Татарстан Республикасы
Балтач муниципаль районы
МБГБУ “Ор башлангыч мәктәп-балалар бакчасы”

Үткәрде: Сәмигуллина Илһамия Раифовна
Убырлы карчык белән Шүрәле керә
.
Убырлы карчык:
- Бүген Ор мәктәбендә Әлифба бәйрәме икән. А-ах көнләшәм шул кешеләрдән. Укырга, язарга өйрәнәләр дә, әллә ниләр, әллә ниләр беләләр. Ә без ятабыз шул урманыбызда кыргыйланып.
Матур киенәләр, укыгач яхшы өйләрдә торалар, рәхәтләнеп эшлиләр. А-ах, нишлим икән, ничек кенә шул бәйрәмнәрен булдырмый калырга икән?
Шүрәле-е-е, син нигә миңгерәп басып торасың соң? Тап инде бер чара!
Шүрәле:
Мин дә шуны, ничек комачаулап була икән дип уйлап торам бит инде. Әйдә, без аларга җавап бирә алмый торган сораулар бирәбез. Шул сорауларга җавап бирә алмасалар, алар бит Әлифбаны тагын бер кат укыйлар.
Убырлы карчык: Әйдә киттек тизрәк! (Чыгып китәләр)
Укытучы: Хөрмәтле укучылар , әти-әниләр , укытучылар! Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме .1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар .
Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,
Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме .
Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле,
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме.
Музыка астына 1 нче сыйныф укучылары керә.
Бәйрәмне “Бүген бәйрәм “ җыры белән башлау:
Күтәренке күңелле
Бар да көләч , шат бүген!
Күктә кояш елмая ,
Яшерә алмый шатлыгын.
Куш:Олы бәйрәм бүген бездә
Бәйрәмнең дә бәйрәме.
Котлы булсын, гөрләп торсын,
Әлифбабыз бәйрәме.
2)Җырлыйсы килеп кенә
Тора барыбызның да.
Көтеп алган бәйрәме
Бүген һәммәбезнең дә.
3) Җыр күтәрә күңелне,
Бар да көләч, шат бүген.
Безнең “Әлифба “ бәйрәме,
Котлагыз безне бүген.
Куш-та шул ук
Алтын яфрак яуган көзге көндә
Тыйнак үттек класска.
Әлифбаны кулга алдык
Әй, сөендек шул чакта.
Әтием дә, әнием дә
Бу көнне бик көттеләр.
Балалардай дулкынланып
Мине озата килделәр
.
Бүген бездә зур тантана
Моңсу да ул, ямьле дә,
Әлифбабыз китә бездән-
Бу көн калыр хәтердә!
ҖЫР: “Без инде хэзер зурлар” .
2 укучы: Хәзер үзебез белән таныштырабыз:
3.Әдилэ минем исемем,
Бик күп укыйм, эзләнәм,
Чиста, пөхтә язам мин,
Энҗеләр күк язуың, - ди
Миңа укытучы апам.
Елмаеп кына йөрим гел
Шатлык тулы күңелдә,
Бу җирдә миннән бәхетле
Юктыр кебек беркем дә.
5. Мин Камилә-тырышам,
Эдилэдэн калышмыйм.
Рэсем ясарга бик яратам,
Матур-матур рәсемнәрне
Тиз генә ясап куям.
6.Мин-Алмаз.
Бабамның да улы мин,
Әтинең дә улы мин,
Әнинең дә улы мин,
Аларның уң кулы мин.
Укый, яза беләм мин,
Математиканы яратам.
Мисалларны, мәсьәләне
Тиз генэ эшләп атам.
БЕРГӘ: Әгәр ничәү дисәгез ?
Класста өчәү без .
Аерылмас дус булып
Тату булып үсәбез .
Бүген бездә зур бәйрәм,
Һәммәбез дә шат безнең.
Соңгы битен укыдык
Кичә Әлифбабызның!
Без бит хәзер һәммәбез дә
Укый-яза беләбез.
Моның өчен Әлифбага
Бик зур рәхмәт, диябез!
Әлифбам өйрәтте
Хәрефләр танырга,
Тукталып тормыйча,
Гел алга барырга.
. Хәрефләр диңгезе
Чайкалды каршымда.
Хәрефләр бер төсле
Тоелды барысы да.
Аларны танырга
Әлифбам булышты.
Шәп укый алырлар,
Диеп ул тырышты.
“Ойрәтәләр мәктәпләрдә жыры”
Укытучы: Укучылар, әйдәгез, Әлифбаны бәйрәмгә чакырыйк әле.
Балалар: Әлифба, безнең бәйрәмебезгә рәхим ит!
Әлифба: Исәнмесез, дусларым.
Балалар: Исәнме, Әлифба!
Әлифба: Минем кадерле нәни дусларым, хөрмәтле әти-әниләр, мөхтәрәм кунаклар! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Әле кайчан гына 1 нче сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез. Сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез.
Укытучы:Әйе, Әлифба – баланың беренче уку китабы. Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә ул туган телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый.
Әлифба. Хәзер мин сүзне үземнең ярдәмчеләремә бирәм.
Матур язу дәфтәре 1
Нәни дусларым, сез минем белән сентябрьнең беренче көннәреннән үк таныша башладыгыз. Ручка тоткан нәни кулларыгыз белән бик тырышып, матур итеп язарга өйрәндегез. Хәзер сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйк әле.
• Хәреф аваздан нәрсә белән аерыла? (Хәрефне язабыз, ә авазны әйтәбез.)
• Татар телендә авазлар ничә төркемгә бүленә? (Ике төркемгә: тартыклар һәм сузыклар.)
Матур язу дәфтәре.
Әйе, дөрес
. Укучылар, тартык авазларны сузыклардан ничек аерып була соң?
1 нче укучы.
Әйе, сузык булгач,
Ул сузыла, җырлый ул.
Күпме генә җырласа да,
Туймый ул!
2 нче укучы.
Тартык авазлар, билгеле,
Әйтеләләр башкача.
Я кысыла, я тешләнә,
Я ул яңгырап куя.
Матур язу дәфтәре. Балалар, кайсы авазларны сөйләмдә иң-иң кирәклеләре дип уйлыйсыз? (Җаваплар төрле булырга мөмкин: сузыклар, тартыклар.)
Матур язу дәфтәре №2
Хәзер мин сезгә бер әкият сөйлим. Игътибар белән тыңлагыз, яме.
«Бер заман тартык авазлар белән сузык авазлар бәхәсләшеп китәләр:
— Әлбәттә, без кирәгрәк! Бездән башка кеше авызын да ача алмас иде! —дип кычкырганнар сузыклар.
—Анысын карарбыз әле! —дип дәррәү каршы чыкканнар тартыклар. — Бер дә авызыңны ачмыйча әйтеп кара әле безне. Барып чыкмаячак!
— «М» дип авыз ачмыйча дә әйтеп була!
— Шул бер «м»нан башка бер авазны да авыз ачмыйча әйтә алмаячаксыз.
— Барыбер без кирәгрәк, —дигәннәр сузык авазлар. — Бер иҗек тә, бер сүз дә бездән башка була алмый. Без үзебез генә дә сүз була алабыз: Ә? Й! У! Й!..
— Сездән башка иҗек тә, сүз дә булмый — анысы дөрес. Сез менә бездән башка гына берәр сүз әйтеп карагыз әле. Мәсәлән, Татарстанның башкаласын!
— А...а... — дигәннәр сузыклар һәм тынып калганнар.
— Күрдегезме инде, бернәрсә дә аңлар хәл юк бит! Ә менә без үзебез генә «К 3 Н» дип әйтәбез икән, һәркем Казан икәнен чамалый алачак.
— Ярар, яхшы. Алайса, сез дә бездән башка гына Башкортстанның башкаласын әйтеп карагыз әле! —дип көлешкәннәр сузыклар.
Тартыклар, шәм утын өреп сүндерергә тырышкан кебек, «ф! ф!» дип азапланганнар да, бернәрсә дә барып чыкмагач, башларын аска иеп тынып калганнар».
Алып баручы. Менә шулай, дусларым, сөйләмдә һәркайсының үз урыны бар.
Ә хәзер бэйрэмне дэвам итик..
Убырлы керә (кулында хәрефләр язылган шарлар): Туктагыз әле, туктагыз! И ходаем, үзләре бәйрәм итәләр дә бәйрәм итәләр. Ник миңа дәшсеннәр. Миңа чакыру җибәрсәгез кәгазь бетәр идемени? Менә кызык итәм әле үзегезне? Тылсым белән бәйрәмегезне өзәм дә китәм.
Укытучы: Гафу ит инде безне, Убырлы! Башка бәйрәмнәргә чакырырбыз. Безгә комачаулама.
Убырлы: Ярар инде. Тик бер шартым бар. Менә мин сезгә хәрефле шарлар алып килдем. Шул хәрефләрдән сүз төзегез! Шунда сезгә бик кирәкле бер сүз чыгар.
10. Ә Әтәчем иртән тора
Һава ярып кычкыра
Ашыгырга куша ул
Мәктәп – белем иленә.
11. Л Күзләремнән яшьләр чыкты ,
Капкан идем лимонны.
Сары булгач, бик тәмле дип
Белгән идем мин аны .
12. И И хәрефе ипидә бар ,
Бар ул ил һәм иректә
И хәрефе икелегә
Укымаска өйрәтә
13. Ф Ябалакның зур күзләре
. Ялтырый караңгыда.
Ф хәрефенә бик охшаган
. Туп – туры караганда .
14. Б Бәр барабан , уйна быргы,
Бар кешеләр ишетсен.
Б дан башка бәйрәм югын
Барчасы күреп китсен.
15. А А хәрефе – алмада,
А хәрефе – агачта.
А хәрефен яратабыз,
Өйрәнәбез иң башта.
БЕРГӘ: ӘЛИФБА .
ҖЫР: ӘЛИФБАМ.
1. И Әлифбам , син тәүге фәннәрнең 2.И Әлифбам , син кулымда балкыйсың
Тәүге баскычы . Нәкъ нур булып .
Син кадерле , син туган телемнең Һәр баланы зур бәхеткә илтүче
Алтын ачкычы . Ак юл булып .
Укырга да өйрәттең,
Язарга да өйрәттең.
Син кадерле син туган
Телемнең алтын ачкычы.
Шүрәле керә: Исәнмесез, балалар. Сез Убырлыны күрмәдегезме? Без Убырлы белән сезнең янга барырга чыккан идек. Юлда Убырлы мине алдап, себеркесенә атланып очты. Ә-ә-ә! Менә кайда икән ул, монда утыра икән. У-у, мин аны тотып алсаммы! Кытыклап үтерәм! (Кытыклаган кыяфәт чыгара.) Кая әле, бармакларым да кычытып тора, сезне дә кытыклап алыйм бераз.
Укытучы: Чү, чү, Шүрәле абзый! Тынычлан инде бераз! Балалар бит сине бик яраталар.Синең турыдагы әкиятләрне дә беләләр алар. Әйдә, болай килешәбез. Хәзер мин сиңа сораулар бирәм, әгәр шул сорауларга җавап бирә алсаң, син – җиңүче. Әгәр җавап бирә алмасаң, тынычлап кына безнең бәйрәмнең дәвамын карап китәсең.
Ризамы?
Шүрәле: Риза! Һи, мин белмәгән нәрсә юк бит ул дөньяда. Мин бит урмандагы һәр агачны беләм. Я, бир соравыңны!
1 Сорау: Билгеле бер тәртиптә тезелгән хәрефләр җыелмасы ничек дип атала?
Шүрәле: Беләм, беләм, күргәнем дә бар? Солдатлар!
Укытучы: Белмәдең шул, Шүрәле! Әйтегез әле, балалар!
Балалар: Алфавит.
2 Сорау: Ни өчен ъ (калынлык билгесе ) һәм ь ( нечкәлек билгесе) тавышсыз хәрефләр дип атала?
Шүрәле: Алар кыш көне кар ашаганнар, тамаклары беткән, шуңа күрә тавышлары чыкмый.
Укытучы: Тагын белмәдең, Шүрәле. Балалар, кайсыгыз әйтә?
Укучы: ъ һәм ь билгеләре аваз белдермиләр. Шуңа күрә тавышсыз хәрефләр дип аталалар.
Шүрәле: Җитте, җитте, сез җиңдегез. Бәйрәмегездә калам, әле минем өйрәнәсе әйберләрем бик күп икән!
Убырлы. Мин боларга карап соклана да, кызыга да башладым бит әле. Бик оста бит бу балалар. Кыска гына вакыт әчендә никадәр нәрсә өйрәнгәннәр! Әйдә, Шүрәле, шуларны карап кына утырыйк әле.
Шүрәле: Молодцы балалар. Без Убырлы белән сезнең бәйрәмегезне өзәрбез дип сөйләшкән идек. Сезнең белемегезгә сокландык әле. Ярый инде, бәйрәмегезне дәвам итегез.
Укытучы:
Әйдәгез, утырыгыз. Бәйрәмебезнең кунаклары булырсыз. Ә без, укучылар, бәйрәмебезне дәвам итик.
Алып баручы:Балалар әлифбаны тәмамлап йомгак ясарга җыелдылар . Әлифба сезне тагын нәрсәләргә өйрәтте икән ? Сөйләп күрсәтегез әле.
Сәнгатьле итеп сөйләргә,
Аңлаешлы укырга,
Табышмаклар чишәргә
Өйрәттең син, Әлифба.
39 хәреф белән
Таныштык без дәрестә.
Олы ярдәмче булдың син
Рәхмәт инде, Әлифба!
Өйрәтте Әлифба безне
Табигатьне сөяргә.
Кечкенә дусларыбызга
Бул син дустым, дияргә.
Өйрәтте чиста булырга
Пөхтәлекне сакларга.
Усал, ямьсезләрдән безгә
Кечеләрне якларга .
Өйрәттең син безне
Ватанны сөяргә,
Рөхсәт ит, зур рәхмәт,
Мең рәхмәт дияргә.
Әлифба: Нәни дусларым,
Рәхмәт сезгә дә.
Әлифбаны нык
Үзләштергәнгә.
Белем сараен
Керергә ачып
Сезнең кулларда
Хәзер бар ачкыч.
Нәни дусларым,
Шуны белегез:
Фәкать әлифба
Белемгә нигез.
Укытучы:Ә хәзер бераз уеннар уйнап алыйк эле.
Беренче уен. «Адашкан хәрефләр». (Бу уенда балалар катнаша.)
Карлыгач пешеп утыра
Су буенда куакта.
Ә карлыган очып йөри
Зәңгәр күктә еракта.
2.Чиста күлмәген киеп
Бака мәктәпкә килгән.
Балалы суга төшкән
Озын ботлы бер челән.
Икенче уен. «Әйләнчек яки түгәрәк сүзләр (палиндромнар)». (Әти-әниләр уйный.)
кырык чәчә
кадак ләлә
карак биби
кабак чәкчәк
калак былбыл
Өченче уен. «Бирелгән хәрефләрдән сүзләр язарга». (Балалар уйный.)
кошлар ашханә зоопарк бөҗәкләр
Т Ә С К ТЧКС ЗМТК ШЧКТ
у т ы а
к ә е р
р ч р г
а ы а
н к
Дүртенче уен. «Алты исем». (Әти-әниләр уйный.)
А хәрефе беренче, икенче, өченче, дүртенче, бишенче, алтынчы булып килгән алты исем уйлап язалар.
5 уен
1)Кечкенә генә йорт,
Эче тулы корт.(кыяр)
2)Үскәндә яфрагын ашыйлар,
Үсеп җиткәч үзен ашыйлар.(суган)
3)Җир астында алтын казык-
Бик тәмле тамыразык.(кишер)
4)Утыра бер ак чүлмәк
Үстенә кигән йөз күлмәк.(кәбестә)
5)Түгәрәк_ ай түгел,
Сары- кояш түгел,
Тәмле- шикәр түгел,
Койрыклы- тычкан түгел. (шалкан)
6)Тышы яшел, эче кызыл,
Җылы якларда үсә.
Бигрәк баллы,бигрәк сусыл!-
Исемен әйт әле белсәң! (карбыз)
7)Җәен соры ,кышын ак,
Кылый күз, озын колак.(куян)
8)Бернәрсә тегә белми,
Энәләр тагып йөри. (керпе)
9) Үзе ул бал ярата,
Кыш буе йоклап ята.. (аю)
10)Сорыдыр төсе.
Үткендер теше ,
Урманда йөри.
Бозаулар эзли.(бүре)
Әлифба: Рәхмәт, дусларым! Минем тырышуларым юкка булмаган икән.
А.б. Кадерле укучылар! Әлифба – сезнең белем юлыгызның иң башы, якты йолдызы. Әйдәгез, Әлифба китабына үзебезнең зур рәхмәтләребезне җиткерик.
1б. Сине укып бетерсәк тә,
Күңелләрдә калырсың.
Синсез белем дөньясына
Юлны ничек табарсың?
2б Бәхетле мин, Әлифбам,
Анам телен өйрәндем.
Үстем инде, Әлифбам,
Тәртипкә дә өйрәндем
3б. Рәхмәт сиңа, Әлифбабыз,
Олы бәйрәмең өчен.
Тагын да күп белер өчен
Беркем кызганмас көчен.
1б. Беренче китап син булдың,
Әлифба дус, хуш инде...
Юк ла, хуш димик, исән бул –
Син аерылмас дус инде!
2 б. Мин үсә-үсә буйга җитәрмен,
Бәлки юлларым китәр еракка.
Таулар үтәрмен, сулар кичәрмен,
Сине онытмам, дустым Әлифба!
3 б. Табиб, игенче, шагыйрь булырбыз,
Бик озын-озак юллар узарбыз.
Кайда йөрсәк тә, кемнәр булсак та,
Күңелдә һәрчак җан дус – Әлифба
Балалар бергә: Безнең сөекле дустыбыз,
Кадерле Әлифбабыз!
Рөхсәт ит, “Зур рәхмәт,
Мең рәхмәт”, дияргә!
Әлифба: Кадерле,балалар,
Ә хәзер
Мин китәм, хушыгыз!
Акыллы булыгыз,
Гел бишкә укыгыз.
Дусларым, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Үземнең урынга тагын да акыллырак китапны – “Әдәби уку”ны калдырам. Хушыгыз, дусларым! Туган тел белән дус булыгыз, яхшы укыгыз, тату яшәгез.
Укучылар: Рәхмәт сиңа, Әлифба,
Хуш, сау бул, Әлифба! .
Уку, татар теле керә.
Әдәби уку: Исәнмесез, нәни дусларым! Таныш булыйк,мин – .”Әдәби уку” китабы булам.
Татар теле.Ә Мин татар теле булам.
Укучылар: Исәнмесез,
Бергә. Балаларым, якыннарым,
Сүзләр, хәрефләр.
Китердек без сезгә бик күп
Бүләк дәресләр.
— Көн дә бергә йөрербез.
— Бик күп белем бирербез.
— Мине укып сөйләрсез,
— Мине язып көйләрсе.
— Минем белән сөйләшеп,
— Минем белән серләшеп
— Бик күп юллар үтәрсез,
— Хыялыгызга җитәрсез.
Әдәби уку :
Минем янга килеп җитүегез белән котлыйм сезне.
Дусларым, якыннарым –
Сүзләр, хәрефләр
Китердем мин сезгә бик күп
Бүләк дәресләр.
Бүгеннән без фән иленә иленә
Бергә барабыз.
Ләкин башта ни беләсез, әйтеп карарсыз!
Укучы: Туган телдә аңлашабыз,
Әкиятләр сөйлибез.
Бигрәк матур, бигрәк назлы
Безнең татар телебез.
Татар теле: Туган тел- иң татлы тел ,
Туган тел- иң тәмле тел.
Тәмле дип телеңне йотма,
Туган телеңне онытма! (дәреслекләр өләшә)
Әдәби уку: Балалар , сез минем битләремне ертмый, таушалтмый гына бик тырышып укырсыз дип ышанып калам. Уңышлар сезгә.
ҖЫР: ТУГАН ТЕЛЕМ
Әдәби уку: Көттем мин бергәләп
Укыр көн җиткәнен.
Мин әле өр- яңа
Бер тапсыз битләрем.
Килдем мин никадәр
Җыр, шигырь, хикәя,
Мәкальләр күтәреп.
Май ае беткәнче
Укырга җитәрлек.
Тап кына җавабын
Табышмак ничаклы.
Тик менә үтенеч -
Таплама китапны.
Нәни дусларым! Мин бик бай. Мине укып чыгу өчен зур тырышлык кирәк.
Укытучы: Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти-әниләребез . Әйдәгез аларга рәхмәтебезне белдерик .
Сезгә зур рәхмәтебезне
Җиткерәбез һәммәбез
Олы ярдәмегез өчен
Башыбызны иябез.
Әткәй - әнкәй , газизләрем
Гомер биргәнсез безгә
Изге итеп үстердегез
Мең рәхмәтлемен сезгә .
1. Сезнең алда сүз бирәбез
-Тырыш булырга
-Ялкауланмаска. ;
-Артта калмаска.
-"2” ле алмаска.
-Алмабыз һич тә
-Укырбыз "5” кә
-Вәгъдәне үтәрбез
-Теләккә җитәрбез
-Туган илгә хезмәт итәрбез.
Укытучы: Балалар! Менә без сезнең белән бергәләп Әлифбаны тәмамладык, минем сезгә теләкләрем бар.
Өйрәтте сезне Әлифба
Туган илне сөяргә
Биергә дә , җырларга
Дус һәм тату яшәргә.
Әлифбадан башлап киттегез
Юлны белем иленә
Зур белемле булып үсеп
Кеше булыгыз сез илегездә.
Бу бәйрәм- барыбызның да уртак бәйрәме. Хөрмәтле әти-әниләр!
Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүдә сезнең өлешегез бик зур!
Хәзер сезнең балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар.
Укуны энә белән җир казуга тиңлиләр.Димәк, без сезнең белән бик зур хезмәт башкарганбыз икән.
Бәйрәмебез котлы булсын! Тагын шундый бик күп, бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын безгә! Сезнең һәркайсыгызга шатлык – куанычлар, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар телим.