СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Яз килә -нәүрүз килә!"

Нажмите, чтобы узнать подробности

"Йолдыз" балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме

Просмотр содержимого документа
«"Яз килә -нәүрүз килә!"»

Алыпбаручы: Хәерле көн, балалар, кунаклар. Сезнең барыгызны да язгы зур бәйрәм-Нәүрүз бәйрәме белән котлыйбыз. Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Кешеләр бу бәйрәмне кыш үтеп, табигать яңара башлагач, көннең төн белән тигезләшкән мәлендә билгеләп үткәннәр. Нәүрүз иң шатлыклы яз бәйрәме- өмет бәйрәме булып безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.Таң ату белән кешеләр учак кабызганнар, аш- су пешереп бер-берсен сыйлаганнар, төрле уеннар, ярышлар уздырганнар. Без дә бүген уйнап, җырлап ярышып Нәүрүзбикәне каршы алырбыз.

Әйдә, кояш, сип нурыңны,
Кызганма бердә,
Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм
Яз бүген бездә. Зурлар катнаш төркем балалары башкаруында җыр “Кил син язым” Ә хәзер уртанчылар катнаш һәм зурлар катнаш төркем балалары сезгә үзләренең матур шигырьләрен сөйләп китәләр

1 балаТизрәк кил безгә, җылы яз,

Тизрәк-тизрәк кил!

Куяннар тунып беткәндер,

Иссен җылы җил.

2.балаКояшлы көннәре белән

Ямьле яз килеп җитте

Бу җырны безгә бәйрәмгә

Ямьле яз бүләк итте

3
бала
Нәүрүз бәйрәме котлы булсын

Эче тулы нур булсын! Бу бәйрәм безгә килгән, Нәүрүз мөбәрәк булсын



Күрсәт әле үскәнем” уенын уйнап алыйк әле

(Убырлы карчык керә. Җеп белән урап бәйләнгән Нәүрүзбикәне алып килә)

Убырлы карчык: Килми генә торсын әле яз! Менә Нәүрүзбикәне алып китеп үземнең өемә бикләп куям. Миңа да бәйрәм кирәк. Минем өемә яз китерсен, матурлык китерсен!

Нәүрүзбикә: Юк – юк, җибәр мине, Убырлы, мин бикләнеп яши алмыйм. Мин кешеләрне бик, бик яратам. Балаларга яз китерәсем, шатлык өләшәсем бар.

Убырлы карчык: Ә – ә – ә, балаларны яратасың, ә мине яратмыйсыңмы?

Нәүрүзбикә: Әйбәт булсаң, явызлыклар кылмасаң, сине дә яратырмын, сиңа да җылы, якты, кояшлы көннәр алып килермен.

Убырлыкарчык:Җылы, якты, кояшлы көннәр алып килерсеңме?Андый рәхәтлекләрне башкалар белән бүлешеп булмый инде. Әйдә, үземә генә алып килерсең андый көннәрне. Менә мин сине шуш ыачкыч белән өемдә бикләп тотармын(ачкычкүрсәтә).Кулъяулыгыма яхшылап төенләп куйыйм әле(ачкычны кулъяулыкка төенләп , кесәсенә салганда төенле кулъяулык төшеп кала.Убырлы Нәүрүзбикәне алып чыгып китә). Алыпб аручы: Балалар, нишлибезинде? Нәүрүзбикәдән башка язда килми, кояш та чыкмый бит. (Аптырап йөргәндә, төенләнгән кулъяулыкны табып ала.Чишеп ачкычын алмакчы була, чишелми. Кулъяулык “Телгә килә”)

Кулъяулык (аудио язма): Юк, мин гади яулык түгел, бик тиз генә чишелмим. Мине чишәсегез килсә, җырлап – биеп, уйнап көлеп күңелемне күрегез. Шартымны үтәсәгез, бәлки чишелермен – ачкычлы булырсыз. Алып баручы: Кулъяулыкның да шарты бар икән, Убырлы карчыкныкы шул ул! Балалар, без бу шартны үти алабыз бит. Әйдәгез әле,уйнап җырлап, биеп алыйк! Уен “Зәңгәр чәчәк” (чишеп карый, чишелми)

Әмир Эй дускайлар, дускайлар,

Җитте ич Нәүрүз айлар

Эшегезне ташлагыз,

Бәйрәмгә ашыгыз!

Зәлия Наурыз-это праздник веселья,

Наурыз-это праздник весны!

Наурыз-это праздник цветенье,

Наурыз- это праздник любви

Җырлы-биюле уен “Веселые матрешки(кечкенәләр төркеме)

(чишеп карый, чишелми)

Алып баручы: Балалар, чишелми бит әле бу яулык һаман, Нишләргә инде!? Татар халкы элек-электән укымышлы, зыялы халык булган, мәкальләр, әйтемнәр уйлап чыгарган. Әллә без дә әйтемнәр әйтеп карыйкмы икән?

Кояш чык,чык,чык Әти китте базарга

Майлы ботка бирермен Тәти кашык алырга.

Майлы ботка казанда, тәти кашык сабы алтын

Тәти кашык базарда Кирәкми безгә салкын

А
лып баручы:
) Әйдәгез инде кулъяулыкның төенен чишеп карыйк (яулык чишелә ачкычын алалар). (Убырлы карчык керә)

Убырлы карчык: Кая югалттым соң шул кулъяулыгымны? Сез күрмәдегезме?

Алып баручы: Күрдек тә, таптык та, инде. Ачкычны да кулгатөшердек. Менә! (Күрсәтә)

Убырлыкарчык:Минемачкыч бит ул , бирегез!

Алыпбаручы: Бирмигенәторыйкәле. Менә безнең балалар белән ярышып кара, җиңә алсаң, карап – карарбыз.

Ярышлар:

  1. Кашыкка күкәй куеп узышу”(Убырлы җиңелә)

  2. Аркан тарту”

  3. Капчык киепу зышу”.

  4. Атта узышу”











(Соңгы уенда Убырлы да катнаша, ул капчыкка кергәч, капчык авызын бәйләп куялар.Ул кычкыра, чыгаруларын таләп итә). Алыпбаручы: Менә, Убырлы карчык эләктердек үзеңне! Нәүрүзбикәне азат итсәң, без дә сине коткарырбыз.Риза булмасаң, чыгармыйбыз. Убырлы карчык: (еламсырап) коткарыгыз гына, җибәрәм Нәүрүзбикәне.Үз кулларым белән китереп бирермен. Алыпбаручы: Ышанып җибәрәбезме, балалар?(Әйе). Ярый инде, бар чык. Алып кил Нәүрүзбикәне.(Чыгара, ачкычны бирә.Убырлы чыгып Нәүрүзбикәне алып керә). Убырлы карчык: Менә алып килдем-сүземдә тордым(үзе китә).

Нәүрүзбикә:Рәхмәт,сез мине явыз карчыктан коткардыгыз.

Агым сулар кичтем мин,

Биек тауларү ттем мин.

Сезне сагынып килдем мин-

Нәүрүз котлы булсын

Алып баручы: Балалар, Нәүрүзбикәне уртага алып аңа матур җырыбызны җырлыйк әле. Килегез !

Яз җитә” җыр бергә Нәүрүзбикә:Рәхмәт, балалар, матур җырыгыз өчен. Мин дә буш килмәдем- сезгә язгы матур, җылы көннәр, сихәтле яңгырлар алып килдем.Язгы кояш һәр көнегезне шатлыкка, бәхеткә күмсен.!

Сыерчык сайрап үтте.
Һавалар зыңлап китте.
Шатлатланып каршы алыгыз,
Яз җитте бит,  яз җитте!


Нәүрүз: - Балалар, мин сезнең уйнарга яратканны белеп бер уен алып килдем.
Әйтегез әле, язны безгә нинди кошлар алып килә? (сыерчык, карлыгач, кара карга –лар һ.б.). Уен “Кошлар һәм читлек”-дип атала. (уртанчылар)
Нәүрүз: - Шулай инде, яз җитүгә кош –кортлар да шатлана. Минем сезгә зур үтенечем бар.Табигатьне саклагыз, кошларны, бөҗәкләрне рәнҗетмәгез!!




Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының

Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы

мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе







ЯЗ КИЛӘ-НӘҮРҮЗ КИЛӘ”








2019