СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Мастер-класс "Тормыш кыйбласы"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Узеңнән соң якты эз калсын өчен ничек яшәргә? Кейс технологиясен кулланып, әсәргә анализ ясау.

Яшә җирдә эз калдырып,

Эзләрең суынмасын.

Кылган гамәлләрең өчен

Үкенерлек булмасын.

Просмотр содержимого документа
«Мастер-класс "Тормыш кыйбласы"»

Укытучының кереш сүзе:

Нинди була соң ул бәхетле ана?

Күзләреннән яшьләр таммаса.

Балам диеп типкән йөрәгенә

Газизләре яра салмаса

Озата алса хәерле юл теләп

Укып калса изге догасын.

Рәхмәт фәрештәсе юл күрсәтеп

Алып барса йөрәк парәсен.

Өй тутырып, шау-гөр килә-килә

Якыннары өйгә кайтсалар

“Әнием- бәгърем, менә без кайттык!”-дип

Елмаешып ишек ачсалар.

Нинди була сон ул бәхетле ана?

Бар бәхете аның балада!

“Бала хәсрәтләре күрмәсен!”-дип,

Мин телимен барлык анага!

Хәерле көн, хөрмәтле хезмәттәшләрем! Мин-Утар-Аты төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Касимова Зөһрә Габбас кызы. Сезне иң элек үтеп киткән әниләр бәйрәме белән котлыйм!Һәм шушы җылы бәйрәм рухы белән осталык дәресебезне башлап җибәрик.

Бүген Сезнең белән Белем бирүдә федераль дәүләт стандартларын гамәлгә ашыру чорында, гомуми белем бирү оешмаларында татар әдәбиятын укыту мәсьәләләре турында фикер алышырга телим. Язучының биографиясен өйрәнү,әдәби әсәрне анализлау, шигырьләрне яттан өйрәнү, затлы әдәби мирасыбызны киләчәк буынга җиткерү өчен нинди алым һәм методлар кулланырга мөмкин? Әйдәгез, бергәләп шушы сорауга җаваплар эзләп карыйк әле.

Игътибарыбызны экранга юнәлтик .

I. Ш. Җиһангированың “Кыйбла барлау” шигыренә видеоязма карау.

-Укучылар видеокейс буенча, дәресебезнең темасын билгеләп карыйк эле. Без буген нинди төшенчә турында сүз алып барырбыз икән?

(Тормыш кыйбласы нәрсә ул? -дигән сорауга җавап эзләрбез.)

Тактага “Тормыш кыйбласы” дигән сүз эленә.

-Ә кыйбла сүзе барыгызга да танышмы? Нинди мәгънәне аңлата бу сүз?

-Бик дөрес фикерлисез, афәрин! Сезнең алда төсле стикерлар, шул стикерларга тормыш кыйбласы мәгънәсен аңлатучы сүз язарга кирәк. Игътибар итегез, бер стикерга бер генә сүз-төшенчә язарга. Эйдәгез, мин модератор ролен үтим. Минем уйлавымча, тормыш кыйбласы-дини юлымнан тайпылмау. Ә шул ук вакытта кайберәүләр өчен тормыш кыйбласы рәхәт, мул тормыш- акча -мәсәлән, булырга мөмкин. Сезгә ике минут вакыт бирелә.

(Укучылар фикерләрен язалар.)

-Ә хәзер фасилитация алымы ярдәмендә, язылган билгеләмәләребезне бер мәгънәви төшенчәгә берләштерәбез. Һәр фокус группадан икенче укучы стикерларны җыйнап , минем яныма чыга.

-Менә сез билгеләгән төшенчәләрне кластер алымы ярдәмендә гомуми мәгънәгә җыйнап чыктык.

Тормыш кыйбласы

Туган телне

саклау

Туган нигезне,

гаиләңне

югалтмау

Нәсел динеңнән

тайпылмау

Игелек

тудырып яшәү

Тормыш

муллыгы
















-Стикерлар буенча нинди нәтиҗә ясарга мөмкин?

(Һәр кеше тормыш кыйбласын үзе аңлаганча күз алдына китерә. Укучылар күпме булса, фикерләр дә шулай күп. Бу очракта билгеле бер нәтиҗә ясау өчен проблемалы ситуацияләр тикшерергә, анализларга кирәк)

II.-Инде язма кейс-текстлар белән дә танышып үтик. Бирелгән конвертлардагы өзекләр- барыбызга да яхшы таныш булган, һәрберебезне тормыш мәктәбе булырдай әсәрләре белән сокландырган Мөхәммәт ага Мәһдиев роман-повестьларыннан алынды. Без аларны проблемалы ситуацияләр итеп кабул итик.

Алар белән группаларда танышып, олпат язучыбыз өчен тормыш кыйбласы нәрсәләрдә чагыла икән, шуларны телдән билгелик.

(Төркемнәрдә эш. Укучыларга конвертлар бирелә. Группаларда әсәрләрдән өзекләр - проблемалы ситуацияләр белән танышу. Өзекләрне укып, фикер алышырга кушыла. Текст белән танышу өчен 2-3 минут вакыт карала.)

1нче фокус-группага текст.

Күктә, нәкъ кеше күңеледәй, каз канатлары тирбәлә-яңадан кайтыр өчен казлар китә. Син дә шулай бит, адәм баласы, син дә әти-әниең янында гөрләп үсәсең, шатланасың, иркәләнәсең, ныгыйсың, аннан кинәт кенә сиңа шул нигез тар булып тоела башлый, син дә каядыр китәсең, оя корасың, канат җилпеп, чит җирләр өстеннән очасың. Менә күпмедер гомер үткәч, син бер язны яки бер көзне күктә кыр казларының тавышын ишетәсең:

-Кыйгакъ! Кыйгакъ! Кыйгакъ!

Син сагыш катыш авыр сулап куясың, теге тавышлар сиңа:

-Туган як! Туган як! –булып ишетелә.

Сине әнә шул яшәтә, шул сине яхшы күңелле, игелекле итә, синең колакларың “Туган як” дигән сүзне ишетә алганда син бәхетле.

М. Мәһдиев “Каз канатлары”

2 нче фокус-группага текст.

Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Марат Вәлиевич шулай бер дә сыкранмыйча әнисенең ябык гәүдәсен караваттан күтәреп йомышына йөртте. Арка кочтырып мунчага алып барды, мунча өйалдында апасы Наҗиягә тапшырды. Юындыргач, тагын килеп күтәреп кайтып китте. Сине табып үстергән, синең өчен бөтен гомерен багышлаган, кайчандыр таза, куәтле булган бер ананың күз алдында сүнә баруын карап утыру әйтеп бетергесез газап иде. Баш мие берөзлексез шуны тукый, йөрәк шулай суга: әниең бит ул! Ярдәм ит! Ярдәм ит!

...Күңел өшетерлек шыксыз җил исә, кар ябышып калынайган тополь яфраклары шаплдап юеш җиргә килеп төшә, карт топольләр ыңгыраша. “Дөнья фани, фани, фани...Гомер кыска, кыска, кыска...Яхшылык эшләгез, яхшылык эшләгез, җирдә әйбәт эз калдырыгыз...

“ М. Мәһдиев “Каз канатлары”

3 нче фокус-группага текст.

“Менә шул, абый җаным, татар телен, әдәбиятын укыткан галимнәрнең, йөз проценты белән балалары татарча белми. Шул галимнәрнең берсенең дә баласы татар бүлегенә керми. Безнең группаның старостасы әйтә, ул өлкән яшьтә инде, белмичә сөйләмәс: шуларның яртысыннан артыгы “Казан утлары” белән “Азат хатынны” алдырмыйлар, ди. Аларга , ди, татар теле тамак туйдыру өчен генә кирәк.Безнең татар шулай бит ул, аз гына эше рәтләнеп китеп, дәрәҗәсе күтәрелсә, беренче эше шул була, үз телен оныта. Аңа карап, русчаны яхшы белсәләр икән. Бер сүз әйтмәс идем шул чакта...-Фәния хаклы: хәзер үз телеңне белмәү дәрәҗәле эшкә әйләнеп бара...”

“ М. Мәһдиев “Каз канатлары”

1 нче бирем.

-Һәр төркем үзләрендәге кейс –текстлардагы төп фикергә нигезләнеп, үз төркемнәренә туры килгән исемне сайлап алыгыз.

Тел сакчылары”, “Туган як бәхетлеләре”, “Игелек чәчүчеләр”

2 нче бирем.

1. Әлеге өзектә автор нәрсә әйтергә теләде икән?

2. Әсәрдән өзек сездә нинди хисләр уятты?

3. Сез автор фикере белән килешәсезме, аны хаклы дип саныйсызмы?

3 нче бирем.

Бирелгән өзекләр аша проблемалы сорау куегыз.

Төп фикерне белдергән җөмләләрне аерып чыгарыгыз.

(Һәр группа аерым җавап бирә. Сез килешәсезме?-дигән сорау барлык класска бирелә)

Без буген әдәби әсәрләрне анализлаганда кейс методын ничек кулланырга мөмкин икәнен карап үттек. Нәтиҗә ясап, бер кыйсса сөйләп үтәсем килә

Риваять белән танышу. Акыл иясе.

Бер бик тә бай кеше яшәгән, ди. Байлыктан күзләре тәмам томаланган, башка бернәрсәне дә күрмәс дәрәҗәгә җиткән. Көннәрдән беркөнне ул ерак җирләрдә Акыл иясе яшәвен ишетеп ала. “Менә аның байлыгы минекеннән дә зуррактыр инде,”-дип фикер йөртә ул. Ул байлыкны үз күзләре белән күрергә теләп, Акыл иясе янына юнәлә. Бик озын юл үтеп, Акыл иясе яшәгән шәһәргә килеп җитә. Иң матур, иң биек йорт аныкыдыр инде, -дип уйлый. Купме генә эзләсә дә үзенекеннән дә затлы йорт-җир таба алмый. Шушы шәһәр кешеләреннән Акыл иясенең кайда яшәвен сорашырга туры килә. Аңа иң гади булган бер йортны күрсәтәләр. Моның байлыгы йорт эчендәдер инде,-дип, эчкә уза Бай. Керсә, бернинди байлык юк, бер урындык, бер өстәл, бер карават, шунда утыручы картны гына күрә. “Сине бик тә Акыл иясе дип ишеттем, шундый Акыл иясенең байлыгы кайда сон?-дип сорый Бай. Акыл иясе сорауга каршы сорау белән җавап бирә:

-Менә үзең бик бай да бит, байлыгың кайда?

-Мин юлчы бит, сиңа озын юл үтеп килдем. Байлыгым күтәреп кенә йөрешле түгел!-дип җавап бирә Бай.

-Менә мин дә юлчы шул!-дип җавап кайтара Акыл иясе.

Хөрмәтле хезмәттәшләрем, нинди юлчы турында сүз бара икән? Бу тормышта нәрсәне үзебез белән алабыз да, үзебездән ниләр калдырабыз?Бу проблемалы сорауны Сезгә өй эше итеп биреп җибәрәм.