Тема: Туган ил сагында.
Максат: Балаларда, ватанны саклаучы хәрби төр гаскәрләрендә
хезмәт итүче хәрбиләргә, гомумән Ватанга мәхәббәт, яра-
ту, горурлану хисләре тәрбияләү.
Башкарылган эшләр: Ай дәвамында балалар белән төрле хәрби гас-
кәр төрләре, аларның хезмәтләре, Ватан алдындагы бурыч-
, лары турында төрле хикәяләр, шигырьләр укылды. Балалар-
ның һәрберсенең әтисе нинди хәрби гаскәрдә хезмәт иткән,
танышу, сөйләшү үткәрелде. Төрле хәрби гаскәрләргә багыш-
ланган рәсем көннәре үткәрелде.
Бәйрәм залы: “23нче февраль- Ватанны саклаучылар көне”-дип языл-
ган зур плакат, батырлык, Ватан кадере, әтиләргә багышлан-
ган мәкальләр язып эленгән. Балаларның төрле исем астын-
дагы рәсемнәре, шушы ук бәйрәм рәсемнәре белән бизәлгән
Бәйрәмгә әтиләр, бабайлар чакырылды..
Кичә барышы
Алып баручы: Гаиләнең терәге - ир-ат әти кеше. Борынгыдан әти кеше - гаилә башлыгы итеп, аңа зур ихтирам, олы хөрмәт белән караганнар, бу бүгенгесе көндә дә шулай кала бирә. Әтиләр ил
терәге, гаилә таянычы да. Безнең әтиләребез, әтиләребезнең әтиләре,
без тыныч яшәсеннәр, тамакларыбыз тук булсын,илебез имин булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар. Без бу кадерле кешеләребезне, 23нче февраль- Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез! Сезгә хөрмәтлеләребез ныклы сәламәтлек, балаларыбызга үрнәк булуыгызны, гомерләрегез озын булып, тыныч күк йөзе астында яшәргә насыйп итсен!
...Әниләрне иң кадерле дибез,
Әтиләрсез яшәп буламы?
Таба алмам алыштырыр кеше-
Әйләнсәм дә бөтен дөньяны.
“Балам” диеп бер дәшүе дә бит
Җылы сала җанга, күңелгә
Кайгыртуың өчен рәхмәт, әти,
Шулай булсын иде гомергә!
Сез безнең күңелдә мәңгелек ышаныч.
Сез-көчле, сез-батыр, сез- безнең куаныч.
Сез-алтын багана, гаиләдә сез-терәк.
Тынычлык, иминлек сагында сез кирәк!
Хөрмәтле әтиләребез, ә хәзер сезне балалар белән бәйрәмегез белән
Котлап бәйрәмебезгә чакырабыз һәм сүзне балаларга бирәбез.
1өлеш. (Марш көй астында залга балалар керә. Җыр “Солдатта
булган диләр.” башкарыла).
1нче бала: Февральдә, февральдә
Җилләр уйный кырларда,
Көртләр өелә юлларда.
Кар таулары шәп булса да.
Суык була урамда.
Әтиләрнең, абыйларның
Солдатта булган һәркемнең
Ватанны саклаучылар көне дә
Нәкъ менә шушы айда.
2нче бала: Әти гел бүләкләр ала
Әнигә дә, миңа да.
Аның да бәйрәме җитте
Кыш аенда февральдә.
Ил сакчылары көне ул
Әти өчен зур бәйрәм.
Әтиемә атна буе
Әзерләдем мин бүләк.
Әтиебез бик сөенде
Минем бүләкне күргәч.
Мин бит күпме кәгазь кистем,
Күпме буяу бетердем.
Әтиемә аның дусты
Этен мин ясап бирдем.
Алып баручы: Хөрмәтле әтиләребез сезгә балалар башкаруында
бүләккә бию. (“Татар халык ” биюе башкарыла).
3нче бала: Һәрвакытта ил сакчысы
Һәрчак уяу, һәрчак сак,
Ул үзенең эте белән
Тора илнең сагында
Биек тауның башында
Агачлар арасында
Күзәтә барысында.
Үзенең бинокеленнән
Карый диңгез ярларын,
Күрә тау араларын.
Эте аның зур дусты
Кулында автоматы
Кинжалы бар билендә
Ватаныбыз чигендә
Һәрвакытта ил сакчысы
Һәрчак уяу, һәрчак сак.
Ул күрсәдә һәр ягын
Үзен күрмиләр аның.
Ул саклый илебезне
Безнең һәрберебезне.
Тыныч яшәсеннәр, ди
Бәхетле үссеннәр,ди.
Миндә үсеп җитәрмен
Ил сакларга китәрмен.
4нче бала:Яшәсен безнең әтиләр
Сәламәт һәм шат булып
Кызларының әниебеззнең
Кадерлеләре булып.
5нче бала Үскәч солдат булырмын
Әтием кебек мин дә.
Аның кебек тырышып
Зарядка ясыйм көндә.
Алып баручы: Ә хәзер балалар башкаруында “Солдатлар” җырын
тыңлап китәрсез.
6нчы бала: Сорады, Гөлкәй, беркөнне
Аңлат, әни тизерәк
Ни дигән сүз ул тынычлык
Һәм ул нигә кирәк?
Куеп аның җилкәсенә
Җылы йомшак кулын
“ Тынычлык”-диде әнисе
Бик зур сүз ул, кызым
Сүз генә дә түгел хәтта
Ул шундый бер зур эш,
Дөньда ул яшәгәндә
Булмый җирдә сугыш.
Очмый сызгырып пулялар,
Шартламыйлар туплар
Җир өстенә үлем сибеп
Очмый самолётлар.
Тыныч яши җирдә кеше
Җырлый, уйный, көлә
Тыныч эшли заводында
Җирен тыныч сөрә.
Балкып тора якты булып
Бөтен җирдә утлар.
Калкып чыга бөтен җирдә
Биек матур йортлар.
Гөрләп тора бөтен дөнья
Урман, бакча, дала.
Рәхәтләнеп бишегендә
Тыныч йоклый бала.
Сөя шуңа тынычлыкны
Һәркем безнең илдә
Шундый булсын диләр алар
Тормыш бөтен җирдә!
Алып баручы: Хәзер булачак матрослар сезгә “Матрослар” бию бү-
итәрләр. ( Малайлар бию башкаралар).
8нче бала: Каеш будым билем
Тасма тактым җиңемә
Йолдызлы бүрек кидем
-Мин солдат булдым!- дидем
Иңемә мылтык астым
Әни каршына бастым
-Килдем иптәш командир,
Әйдә берар фәрман бир!
- Смир-но! –ди әни дә,
Печән ашат бәтигә
Бераз утын ярырсың
Аннан суга барырсың.
-Була!-дидем фырт кына
Һәм борылдым кырт кына.
Шуннан китте, и китте
Мине чын солдат итте
Бетте ялкау гадәтем
Санаулы һәр сәгатем.
Иртүк торам, юынам,
Сөлге белән уынам,
Ялт иттерәм тешләрне
Аннан эшлим эшләрне.
Бүлмәдә тәртип хәзер
Ни кирәксә, шул әзер.
Солдат булу шулай ул,
Өйрәнгәч бик уңай ул.
Алып баручы: Балалар әйдәгез әле, әтиләребезгә нәни кораб турында-
гы җырыбызны бүләк итеп китик. Җыр:”Минем кораб.”
2нче өлеш. А.б:Балалар әтиләребез утырып бераз арып киттеләр ахры.
Бәйрәмнәре көннәрендә әтиләребезне дә бераз уйнатып алыйк
Безнең белән ярышырга
Җитез әтиләр кирәк
Кемнәр ярышырга әзер
Чыгып басыгыз тизерәк.
1нче уен: “Рапорт бирү”
Уен барышы: тиз арада солдат гимнастеркасы,фуражка кияргә, каеш бәйләргә, рапорт бирергә.
А.б.:Балалар без нинди гаскәр төрләрен беләбез әле?
Б:(саныйлар танкистлар, очучы һ.б.)
А.б.Әйе балалар безнең тыныч тормышыбызны дошман бозмасын дип,
очучылар-илебезнең зәңгәр күген, диңгезчеләр-диңгезләрезне, ә коры
җиребезне танкистлар, чик сакчылары, разведчиклар һ.б. саклыйлар.
Балалар әйдәгез танкистларга тукталыйк, балалар танк нәрсәсез йөри
алмый, ничек уйлыйсыз? Дөрес балалар, гусеницасыз.Икенче уеныбыз да
нәкъ шулай исемләнә дә.
2нче уен.”Гусеница”
Уен барышы: Әтиләр балалар белән аралашып билләреннән тотынышып
идәнгә утыралар һәм билгеләнгән урынга шуышып барып җитәләр.
(Уен соңында мактау сүзләре әйтелә).
А.б: Балалар тыңлагыз әле. Солдатлар төрле шартлаткычлар тутырылган тартмаларны күтәреп сазлыкка килеп җитәләр, бер ярдан икенче ярга тартмаларны ничек чыгарып куярга була икән, ничек
уйлыйсыз?
Балалар: Тезелеп бер.-берсенә, кулдан-кулга биреп.
А.б: Афәрин балалар. Өченче уеныбыз шулай атала да “Кулдан-кулга бир” барышы болай: Беренче рәттә әтиләребез, икенче рәткә балаларыбыз бер-бер артлы тезелешеп басалар һәм тупны артка җибәргәндә башлар өстеннән, ә алга җибәргәндә ике аяк арасыннан тапшыралар. Кайсы команданың тубы беренче уенчыга алдан килеп җитә шул җиңүче.
Афәриннәр, тартмаларны бер ярдан, икенче ярга чыгарып бетердек. Ә солдатларыбызны икенче ярга сазлык аша ничек чыгарабыз? Дөрес, күпер салып, ә аны менә шушы тактачыклардан ясыйбыз һәм алдагы уеныбызның исеме :
4нче уен: “Сазлыкка батма.”
Барышы аңлашылганча тактачыклардан “сазлыкка батмыйча” икенче ярга чыгарга һәм кайсы команда беренче чыгып бетә, шул җиңүче.
А.б: Афәриннәр. Балалар, дошманның кайда, ничек урнашуын иң элек кем
билгели, әйтә аласызмы? Дөрес балалар, разведчиклар. Дошман тылына
барып алар дошмвнның ничек урнашуын рация аша үзебезнекеләргә тапшыралар ләкин бу мәгълүмәтне теләсә кем укый алмый, аны билгеле укытылган телеграфист кына безнең телгә күчереп командирга
тапшыра. Әйдәгез карыйк әле әтиләребез үзләренең осталыкларын югалтмадылар микән. Әтиләребез барысы да бирелгән сүзләрне кулланып мәкаль җыялар..
5нче уеныбыз: “Разведчиклар” дип атала.
А.б. Булдырдыгыз әтиләребз, әйдәгез әле бергәләп эчтәлеген укыйп карыйк.Җир йөзендә яшәүче һәр кешенең иң зур теләге- җирдә тынычлыктыр!
Җыр.” Кояшлы ил”
Шаулый урман , гөрли болын
Яфрак яра, тал- тирәк
Матур тормыш төзү өчен
Безгә тынычлык кирәк
Бәхетле, матур балачак
Безнең беренче теләк
Әти янда булсын өчен
Безгә тынычлык кирәк!
Безгә тынычлык кирәк!
Шушы шигырь юллары белән бәйрәмебезне тәмамлыйбыз. Барыгызның да гаиләләрендә тынычлык, имнлек телибез.
Тәмам.
.