Минем методик табышларым.
Мин балачактан ук укытучы булырга хыялландым.Үзенең фәнен яхшы белеп, эшен яратып балалар янына дәрескә керүче укытучыларга сокланып та, көнләшеп тә карый идем. Шуңа күрә дә мәктәпне тәмамлагач, “Минем укытучы буласым килә!” – дип педагогик уку йортына укырга кердем.
Укытучы һөнәре шунысы белән кызыклы: укытучылар балаларны гына укытып калмыйча, гомерләре буе үзләре дә укыйлар. Ниндидер кызыклы мәгълүматлар туплыйлар, белемнәрен үстереп, укучылары белән уртаклашалар. Бу яктан минем һөнәрем икеләтә кызыклы: мин үземнең туган телемне өйрәнәм, укучыларны туган телемә, дәүләт теленә өйрәтәм.
Мин рус мәктәбендә эшлим, шуңа күрә көндәлек эшемдә миңа ярәмгә телләрне чагыштырып укыту методикасы ярдәмгә килә. Телләрне чагыштырып укыту сөйләмдә рус балаларына гына хас булган хаталарны булдырмаска, булганнарын төзәтергә мөмкинлек бирә. Телләләрне чагыштырып укыту, минем уйлавымча, өлкән сыйныфларда аеруча нәтиҗәле. Укучылар үз туган телләренең грамматикасын инде беләләр һәм булган белемнәренә таянып татар телен өйрәнәләр. Бу бер яктан телгә өйрәтү булса, икенче яктан туган телләрен кабатлап БДИга әзерләнү дә булып тора.
Минем өчен кызыклы булган тагын бер юнәлеш – дәресләрдә халык педагогикасы элементларын куллану. Бу методика мине үзенә гасырлар буена тупланып килгән халыкның тәҗрибәсен үз эченә алуы белән кызыклы. Күп кенә мәгърифәтче галимнәр әлеге теманы өйрәнеп кызыклы хезмәтләр язганнар. Алар арасында аерым урынны Ризаэддин Фәхреддин алып тора. Аның тәрбия темасына язылган хезмәтләре, минем уйлавымча, һәр ата-ананың, һәр укытучының өстәл китабы булырга лаеклы, чөнки Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрендә төп игътибар үзара ихтирамлылыкка, игътибарлылыкка, түземлелеккә бирелә. Шуңа күрә дә мин ел саен бик теләп Ризаэддтн Фәхреддин исемндәге педагогик укуларда катнашам, үземнең эш тәҗрибәмдә мәгърифәтченең нәсыйхәтләренә еш мөрәҗәгать итәм. “Мәктәп” темасын үткәндә, гадәттә китапларда бирелгән “Безнең сыйныф”, “Минем дустым” кебек текстлар урынына мондыйрак нәсыйхәтләрне кулланам: “Мәктәпләрдә дәресләрең тәмамлангач, “Инде уку вакыты үтте, белемем дә җитәрлек булды” – дип, белемнән һәм китаплардан аерылмагыз, буш вакытларыгызда һаман китапларыгызны укыгыз һәм һәрбер яңа китапларны, әдәби китапларны укыгыз. Моннан соң зиһенегез ачылыр, акылыгыз артыр, фикерегез туры булыр”.
Нәсыйхәтләрне укыганнан соң, әлбәттә инде, фикер алышулар үткәрәм. Укучылар бу сүзләргә карата үзләренең фикерләрен әйтәләр, шулай ук яраткан китаплары, әдәби әсәрләре турында да сөйлиләр. Шундый сөйләшүләр вакытында мин укучыларыма укырга кызыклы китаплар, газета-журналларда бирелгән мәкаләләр тәкъдим итәм. Әгәр балалар кызыксынып укысалар, киләсе дәресләрдә шул китап яисә мәкалә турында фикер алышулар үткәрәм. Мондый сөйләшүләр вакытында балалар беренчедән татар теленә өйрәнсәләр, икенчедән татар халкының мәгърифәтче галиме турында, аның алыштыргысыз хезмәтләре турында укып беләләр һәм иң мөһиме, үзләре дә сизмәстән тәрбия алалар.
Һәр татар теле укытучысы аңлый: татар теле дәресләре татар телендә генә алып барылырга тиеш. Ләкин моңа ирешү бик авыр, аеруча бу башлангыч этапта мөмкин түгел. Яңа гына телне өйрәнә башлаган балаларның сүзлек запасы ярлы. Алар әле җөмләләр төзеп сөйләшә белмиләр, татар сөйләмен дә аңламыйлар. Шуңа күрә мин башлангыч этапта терәк схемалар кулланып эшлим. Үтелгән лексиканы кабатлау вакытында һәр укучы бирелгән тема буенча үзе исендә калдырган сүзләрне файдаланып, үзе төзи алган җөмләләрне кулланып сөйләмдә катнаша ала. Бу бер яктан укучыларга сөйләм иреге бирсә, икенче яктан үз көченә ышану хисе дә булдыра. Шулай ук терәк схемалар куллану җөмләдә сүзләр тәртибен җиңелрәк үзләштерергә дә ярдәм итә.
Рус телле балаларны татар теленә өйрәтүдә. Татар халкының мәдәнияте белән таныштыруда бәйрәмнәр, кичәләр үткәрү аерым урынны алып тора. Бәйрәмнәргә әзерлек чорында балалар үзара аралашып дуслык, бердәмлекнең кеше тормышында иң кирәкле сыйфатланың берсе булуын аңлыйлар. Шуңа күрә дә мин үземнең укучыларым белән төрле бәйрәмнәр үткәрәм (Сөмбелә, Яңа ел, шигырь укучылар бәйгесе, әкиятләрне сәхнәләштерү). Мондый чараларда укучылар бик теләп катнашалар, нәтиҗәдә татар телен дә теләп өйрәнәләр.
Укыту процессы ул – укытучы һәм укучының бердәм эшчәнлеге. Укытучы һәр баланың карашын аңлап, сулышын тоеп эшләргә, аның олы ярдәмчесе дә, киңәшчесе дә булырга тиеш. Балаларны тәрбияләүдә мөһим булмаган нәрсә юк. Монда, укытучы кулланган метод алымнардан тыш, балаларның укыган әсәрләре дә, караган рәсемнәре дә, очрашкан кешеләре дә, сөйләгән һәм ишеткән сүзләре дә – барысы да мөһим. Шуңа күрә яхшы күңелле кешеләр үстерик дисәк, балаларыбызда гүзәл холыклар, матур гадәтләр тәрбияләүдә көчебезне кызганмыйк. Шул вакытта гына, без балада үз фәнебезгә карата кызыксыну уята алачакбыз, тиешле нәтиҗәләргә дә ирешәчәкбез һәм горур итеп, “Минем методик табышларым дөрес һәм нәтиҗәле сайланган!” – дип әйтә алачакбыз.