Тәрбия сәгате, 3 нче сыйныф.
Тема: Минем сәламәт буласым килә.
Максат: * Укучыларга сәламәтлекнең матур яшәү өчен мөһим шарт
икәнлеге турында тәрбия бирү.
* Укучыларда уңай хисләр кыры булдыру.
* Үз сәламәтлегең турында кайгыртучанлык һәм чисталыкка
омтылыш тәрбияләү.
* Укучыларны спорт һәм сәламәтлекнең бердәмлегенә
төшендерү.
Җиһазлау: * Слайдлар.
* Плакатлар:
* Сәламәтлек –кешенең иң зур байлыгы.
* Спорт төрләре рәсемнәре ( таратма материал).
* Сәламәт яшәү рәвешен яктырткан рәсем.
* “Сәламәтлек китабы”.
Тәрбия сәгатенең барышы.
1. Оештыру өлеше.
- Хәерле көн, укучылар!
Минем янга килеп түгәрәккә басыйк әле. Башта биеп алабыз. Биегәндә, игътибарлы булыгыз, мин гәүдәнең кайсы өлешен әйтәм, шул өлешне хәрәкәтләндерәбез. Биегәндә, елмаябыз.
(Музыка уйный).
- Биибез, биибез!
- Уңга карап елмайдык!
- Сулга карап елмайдык!
- Уң кулны өскә!
- Сул кулны өскә!
- Ике кулны болгыйбыз!
- Куллар билдә!
- Уң аяк алга!
- Сул аяк алга!
- Бер адым алга, бер адым артка!
- Бер адым сулга, бер адым уңга!
- Менә, укучылар, нинди күңелле! Сез барыгыз да бүген сәламәт: матур итеп елмаясыз һәм биисез. Хәзер парта артларына утырыгыз.
2) Уку максатын кую.
- Укучылар, безнең тәрбия сәгатенең темасы бер табышмакка яшеренгән, карагыз әле экранга. (Табышмак экранда). Төркемнәрдә укыгыз һәм уйлагыз. Нәрсә булыр бу?
Дөньяда иң кирәк
Иң кирәктән ни кирәк?
(Төркемнәрдә уйлыйлар).
(Аннан соң бер укучы матур итеп укый).
- Беренче төркем ничек уйлый?
- Икенче төркем ничек уйлый?
- Өченче төркемнең фикере нинди?
( Укучылар җавабы).
-
Әйе, укучылар, мин дә сезнең белән тулысынча килешәм. Билгеле, дөньяда иң кирәкле нәрсә - сәламәтлек, саулык.
(Бу сүзләр экранда чыга).
- Ә хәзер тәрбия сәгатенең темасын билгелик. Нәрсә турында сөйләшербез без бүген? Уйлагыз бергә.
- Беренче төркемне тыңлыйбыз.
- Икенче төркем, сез ничек уйлыйсыз?
- Өченче төркем, сезнең фикер?
(Укучылар җавабы).
- Бик әйбәт, булдырдыгыз. Бүген без “Минем сәламәт буласым килә”дигән тема буенча сөйләшербез.
(Экранда: “Минем сәламәт буласым килә” дигән тема чыга).
3) Уку мәсьәләсен чишү.
- Укучылар, игътибар итегез, бу партада безнең “Сәламәтлек китабы” тора. Ләкин аның битләре әлегә буш. Бүген без сезнең белән бергә бу китапны тулыландырабыз, сезнең иҗади эшләрегезне туплыйбыз. Килештекме?
- Иң беренче битне укыйбыз бергә:
Сәламәтлек + иҗат = укучының уңышы.
- Хәзер биремне тыңлагыз. Мин сезгә төрле формада киселгән кәгазьләр таратам. Сез шул кәгазьләргә сәламәтлек турында мәкальләр языгыз. Төркемнәрдә уйлагыз, бер-берегезнең фикерләрен тыңлап языгыз. (Әкрен генә музыка уйный, балалар язалар).
- Төгәлләдек. Һәр төркем үзенең иҗат эшен укый.
(Укучылар җавабы).
-Хәзер үз эшләребезне ябыштырабыз. (Музыка уйный. Укучылар белән бергә ябыштырабыз).
- Менә, укучылар, сез мәкальләр яздыгыз, димәк иҗат иттегез. Китапның бу бите сезнең уңышыгыз. Бу бирем буенча нинди нәтиҗә чыгарабыз?
Нәтиҗә: Сәламәт кеше иҗат итә ала.
- Нәтиҗәне дә бу биткә ябыштырып куябыз.
(Экранда нәтиҗә чыга).
- Китапның икенче битен ачабыз. Укыйбыз бергә:
“Спорт һәм сәламәтлек бердәмлеге”.
- Укучылар, минем кулда туп. Бу тупны бер-беребезгә бирәбез һәм спорт төрләрен атыйбыз. (Футбол, баскетбол...).
- Булдырдыгыз, бик әйбәт. Ә хәзер биремне тыңлагыз.
1 төркем. Туп рәсеме эченә “Җәйге спорт уеннарын” языгыз.
2 төркем. Чана рәсеме эченә “Кышкы спорт уеннарын” языгыз.
3 төркем. Шашка рәсеме эченә өстәл спорты уеннарын языгыз. (Музыка астында эшлиләр).
- Төгәлләдек. Һәр төркем үзенең эшен укый.
(Укучылар җавабы).
- Үзебезнең эшләребезне икенче биткә ябыштырабыз.( Музыка уйный).
- Ә ни өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк?
(Укучылар җавабы).
- Икенче бирем буенча нәтиҗә чыгарабыз.
Нәтиҗә: Спорт белән шөгыльләнгән кеше сәламәт була.
- Нәтиҗәне дә бу биткә ябыштырабыз.
(Экранда нәтиҗә чыга).
- Өченче битне ачар вакыт җитте. Укыйбыз бергә:
“Шәхси гигиена + чисталык = сәламәтлек.
- Бу битне тутырыр өчен, укучылар, сәяхәткә барабыз.Чөнки бу чисталык кагыйдәләре “Чисталык патшалыгында”саклана.
- Укучылар, берәү шакый түгелме?
- Әйе.
- Ә-ә, безгә балалар шагыйре Ш. Галиевнең Шәвәлие килгән.
- Аның турында сез беләсезме?
( Күңелле музыка уйный).
Шәвәли:
- Әйе, мин - Шәвәли, шук малай, ут малай. Мин бүген сезне “Чисталык патшалыгына” алып барам. Сез әзерме?
- Киттек. Аяк очларында йөгерәбез, аякларны артка җибәреп йөгерәбез, тезләрне өскәрәк күтәреп йөгерәбез. Туктагыз, алда елга, елганы йөзеп чыгабыз. Суны йөзеп чыкканнан соң, иркен итеп сулыйбыз, әкрен генә барабыз. Менә килеп җиттек.
- Рәхмәт, Шәвәли, син утырып безне карап тор, яме.
- Укучылар, бу патшалык һәр төркемгә кагыйдә бирә. Ләкин башта сезгә патшалык хәзерләгән табышмакларга җаваплар эзләргә кирәк булачак.
(Экранда табышмаклар чыга).
1 табышмак. Үзе шома, күбеккә күмә
Хуш исле, я кем белә? (сабын)
2 табышмак. Үзе тешле, ләкин тешләми,
Шуа-шуа шомарта,
Үзенә таба тарта. (тарак)
3 табышмак. Айкала-чайкала,
Күмелә күбеккә,
Онытылып тора өйдә,
Кирәк була мунчада. (мунчала)
- Укучылар, табышмакларга җавапларны дөрес итеп таптыгыз.
- Шәхси гигиена әйберләренә тагын нәрсәләр керә? (Экранда шәхси гигиена әйберләре рәсемнәре чыга).
( Укучылар җавабы тыңлана).
- Хәзер кагыйдәләрне үзегезгә алыгыз. (Һәр төркем берәр кагыйдә ала һәм укый).
1 нче кагыйдә: “Чисталык – сәламәтлек нигезе”.
2 нче кагыйдә: “Чисталык – иң яхшы матурлык”.
3 нче кагыйдә: “Чиста яшәү –сәламәт булу”.
- Кагыйдәләрне өченче биткә ябыштырабыз. (Музыка уйный, балалар ябыштыралар).
- Ни өчен кешегә шәхси гигиена әйберләре кирәк?
(Укучылар җавабы).
- Әйе, укучылар, шәхси гигиена әйберләре чиста булу өчен кирәк. Чиста булсаң, сәламәт буласың.
Өченче бирем буенча нәтиҗә чыгарабыз.
Нәтиҗә: Шәхси гигиена таләпләрен үтәгән кеше сәламәт була.
- Нәтиҗәне өченче биткә ябыштырабыз.
(Экранда нәтиҗә чыга).
4) Рефлексия.
- Менә, укучылар, без “Сәламәтлек китабы”ның өч битенә сезнең иҗади эшләрегезне тупладык. Бүген без китап чыгаручылар булдык. Китап чыгару өчен нәрсәләр эшләдек?
( Укучылар җавабы).
- Әйе, укучылар, без мәкальләр яздык, табышмакларга җаваплар таптык – иҗат иттек, уйладык.
- Бу китап - бик файдалы китап, чөнки ул безне сәламәт яшәргә өйрәтә.
Ә безнең сәламәт буласыбыз килә. Сәламәт булган кеше матур итеп елмая
(елмаегыз әле), яхшы укый, күңелле яши, чөнки сәламәтлек - кешенең иң зур байлыгы.( Укучыларның игътибарын плакатка юнәлтәм).
Киләсе тәрбия сәгатьләрендә “Сәламәтлек китабын” тагын да тулыландырырбыз.
Бүгенге тәрбия сәгатендә барыгыз да бик теләп катнаштыгыз. Рәхмәт.
Мин сезгә шушы сәламәтлек китапчыкларын таратам, һәм бу китаплар сезнең көндәлек тормышыгызда төп урынны алып торсын. Иң мөһиме, сәламәт булыгыз, сәламәт булыйк!
- Сау булыгыз!