Башлангыч сыйныфларда рус төркем укучылары өчен татар теле дәресенең эффективлыгын күтәрү чарасы буларак җырлы( рифмалы) материал куллану үзенчәлеге
Хәзерге заманда мәгариф системасында яңа стандартлар барлыкка килә, һәм шуның белән берлектә укытучы алдында , заманча белем бирү технологияләрен үзләштерүгә юнәлдерелгән бурычлар куела. Һәм педагог заман сулышын тоеп, үзенең һөнәри осталыгын күтәрү өстендә эшләргә , яңа алымнар һәм технологияләр актив куллануга кертергә омтылырга тиеш.
Төп максатым- нәтиҗәле һэм эффектив, иҗади ысулларга юнәлдерелгән укыту чараларын ачыклау һәм куллану.
Бүгенге чыгышымда үземнең эш тәҗрибэм белән уртаклашасым килә.
Педагог буларак, эзләнүләр аша , мин узем өчен бер ысул таптым һәм , үз эшчәнлегемдә аны актив кулланам. Һәм бу технологиянең нәтиҗәлелеген дэ күрәм . Мин башлангыч мәктәптә татар теле укытучысы булып эшлим. Төп аудиториям, 1-4 нче сыйныф рус телле укучылары.
Балалар күбесенчә рифмалашкан сөйләмне тизрәк үзләштерәләр, һәм ятлау - кулай форма булып тора. Әгәр дә ул рифмалашкан текстны көйгә салып җыр итеп башкарсак ,ул инде тагын да уңай нәтиҗә бирә .Андый форма балалар хәтерен яхшырту өчен ярдәм булып тора . Гомумән әйткәндә,кичерешләр аша үткән һәрбер материал яхшырак хәтердә кала .Шуның бер чарасы буларак рифмага салынган җырлы текст булып тора .
Башлангыч мәктәптә балалар шигырьләр һәм җырлар бик теләп өйрәнәләр, рифмалашкан сүзләр алар өчен җиңел үзләштерелә һәм истә кала . Монда лексик материал белән беррәттән, шулай ук, программага кертелгэн фонетик, грамматик структураларын да ныгытабыз.
Биредә мондый эш алымы башлангыч белем бирү этапларында бик кулай аспект булып тора.Балаларның яшь узенчәлекләренә дә туры килэ.
Мисал өчен, 1 нче сыйныфта "Кыш" темасына үзләштерергә тиешле лексик материал алыйк:
Кыш, салкын, чана, чаңгы, тимераяк , тау, шуа, кар ява
Бирелгән лексикадан рифмалашкан текст төзибез :
Мин кышны яратам
Чана, чаңгыда шуам .
Урамда салкын һава
Балалар таудан шуа
яисә
Урамда ак кар ява
Балалар таудан шуа .
Тимераяк, чаңгы, чана -
Нинди шәп кышкы һава!
Әгәр рифмалашкан текстка көй дә салсак, монда инде иҗади якын килү алымы кулланыла ,һәм мондый ысул балаларның шәхси үзенчәлекләрен, сәләтләрен ачыкларга ярдәм итә, балаларда кызыксыну , үз-үзенә ышаныч кебек хисләр тудыра . Шулай ук мондый эш төренең тәрбияви аспекты да зур роль уйный .Бигрәк тә , укучыларны группаларга булгәндә , яисә парлы эш итеп оештырганда: укучылар бердәм эшлиләр , бер- берсенә карата ярдәмчеллек,игътибарлылык, оялчанлыкны киметү,үз-үзенә ышаныч кебек сыйфатларны үстерүгә ярдәм итә.
Тагын бер мисал китерик:
"Яшелчәләр,жиләк-жимешләр "темасына ( иллюстратив материал аша )
Помидорлар, кыярлар,
Кишерләр, кәбестәләр-
Файдалы яшелчәләр
Зур бакчада үсәләр.
Әфлисуннар, алмалар
Карлыганнар , чияләр
Карбызлар һәм кавыннар
Татлы, баллы җимешләр!
Монда ,күргәнебезчә, исем сүз төркеменең күплек сан кушымчалары кабатлана, грамматик структурасы ныгытыла . Шулай ук ,фонетик яктан сүзләрнең ,авазларның дөрес әйтелешенә ([ә],[ү],[җ],[ч]) игътибар ителә. Иҗади якын итеп килгәндә , бу эш алымын төрлечә кулланырга мөмкин.Берничәсен сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәм:
-группаларга бүлеп шул текстка карата рәсемнәр тарату , һәм билгеле бер вакыт эчендэ яки кем тизрәк -шул рәсемнәрне тиешле сүзләргә тоташтырырга тиеш була , сыйныфка карап катлауландырырга да була: бер рәсемне төшереп калдыру яисә башка рәсем белән алыштыру,күплек сан кушымчаларын төшереп калдыру һәм укучылар группада бергәләп, я индивидуаль тиешле кушымчаларны өстиләр.
Хәзерге балачага җыр- көйгә бик оста, аларның иҗади сәләтләрен ачыклар өчен шундый бирем тәкъдим итәм : укучылар группаларга бүленеп , билгеле бер музыкаль юнәлешне сайлап, бирелгән рифмалы текстны көйгә салып җырлап күрсәтәләр ( Мәсәлән: "рэп"," поп" классика такмак,һ.б.)
Менә шулай итеп, теләсә кайсы теманы алып шундый эш алымын кулланырга мөмкин. ( Хайваннар, савыт-сабалар, авыл,шәһәр, урман һ.б. Ләкин, бар шундый "уңайсыз" темалар дип әйтик, мәсәлән, ел фасыллары , табигать күренешләрен үткәндә, сирәк кулланыла торган сүзләр укучыларга авыррак үзләштерелә һәм хәтердә калмый. Әйдәгез әле искә төшерик, Яз темасын үткәндә нинди җырны балалар бик яратып башкара? Әлбәттә , "Яз җитә", аның бигрәк тә кушымтасын , шул кушымта көен алып башка ел фасылларын үткәндә рифмалы текст чыгарып җыр итеп башкарырга була, яисә эталоннан чыгып укучылар үзләре дә төзеп карыйлар. Тагын бер мисал , фигыль сүз төркеменә кергән - ява, исә, коела, оча, озая, тама, җыя, кыздыра кебек сүзләрне рифмага салып хәрәкәтләр аша башкару.
Мондый музыкаль паузалар ,җырлы разминкалар -болар барысы да, бигрәк тә башлангыч сыйныф өчен ,сәламәтлек саклау укыту технологиясен дә үз эченә ала .
Гомумән әйткәндә , татар телен укыткан вакытта укытучының хәзерге заман таләпләреннән чыгып төп бурычы ул- укучыларны үз фәне белән кызыксындыру, сәләтләрен ачыклау , һәм укыту процессын иҗади ачыш- эзләнүгә әйләндерү.
Югарыда әйтелгәннэн чыгып нәтиҗә ясыйсым килә : әлеге эш алымы тулысынча заман таләпләренә, яңа белем бирү стандартларына туры килә.
Азакта шуны әйтәсем килә, татар телен укытудамы, яки теләсә кайсы башка дисциплина- укытучы - иң беренче үз фәненә теләк уяту, кызыксындыру, укучыларның сәләтләрен ачтыру өстендэ эш итәргә тиеш,ә аның өчен иң мөһиме-иҗади эзләнүгә омтылыш.
Шуның белән минем чыгышым тәмам .Иҗади уңышлар Сезгә, хөрмәтле коллегалар!