СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Курамшина И.И. Бәяләмә

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысының "Мастер -класс" конкурсына бәяләмә.

Просмотр содержимого документа
«Курамшина И.И. Бәяләмә»

Бәяләмә


Курамшина Илсөяр Илдус кызы 1998 нче елдан Апас районының Биеш урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Шушы вакыт эчендә ул үзен балаларны, эшен яратучы оста педагог итеп танытты. Аның дәресләре укучыларда зур кызыксыну уята, чөнки Илсөяр Илдус кызы дәресләргә, бай материал туплап, зур хәзерлек белән керә. Укытучы үз-үзен тотышы, эмоциональ матур сөйләме белән укучыларда туган җиргә, туган телгә мәхәббәт, ата-анага, өлкәннәргә карата шәфкатьлелек хисләре тәрбияли. Ул рус телле укучыларның мөстәкыйль аралашуына, грамоталы язуларына һәм сәнгатьле укуларына нык игътибар итә. Балаларга шәхес буларак каравы нәтиҗәсендә Илсөяр Илдус кызының укучылар арасында авторитеты зур. Укучылар аны яраталар, үз итәләр. Ул аларның өлкән дусты да, киңәшчесе дә, сердәше дә.

Илсөяр Илдус кызы район татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар күрсәтә, семинарларда чыгышлар ясый. «Рус телле укучыларга коммуникатив методика нигезендә белем һәм тәрбия бирү” - «Дүрт аяклы дусларыбыз” темасына сөйләм үстерү дәресе, 4 сыйныф, «Мин татарча сөйләшәм” (башлангыч сыйныф – рус телле укучылар), «Песнәк белән Әнисә» 4 сыйныфта үткәрелгән ачык дәресләр. КФУ үткәргән “Актуальные проблемы современной педагогической науки” конференциясендә чыгыш ясады һәм сертификат белән бүләкләнде. Ринат Харис укуларында чыгыш ясап, диплом бирелде.

Аның укучылары ел саен район һәм республика күләмендә үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты бәйгеләрендә призлы урыннар яулыйлар. 2016/2017 нче уку елында 10 нчы сыйныф укучысы Сафиуллина Камилә Кәрим Тинчуринның тууына 129 ел тулу һәм театрның 110 еллыгы уңаеннан уздырылган “Ул кабызган утлар балкышында каташканы өчен сертификат һәм 2 урын дипломга лаек булды, 2016/2017 нче уку елында 6 нчы сыйныф укучысы Курамшина Регина республика күләмендә үткәрелгән “XV Рождество укулары” бәйгедәсендә, халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин исемендәге IV республика конференциясендә катнаштып, сертификат белән бүләкләнде. Шул ук уку елында 9 сыйныфы укучысы Гарифуллина Алинә “Алиш эзләреннән” IV төбәкара фәннә-гамәли конференциясендә, 7 сыйныф укучысы Сәйфетдинова Гөлчәчәк экология елына багышланган “Шаги в науку” конференциясендә чыгыш ясап сертификатка лаек булды. Республикакүләм “ Үз кулларыбыз белән җир шарын саклыйбыз” иҗади конкурсында 6 сыйныф укучысы Курамшина Регинаның проект эше өчен диплом белән бүләкләнде.

И.И.Курамшина - мәктәптең гуманитар цикл методик берләшмә җитәкчесе.

Укытучы укучылары белән сыйныфтан тыш чараларда да актив катнаша. Мәктәптә укучылардан оештырган “Өмет” театр коллективы Х.Ибраһимның әкияти тамашасыннан “Төпчек малай маҗаралары” өзек сәхнәләштереп, 2016 елда “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр республика театр фестиваленең зона этабында катнашканы өчен грамотага һәм диплом алдылар. Ә 2017 елда Г.Гыйлҗмановның “Шүрәлеләр ни атлы” пьесысыннан өзек күрсәттеләр һәм “Сәйяр” фестиваленең дипломантына лаек булдылар.

Илсөяр Илдус кызы - 6 нчы сыйныфның җитәкчесе. Ул – чын татар  теле һәм әдәбияты укытучысы. Ул үз фәненең нечкәлекләренә  генә түгел, ә тормыш итәргә, яшәргә өйрәтүче дә. Ул кагыйдәләр, ана телебезнең матурлыгын,  әдәбият байлыгын  гына төшендереп калмый, яшәргә дә өйрәтә. Дәресләрне дә сабыр, эчтәлекле һәм күңелле  итеп үткәрә.

Балаларны әдәпле, инсафлы, тормышка яраклы кешеләр итеп тәрбияләүгә җитди игътибар бирә. Укучыларның тәрбиялелек дәрәҗәсен ачыклап, эшне системалы алып бара. Сыйныф укучылары мәктәптә уздырылучы бер генә бәйге, акцияләрдән читтә калмаска

Тырыш хезмәте, яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә ирешкән уңышлары өчен 2016 нчы елда район Советы башкарма комитетының рәхмәт хаты, 2017 нче елда район мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Илсөяр Илдус кызы үзенең яңалыкка омтылышы, эзләнүчән, һәр эшне иҗади башкаруы белән коллективта хөрмәт яулады. Үзенең белеме, сәләте, тырышлыгы белән туган телебезгә, халкыбызга хезмәт итә.




Мәктәп директоры: ______________/Замдиханов З.А./



Укыту-тәрбия эшләре буенча

директор урынбасары : ______________/Прокофьева А.Д./