«Лексикология һәм сөйләм культурасы»
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы “Каенлы урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджеттагы гомуми белем бирү учреждениесенең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарипова Лилия Рәүф кызының электив курс программасы
Рецензия
на программу курса по выбору «Лексикология һәм сөйләм культурасы», составленную учителем татарского языка и литературы МБОУ «Каенлинская СОШ» Нижнекамского муниципального района Гариповой Лилией Рауфовной
Курс по выбору «Лексикология һәм сөйләм культурасы» рассчитан на 14 часов и адресован учащимся 9 класса и призван реализовать основную цель - «повышение уровня практического владения современным татарским языком в разных сферах его функционирования, в письменной и устной его разновидностях и расширение их языкового кругозора», что, в свою очередь, содействует формированию толерантной, открытой для общения личности, способной к сотрудничеству, к межкультурному взаимодействию, владеющей важнейшим инструментом достижения социального и личного успеха в жизни - навыками успешной коммуникации.
В пояснительной записке составитель четко определяет задачи, направленные на реализацию цели курса, рассматривая условия успешной коммуникации как синтез лингвистического и культурологического знаний. Формы контроля, выбранные составителем свидетельствует о деятельностном характере курса. Также составитель программы определяет знания и умения учащихся в результате изучения курса.
Содержание курса дополняет эти знания и умения общего плана умениями и навыками частного характера: знанием говорящим речевых стратегий и тактик, характерных для тех или иных жанров общения, владением приемами ведения диалога, умением понимать невербальное поведение собеседника.
В целом курс учит навыкам бытового и делового общения; расширяет представление о татарском языке, его возможностях; знакомит с особенностями звучащей речи, обучает правилам речевого этикета. Все это дает основания рекомендовать программу для практического применения.
Аңлатма язуы
Кешеләрнең үзара аралашып яшәве һәм тормышның үзгәреп торуы аркасында, телнең сүз байлыгы арта.Сүзлек запасы арткан саен, кешенең сөйләме эчтәлекле, аңлаешлы һәм матуррак була бара. Телнең сүзлек составында кешеләрнең тормыш тәҗрибәсе, аларның образлы фикер йөртү сәләте, үткенлеге, зирәклеге чагыла. Халык , сүз осталары туган телнең хәзинәсеннән һәр сүзне яратып, аның күптөрле төсмерләрен табып, бер – берсе белән аңлашу өчен дә, шигьриятле сурәт ясау өчен дә файдаланалар. Билгеле бер тәртиптә төзелгән, шул телдә кабул ителгән, һәркемгә аңлаешлы таныш сүзләр, кешене үзен чолгап алган мохит белән белән таныштырып, аның актив үзгәртүчесе итәләр; хезмәткә, кеше көченә,матурлыкка дан җырлыйлар; уй- тойгылыр уяталар, хисләргә тәэсир итәләр.
Туган телебезнең тарихы, киләчәге турында борчылган заманада аны тиешенчә өйрәнү, туган телебезнең сүзлек хәзинәсеннән дөрес файдалана белү- һәркайсыбызның изге бурычы. Туган телдә дөрес сөйләү һәм язу, фикерне ачык, аңлаешлы итеп белдерә алу кешенең гомуми культурасының иң әһәмиятле өлешен тәшкил итә.
Телне өйрәнү аша кешенең гомумкультура дәрәҗәсе күтәрелә, бала эстетик таләпчәнрәк, зәвыклырак була. Халыкның иң зур байлыгы- аның теле. Кешенең бөтен аңлы тормышы аның туган теле аркылы үтә.
Тел байлыгы җитмәү аркасында, укучылар башка фәннәр буенча да материалны эзлекле итеп бирә алмыйлар. Нинди өлкәдә эшләсәк тә, безнең сөйләмебез үскән, сүз байлыгыбыз аралашу өчен җитәрлек булырга тиеш. Бүгенге көндә аралаша белү, матур итеп фикереңне әйтә, сөйли, ышындыра белү бик мөһим. Сөйләм теленең чуар булуы язу теленә дә тәэсир итә. Укучы уйлый, уйлана белә торган, язма һәм сөйләм культурасы үскән шәхес булып тәрбияләнергә тиеш.
Электив курс программасы 9 нчы сыйныф укучылары өчен 14 сәгатькә исәпләнгән.
Пояснительная записка
Программа элективного курса «Лексикология һәм сөйләм культурасы», рассчитана на 14 часов и адресована учащимся 9-х классов.
Программа обеспечивает единство обучения, развития и воспитания учащихся, способствует их социальной адаптации.
Программа соответствует основным требованиям, предъявляемым к программам элективных курсов. Программа состоит из:
- пояснительной записки, в которой указаны цели изучения курса и задачи их достижения; способствующие более глубокому усвоению теоретических знаний; формы контроля;
- содержание программы, где содержание курса структурировано разделам: лексикология, семасиология, фразеология, лексикография, лексический состав языка и ориентировано на самостоятельную исследовательскую работу по изучению и дальнейшему применению татарского языка.
Курс обеспечен календарно - тематическим планированием, необходимой литературой для учащихся и учителя, темами рефератов. Рекомендуются формы проведения занятий: лекция, семинары, практические работы и др.
Четко очерчен круг знаний и умений, которыми должны овладеть учащиеся после прохождения курса «Лексикология һәм сөйләм культурасы».
Данная программа может быть рекомендована для практического применения в качестве элективного курса в профильном обучении старшеклассников любого профиля.
Курсның төп максаты:
-туган телнең матурлыгын, байлыгын, сафлыгын тоярга өйрәтү; - туган телебезгә сакчыл караш тәрбияләү;
-сөйләм культурасын үстерү.
Бурычлары :
-укучыларның сөйләмен, сүз байлыгын арттыру;
-алган белемнәреннән файдаланып, укучыларда сөйләмнәрен дөрес оештыра белү күнекмәләре булдыру;
- аралашуның төрле формалары белән таныштыру.
Электив курсның укыту- тематик планы. 14 сәгать
| № | Дәрес темасы | Дәрес саны | Лек-ция | Се-ми- нар | Прак- тик эш | Укучыларның белемен ныгыту буенча эш төре |
| 1 | Кереш дәрес Лексикология һәм сөйләм культурасы” электив курсның максаты һәм бурычы | 1 | 1 | | | Дәресләрдә лексика турында өйрәнгәннәрне искә төшерү |
| 2 | Лексикологиянең тармаклары | 1 | 1 | | 1 | Мәгълүмати әңгәмә, өстәмә материаллар туплау, эзләнү эше башкару |
| 3 | Семасиология (сүзләрнең мәгънәләре, үзгәрешләре) | 1 | | | 1 | Әңгәмә, төркемнәрдә эшләү |
| 4 | Фразеологизмнар һәм аларның кулланылышы | 1 | | 1 | 1 | Фразеологизмнар кулланып хикәя язу, фикер алышу. Индивидуаль эш. |
| 5 | Татар теленең килеп чыгышы ягыннан сүзлек составы | 1 | 1 | | 1 | Текстларга анализ ясау |
| 6 | Татар теленең кулланылыш сферасына карап сүзлек составы | 2 | 1 | 1 | 1 | Бирелгән сүзләрне төркемләү, кроссвордлар чишү |
| 7 | Кулланылыш активлыгы буенча сүзлек составы( актив һәм пассив сүзләр) | 1 | | 1 | 1 | Төркемнәрдә эшләү, сүзлекләр ясау, эшлекле уен |
| 8 | Хәзерге татар әдәби теле сүзлек хәзинәсенең экспрессив- стилистик катламнары. Сөйләм стильләре | 1 | 1 | | 1 | Мәгълүмати әңгәмә; гариза, ышанычнамә язу |
| 9 | Сочинение төрләре һәм аларга куелган таләпләргә таянып сочинение язу | 1 | 1 | | 1 | Темалар: “Тел-күңел көзгесе”, “Кешенең кемлеге теленнән таныла” интернеттан, китаплардан материаллар туплау |
| 10 | Лексикография. Сүзлек төрләре | 1 | | 1 | | Рефератлар яклау |
| 11 | Сүзлекләрнең кулланылышы | 1 | | | 1 | Сүзлекләр белән эш. Практик шөгыль. |
| 12 | Сөйләм культурасы. Таләпләр Сүз сөйли белсәң, ирмәк( кызык), Сөйли белмәсәң- имгәк | 1 | | 1 | | Әңгәмә. Үз фикереңне дөрес һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирү |
| 13 | Курсны йомгаклау. Зачет | 1 | | | 1 | Тест биремнәре үтәү, сорауларга җавап алу. |
| | Барлыгы | 14 | 6 | 5 | 10 | |
Электив курс программасының эчтәлеге
1.“Лексикология һәм сөйләм культурасы”электив курсы үткәрүнең максаты, бурычлары белән танышу.
2. Лексикология һәм аның тармаклары турында төшенчә.Сүз турында төшенчә. Сүзнең төп билгеләрен күрсәтү.Сүз һәм предмет. Сүз һәм төшенчә. Сүз турында канатлы сүзләр.
3. Сүзнең лексик мәгънәсе һәм аның төрләре. Бер һәм күпмәгънәле сүзләр. Туры һәм күчерелмә мәгънәдәге сүзләр (күчерелмә мәгънә төрләре: метафора, метонимия, синекдоха, вазифа буенча күчеш ( вазифасы шул ук, форма,төс, күләм үзгәрә), аларны таба белү күнекмүләре булдыру.
4.Фразеологизмнар, аларның төрләре, аларга хас билгеләр, фразеологик берәмлекләрнең матур әдәбиятта һәм публицистикада кулланылышы. Фразеологизмнарның мәгънәләрен дөрес итеп ачып бирү, рәсемнәргә туры китереп фразеологизмнар уйлау, сөйләмдә урынлы куллану.
5.Килеп чыгышы ягыннан сүзлек составы ( татар теленең үз сүзләре һәм гомумтөрки сүзләр, алынмалар: фин- угор, гарәп- фарсы, рус һәм интернациональ сүзләр). Бу сүзләрне төркемләү үзенчәлекләре белән танышу. Рус теле аша кергән сүзләр. Тексттан алынма сүзләрне табу, аларның кулланылышына һәм язылышына игътибар бирү. Калькалар.
6.Кулланылыш сферасы буенча хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы ( гомумхалык теле сүзләре, һөнәрчелек лексикасы, жаргон һәм арго сүзләр). Үзебезнең төбәктә кулланылган диалекталь сүзләрне барлау, аерым һөнәр ияләренә караган лексика. Жаргон һәм арго сүзләрнең кулланылышы. Кроссвордлар төзү, чишү.
7. Кулланылыш активлыгы буенча сүзләр бүленеше ( актив һәм пассив сүзләр: неологизмнар, искергән сүзләр, тарихи сүзләр, архаизмнар). Карточкалардагы биремнәрне үтәү.Сүзлекләр ясау. Эшлекле уен.
8. Хәзерге татар әдәби теле сүзлек хәзинәсенең экспрессив- семантик катламнары ( стильара лексика, көнкүреш: гомумхалык көнкүреш сүзләре, диалекталь бизәкле көнкүреш сүзләре), китапча сүзләр ( терминнар, эш кәгазьләре сүзләре, абстракт сүзләр) турында мәгълүмат бирү.Рәсми эш кәгазьләре үрнәкләре һәм аларны язу тәртибе белән танышу, стенд төзү, гариза һәм ышанычнамә язу.
9. Язма сөйләмгә куелган таләпләр.Сочинение төрләре, язу методикасын искә төшерү. Интернеттан, өстәмә китаплардан материаллар туплау. Стиль хаталарына игътибар бирү.
10.Лексикография төшенчәсен бирү.Сүзлек төрләре. Сүзлекләрнең төзелү тарихы турында материаллар табу, алар белән эшләү. Сүзлекләр төзү өлкәсендә эшләүче галимнәр турында материаллар туплау, рефератлар язу. Рефератларны яклау. 11.Сүзлекләр белән эшләүгә куелган таләпләр. Сүзлекләрдән дөрес файдалану күнекмәләре булдыру. Сүзлекләрнең тормыштагы әһәмияте.Төрле өлкәдә кулланыла торган сүзлекләр белән танышу.
12.Кеше тормышында сөйләм культурасының роле. Сөйләм культурасына куелган таләпләр: 1) сөйләм төгәл булсын; 2)сөйләм аңлаешлы, әйтергә теләгән фикер ачык булсын; 3)сөйләм саф булсын;4) сөйләм җыйнак булсын; 5)сөйләм аһәңле булсын. Бирелгән темага фикер алышу үткәрү.
13. Курсны йомгаклау. Зачет сорауларына җавап бирү. Тест.
Электив курсны үткәрү буенча методик күрсәтмәләр
Кереш дәрес
Кереш дәрестә укучылар электив курсның төзелеше, эчтәлеге, үткәрү формалары, мөстәкыйль һәм иҗади эшләрнең күләме белән танышалар. Шулай ук чыгыш ясарга мөмкин булган темаларны ачыклау, электив курста үзләштерелгән белемнәрне бәяләү критерияләре белән танышырга мөмкин. Электив курсның темасы, максаты, бурычлары, бүгенге көндә актуаль булуы турында кереш лекция үткәрелә.
Лексикология һәм аның тармаклары
Лексикология һәм аның тармаклары: ономасиология, семасиология, этималогия, фразеология, лексикография, ономастика турында төшенчә. Ономастика- антропонимика һәм топонимика бүлекләреннән тора. Сүз турында төшенчә. Сүзнең төп билгеләрен күрсәтү.Сүз һәм предмет. Сүз һәм төшенчә. Сүз турында күренекле шәхесләрнең канатлы сүзләре, фикерләре белән таныштыру лекциясе. Дәрестә һәркем үз исеменең мәгънәсен белү турында эзләнү эше дә башкарачаклар.
Семасиология
Сүзнең лексик мәгънәсе һәм аның төрләре; бер һәм күпмәгънәле сүзләр;туры һәм күчерелмә мәгънәдәге сүзләр төшенчәләре белән танышу. Метафора, метонимия, синекдохага Р. Вәлиев, З. Хәким, Х. Касыймов әсәрләреннән мисаллар табу. Төркемнәрдә эшләү.
Фразеологизмнар һәм аларның кулланылышы
Фразеологизмнар төшенчәсен искә төшерү. Укучылар тема буенча бирелгән сорауларга җавап әзерлиләр. Галим В.В. Виноградов хезмәтләре буенча фразеологизмнарның төрләре:фразеологик ныгымалар, фразеологик бердәмлекләр, фразеологик тезмәләр; аларга хас билгеләр белән танышу.Фразеологик берәмлекләрнең матур әдәбиятта һәм газета-журналларда, телетапшыруларда кулланылышына мисаллар табу. Фразеологизмнарның мәгънәләрен дөрес итеп ачып бирер өчен “Фразеологик әйтелмәләр” сүзлеге белән эшләү. Рәсемнәргә туры китереп фразеологизмнар уйлау, сөйләмдә урынлы куллану. Бирелгән темаларга хикәяләр уйлап язу.
Татар теленең килеп чыгышы ягыннан сүзлек составы
Әзерләнгән чыгыш буенча килеп чыгышы ягыннан сүзлек составы: татар теленең үз сүзләре һәм гомумтөрки сүзләр, алынмалар: фин- угор, гарәп- фарсы, рус һәм интернациональ сүзләр турында; бу сүзләрне төркемләү үзенчәлекләре белән танышу. Рус теле аша кергән сүзләрне язма һәм сөйләмә телдә куллануга күнегүләр башкару.. Тексттан алынма сүзләрне табу, аларның кулланылышына һәм язылышына игътибар бирү. Калькалар- үтә күренмәле сүз дип тәрҗемә ителә. Калькаларның төрләре:лексик калькалар, структур, семантик,ярымкалькаларны өйрәнү, мисаллар табу.
Татар теленең кулланылыш сферасына карап сүзлек составы
Беренче дәрестә лекция үткәрелә.
Кулланылыш сферасы буенча хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы: гомумхалык теле сүзләре, һөнәрчелек лексикасы, жаргон һәм арго сүзләртурында мәгълүмат бирелә. Үзебезнең төбәктә кулланылган диалекталь сүзләрне барлау биремен төркемләп башкару. Әти- әниләрнең һөнәрләренә караган сүзләр белән танышу. Икенче дәрестә алдан бирелгән сорауларга җаваплар тыңлау. Жаргон һәм арго сүзләр кулланган әдәби әсәрләр уку. Киләчәктә сайланасы һөнәрләр турында иҗади эш башкару. Кроссвордлар төзү, чишү.
Кулланылыш активлыгы буенча сүзләр бүленеше
Кулланылыш активлыгы буенча сүзләр бүленеше: актив һәм пассив сүзләр белән танышу. Бирелгән текстлардан неологизмнар, искергән сүзләр, тарихи сүзләр, архаизмнарга мисаллар табу. Карточкалардагы биремнәрне үтәү. Мәктәп, авыл, каникул темаларына сүзлекләр ясау. Эшлекле уен: вакытлы матбугатта, интернетта неологизмнар, искергән сүзләрнең кулланылышын күзәтү буенча чыгышлар- хисапнамәләр язу.
Хәзерге татар әдәби теле сүзлек хәзинәсенең экспрессив - стилистик катламнары. Сөйләм стильләре.
Хәзерге татар әдәби теле сүзлек хәзинәсенең экспрессив- семантик катламнары : стильара лексика, көнкүреш, китапча сүзләр ( терминнар, эш кәгазьләре сүзләре, абстракт сүзләр) турында мәгълүмат бирү. Көнкүреш сүз төрләре :гомумхалык көнкүреш сүзләре диалекталь бизәкле көнкүреш сүзләре кергән әсәрләр уку. Китапча сүзләр:терминнар, эш кәгазьләре сүзләре, абстракт сүзләр төрләре белән дә танышу. Сөйләм стильләре төрләре: публицистик, әдәби, рәсми, фәнни, сөйләмә стильләрне искә төшерү. З. Вәлиевнең “Эш кәгазьләре үрнәкләре” китабы белән танышу. Рәсми эш кәгазьләре үрнәкләре һәм аларны язу тәртибе белән танышу. “Рәсми эш кәгазьләре үрнәкләре” стенды төзү. Гариза, ышанычнамә төшенчәләре бирү.
Гариза- бер кеше(зат) яки берничә кешенең (затның) үтенече яисә тәкъдиме язылган документ. Ул укырга кергәндә, эшкә урнашканда, азат ителгәндә, чираттагы ялга киткәндә, башка эшкә күчкәндә , матди ярдәм сораганда , яңа оешма теркәлгәндә һ. б. очракларда языла. Гариза, мәсьәләне хәл итү өчен, предприятие җитәкчесенә кертелә, аңа җитәкче үз карарын язып куя.Җитәкче карары буенча язылган гариза шәхси состав буенча боерык чыгару өчен нигез була.
Ышанычнамә – ышаныч белдергән затның ышанычлы кешесенә үз исеменнән берәр төрле товар, кыйммәтле матди әйбер алу яки юридик гамәл башкаруга язган документ. Бер төркемгә югары уку йортына керүне сорап гариза язу. Икенче төркемгә машина йөртү таныклыгы өчен ышанычнамә язу.
Сочинение төрләре һәм аларга куелган таләпләр.
Язма сөйләмгә куелган таләпләрне искә төшерү.Сочинение язганда, өйрәнелгән зур күләмле әсәрдә сурәтләнгән вакыйгаларга; шуларга бәйләп, язучы яшәгән, әсәрнең нигезенә алынган чорга, ул вакыттагы тарихи һәм иҗтимагый шартларга; шул чорга хас әхлакый нормаларга; әсәрдәҗбирелгән геройларга карата мөнәсәбәтеңне белдереп, үзеңнең әдәби язма текстыңны “тудырасың.” Сочинение язу методикасын искә төшерү. Тема сайлау, тема буенча материал җыю, план төзү, цитаталар куллану.
Сочинение язу таләпләре белән танышу.
Якташ әдипләрнең: И. Вәлиуллина, Р. Нәбиуллина, Р. Кәримова, Ә. Фәтхетдинова, М. Логинованың туган тел- татар теле турында язылган шигырьләрен уку, халык аваз иҗатыннан мисаллар табу. Интернеттан, өстәмә китаплардан тел турында материаллар туплау. “Тел- күңел көзгесе”, “Кешенең кемлеге теленнән таныла” темаларына сочинениеләр язу, бергәләп анализлау. Стиль хаталарына игътибар бирү, аларны төзәтү.
Лексикография. Сүзлек төрләре
Лексикография төшенчәсен бирү. Лексикография – сүзлекләр төзү теориясен һәм практикасын өйрәнә.Сүзлек төзү ни өчен кирәк? Сүзлек төрләре: энциклопедик( күпкырлы) сүзлекләр, филологик сүзлекләр. Энциклопедик сүзлек-сүзләрнең җыелмасыннан тора. “Татар энциклопедик сүзлеге” турында чыгыш, аның белән таныштыру. Филологик сүзлекләр- телара- тәрҗемә, аңлатмалы сүзлекләр була. Сүзлекләрнең төзелү тарихы турында материаллар табу, алар белән эшләү. Сүзлекләр төзү өлкәсендә эшләүче галимнәр турында материаллар туплау. М. Кашгарый, К. Насыйри, казан ханлыгы галимнәре,С. Хәлфин,М. Корбангалиев, Ф. Ганиев, А. Нуриева, Л. Мәхмүтова, Ш Ханбикова,Г. Саттаров турында рефератлар язу. Рефератларны яклау.
Сүзлекләрнең кулланылышы
Сүзлекләр белән эшләүгә куелган таләпләр: алфавитны белү, төгәл таләпләрне үтәү. Сүзлекләрдән дөрес файдалану күнекмәләре булдыру. Сүзлекләрнең тормыштагы әһәмияте- тел байлыгын үстерүче булуын аңлау.Төрле өлкәдә кулланыла торган сүзлекләр белән танышубуенча гамәли эш башкару. Төрле һөнәрләргә, сәясәткә, гомумкулланылышка, дини карашларга багышланган сүзлекләрне эзләү эше белән шөгыльләнү. Авыл китапханәсендә, мәктәп музей бүлмәсендә тупланган сүзлекләргә күзәтү ясау.
Сөйләм культурасы. Таләпләр.
Сүз сөйли белсәң, ирмәк( кызык),
Сөйли белмәсәң- имгәк.
Семинар дәрес сораулары:
1.Нәрсә ул сөйләм культурасы?
2.Сөйләм культурасына куелган таләпләр.
3.Һәр таләпне ачыклау, мисаллар белән дәлилләү.
4. Кеше тормышында сөйләм культурасының роле. Нәрсә ул сөйләм культурасы- кешедә гомуми культураның бер билгесе. Ул үзеннән – үзе генә килми, аны үз сөйләмеңә һәрчак игътибар итү нәтиҗәсендә генә камилләштереп була. Кешенең сөйләме дөрес, төгәл, анык һәм матур булырга тиеш. Бары шундый сөйләм генә тыңлаучыга аңлаешлы, үтемле була, матур яңгырый. Сөйләм культурасына куелган таләпләр: 1) сөйләм төгәл булсын; 2)сөйләм аңлаешлы, әйтергә теләгән фикер ачык булсын; 3)сөйләм саф булсын;4) сөйләм җыйнак булсын; 5)сөйләм аһәңле булсын.
“Сүз сөйли белсәң, ирмәк( кызык),
Сөйли белмәсәң- имгәк” темасына фикер алышу үткәрү.
Курсны йомгаклау буенча зачет сораулары
I төркем өчен
1.Ат сүзе, исем сүзенең синонимы буларак, нинди сүзләрдә һәм сүзтезмәләрдә сакланып калган?
2.Хәлдән таю төшенчәсен башка сүзләр кулланып аңлатыгыз.
3.Кадак, корбан, кабак сүзләренең омоним булуын исбатлагыз.
4.Уян, ач, усал,караңгы, иртәнге, биек, әкрен,бәйлә,мен,җик сүзләренең антонимнарын табыгыз.
5. Антонимнар кергән 5 мәкаль уйлагыз.
6.Нинди сүзләр күпмәгънәле дип атала?
7.Сүзләрнең омонимнарын табыгыз.
Тубал -..., зураю-..., карак-..., сукырларны-..., сабак-..., алтынчы -...,май-...
8.Фразеологизмнарны рус теленә тәрҗемә итегез.
Күз карасы кебек саклау-
Күкерт кебек кабыну-
Ике куян артыннан куу-
Тел кычыту-
Озын сүзнең кыскасы-
Ачу тоту-
9.Текстны укыгыз. Тарихи сүзләрне табыгыз. Тарихи сүзләргә билгеләмә бирегез.
Губерния түрәләре,киңәя баручы революцион хәрәкәтне таркату өчен, поплар, муллалар һәм полиция ярдәме белән, Казан заводларындагы, фабрикаларындагы рус һәм татар эшчеләре арасына милли дошманлык коткысы салырга, аларны үзара талаштырырга җыендылыр.( К. Нәҗми)
II төркем өчен
1.Ут сүзе, үлән сүзенең синонимы буларак, нинди сүзләрдә һәм сүзтезмәләрдә сакланып калган?
2.Алтын куллы төшенчәсен башка сүзләр кулланып аңлатыгыз.
3.Сабак, пот, ял сүзләренең омоним булуын исбатлагыз.
4. Былтыр, кышын, матур, тирән, боз, тек, сат, ки, бас, тарт сүзләренең антонимнарын табыгыз.
5.Антонимнар кергән 5 сынамыш уйлап языгыз.
6 Җөмләләрдәге синонимнарны табып языгыз.
Ә карт белән карчык, улларын көтә алмыйча, бер – бер артлы гүр иясе булганнар. Соңыннан Башкортстанга күчеп, ул да шул ук үпкә авыруыннан вафат булды. Ә менә безнең яшьтәш кыз- Шәмәк якта бергә каз көтеп үскән Асылбикә - ата- аналарыннан берүзе калып, урамда, капка төпләрендә ятып ачтан үлгән. Колчак дигән бүре Себердә җанын бирде. Деникин дигәне Украина далаларында атының тоякларыннан әҗәл тапты.
7. Тесттан искергән сүзләрне табып алыгыз. Искергән сүзләргә билгеләмә бирегез.
Ишетелмәгән сүз вә күрелмәгән нәрсә- гыйлем булганлыктан, табигый, мин дә бу сүзне яратып отып алдым. Һәм шуны үземнән надан малайлар каршында тәкрарлап, алардан көлеп йөрер булдым.
8. Фразеологизмнарны русчага тәрҗемә итегез.
Май кап-
Винтлары какшаган-
Күләгәдә калу-
Кешене бөгә алмау-
Авыз күтәреп калу-
Трай тибү-
Мөгез чыгару-
9.Күчерелмә мәгънәдәге сүзтезмәләр белән җөмләләр төзеп языгыз.
Сәхнә йолдызы,көмеш су,урман йоклый, тимер мускул,кан тамыры,алтын көшел.
Укучылар өчен әдәбият
1. Абдурахимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре.8-11 класслар өчен - Казан, Мәгариф,2005
2.Вәлиев З.В. Эш кәгазьләре үрнәкләре.- К., 1999
3.Гәрәева Н. Г. Тел - белемнең ачкычы. Татар теле һәм сөйләм үстерү дәресләре. Казан, Мәгариф, 2005
4.Гыймадиева Н.С.Дәрестә һәм дәрестән соң. Казан, Яңалиф,2004
5.Максимов Н. В. Татар теленнән тестлар Казан, Мәгариф, 2002
6.Нигъмәтулов М.М. Югары һәм урта мәктәптә татар теле, Алабуга, 2004
7. Сафиуллина Ф. С. Ибраһимов Г. Б. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел Казан, Мәгариф, 1998
8. Сафиуллина Ф. С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. Казан, Хәтер 1999
9. Сафиуллина Ф. С. Зәкиев М. З. Хәзерге татар әдәби теле. Казан, Мәгариф, 2002
10. Сафиуллина Ф. С. Хәзерге татар әдәби теле. Күнегүләр. Казан, Мәгариф, 2002
11.Сәлимов Х.Х. Хәзерге татар әдәби теле. Алабуга. 2002
12.Трофимова С.М. Татар теле һәм әдәбияты укытучысына Казан, Яңалиф,2005
13. Хаков В.Х. Тел- тарих көзгесе Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2003
14.Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле Күнегүләр. Тестлар. Анализ үрнәкләре. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2007
15.Юсупов Р. А. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы Казан, Мәгариф,2003
Укытучылар өчен әдәбият
1. Абдурахимова Я. Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре.8-11 класслар өчен - Казан, Мәгариф,2005
2.Вәлиев З.В. Эш кәгазьләре үрнәкләре.- К., 1999
3.Гәрәева Н. Г. Тел - белемнең ачкычы. Татар теле һәм сөйләм үстерү дәресләре. Казан, Мәгариф, 2005
4.Гыймадиева Н.С.Дәрестә һәм дәрестән соң. Казан, Яңалиф,2004
5.Максимов Н. В. Татар теленнән тестлар Казан, Мәгариф, 2002
6.Нигъмәтулов М.М. Югары һәм урта мәктәптә татар теле, Алабуга, 2004
7. Сафиуллина Ф. С. Ибраһимов Г. Б. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел Казан, Мәгариф, 1998
8. Сафиуллина Ф. С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. Казан, Хәтер 1999
9. Сафиуллина Ф. С. Зәкиев М. З. Хәзерге татар әдәби теле. Казан, Мәгариф, 2002
10. Сафиуллина Ф. С. Хәзерге татар әдәби теле. Күнегүләр. Казан, Мәгариф, 2002
11.Сәлимов Х.Х. Хәзерге татар әдәби теле. Алабуга. 2002
12.Трофимова С.М. Татар теле һәм әдәбияты укытучысына Казан, Яңалиф,2005
13. Хаков В.Х. Тел- тарих көзгесе Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2003
14.Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле Күнегүләр. Тестлар. Анализ үрнәкләре. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2007
15.Юсупов Р. А. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы Казан, Мәгариф,2003.