СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Милли сәясәт һәм вәисиләр

Категория: История

Нажмите, чтобы узнать подробности

Публикация посвящается ваисовскому движению

Просмотр содержимого документа
«Милли сәясәт һәм вәисиләр»

3



Милли сәясәт һәм вәисиләр”


Районыбызның Мулла иле авылында туып үскән Баһаветдин Вәиси нигез салган вәисиләр хәрәкәтен татар милли хәрәкәте кысаларында өйрәнүгә совет чорында зур әһәмият бирелмәде. Ул гына да түгел, бу юнәлештә фәнни эзләнүләр алып бару катгый рәвештә тыелды. Бары тик узган гасырның туксанынчы елларында сәяси үзгәрешләр үткәч, архивлар ачылгач, фән өстеннән “күзәтү” алынгач кына, бу “куркыныч” темалар белән легаль рәвештә шөгыльләнүгә юл ачылды.

Ләкин вәисиләр хәрәкәтен өйрәнү шушы елларда гына булган дип әйтүе дөрес үк булмас. Чөнки Мулла иленең аксакалы Рәвил ага Сәйфетдинов озак еллар дәвамында үз авылдашының исемен аклау өстендә эзлекле эш алып бара. Вәисиләр хәрәкәте тарихы буенча ул туплаган материаллар таң калырлык! Рәвил ага материаллар туплау белән генә чикләнми. Ул вәисиләрнең аяныч тормыш юлын сурәтләүче гаять тирән эчтәлекле поэмалар да иҗат итә.

Вәисиләр хәрәкәте белән 70-нче елларда безнең якташыбыз, Казан дәүләт университетының тарих факультеты деканы, академик Рәмзи Вәлиев тә кызыксынган. Әмма тарих фәне өстендә торган идеологик кануннар вәисиләр хәрәкәтен тәфсилләп өйрәнүгә комачаулаган.

Ахыргы елларда КДУның тарих факультетында бу мәсьәләгә багышланган фәнни эшләр языла башлады. Республикабызның архивларында кызыклы мәгълүматлар табылды. Алар барысы да тарихи журналларда дөнья күрде. Әмма вәисиләр хәрәкәтен өйрәнү әле башлангыч чорда гына. Озак еллар буе яшеренгән, кимсетелгән ватандашларыбыз тарихын, аларның тәгълиматын тикшерү күп көч таләп итә.

Татар халкы мәнфәгатьләрен яклау лозунгы астында барлыкка килгән бу хәрәкәт гасырлар чигендә зур сәяси көчкә җитлегә. Патша хөкүмәтенең милли сәясәте белән килешмичә, алар татар милләтен урыслашудан саклап калырга тырышалар. Хәрәкәтнең мәгариф һәм дин өлкәсендәге эшчәнлеге шушы максатларга буйсынган була. Әлбәттә, татарларның бу омтылышлары хөкүмәткә ошап бетми. Вәисиләр өстеннән эзәрлекләүләр башлана. Ахыр чиктә милли мәсьәләне вакытында чишмәү Россиядә самодержавиенең юкка чыгуына китерә.

1917 нче елда төрле милләтләрне җәлеп итәр өчен большевиклар милли мәсьәләләрне хакимияткә килгәч үк хәл итәргә вәгъдә бирделәр. Бердәм халыкны бүлгәләп, алар үз максатларына ирештеләр. Бу чорда большевиклар вәисиләр хәрәкәте белән файдаланып калдылар. Большевиклар кебек үк вәисиләр социализм төзүгә өндәделәр. Ләкин вәисиләр социализмы большевикларныкыннан нык аерылып торды. Кешеләр арасындагы тигез хокуклар, милли азатлык, сүз иреге вәисиләр тәгълиматында ислам дине белән бәйле булды. Алар фикеренчә, дин нигезендә тәрбия алган халыкның гына киләчәге бар. Вәисиләрнең саф дин өчен көрәшен татар милләтен саклап калу, аны дәүләтле итү өчен көрәш дип күрергә кирәктер. Ә большевиклар дингә нәфрәт белән карады, аны хәтта әфьюн, халык өчен агу дип атады. Үзаңсыз, имансыз халык ул халык түгел, ә көтү. Көтү белән идарә итәсе күпкә җиңелрәк бит...

Татар халкының милли хәрәкәтендә вәисиләрнең әһәмияте бик зур. Беренчеләрдән булып алар милли дәүләтчелек мәсьәләләсен күтәреп чыга. Шушы территориаль автономия идеясен Идел – Урал штатын төзегән чорда күренекле галим Галимҗан Шәрәф тә куллана. Кем белгән, бәлки бу мәсьәлә көн тәртибенә инкыйлаб чорларында куелмаса, 1920 нче елгы автономия статусын алган Татарстан республикасы да барлыкка килмәс иде.

Үз вакытында вәисиләр хәрәкәтеннән файдаланып калган большевикларның хакимияте ныгый бара. Барлык милләтләрдән бердәм социалистик халык туплау алар өчен төп максатка әверелә. Хәзер инде милләт өчен ут йотучы, дин өчен кайгыручы кешеләр кирәкми булып чыга. Совет хакимиятенең үз халкына карата гадел булмаган милли сәясәтен туксанынчы еллар ачык күрсәтте. Кайчандыр гөрләп торган советлар иле тәмам таркалды.

Ватан тарихын өйрәнү - һәркемнең изге бурычы. Әле борынгылар да: “Тарихы булмаган халыкның киләчәге юк”,- дигәннәр. Бүгенге көн укытучыларның төп бурычы исә - тарихи сәхифәләрне ачу һәм аларны киләчәк буыннарга күчерү.


Зиннәтуллин Р.Р.,

Норлат гомуми урта белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы