СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Мәктәп тарихына сәяхәт

Нажмите, чтобы узнать подробности

Мәктәп тарихы. Үткәне

Просмотр содержимого документа
«Мәктәп тарихына сәяхәт»

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы

Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы

Шәмәрдән лицее «Үсеш»









“Листая страницы истории школы ...” (эссе на татарском языке)

Өлкән группа: 15 яшь





“Пока мы не едины, мы непобедимы”

Мәктәп тарихына сәяхәт















Укучы: Зарипова Диләрә Алмаз кызы, 10б сыйныфы

Укытучы: Кәримова Альбина Илфар кызы, татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Шәмәрдән, 2020 ел

Менә тагын тарих китабының бер битен яптык. Шулай һәр көн бер битне ябабыз. Көн арты көн үтә. Эх, бу вакытны кирегә кайтарып, я туктатып булсын иде. Көннәр, сәгатьләр , минутлар, секундлар... Туктап торыгыз беразга! Юк, тыңламыйлар. Тагын бер көнебезне тарихка керттеләр. Ирексездән, күңелемдә хәтер китабын “актарам”. Үзем кылган гамәлләргә нәтиҗә ясыйм һәм әкрен генә хәтер китабын барлыйм. Күңел түрендә уелып калган иң күңелле мизгелләрне искә төшерәм. Бүген, кичә, элек... Менә әти-әни кочагында иркәләнгән гөнаһсыз балачагымның шатлык тулы авазына төренәм. Балалар бакчасындагы иң яратмаган йокы вакыты. Иң беренче өйрәнәм дип, ятлап килгән шигырь. Безнең тынгысыз тавышка сабыр булган тәрбияче апалар.

Хәтер сандыгының икенче баскычы- шау-гөр килеп торган мәктәп еллары. Беренче дәрес, тәүге тапкыр яңгыраган кыңгырау тавышы, мин бит укырга кердем, мин хәзер зур инде, дип, шатланып, үземнең яраткан сыйныфыма аяк басу, “Ура, мин “5”ле алдым!”,-дип, әллә кем булып, мәктәптән кайтулар, “Кара әле, букчаңнан “2”ле чыгып тора”,- дигән күрше абыйның сүзенә ышанып, букчама борылып карау.

Вакыт, вакыт! Мәрхәмәтсез бит син. Ашыгасың, кешене кабаландырасың. Барлык яңалыкларны тарихка язып барасың.

Әйе, бүген мин балачак сукмакларыннан аерылып, мәктәп сукмагы белән дуслаштым. Бүген мин- укучы. Мәктәбемә яратып барам, дәресләрдә чын күңелдән бирелеп утырам. Белем орлыгы өләшүче укытучымның һәр сүзен истә калдырырыга тырышам.

Менә яраткан мәктәбемнән кайттым. Әбием хәлемне сораша. Мин алган билгеләрем белән бергә мәктәп турында сөйлим, фотолар күрсәтәм, ә ул мин сөйләгәннәрдән, фотолар карап уйга кала. Үткән авыр елларны, үзе укыган салкын мәктәпләрне искә төшереп, күзе яшьләнә. Нигә елыйсың, әбием, дим. Сөнечтән, балам, сөенечтән, дип башыннан бер дә төшерми торган ак яулык почмагы белән яшьләрен сөртә. Кызык, нинди сөенеч икән соң ул? “Миңа да әйт, әбием!” Ул, еллар тирән җыерчыклар салган куллары белән ак яулыгын рәтләп куя. Уйга кала. Ниләр уйлый икән, нигә моң сарды аны? Әбием, дим, әбием... Ул уйга чумган. Әйе, вакыт аның хәтерен барлый, үткәннәрен искә төшерә. Әкренләп, вакыт белән тарткалашкач, тарих өскә чыга һәм әбиемнең яшьлек вакытын, алар чорындагы тормыш, мәктәп тарихын сөйләтә башлый. Мин, ничек түзгән икән бу язмышка дип, исем китеп, сокланып, сынмаган-сыгылмаган, көчле рухлы әбиемнең яшьлек чоры белән хәзерге тормышымны чагыштырып утырам.

Кәрәзле телефон, телевизор, интернетны күрмәгән , белмәгән, чәченә инде ак карларын сипкән вакытка ачуланып, әбием сөйләгән тарихка әкренләп кереп югалдым. Юк, болай булмый, мин туган җиремнең, мәктәбемнең тарихына һичшиксез сәяхәт кылырга тиеш. Үткәнне белмәгәннең- киләчәге юк, дигән бит Ш. Мәрҗани. Бу- яшь буынның бурычы.

Вакытны сузмыйча, үткәнгә юл алдым. Ниләр сөйләрсең икән син миңа? Кызык, бик кызык бу. Менә, әкренләп, миңа кирәкле мәгълүмат барлыкка килде.

Мәктәп тарихын өйрәнгәнче, туган җиремә күз салыйм эле: әнә салам түбәле өйләр, яз-көз айларында йөри алмаслык юллар.

Үзенең тимер юл станиясе белән дан тоткан бай тарихлы Шәмәрдән 1904нче елдагы язмаларда мактап телгә алынган. Ә аның барлыкка килүе 1914- 1917нче елларда Мәскәү- Екатеринбург арасында көтеп алынган тимер юл линияләре салыну белән бәйле диелә. Шәмәрдәнне аң-белемле итүдә тырышучы беренче мәктәп ачуга булышкан тимер юлда гади халыкның өлеше бик зур булган: урман кисеп чистартуда, юллар салуда тирә-як авыллардагы крестьяннар, Австралия әсирләре бар көчләрен куеп эшлиләр. Беренче бөтендөнья сугышы вакытындагы авыр чор була ул: палаткаларда яшәп, сәламәтлекләре белән исәпләшмичә эшлиләр алар. Шулай да күпләргә бу урманлы җир ошый һәм алар йортлар сала башлыйлар.

Сугышка кирәк-яракларны гына түгел, үзенең батыр ир-егетләрен алып киткән вагоннарның бер уңай ягы була: халыкны белемле итүгә дә зур йогынты ясый тимер рельслар: ниһаять, беренче мәктәп ачыла.

Күңелемнән әкрен генә авыр агач ишекне ачып керәм. Тимер юлчылар идарәсендә эшләүчеләрнең балалары , бөтен игътибарын биреп, аптырап та, куркып та, мәктәпнең беренче җитәкчесе, үзе үк беренче мөгаллиме дә - Яковлев Константин Александровичка төбәлгәннәр. Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Ул зур сабырлык, түземлек, күпкырлы белем, зыялылык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә чиксез бирелгәнлек  таләп итә.  Кешелекнең киләчәге - укытучылар кулында. Алар балалар күңеленә нинди орлык сала алса, хезмәтләренең дә җимешләре шундый булачак. Балалар беренче тапкыр белем алырга, мәктәп күререгә килгәннәр. Алларында безнеке кебек китап-дәфтәрләре булмаган.

1922нче елда 1-2нче класслар ачылса, ә инде икенче елда 3нче класска арта. 1924нче елның январена укучылар саны унҗидегә җитә. Тимер юлчыларның балалары 9 булса, тирә-як күрше авыллардан 8 бала белем эстәргә килә. Кызганыч, 1924нче елның гыйнварыннан, балалар аз булу сәбәпле, укырга теләүчеләр булуга карамастан, мәктәпне ябарга туры килә. Халыкны белемле итү теләге көчле була, мәктәпне яңадан ачалар һәм ул 1,2,3нче класс укучыларын колач җәеп каршы ала.

Вакыт үтә, дөньялар әкренләп үзгәрә һәм 1930-1931нче елларда беренче җылыткыч котел урнашкан бина үзенең укучыларын каршы ала.

1934нче елда халык ,әкренләп, Шәмәрдән ягына күчеп утыра башлый, мәктәптә дә параллель класслар барлыкка килә. Әлеге вакытларда Павел Александрович Бурцев балаларга белем орлыклары өләшә. Мәктәп җидееллыкка әйләнә.

1939-1940нчы елларда директор булып Цитронов Василий Васильевич хезмәт куя. Кызганыч, Икенче бөтендөнья сугышы әлеге җитәкчене үзенә тартып ала, аңа яраткан эшенә кире кайтырга насып булмый.

Аржанов Николоай Григорьевич җитәкчелек иткән елларда мәктәп ишеген ачып керүче балалар саны арта, тирә-як төбәктән тыныч җирдә яшәп торырга кайткан гаиләләр саны ешая. Әкренләп, югары класслар кичке уку бүлегенә күчә.

Мәктәп тарихының Бөек Ватан сугышыннан соңгы чоргы хәтер битләренә күз салыйк.

1945нче елдан мәктәпкә директор булып килгән Гиматов Мәлик Шиһап улы әлеге бинада 8 ел хезмәт куйганнан соң, яңа мәктәп турында уйлый башлый. 1957-1959нчы елларда укучылар, сөенеп, урта мәктәпнең яңа бинасын атлап керәләр.

Мәктәпнең хәтер китабын “актарыр” өчен, мин мәктәп музеена керәм. Стендта фотолар, тарихка кагылышлы мәкаләләр.

Менә 1954нче елда мәктәп беренче тапкыр 36 укучыга урта белем тәмамлау турында аттестат тапшырып чыгара.

Менә бу фотода өч катлы яңа кирпеч бина ачылышы. Зур спорт залы, якты зур тәрәзәле , иркен кабинетлы әлеге мәктәп үзенә укучыларны 1974нче елда кабул итә. Әлеге мәктәпне 37 ел директор вазифасын башкарачак Хәмзин Шәүкәт Әнвәр улы тантналы рәвештә ачып җибәрә. Яңача җиһазландырылган, техник чаралары булган кабинетлы, ике компьютер сыйныфлы, китапханәле, музейлы, ашханәле, медицина кабинетлы яңа мәктәптә 1144 укучы белем ала, шуларга 120 укытучы белем бирә. Мәктәптә төрле чаралар, спорт ярышлары, күренекле шәхесләр белән очрашулар үткәрелә. 1977 нче елда мәктәптә лингафон кабинетлары,ә 1985 нче елда компьютер сыйныфлары ачыла.

2004 нче ел- уку йортында күренекле урын алып тора. Менә шушы елдан Шәмәрдән мәктәбе аерым предметларны тирәнтен өйрәнү мәктәбе итеп үзгәртелә. Анда 1000 укучы белем ала.Мәктәптә профессиональ әзерлекле, иҗади коллектив эшли. Шулар арасында: 4 се Татарстан Республикасының атаказанган укытучысы; 8 укытучы “Почетный работник общего образования” күкрәк билгесенә; 6 укытучы “За заслуги в образовании” күкрәк билгесе исемнәренә лаек була. Мәктәптә тулы уку көне: көннең беренче яртысында төрле фән диңгезендә йөзсәләр, икенче яртысында өстәмә белем бирү түгәрәгендә белемнәрен ныгыталар.

2007нче елда, Шәүкәт Әнвәрович җитәкчелегендә, мәктәп лицей статусына ия була. Уңышлары бик күп була лицейның. Аны санап бетереп булмый. Хәзер дә гел алдынгы урыннарны яулау өчен, укытучыларга һәм укучыларга нык тырышлык кирәк. “2005 нче елның иң яхшы китапханәчесе” - 1 урын, “2007 нче елда Татарстанда иң яхшы мәктәп” - 2 урын, “2007 нче елның иң яхшы рус теле һәм әдәбияты кабинеты”-2 урын, “2008 нче елның иң яхшы китапханәчесе” - 1 урын, “ 2008 нче елның матур мәктәбе” - 1 урын. Бүгенге көнгә кадәр урыннар саны бик күпкә артты.

Шулай ук Шәмәрдән мәктәбендә белем алган күренекле шәхесләрне дә атап китәсем килә: Исхаков Дамир Мәүли улы, тарих фәннәре докторы;
Ногманова Наилә, озак еллар телевидение дикторы булып эшләде; Гилфанов Альберт Гилемхан улы, ТАССРның халык артисты; Зарипов Рөстәм Заһит улы, композитор, язучы; Мингазов Мөдәрис Мөхетдин улы, рәссам; Ш.Бикчури премиясе лауреаты һәм башкалар.


1978нче елдан бирле эшләп килгән музей бүлмәсен күзлим. Монда элекке чорны чагылдырган экспонатлар- гүя мин шул заманга кайткандай булдым. Халыкны белемле итү өчен, мәктәп күпме көч куйган, авырлыкларны үтеп, нинди көчле мәктәпкә әйләнгән.

Тарих битләрен, хәтер китабын күңелемнән әкрен генә ябам. Ә мин исә, шушы рәхәт тормышта белем алу өчен бөтен мөмкинлекләре булган, заманча җиһазландырылган лицейда укуым белән бик горурланып, мәктәбемә ашыгам. Мәктәп кешегә беренче бик мөһим булган белемне генә түгел, беренче тормыш дәресләрен дә бирә, дуслар белән дә таныштыра. Һәркемгә үзе укыган мәктәп кадерле һәм якын. Мин үземнең мәктәбемне бик яратам. Бу минем көн дә яратып килә торган белем йортым. Мәктәпне тәмамлап чыккач та, аны сагынып искә алырмын дип уйлыйм.