СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

“Күп мәгънәгә ия булган “күз” сүзе”.

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

       Сүз- күп яклы һәм катлаулы тел берәмлеге. Һәр сүзгә төп һәм күчерелмә мәгънәләре, килеп чыгышы, атама тарихы, стилистик бизәге, кулланыш үзенчәлеге, төзелеше, кулланыш сферасы һәм башка яклардан характеристика биреп була. 

Просмотр содержимого документа
«“Күп мәгънәгә ия булган “күз” сүзе”.»

Муниципальное общеобразовательное бюджетное учреждение средняя общеобразовательная школа с.Верхние Услы муниципального района Стерлитамакский район Республики Башкортостан





Күп мәгънәгә ия булган “күз” сүзе”












Юсупов Марат, 10 класс, МОБУ СОШ с.Верхние Услы

Руководитель: Луговая Раушания Тимергалиевна













Кереш

Лексикология ( грекча – lexikos- сүз) – сүзләр җыелмасы. Лексика дип теге яки бу телнең сүзлек составын, җирле сөйләшләрдәге сүзләр җыелмасын, теге яки бу тел остасының сүзлек байлыгын, теге яки бу кешенең сүзләр җыелмасын, әдәби әсәрнең сүзлек составын атыйлар.

Сүз- күп яклы һәм катлаулы тел берәмлеге. Һәр сүзгә төп һәм күчерелмә мәгънәләре, килеп чыгышы, атама тарихы, стилистик бизәге, кулланыш үзенчәлеге, төзелеше, кулланыш сферасы һәм башка яклардан характеристика биреп була.

Сүздә лексик, сүзьясалыш, грамматик ( морфологик һәм синтаксик) һәм стилистик мәгънәләр аерылып чыга. Лексикологиядә лексик мәгънәләр өйрәнелә.

Сүзнең лексик мәгънәсе конкрет һәм индивидуаль, һәр лексик мәгънәнең үз сүзе бар: урам, таң, карау,кичә, кызыл, өч, теге һәм башка.

Ләкин сүз мәгънәне гомумиләштерә. Алда әйтелгән сүзләр белән без теләсә нинди урамны, таңны, карау процессын, кичә булуны, кызыл төсне, өч санын, теге төшенчәсен белдерә алабыз. Лексик мәгънәләр чынбарлыктагы әйбер яки күренешләрне мөнәсәбәтле рәвештә төркемләнәләр. Бу прицип буенча атау һәм сигнал, туры һәм күчерелмә, конкрет һәм абстракт мәгънәләр аерылып чыга.

Телнең сүзлек составында бер генә мәгънәгә һәм берничә мәгънәгә ия булган сүзләр аерылып тора. Сүзнең төп мәгънәсе әйберне турыдан-туры, башка мәгънәләрне күз алдына тотмыйча чагылдыра: китап, өстәл, алма,кояш кебекләр. Сүзнең төп мәгънә белән беррәттән өстәмә мәгънәләргә дә ия булуы аның күпмәгънәләлеге ( грекча polis- күп, sema- билге) дип атала. Аралашуда еш кулланылган, тарихы зур булган сүзләрнең мәгънәләре аеруча күп була. Мәсәлән, «Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә» аерым сүзләрнең дистәләгән мәгънәләре теркәлгән.

Мин үземнең фəнни эшемдə “күз” сүзенең күп мәгънәлеген ачу максатын куйдым. Шушы максаттан күз сүзе кергəн мəкальлəр, табышмаклар, җырлар, фразеологик əйтелмəлəрне тикшердем. “Күз сүзенең 18 мәгънәсен күрсәттем.

Эзләнү – тикшеренү эшенең актуальлеге: кешегә кадерле булган күз, физик яктан да, акыл ягыннан да бик кирәк. Татар телендә аның күп мәгънәлеге, телебезнең саекмас чишмәседәй ургылып чыгуы, баюы, хаклкыбызның югалмас теле барлыгына тагын бер тапкыр исбатлау әһәмияте.

Максаты: эзләнү – тикшеренү алымнарына төшенү, татар телендә күз сүзенең бирелеше, телне сакларга, яратырга, аның матурлыгына дан җырлау, әдәби әсәрләр буенча тасвирлау. Күп мәгънәле сүзләрне күбрәк өйрәнү, олыларны ихтирам итү, күп белергә теләү теләге, кызыксыну уяту.























Тѳп ѳлеш

  1. Күз” сүзенең 18 мәгьнәсе



Күз сүзенең төп мәгънәсе күз- күрү органы

Караш, билгеле бер мөнәсәбәт.(Ул Һәрнәрсәгә баю күзеннән карый.)



Кемнең дә булса, игътибарлы, күзәтеп торуы турында



Күзәтеп торучы, күзәтче.



.Берәр нәрсә тәэсиренә дучар булган урынны, җирне белдерә.





Икмәк, сыр нәсәләрдәге кечкенә тишек, буш урын, күзәнәк.





Оек, бияләй бәйләгәндә бер – беренә эләктереп бара торган, җептән гыйбәрәт элмәк.

Туку станогында буйлык үременең һәрбер төене.





Нәрсәнең дә булса нәкъ уртасы.(Су өстендә боз эреп ачылган урын.)

Энәнең юанрак башында җеп саплпу өчен ясалган тишек.



Тәрәзә өлгесе, тәрәзә рамындагы бер өлге.

Күзчә.(Ишектәге тишек)



Комарлы карта уенында картадагы билгеләрне оту

өчен- кирәк булган саны, дәрәҗәсе: очко





Күзем, күзалмам.





Күздә “якты”, “ караңгы “кебек сүзләрне белдерә. (Кайчандыр кышның караңгы күзендә, шәм яктысында ул аңа хат язды.)



Күзеннән (мөлдерәмә, түгелерлек дәрәҗәдә”)





Күзгә (карап торуга, читтән караганда, тышкы күренеш ягыннан. (Күзгә чибәр күренә бу матуркай)

Күзендә (Ил күзендә мине хурладың).



Чишмәнең су чыга торган урыны.

Бәрәңге күзе.























Күз” сүзе белән табышмаклар

Халык авыз иҗатында күз сүзе кергән табышмаклар, мәкальләр бик күп. Табышмак – күмәк эчендә берен әйткәннең мәгънәсен икенче кешедән чишелешен таптыру өчен генә башкарыла торган фолкьлор төре.

Табышмаклар.

1.Күзсез, телсез, Барысын да өйрәтә. (Китап.)

2.  Кул белән чәчәсең, күз белән җыясың. (Язу, уку)

3.  Йөзе ак, күзләре кара,

 Көне – төне алга бара.

  Үзе бер урында кала. (Сәгать).

4. Бересе сөйли,

 Икәве карап тора,

 Икәве тыңлый. (Тел, колаклар, күзләр).

5. Абый, ачып бер китапны,

Көйләп-көйләп нидер укый.

Туктап ала… Күз яшьләрен

Сөртә-сөртә нидер уйлый. (Коръән уку)

6. Ике янган йолдыз бар, ике кара кондыз бар.(Күз, каш)

7. Ике туган бер-берсен күрә алмый.(Күзләр)

8. Биш күзе бар, 
Алты аягы, 
Ике канаты,— 
Ул ни баягы? (Бал корты.)

9. Үзе шушында, 
Үзе беленми, 
Тынга беленә, 
Күзгә күренми.(Һава)

10. Карурман, кире урман, елкылдык, мышкылтык, шакылтык, яскалтык.

(Чәч, каш, күз, борын, авыз)

11. Күзләре күп- Тик берсе дә күрми (Кыяр.)

12 Кечкенә үзе, зур күзе.(төнбоек).

13. "С” белән мин түктерәмен күз яшен, "Т” белән булам синең чын

кардәшең.(Суган, туган.)

14. Кулы юк, күзе юк, Тәрәзәгә гөл ясый. (Суык).

15 . Ике агай бергәләр,

Берсен – берсе күрмиләр.(Күзләр.)

16. Ике ягы камышлы, уртасында күл (Күзләр).

17. Япсаң – бушлык,

Ачсаң матурлык.( Күзләр.)

18 Бер итеп күрсә дә күзләр,

Бу сүзләр – төрле сүзләр. (Омонимнар.)







Күз сүзе кергəн мәкальләр”

Мәкаль - сөйләшкәндә сүзгә ямь һәм куәт бирү өчен, көнкүрештә күп сыналган дәлил яки шигъри бер мисал урынында әйтеп йөртелә торган, кыска, ләкин гомуми бер, тирән мәгънәне эченә алган төгәл җөмләле халык хикмәте әсәре.

1. Күз күп күрә дә,кулга тими.

2. Күз курка, кул эшли.

3. Әйтсәң сүз чыга, төртсәң күз чыга. 

4. Күз сал син күземә, Ул сөйләр үзеңә, 

5. Елар күздән, ялган сүздән үзеңне сакла.

6. Күп сөйләшсәң күз тияр.

7. Убырның күзе күрмәсә дә күңеле тоя.

8. Кеше күрке йөз булыр , йөзнең күрке күз булыр , телнең күрке сүз булыр.

9. Авызында ашы - күзендә яше.

10.Күңел күзе күрмәсә , маңгай күзе ботак тишеге.

11. Бит күрке - күз, тел күрке - сүз.

12.  Йөрәк әрнемәсә,күз еламый. 

13.  Бала күздән, адәм сүздән зыянлый.

14.  Йолдызны күз бик күрә дә, кул җитми.

15. Күз яше җиргә тамса да кипми. 

16. Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы.

17. Күз меңне күрер, күңел берне сөяр.

18. Урау булса да юл яхшы, сукыр булса да кыз яхшы.

19.Күзләр – күңел көзгесе.

20 . Начар күздән сак бул.

21. Күңел күздән яктырак.

22. Сукырлар арасында күрүче кеше кадерле.

23. Матурлык – күзләр өчен, холык – күңел өчен.

24. Дөреслекне күрүче – берәү, күрмәүчеләр – меңәү.

Халык сөйләшкәндә, мәкальне әйтә белә, әйткәннәрне сизми дә кала. Мәкаль белән әйтелгән бәягә кеше хөрмәт белән карый, чөнки мәкальнең асылында өлкәннәрнең бай тәҗрибәсе ята.



























Күз сүзе фразеологизмнар дөньясыда.



Фразеологик әйтелмәләрдә күз сүзе бик актив кулланыла.

Фразеологик әйтелмәләр- үзара тыгыз бәйләнешле ике яки берничә сүздән торучы, бер бөтен мәгънә белдерә торган күчерелмә мәгънәле төзелмә. Мин дә авылдагы апалардан 80 гә якын фразема язып алдым, аның мәгънәләрен сүзлекләрдән язып таптым. “Күз” сүзе белән әйтелгән фраземалар кешенең җитешсез, күрмәгән, күрергә теләмәгән якларын ачып сала.Мин фотолар аша туры мәгънəләрен күрсәтергә тырыштым.

күз бәйләнү

күз яше түгү

күзгә күз карашу

күз кысу



күзле –башлы булу

күзгә төртсәң күренмәслек

шар күз

күз дүрт булу

күз ату

Күз буяу -алдашу, күз бәйләнү-күрмәү,  күз ачып  йомганчы – бик тиз, күзгә-күз сөйләшү (икәү),  күз төшерде- буйсынды, күз яше түгү – елау. күз – колак булу –тикшереп тору, күз нурын түгү – тырышып эшләү, күзең чыккан –берәр эштә зур тәҗрибә туплаган , күз салу –карау, күз тию чирләү, күңел күзе - эчке сиземләү, күзеңнең агы белән карау- ачулану, күз карасыдай саклау - нык итеп, күзеңне чекрәйтеп карыйсыңачулану, бер күз белән – чак –чак кына,күз төшү- чирләү, күз алды караңгылану- хәлсезләнү,очлы күз –сизгер,күз акаю- күзләр зур ачылу: күз алдына килү-уйда, хыялда, күз алдында йолдызлар уйнау-күздән ут күренү, күз алдыннан узу – бер – бер артлы күз алдына килү, күз алларын томалау -дөньяга дөрес краш булдырырга мөмкинлек бирмәү, күз алмашу- күз ялгышу, күз атукарау, күзне ачырмау – әрләү, битәрләү,күз белән сөзү –бик җентекләп карау, күз бөтәшү- күзнең күрү сәләте кимү, күз бозылу; күз буяу – сихерләү,гипнозлау; күздән язу күзәтеп карап тору, күзе ачык- грамоталы, аңлы, белемле; күзе әйтеп тора- күз карашыннан беленү, күзне алу кемгә яки нәрсәгә дә булса кагылу, күзне ачып йөрү- карап , сакланып йөрү, күзне гарешкә терәү – аллага ялвару, күзне йомып йөрү игътибар итмәү, күзне тондыру – нәрсә дә булса өмет итеп, нәрсәне дә булса теләп, күзләрне зур итеп ачу, күздән гаеп булу – югалу, күзе маңгаена менгән – нык ачулы,кыз күзләү – кызга күзәтү, күзе төшкән- гашыйк булу, күзгә ташлана- күренә, күз ачыла бара -аңлыйсың , күзем ачылган урын – туганмын, күздә тотып – исәпләп, күзе тонган- күрмәс дәрәҗәдә, күзләрен кан баскан- нык ачулы күз алмасыдай - әйберне сакларга, күзне яндыру- көнләштерү,күзле бүкән- эшләмәгән кеше, ялкау,күзле сукыр – нәрсәне дә булса аңламаган кеше, күзгә – башка күренмә- нык ачулы, күзмә –күз (алдашу), күз күргән якка- чыгып китү юлны сайлап тормыйча, күзгә кырып салырга да –аз гына да, күзгә йокы кермәү- йоклый алмау, күзләр камаша – чагылу , тавык күз – кичтән күрмәү, күз буу - алдау, сихерләү, күз ату –карау, күз кысу – кызыгу, күз көеге - эшкә комачаулаучы, күз йомдыру –алдау, күз иярми- тиз, күз күрер - билгеле булыр, күз сирпү – тиз генә карап алу, күзгә карап җан сату –ачыктан – ачык алдау, күзгә көя булу- начар тәэсир итү,күзгә бәреп әйтү – турыга әйтү, күзеннән ут чәчү – тирән хисләр белән күзне бик нык ялтырату, күз суын түгү – елау, күз дүрт булу – курку, күз явын алырлык - бик матур, күзгә бәрелү – игътибарны үзенә тарту,күзгә төртсәң күренмәслек – караңгылык, күзгә төтен җибәрү –алдау , күзем чәчрәп чыксын – ант сүзе,, күзне кызыктыру - теләк уяту, күз йома алмау – йоклый алмау, башлы –күзле булу – өйләнү, күз йөгертү – укып алу, шар күз –зур ачылган күзләр һ.б.

Күз сүзенең өстәмә мәгънәләре сөйләмне җанландыруда һәм, гомумән, образлы тел тудыруда әһәмиятле роль уйный.









Күз сүзе кергəн җырлар исемлеге”

Төрле җырларда да күз сүзе чагылыш тапкан .

Җыр -  халык лирикасының иң таралган төре, сүз белән көйнең үзара 

үрелүенә нигезләнгән, җырлап башкарыла торган шигъри-музыкаль әсәр, яки, киң мәгънәдә алганда, шундый төр әсәрләрне белдерә торган жанр. Җырның төп функциясе — халыкның һәм шәхеснең рухи дөньясын, фикер һәм кичерешләрен чагылдыру.

Җыр исемнәре.

  1. Күпме күзләр күреп онтылган.

  2. Күз нурым

  3. Тимәсен тик күзләрем.

  4. Зәңгәр күз.

  5. Күзгә никтер йокы керми һаман.

  6. Күзкәем.

  7. Күзләрем тик сине эзлиләр.

  8. Күзләреңнең төсе үзгәргән.

  9. Күзләремә кара.күзләремә килеп күрен.

  10. Күзләрең.

  11. Күзләрең сирень төсле.

  12. Күзләреңне күзләмим.

  13. Күзләреңнән күзем алмыйм.

  14. Күзләреңә карап туя алмыйм.

  15. Күзяшь күле.

  16. Кара каш, кара күз, замечательная.

  17. Кара күз.

  18. Шомырт кара күзләрең.

  19. Синең кара күзләрең.

  20. Ник карадың минем күзләремә.

Йомгаклау.



Без менә шулай гомер буе сүзләр белән аралашып яшибез. Сүзләр безне бәхетле дә, бәхетсез дә итә ала... Сүзләр әйтерсең лә кояш: алар һәркемнеке һәм һәммәбезнеке дә. Сүзләрне саклык кассаларында саклау мөмкин булмаса да, “сүзләр банкы”н булдыру гаять зарур. Мин үзем төрле сүзлекләрне әнә шундый сүзләр банкы диа саныйм.

Эзләнү – тикшеренү эшендә материаллар туплаганда, төрле кешеләр белән очрашырга туры килде. Кайсылары җаны – тәне белән булышты, Телефоннан дә шалтыратып, очрашкач та үзләренед өстәмәләран яздырдылар. Бу инде ихлас күңеләдән эшләнелде, халык үз телен ярата, аны югалтмаска тырыша һәм дә саклый.

Берәүләре: “Нигә шулай газапланасыз? Интернет челтәреннән алып языгыз да куегыз, шуның белән эшегез тәмам?” Ләкин мин үз бурычымны үтәргә, максатыма ирешергә тырыштым. Әби – бабаларыбыздан калган бик күп табышмаклар, мәкальләр, җырлар, фразеологизмнар бик күп. Бер күз сүзенең генә күпме мәгънәдә бирелүен, аның кулланылышын бүген сезгә исбат иттем























Кулланылган әдәбият

  1. Баязитова Ф.С. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары.-Казан 1995.

  2. Исәнбәт Н. Балалар дөнясы.- Казан 1970.

  3. .Мәхмүт Х.Ш. М.Кашгариның “Диване лөгатет-төрк” сүзлеге һәм борынгы төрки фольклоре.-Китаплар: “Борынгы татар фольклоре мәсьәләләре”.Казан ,1984.

  4. Татар халык иҗаты.Төзүчеләр Г.Разин. Х.Ярми.   Йола һәм уен җырлары. - Казан ,1980

  5. .Таһирҗанов  Габдрахманов. Тарихтан - әдәбиятка.- Казан,1979.

  6. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге . авторлары:И.А.Абдуллин, Г.Х. Ахунҗанов татарстан китап нәшрияты, 1979ел

  7. Татар халык җырлары.

  8. Фәхретдинов Р. Ташлар моңы.-Казан, 1978.

  9. Харисов.Ә Татар халык әдәби мирасы.-Уфа,1965.

 






Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!