Сценарий: “Мин бит татар егете”
(1-4 сыйныф балалары өчен бәйге эшчәнлеге)
Максат: балаларның татар милли ядкарьләр турында күзаллауларын тирәнәйтү, татар милли йолаларына кызыксыну уяту.
Тәрбия бурычы: балаларда татар булуына горурлык хисе тәрбияләү.
Үстерү бурычы: бәйләнешле фикерләү сәләтен, тел байлыгын үстерү, сәхнәдә чыгыш ясау күнекмәләрен формалаштыру эшен дәвам итү, җитезлек, тапкырлык, түземлек кебек сыйфатларны камилләштерү.
Белем бирү бурычы: милли киемнәрне аера, аларның исемнәрен, үзенчәлекләрен әйтә белергә өйрәту, биремнәрне мөстәкыйль рәвәштә башкарырга булышу.
Төп белем бирү өлкәсе: танып- белү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, матур әдәбият уку, музыка, физик культура.
Ысуллар һәм алымнар: уен,әңгәмә, сораулар, биремнәр, нәфис сүз, балалар сөйләмен һәм җитезлекләрен бәяләү.
Җиһазлау: мультимедия, , презентацияләр, татар халык ядкарьләрен слайдларда күрсәтү, бүләкләр.
Сүзлек өстендә эш: билбау, түбәтәй, сөлге, камзул, читек.
Бәйге барышы:
Залга балалар “Туган тел” көе астында кереп басалар.
А.б: Туган телем – татар теле,
Бик якын ул минем күңелгә.
Тәмле сүзе, җыр – моңнары өчен
Онытмам мин аны гомергә.
Бергәләшеп яшик, тату булыйк
Татарстан дигән җирләрдә.
Горурланыйк, без бит татар диеп
Аралашыйк татар телендә.
Җыр “Мин яратам сине, Татарстан”
Хәерле көн, кунаклар, хәерле көн, балалар!
Киләчәктә милләт Тукайларсыз,
Такташларсыз гына юл алмас.
Җырсыз – моңсыз затлар югалса да,
Җырлы, моңлы татар югалмас.
- Бүген безнең мәктәптә зур бәйрәм. Безнең малайларыбыз “Мин бит татар егете” дигән бәйгедә көч сынашачаклар. Бәйге булгач, безгә жюри әгъзалары кирәк булачак. Жюри составына түбәндәгеләрне тәкъдим итәм ((Жюри сайлана: Арсланова Л.Х., Таҗиева Р.Р., Хасанова Р.Н.. Жюри әгъзалары белән таныштыру). Хөрмәтле жюри , үз урыннарыгызга рәхим итегез.
“Татар баласы” шигырен укыйлар ( 3а, б сыйныфы укучылары Зарипова Азалия, Золотова Диана, Хөснетдинова Айсылу)
Безнең мәктәп малайлары
Килгән бүген бәйгегә.
Татар егетләре алар,
Бирешмәсләр беркемгә.
А.б:
Ә хәзер бәйгедә катнашучы малайларны алкышлар белән каршылыйк. Музыка.
Рәхим итегез.
4д сыйныф егете Вафин Алмаз- 1нче номер
4д сыйныф егете Шаймеев Булат- 2нче номер
4г сыйныфы егете Исхаков Ислам-3 нче номер
3д сыйныфы егете Ахунов Булат- 4 нче номер
2д сыйныфы егете Насыйбуллин Рамис- 5 нче номер
2д сыйныфы егете Хабетдинов Әмир- 6 нчы номер
2г сыйныфы егете Әхмәтханов Артур- 7нче номер
1д сыйныфы егете Нуруллин Камил- 8 нче номер
1д сыйныфы егете Камалетдинов Рамил- 9нчы номер
Бәйгебезнең 1 өлеше – “Танышу”
Малайлар үзләре белән таныштырып узсыннар.
Һәрберсе үзе белән таныштыра.
Егетләр белән таныштык.
Бәйгенең 2 өлеше “Сәләт” дип атала.
Татар халкында “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәрдә аз – диләр. Малайлар үзләренең сәләтләрен күрсәтеп китсеннәр.”
3 өлеш: “Зирәклек”
Тапкырлыкларын, белемнәрен сыныйбыз.
- Түгәрәк, башка кияләр. Ул нәрсә? (Түбәтәй). Түбәтәй турында сөйлиләр.
- Җиңсез, малайлар да, кызлар да күлмәк өстеннән кияләр. Ул нәрсә? (Камзул). Камзул турында сөйлиләр.
- Аны билгә бәйлиләр. Ул нәрсә? Билбау.
- Яңа гына идем итек (ч) өстәгәч булдым (читек). Читек турында сөйлиләр.
- Баш – башында чуклар, чигелгән, аның өстенә ипи яисә чәк – чәк куеп зур кунак каршылыйлар. Ул нәрсә? (Сөлге). Сөлге турында сөйләнелә.
- Булдырдыгыз, малайлар. Сөлге – татар кызының осталыгының символы ул. Сөлге өчен егетләр бил алыша, атларда чабыша. Әлбәттә, яшь килен чиккән затлы сөлгеләрнең берсе сабантуй батырына әләккән.
4 өлеш: “Тапкырлык”
Сез бит булган егетләр.
Елмаегыз, шаярыгыз,
Булырсыз, җиңүчеләр.
Әйдәгез, хәзер егетләребезнең тапкырлыкларын карап үтик.Мәкальләрнең башы әйтелә, азагын әйтергә, чиратлап)
1)Кечкенә генә йорт, Эче тулы корт .(кыяр) 2)Үскәндә яфрагын ашыйлар, Үсеп җиткәч үзен ашыйлар. (суган) 3)Җир астында алтын казык- Бик тәмле тамыразык .(кишер) 4)Утыра бер ак чүлмәк Үстенә кигән йөз күлмәк. (кәбестә) 5)Түгәрәк_ ай түгел, Сары- кояш түгел, Тәмле- шикәр түгел, Койрыклы- тычкан түгел. (шалкан) 6)Җиргә күмәләр язын, Көзен алалар казып. Күмгәндә берәү була, Алганда чиләк тула. (бәрәңге) 7.Берсе көнне ярата, Берсе төнне ярата. Икесе дә дөньяга Якты нурлар тарата. (Ай һәм Кояш) 8.Утырабыз урманда Ап-ак эшләпә киеп. Киптерә дә ,кыздыра да Кешеләр безне җыеп .(Гөмбә) 9 Бернәрсә тегә белми- Энәләр тагып йөри керпе 10.Кешедә бар-хайванда юк, Күлдә бар- елгада юк. (к хәрефе) 11.Тыкрык башында нәрсә бар? (т хәрефе 12 Алмаш-тилмәш өчкүз яна: Яшел,сары һәм кызыл. Урамда исән йөрергә булыша ул көнозын. (Светофор) 13.Агач түгел-яфраклы, Тун түгел-тегелгән. (Китап) |
Татар халык мәкальләре биреме. Балаларга мәкальнең башы әйтеләчәк, алар азагын өстәргә тиеш булалар. Мәкальләр -
Аз сөйлә дә............ күп эшлә. -
Тырышкан табар..............ташка кадак кагар. -
Җәй эшләсән...................кыш ашарсың -
Агач - җимеше белән....кеше – яхшы эше белән. -
Йомшак агачны корт басар....... начар кешене сүз басар. -
Һәр яхшының ..........бер начар ягы була. -
Егет кешегеә ...........җитмеш төрле һөнәр дә аз.. -
Батыр бер үләр.......... куркак өч үләр. -
Халык урынын табар, су барыр юлын табар. -
Олыларны хөрмәт ит........кечеләргә шәфкать ит. -
Кергән җиреңне .........карап кер. -
Күпне өмет итеп, ..........аздан коры калма. -
Ялкау кеше................ эш тапмас. -
Бер михнәте-............. бер рәхәте |
Жюри малайларны бүләкли.
А.б:
Укыйк дисәк, менә дигән мәктәбебез бар.
Яшик дисәк, матур калабыз бар.
Тотыйк дисәк, изге динебез бар,
Татар дигән асыл телебез бар,
Горурланырлык татар малайларыбыз – булачак егетләребез бар.
Йомгаклау.
Кунакларга бүләк өләшү.
Малайларга түбәндәге номинацияләр бирелә:
- Иң тапкыр егет
- Иң җор егет
- Иң көчле егет
- Иң сәләтле егет
- Иң тырыш егет
- Иң җитез егет.
- татар егете-2018
- Иң булдыклы егет
Кулланылган әдәбият:
Зарипова З .М “Туган телдә сөйләшәбез.”
Газизов Р.К. “Бәйрәмнәр, туйлар өчен”