булырга өйрәнәбез. Шәфкатьлелек төшенчәсен бик киң мәгънәдә аңларга кирәктер. Кешеләр, хайваннар, үсемлекләр турында кайгыртучан, аларга карата шәфкатьле булырга кирәк. Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк - миһербан, игелек- изгелек, ярдәм, киң күңеллелек, кадер- хөрмәт, наз- игътибар, юмартлык, сабырлык, итагать- лелек һам башка матур төшенчәләрне дә үз эченә алучы, бик киң мәгънәле сүз ул. Димәк, без игелекле эшләрне аеруча күп башкарырга, туганнарыбыз- якыннарыбыз белән тагын да күбрәк аралашырга, бер- беребезгә игътибарлы, ихтирамлы, түзем, миһербанлы булырга, ятим- мохтаҗларга җан җылысын, матди ярдәмне кызганмаска, изге гамәлләр башкарганда юмартлык күрсәтергә тиешбез. Олыны олы ит, кечене кече ит, дигәннәр борынгылар. Безгә дә бу мәкальнең мәгънәсен онытырга яра- мый.Өлкәннәргә, үзебездән кечеләргә, көчсезләргә һәрвакыт, һәркайда игътибарлы, мәрхәмәтле булырга кирәк. Димәк, элек-электән үк игелек, шәфкатьлелек бик тирән мәгънәле сүзләр булганнар. Халыкта игелек кылу зур савап саналган, кылган игелек юкка чыкмый, кире әйләнеп кайта.

Югарыда әйтелгәннәрне балаларга аңлатканнан соң, шунда әйтелгән киңәшләрне, үгет-нәсихәтне истә тотып. Мәктә- бебездә “Мәрхәмәтлелек атнасы” үтте. Бу атна эчендә һәр сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә бик күп игелекле эш-гамәлләр башкардылар.

Иң беренче тимурчылык эшләрен башкару максат итеп куелды. Волонтерлар үзләренә беркетелгән әби-бабайларга, туган-тумачаларына ярдәм иттеләр.

Ярдәм итү сыйныфларда да, мәктәп эчендә дә алып барылды. Сыйныфларда йомшаграк балаларга көчлерәк балалар, түбән сыйныфларга югары сыйныфлардан вожатыйлар (ярдәмчеләр) билгеләнде һәм алар атна ахырында үз эшләренә йомгак ясадылар. Шулай ук балалар балалар бакчасында төрледән-төрле концертлар оештырдылар.

Олыны олы, кечене кече ит, дигәннәр борынгылар. Димәк, безнең балалар бу мәкальнең төшенчәсен тиешенчә аңлаганнар.Алдагы тормышларында да үзләреннән өлкәннәргә, кече- ләргә, ярдәмгә мохтаҗларга, көчсезләргә һәркайда, һәркайчан игътибарлы, ихтирамлы булыр- лар дип ышанасы килә

Рәсемдә 8 нче сыйныф укучылары тыл ветераны Гайнетдинова Хөснибану әбигә янәшәсендә. Алар әбинең өен җыештырдылар, ишек алдын себерделәр. Хуснибану әби бала- ларга бик рәхмәтле булып калган, ул хәтта аларны тәмле конфетлар белән сыйлаган

Хамидуллина Диана

Террорчылык һәм экстремизм – җәмгыятькә куркыныч тудыра

Нәрсә соң ул экстремизм? Ул теге яки бу милли, дини, мәдәни карашлары бер төрле булган кешеләрнең үз идеяләрен гадәттән тыш өстен итеп тоюлары, тормышларын ахыргача шул идеяләрне чынга ашыруга багышлау һәм дөньяда башка төрле карашлар да булу мөмкинлеген таны- мау, кире кагу, сайлаган максатларына ирешү өчен чиктән тыш, кайчакларда көчләү чараларын да куллану. Нәкъ менә шуңа да экстремизм социаль киеренкелек мохитен тудыра һәм идеологиядә хокукка каршы гамәлләргә чакыруы куәтле криминал фактор булып тора.

Экстремист идеяләрне тормышка ашырырга омтылуның иң яман формасы – террорчылык. Аның барышында террорчылык гамәлләре әзерләнә һәм тормышка ашырыла, заложниклар алына, бер гаепсез кешеләр күпләп үтерелә һәм матди кыйммәтләр юкка чыгарыла. Менә шундый сәбәпләрдән чыгып, дәүләт экстремистлык һәм террорчылык эшчәнлеге өчен җинаять җаваплылыгын гамәлгә кертте.

Бүгенге көндә гамәлдә булган җинаять кодексы экстремистлык эшчәнлеген башлангыч чорында ук юкка чыгара торган нормаларны күздә тота. Мисал өчен, 239 маддә “Гражданнарның шәхесенә һәм хокукларына кул сузучы берләшмәне оештыру”, 282 маддә “Милли, раса яки дини дошманлык тудыру”, 282-1 маддә “Экстремистик бердәмлек оештыру”, 282-2 “Экстремистик оешма эшчәнлеген оештыру” дип исемләнгән. Барлык бу маддәләр буенча иректән мәхрүм итү белән бәйле каты җәза каралган.

Кагыйдә буларак, экстремистик эшчәнлек түбәндәге формаларда тормышка ашырыла:

-теге яки бу дини, милли, раса һәм социаль төркемгә карата тискәре караш сеңдерү яисә аларга каршы көчләү гамәлләре куллану белән бәйле әзерлеккә чакыру;

- милли хисне кимсетү, теге яки бу милләт вәкилен кыерсыта торган мәгълүмат тарату, аларда бу халыкның казанышлары кимсетелә яисә аның генетик яки тарихи артталыгы күрсәтелә;

– гражданнарның дингә мөнәсәбәтенә, социаль хәленә, расасына, милләтенә, диненә яки теленә сүз тигерү, башлыча, үзләренең өстенлекләрен, башка төркемнәрнең мескенлеген, үсештәге артталыкны җиңәргә сәләтсез булуларын күрсәтергә тырышу;

– идеология, сәясәт, раса, милли яки дини дошманлык мотивлары буенча массакүләм тәртипсезлекләр, хулиганлык, вандализм күренешләре китереп чыгару.

Гаммәви мәгълүмат чараларында, Интернет челтәрендә, митинг һәм җыелышларда югарыда әйтелгән гамәлләрне тормышка ашырырга чакырган эшчәнлек яки андый эшчәнлекне финанслау да экстремизмга керә.

Терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш максатыннан безнең мәктәптә класс сәгатьләрендә “Террорчылык һәм экстремизм – җәмгыятькә куркыныч тудыра” дип исемләнгән әңгәмәләр үткәрелде. Балалар "терроризм һәм экстремизм" төшенчәсе, аларны барлыкка китерүче сәбәпләр, үзеңне теракт вакытында ничек тотарга, периодик басмалардан статья материаллары белән таныштылар. “Без терроризмга каршы” исеме астында китапханәдә стенд ясалды.

Гомәрова Алисә

Балалар куркынычсызлыгы айлыгы”

Уку елы башланды. Район мәгариф учреҗдениеләренең барысы да янгын куркынычсызлыгы ягыннан тикшерелеп, кабул ителде.20 августтан балалар куркынычсызлыгы айлыгы башланды, ул 20 сентябрьгә кадәр дәвам итте.

Айлыкның максаты – балаларның җәй дәвамында онытылып торган белем-күнекмәләрен искә төшерү, мәктәп коллективлары- ның хәвеф-хәтәр була калганда ни дәрәҗәдә әзер булуын  тикше-

рү. 

“Балалар куркынычсызлыгы айлыгы” кысаларында мәктәбебездә төрле чаралар уздырылды. Ата-аналар җыелышларында, класс сәгатьләрендә чыгышлар ясалды. Шулай ук янгын чыккан очракта тиз һәм имин эвакуацияләү буенча тренировкалар да, беренче янгын сүндерү чараларына ревизия дә уздырылды.

Укучылар авылның фельдшеры белән очраштылар. Моннан тыш, мәктәптә оешкан төстә эвакуация дә үткәрелде. Соңыннан һәр сыйныфта тормыш иминлегенә багышланган викторина һәм ярышлар оештырылды.


Мингалиева Алинә





Игътибар – балалар!

Балаларны юл-транспорт һәлакәтләреннән саклау максатыннан бөтенроссия күләмендә оештырылган “Игътибар – балалар!” акциясенең өченче этабы бара. Ул 10 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре мәгариф органнары белән берлектә мәктәпләрдә очрашулар, әңгәмәләр үткәрәләр, ата-аналар җыелышларында чыгыш ясыйлар.

Акция дәвам иткән көннәрдә юл-патруль хезмәткәрләре машина йөртүчеләрнең тизлек режимын саклауларына, автотранспортта балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәүгә, руль артындагыларның җәяүлеләргә юл бирү-бирмәвенә, шулай ук җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәвенә аеруча игътибар итәчәкләр.

Мәктәбебездә “Игътибар балалар!” айлыгы кысаларында 1-6 класс укучылары белән класстан тыш чара үткәрелде. Бу чарага Алабуга шәһәреннән ЮХИДИ хезмәткәрләре дә килде. Алар укучыларга юл йөрү кагыйдәләренә багышланган кыска метражлы фильмнар күрсәттеләр.Укучыларга бүләкләр тапшырдылар.

Ильмира Әшрафҗанова

"Сәламәтлек – иң зур байлык”

Кеше дөньяга яшәр өчен туа. Яшәү өчен сәламәтлек кирәк. "Сәламәтлек – иң зур байлык” диләр. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә ала. Исәнлек булганда гына, ул хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән канәгатьлек ала. Әйе “Саулык – иң зур байлык.” Балалар, ата-аналар һәм укытучылар да шушы байлыкка ирешү, аны саклау һәм үстерү - ныгыту юлларын яхшы белергә тиеш.

Кеше җир йөзендә бер тапкыр гына яши. Безгә үзебезнең гомеребезнең кадерен белеп, сау-сәламәт булып яшәргә кирәк. Сәламәт кеше тормышны ярата. Әгәр кеше табигать биргән табиблардан – кояш яктысын, саф һаваны, чиста суны, физик күнегүләрне, ялны дөрес файдаланса, ул бер дә авырмас.

Төрле физик күнегүләр, хәрәкәтле уеннар - сәламәтлекне ныгытучы чаралар. Даими шөгыльләнгәндә, аларның файдасы зур. Иртәнге гимнастиканың кешегә никадәр файда китергәнен белеп торуга карамастан, бик күпләр аны ясамый. Ялкаулыкларын вакыт юклык белән акларга тырышалар. Ләкин зарядкага киткән вакыт бушка үткән вакыт түгел. Ул кәефне күтәрә, дәрт өсти, эшчәнлекне арттыра.

Сәламәт яшәргә теләгән кеше чисталыкны бар урында да сакларга, тешләрне һәр көнне ике тапкыр юарга, атна саен мунча керергә, чәчне тарап, юып йөрергә, тырнакларны кисәргә, салкын су белән юынырга, тәмәке тартмаска, спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Сәламәт тормыш рәвеше – кешенең һәрьяклап үсешен, хезмәткә сәләтлеген, рухи байлыгын, сәламәтлеген тәэмин итә торган билгеле бер кагыйдәләрне үтәү ул.

Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы тукланырга кирәк. Ашый торган ризыкта витаминнар булуы бик мөһим. Шуңа күрә кешеләр ит тә, сөт ашамлыклары да, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә ашарга тиеш. Ләкин һәр ризыкны норма белән генә ашау яхшы.

Сәламәт булу өчен һәрберегез үзегез өчен генә булса да түбәндәге анкета сорауларына җавап биреп карарага тырышыгыз.


Анкета сораулары


1. Син гимнастика белән шөгыльләнү өчен йокыдан иртән торасыңмы?

2. Иртән әйбәт тукланасыңмы?

3. Мәктәптә, тәнәфесләрдә әйбәт ял итәсеңме?

4. Син класс бүлмәсенең җилләтелүенә каршы түгелме?

5. Һәр көнне саф һавада иң кимендә 30 мин. буласыңмы?

6. Әгәр дә сиңа дәресләргә әзерләнергә кирәк булса, радио тыңлаудан, телевизор караудан аерыла аласыңмы?

7. Өйгә бирелгән эшләрне көндез үтисеңме?

8. Дәресләргә әзерләнер алдыннан, бүлмәне җилләтәсеңме?

9. Дәресләргә әзерләнгәндә, гимнастика күнегүләре ясау, бүлмә буйлап йөрү өчен, тәнәфесләр ясыйсыңмы?

10. Мәктәптән кайткач һәм йокы алдыннан юынасыңмы?

11. Витаминнар һәм җиләк-җимешләр ашыйсыңмы?

12. Үзеңә һәр көнгә план төзисеңме?

Экология – киң мәгънәле төшенчә: оясы тирәсендә адашып йөргән кырмыска баласыннан алып, планетабызга кадәр – барысын да кочаклый ул.

Табигать безнең уртак йортыбыз. Экология шушы йортта яшәүче тереклек ияләренең үзара һәм әйләнә-тирәлек белән бәйләнешләрен өйрәнә.

Экология – ул яшәгән йорт-җирләребезнең чисталыгы, уңайлыгы да, табыннардагы ризыкның сыйфаты да , кеше сәламәтлегенең нигезе дә. Шуңа бу санда тагын экология турында да сөйләшеп алу кирәктер. Без әйләнә-тирәлекнең, бигрәк тә һава, су, туфракның пычрануы тереклеккә зарар китерүе турында күп сөйлибез. Әмма кеше үзенең иң күп вакытын ябык бүлмәләрдә үткәрүен онытып җибәрә. (кеше гомеренең күп өлеше мәктәптә, балалар бакчасында, өйдә үтә). Ә аларның кеше өчен экологик яктан уңай булуы мөһим.

Кеше сәламәтлегенә өйнең нинди материалдан эшләнгән булуы, мебельләрнең, обойлар, линолиум, пластмасса савыт-сабалар да йогынты ясый.

Гөлләр безнең тормышыбызга аерым бер ямь бирә. Безнең әниләр, әбиләр борын-борыннан гөл үстерү серләренә өйрәнгәннәр. Аларның дәвалау үзлекләреннән дә файдаланганнар. Дару үләннәре бик күп. Аларның төрлесе төрле авыру өчен кулланыла. Аларны дөрес җыярга, дөрес киптерергә һәм табиб киңәше белән генә эчәргә ярый.

Аидә Сафина

Балалар иҗаты

Җәйге каникул. Назилә Закирова

Ниһаять, зарыгып көтеп алган җәйге каникуллар да килеп җитте. Күпме рәхәтләнеп ял итәсе, елгада су коенасы, җәйге кояшта “кара чутыр”булганчы кызынасы, кулга кәгазь-каләм алмыйча, мәктәп турында уйламыйча яшисе бар ... Әйе, би-и-ик рәхәт булачак. Иртән: “Мәктәбеңә соңга каласың!”- дип, йокыдан да уятмаслар,”Бүген ничәлеләр алдың?”- дип теңкәгә дә тимәсләр. Әй рәхәт тә инде син, җәй!

Шундый уйлар белән, каникулның беренче көннәреннән үк урамга чыктым. Ә анда... Тирә-ягын урманнар әйләндереп алган авылыбыз, авылыбыз яныннан гына бормалана-бормалана агып ятучы Юраш елгасы мине күптән сагынып көтә иде инде.

Икенче көнне мине күрше авылыбыз тавы үзенә “дәште”. Мин әнием белән тауга киттем.Ә анда җиләкләр пешеп ята икән ич! Нәкъ Тукай абый язганча: “Күз ачып йомганчы, һичшиксез җыярсың бер чиләк. Тауда җиләк күп күбен, ләкин арыта, чебен-чиркиләр дә тынгылык бирми. Шулай да сер бирмәдем. Үземнең кечкенә чиләгемне хуш исле җиләкләр белән мөлдерәмә тутырдым.

Ә бер көнне абыем мине балыкка барырга чакырды. Мин бик теләмичә генә риза булган идем, ә су буенда балык каптыргач, кайтасым да килмәде.

Әйе бик рәхәт, бик истәлекле һәм бик тә файдалы үтте минем җәйге ялым. Ял да иттем, әти-әниемә, абыема да булыштым, үземә дә яңа шөгыльләр таптым. Бер дә сагынмам кебек тоелса да, мәктәбемне дә, укытучыларны, дусларымны, классташларымны, китап- дәфтәрләремне дә сагындым.

Аланнарда – җиләк исе, Тагын аллы- гөлле чәчәк, Басуларда – иген исе, Кайнар кояш өстисе- Җәйләүләрдә – сөт исе... Шушы булыр җәй төсе.

Җитәкче- Клара Гайнетдинова. Редактор –Гиззатуллин Илназ. Корреспондентлар: Г.Әхмәтова, Д. Хамидуллина, А.Гомәрова

1