СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Әлифба байрамы " сценарий.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«"Әлифба байрамы " сценарий.»

































Әзерләде һәм үткәрде:

башлангыч сыйныфлар укытучысы

Ахметьянова Г.Р.





2020 ел



“Әлифба бәйрәме” сценарие

Укытучының кереш сүзе:

Кадерле балалар, әти-әниләр, кунаклар! Бүген мәктәбебездә зур бәйрәм. Беренче сыйныф укучыларының мәктәп бусагасын атлап кергән көннәре әле кичә генә булган кебек. Хәзер инде алар укый, яза беләләр. Шулай итеп, әлифба белән хушлашыр вакытлары да җитте. Әлифба һәр кешенең иң беренче китабы, шуңа күрә ул бик кадерле китап булып күңелдә саклана.

( Беренче сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итә) Әлифба бүген ерак-еракларга, сездән кечкенәләрне укырга,язарга өйрәтергә китә, ә үз урынына дусты “Туган тел”не калдыра. Мин сезнең барыгызны да Әлифбаны уңышлы тәмамлавыгыз белән котлыйм.

Укучылар башкаруында “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры яңгырый.

1 укучы: Әлифба бетте,

Ярты ел үтте,

Бар хәрефләрне

Өйрәнеп беттек.

2 укучы: Бу “Ә” хәрефе.

3 укучы: Монысы “н” була.

4 укучы: Ә монысы “и” була. Барысы бергә “Әни” була.

5 укучы: Нинди күңелле хәреф белүе,

Шул хәрефләрдән сүзләр төзүе.

6 укучы: Кызык әкиятне укуы рәхәт.

Рәхмәт, Әлифба, сиңа зур рәхмәт.


Әлифба” керә:

Нәни дусларым, рәхмәт сезгә дә,

Әлифбаны нык үзләштергәнгә.

Белем сараен керергә ачып

Сезнең кулларда хәзер бар ачкыч.

Нәни дусларым, шуны белегез:

Бары Әлифба белемгә нигез.

Зур доктормы ул, укытучымы,

Яки төзелештә бер инженермы,

Космонавтмы ул, әллә галимме,

Агроном яисә гади эшчеме,

Үтәргә эшнең кечесен-зурын

Әлифбадан ул башлаган юлын.


Ә хәзер, дусларым, әйтегез әле

Кайсы хәрефем бигрәк кирәкле?


Укучылар сөйлиләр:


“А” тора әлифбаның

Иң мактаулы җирендә,

Ансыз әйтеп булмый

Ата-ана сүзен дә.


“К” дан башка язып булмый

“Китап” дигән сүзне дә.

Яшәргә өйрәтә китап

Безне дә һәм сезне дә. һ.б.

Укучылар башкаруында “Алфавит” җыры яңгырый.

5” ле керә:

Исәнмесез, саумысез,

Минем нәни дусларым.

Кемнәр авырлыктан качмый -

Яратам мин шуларны.

Кемнәр тырышып укый,

Дөрес һәм матур яза,

Тәртипле һәм эштә җитез –

Шулар минем дусларым.


Укучылар барысы бергә:


Укыгач укы,

Алгач – “5” ле ал.

Әйдә, “5” ле дус,

Мәңге бездә кал.


5”ле укучылар арасына кереп баса.


4” ле керә:

Мин дә “5”ле белән гел янәшә йөрим, һәр эшнең яхшы булуын телим.


Укучылар:

Әйдәгез, “4”ле дус,

Түрдән узыгыз!

Бездән китмәгез!

Бездә торыгыз!


3”ле керә:

Мин дә “4”ле белән янәшә барам,

Ләкин “2” гә тәгәрәп барам.

Әгәр бар көчем биреп тырышсам

Мин дә “4”легә тиңләшә алам.


Укучылар:

Эзтабар булгач

“3”ле алмыйбыз,

Без синең белән

Килешә алмыйбыз.

3”ле китә.


2”ле һәм “1”ле керәләр:


Без нәрсә әйтик сезгә, балалар?

Берни белмибез – авыр безнең хәл.

Укыйсы килми, язасы килми,

Өй эшләрен дә үтисе килми.

Уйнап йөрибез гел эштән качып,

Ә ашаганда кирәк зур кашык.


Укучылар:

Хәзер үк моннан

Чыгып китегез!

“2” ле һәм “1” ле гә

Иптәш түгел без.


Укыганда укыйбыз,

Эшне тырышып эшлибез,

Уйныйбыз да, җырлыйбыз да,

Без күңелле яшибез.


Укучылар башкаруында “Әйлән-бәйлән” җыры.


Укучы:

Әлифба, әлифба,

Китәсең бит инде...

Хәтеремдә беренче көн,

Беренче битең синең.

Мәңге онытылмас мәктәп

Һәм укытучым минем.


Әлифба:

Кадерле балалар! Мин китәм, хушыгыз, акыллы булыгыз! Гел “5”кә укыгыз!


Укучылар:

Рәхмәт сиңа, Әлифба!

Хуш,хуш, Әлифба!


Почтальон керә:

Балалар, сезгә телеграмма бар!

“Эзтабар – дус, син киләчәкнең хуҗасы. Китапны ярат, тырышып укы, хезмәтне сөй, әти-әниеңне, укытучыңны, зурларны тыңла, ихтирам ит. Бәләкәйләргә ярдәмле бул. Туган илеңне, туган мәктәбеңне, туган телеңне ярат!(Туган тел)”


Укучылар:

Рәхмәт,рәхмәт, Туган тел,

Бик сагындык, тизрәк кил!


Туган тел” керә:

Исәнмесез, шаяннар,

Минем нәни наяннар!

Сез көткәнне белдем мин,

Шуңа күрә килдем мин.

Ерак-ерак илләрдән

Алып килдем сезгә мин

Кызык-кызык әкиятләр,

Төрле-төрле хикәяләр,

Матур-матур шигырьләр,

Күңелле, дәртле җырлар.


Укучылар:

Кызыклы һәм мавыктыргыч

Китапны яратабыз,

Йөрәкләрне дәртләндергән

Җырлар яңгыратабыз.


Мин үсәм” җыры башкарыла.


Туган тел:

Мин хәзер сезгә үз битләремнән кызык җирләрен укып күрсәтермен.(Иң кызык җирдә туктый) Калганын, дуслар, үзегез укып белерсез, китап укуның нинди күңелле эш икәнен шунда күрерсез.(“Туган тел” җырын башлый, укучылар кушыла)





9