М
әңге яшьни, яши, яшь Тукай!
Максат: Г.Тукайның биографиясен искә төшерү, әсәрләренә күзәтү ясау;
Шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту;
Шигырьләренә, әкиятләренә нигезләнеп, Г. Тукай шәхесенә, әдәби мирасына мәхәббәт тәрбияләү.
Сәхнә ярым караңгы. Ул әкрен генә яктыра бара. Залда талгын гына “Әллүки “көе һәм җыры яңгырый. Сәхнәдә , өстәл артында, Тукай уйланып утыра. Җыр бетә, көе дәвам итә.
Тукай:
Таныш моң бу, бишектән үк таныш.
Көен тоям, сүзен төшенмим.
Кем моңлана икән бу кадәрле,
Кайда җырлый, нинди кеше дим?
Таныш моң бу, бишектән үк таныш.
Ул тирәннән килә, тирәннән.
Бу моң белән әле Болгар бабам,
Каен бишекләрдә тирбәлгән.
Кара киемнәрдән Шәүлә барлыкка килә.
Шәүлә:
Оһо! Тукай авырый, диләр!
Юк сүз! Тукай иҗат итә!
Тукай: Кем син? Кайдан?
Шәүлә: Мин әле бу, Печән базары хәерчесе!
Тукай: Уз, әйдә, уз! Печән базары кәләпүш карагы, Карамалай, синме?
Ф
агыйләтен, фагыйләтен, фагыйләт!
Печән базары халкының күңеле шат!
Шәүлә: Уз, дисәң дә узам, узма, дисәң дә узам!
Тукай: Я, әйт хәзер! Кем син, сиңа монда ни кирәк?
Шәүлә: Эндәшә батыр утынчы: сиңа миннән ни кирәк?
Тукай: Син Шүрәлемени?
Шәүлә: Аз гына хаталандың, Тукай! Син мине үз шигырьләреңә кертмәдең, үпкәм зур! Ләкин шулай булса да, мин сиңа үткәнеңне һәм киләчәгеңне өйтә алам. Тукай!
Тукай: Киләчәгем?... Кирәкмәс!..
Шәүлә: Алайса, үткәнең?!
(Шәүлә чыгып китә, Туташ керә. Ул шат, бәйрәмчә киенгән, кулында чәчәкләр)
Туташ: Хәерле көн, Тукай! ( Чәчәкләрен сулы вазага утырта)
Тукай: ( ул аптыраган, гаҗизләнгән) Туташ? Бу-Сез!
Туташ: Әйе, мин. Ә син үзгәрмәгәнсең, Тукай!
(Алар өстәл янына үтәләр. Туташ өстәлнең бер башына, Тукай икенче башына утыра.Тынлык. Бу вакытта залда талгын көй астында
Г. Тукайның “Мәхәббәт” шигыре укыла. Шигырь тәмамлангач, Туташ чыгып китә. Аның урынына Шәүлә керә.)
Шәүлә: Я, Тукай, ризамы? Күңелең күтәрелдеме?
Тукай: Йөрәгемне авырттырдың, Шәүлә! Син мине Туташ белән сындырырмын дип уйладың, ялгышасың, Шәүлә! Мин тулаем халыкныкы! Башым, иҗатым, авыруым белән мин халкыма кире кайтарып алмаска тапшырылган. Әгәр милләт мине, илтифат итеп, искә алса, шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем.
Кыйналып, суелып бетмәгән,
Шигъри динем, исән бул!
Изелеп-кырылып үлмәгән
Т
атар халкым, исән бул!
Шәүлә: Ә ул халык сине белә микән, Тукай? Кыска гына гомерең буе, “Халкым!”- дип яндың! Әйдә, күз салыйк, киләчәгәңә!
(Сәхнә яңадан карңгылана. Аннан әкрен генә яктыра бара. Экранда кызарып таң ату күренеше. Сәхнә артыннан моңлы “Фатиха” сүрәсе яңгырый. Сүрә тәмамлангач, 1 нче алып баручы чыга.)
1 нче алып баручы:
Туган халкың өчен.
Тиңсез илһам көчен.
Яшьлек дәртен бүләк итүче!
Иңнәреңдә кургаш тау күтәреп,
Төн дәһшәтен ерып үтүче,
Бөек җыр остазы!
Беркайчан да сине
Югалтмабыз хәтер күгеннән.
Бүген дә син, сөеклебез , Тукай,
Карыйсың һәр өйнең түреннән!
“Эш беткәч, уйнарга ярый” шигыре сәхнәләштерелә.
2 нче алып баручы:
Төн иде, моңнар белән
Чиртеп сазын, ул уйнады.
Моң белән, хәсрәт белән
Тулган иде бар уйлары.
Тыңлады урман вә таулар,
Тыңлады ай, йолдызы...
Шул моңнан уйга талды
Җир кызы һәм күк кызы...
“
Тәфтиләү” җыры башкарыла.
1 нче алып баручы:
Алҗып калсам, төннәр утырганда
Чишәлмичә шигъри төенем.
Тукай белән Такташ кул сузалар
Җаен табам җуйган көемнең.
Берсе миңа асыл фикерен бирә,
Икенчесе шаян моң бирә;
Хисләремнең алар ак чишмәсе-
Гөлләремә яшәр дым бирә.
“Мәктәптә” шигыре яттан сөйләнелә.
2 нче алып баручы:
Бәйрәмнәрең алда икән әле
Кара шагыйрь бүген текәлеп-
Халкың килде сиңа мәхәббәтен
Ал чәчәкләр белән күтәреп.
Халык моңы синең моңың булды,
Халык күңеле синең күңелең.
Ил гомере-халык гомере кебек,
Озын булыр, шагыйрь гомерең!
“Су анасы” әкиятеннән сәхнәләштерелгән күренеш.
1 нче алып баручы:
Тукай бүлмәсендә җыр ургыла,
Ирек көтеп бу җыр зарыккан.
Азык ала шагыйрь шушы җирдә
Илһам көче ала халыктан!
“
Туган авыл” җыры башкарыла.
2 нче алып баручы:
Шул без белгән Кырлай урманыннан
Китте чыгып, китте Шүрәле.
Юк әйберсе? Ә артык йөк нигә?
Бары тик сау булсын йөрәге!
Шигърияте тирән, рухы тирән,
Әллә инде шуңа күрәме,
Чикләр үтеп, илдән-илгә күчеп,
Бар дөньяны гизә Шүрәле.
“Шүрәле” әкиятеннән инсценировка.
“Шагыйрь һәйкәлен ачканда” шигыре сөйләнелә.
Әйдә, Тукай, безнең белән бергә
Син дә шатлан, халкың шатлана;
Дәртле Казан, нурлы Казан балкый!
Бездә бүген бәйрәм, тантана!
“Бәйрәм бүген” җыры башкарыла.
1 алып баручы шигырь укый. “ Әллүки” көе яңгырый. Шушы вакытта укучылар берәм-берәм чыгып, сәхнәдә пирамида төзиләр. Пирамидага баскан укучыларның кулларында “Мәңге яшьни ( 1укучыда), яши (2 укучыда), яшь Тукай! (3 нче укучыда) дигән плакат язулар.
Ул ятим дә, ул мескен дә диеп,
Сөйләнелгән элек-электән.
Күз алдына аны боек итеп
Китерергә күпләр күнеккән.
Әйтерсең лә Тукай бар гомерен
Арка туңып кына яшәгән.
Л
әхәүләсен укытып Ишмиләрнең,
Яшен булып шагыйрь яшьнәгән!
Әйткән сүзе, аткан угы һәрчак
Туры тигән, читкә китмәгән,
Зирәк халык аны юкка гына
“Туры Тукаебыз!” димәгән.
Якты йолдыз булып атылган ул,
Зәгыйфь чәчәк булып сулмаган.
Туры Тукай, моңлы Тукай булган,-
Бөек булган, боек булмаган!
2 нче алып баручы:
Тарих бик күп исемнәрне белә,
Бөек шәхесләргә дөнья бай.
Сәнгать дөньясында маяк булып,
Мәңге яшьни, яши, яшь Тукай!
Әдәби чара «Туган тел» җыры белән тәмамлана.