СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Мастер-класс "Укучыларның сәнгатьле сөйләменә ничек ирешергә"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Укучыларның сәнгатьле сөйләменә ирешү юллары

Просмотр содержимого документа
«Мастер-класс "Укучыларның сәнгатьле сөйләменә ничек ирешергә"»

Җанлы уку – тасвири уку.
Монда укылган әсәрдәге хис – кайгымы, көенеч вә шатлыкмы, башкамы – укучының йөрәгенә керә, йөрәгеннән тавышына килә: аның тавышы күз яшьсез елый, кылычсыз кисә. Икенче төрле әйткәндә, тасвири уку — әсәрдән алынган тәэсирнең тавыш белән бирелүе димәктер.
Галимҗан Ибраһимов
 



  1. Кереш

Белем бирүдә федераль дәүләт стандартларын гамәлгә ашыру чорында, гомуми белем бирү оешмаларында татар әдәбиятын укыту мәсьәләләре тынгылык бирми. Язучының биографиясен өйрәнү,әдәби әсәрне анализлау, шигырьләрне яттан өйрәнү генә затлы әдәби мирасыбызны киләчәк буынга җиткерергә ярдәм итәрме? Дөрес итеп, сәнгатьле уку бу очракта нинди урын тота? Бүгенге көн укучыларыбыз сәнгатьле итеп сөйләшә беләме? кебек сораулар барыбызны да эзләнергә мәҗбүр итә.

  1. Актуальләштерү.

Кешенең шәхси интонациясе- бәяләп бетергесез көчле корал, хәзинә ул. Якын кешеңнең тавышы әллә ни гомерләр үтсә дә хәтердә тора, аны йөз кеше тавышыннан шундук аерып аласың, бер аваз, бер тавышның тирбәнеше әллә ни чаклы хәтирә уята.

“Тавышларыңнан танырмын,кошлар булып сайрасаң”,- дип җырлыйлар җырда да.

Җырлап ук җибәрмәсә дә, аның тел төбеннән ни әйтергә теләвен, кәефен, нинди хәләттә булуын сизәбез. Галим Ф. Гофман да : "Кешеләргә әйтелгән сүзнең мәгънәсеннән бигрәк, әйтүченең тавышы көчлерәк тәэсир итә ди". Бу уйландыра торган сүзләр. Ә галим И. Сеченев : "Ишетеп тою - күреп тоюга караганда күпкә көчлерәк" дигән.

  1. Мотивлаштыру.

Укучыларны сәнгатьле уку-сөйләмгә өйрәтү-хәзерге вакытта бик тә актуаль булып тора.

Ни өчен кеше сәнгатьле сөйләргә тиеш соң?

Кеше сәнгатьле сөйләме белән таулар күчерергә, бик күпләрне үз артыннан ияртеп барырга мөмкин.

  1. Проблеманы кую ситуациясе тудыру.

Укучыларны әдәби сөйләм теленә өйрәтү кыен. Урта мәктәптә ана теле укытуның төп бурычларыннан берсе – укучыларның язма һәм сөйләмә әдәби тел культурасын үстерү, әдәби телнең бердәм нормаларына тулысынча ия булуларына ирешү. Ә иң мөһиме – укытучы тел нормаларына ят булган күренешләрне яхшы сиземләргә, укучы сөйләменә һәрвакыт игътибарлы булырга һәм хаталарны даими рәвештә төзәтеп торырга тиеш. Сөйләшә-аралаша белү баланы, гомумән, шәхесне психик үстерү, рухи яктан баету, фикерләү сәләтен үзгәртүгә ярдәм итә торган табигый халәт булып тора һәм ул яшәешнең асыл кагыйдәләреннән санала. Шуңа күрә дә ораторлык сәнгате – матур, төзек, камил сөйләүнең бик борынгы заманнарда ук әһәмиятле булуы табигый.

  1. Проблеманы адымлап чишүне оештыру.

Әйдәгез, укучыларны сәнгатьле сөйләшергә өйрәтүнең берничә алымын карап китик әле.

  1. Иң беренче чиратта, балаларда сөйләм тавышын урнаштыру мөһим булып тора. Моның өчен массаж һәм сулышны күнектерү кирәк.

Хәзер барыбыз да сулышны борын белән сулыйбыз һәм борын яфракларына урта бармаклар белән бәргәгәләп, һаваны дәвамлырак итеп чыгарабыз.

  1. Икенче адым булып, сөйләм һәм яңгырау аппаратын күнектерәбез. Безнең алларыбызда көзгеләр. Көзгегә карап, чиратлаштырып, түбәндәге авазларны әйтәбез: и-и, б-б, а-а, д-д, в-в , у-у.

  2. Өченче чиратта гәүдә тотышы, йөз, мимика тора. Ә хәзер һәрберегез үзегезнең җилкәдәшегезгә “Мин, мин, мин идем, менә мин кем идем!”-дигән фразаны горурлык хисе белән әйтегез.

  3. Сәнгатьле сөйләргә өйрәткәндә, укучы текстны күзаллый белергә тиеш. Төркемнәрдә эшләү.

Сезнең алларыгызда шигырьләр. Аларны укып чыгып, картинаны күрә белергә кирәк.

1 төркемгә



Ф. Кәрим. “Гармунчы аю белән җырчы маймыл”

...Киң урманны тар итеп,

Бар дөньны бер итеп.

Икәү кочаклашканнар,

Ничектер дуслашканнар.

Маймыл белән аю, ди.

Аю гармун уйный, ди.

Юл буйлап киләләр, ди.

Буылып көләләр, ди.

Маймыл бармак шартлатып,

Урманны яңгыратып:

“Их-ма!”- ди икән,

Кычкырып җырлый икән.





2 төркемгә

Х. Туфан. Кайсыгызның кулы җылы?

Дөнья мине
Үзгәртте:
Еламаска өйрәтте.
Күлмәк җиңен ертасымы? —
Бәйлисе бар
Йөрәкне.



Сугышлардан замана
Туктап торган арада,
Яраларны ямаштырып
Ята идем
Далада:
— Кайт!.. — дип хатлар килделәр...
Юллар... озын иделәр...

3 төркемгә



Ф. Яруллин. “Күчтәнәч”



Әнкәй күмәч җибәрә

Кем килсә дә авылдан.

Өзелмәсен, ди микән

Балам туган ягыннан.



Күмәче унган булыр,

Күпереп торган булыр.

Һәрбер күзәнәгенә

Бер кояш сыйган булыр.



Кискән саен яңарыр,

Кыскан саен кабарыр.

Басу исе, кыр исе

Өйләреңә таралыр.

























  1. Сәнгатьле сөйләмгә өйрәнгәндә, сөйләм тактларын таба белү мөһим. Моның өчен мәгънәле сүзтезмәләрне аерып алырга кирәк. Шулай ук төркемнәрдә эшлибез. Сүзтезмәләр арасына горизонталь сызыклар куеп чыгыгыз.

  2. Мәгънәви басым билгеләү. Сезнеңчә, иң мөһим сүз кайсы? Шул сүзнең асларына сызып чыгарга кирәк.

  3. Башкару темпын билгелибез.









Нәтиҗә ясыйк:

Сәнгатьле сөйләмгә өйрәткәндә, түбәндәге алымнар мөһим булып тора:

-балаларда сөйләм тавышын урнаштыру.

-сөйләм һәм яңгырау аппаратын күнектерү.

-текстны күзаллый белү.

-сөйләм тактларын табу.

-мәгънәви басым һәм башкару темпын билгеләү