Мин яратам сине, Татарстан
Максат һәм бурычлар:
Балаларда бәйрәмгә карата уңай тәэсирләр калдыру, балаларның кәефен күтәрү, дустанә мөнәсәбәт , туган илгә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү
Җырлау, бию сәләтләрен үстерү, активлыкларын арттыру
“Туган ил, Татарстан республикасы” төшенчәләре белән таныштыруны дәвам итү
Җиһазлар: “Бәйрәм бүген”, “Әссәламегаләйкем” , “Мин яратам сине, Татарстан”, “Шүрәле”, “Әйдә, дустым, биергә”, “Кәрия-Зәкәрия”, “Дустым бар”, Татарстан Республикасы гимны , бию көенең аудиоязмасы, 4 яулык, экран, “Өстәлне милли ашлар белән бизә” дид.уены, , ашъяулык, күчтәнәчләр
(«Мин яратам сине, Татарстан» җырына балалар залга керәләр)
1 бала
Идел ярларына нурлар сибеп,
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле якты туган илем,
Бәхет биргән җирем – Татарстан!
2 бала
Көмеш суларың,
Зәңгәр урманың
Якын күңелгә,
Татарстаным.
Син – туган ягым,
Син – минем таңым,
Татарстаным!
3 бала
Край красивый, край богатый-
Татарстан, где я живу.
Приезжайте к нам, ребята,
В гости всех я вас зову.
4 бала
О Джалиле, о Тукае
Память наш народ хранит.
Их стихи вам почитаем
И расскажем вам про них.
5 бала
На КамАЗе покатаем,
Да и кони тоже есть.
А хотите полетаем?-
Самолеты строят здесь.
6 бала
Словно море наши нивы,
А скирда горой встает.
Здесь живет трудолюбивый
Замечательный народ.
7 бала
Лучше сами приезжайте
В Татарстан, где ждут друзья,
Край чудесный наш,
И знайте:
Вы приедете не зря.
Җыр “Мин яратам сине, Татарстан” (Р.Рәкыйпов сүзл., Р.Андреев көе)
8 бала
Иркен дә һәм матур да
Безнең туган илебез.
Урманга бай, суга бай
Гөлбакчалы җиребез.
9 бала
Дөньяда иң-иң матур ил –
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел –
Ул минем туган телем.
10 бала алып баручы белән рольләргә бүлеп шигырь сөйлиләр
-Әйт син миңа өч матур сүз,
Уйлап әйт син, бәбкәем?
-Мин яраткан иң матур сүз,
Иң якын сүз – әнкәем.
-Калмый аннан бер матур сүз,
Һәрвакыт син әйткәнең.
-Бергәй әйткән ул матур сүз –
Әткәем дә әнкәем.
-Бар өченче бер матур сүз,
Ул матур сүз –
Илкәем.
Анда бу йорт, төп бабамнар,
Илкәем – үз җиркәем.
“Җыр “Әссәламегаләйкем” (Г,Садә сүзл., Р.Әхъярова көе)
Алып баручы
Бүген без Республика көнен бәйрәм итәбез.Һәрбер республиканың үзенең флагы, гербы була. (экран)
11 бала
Шундый матур яшел төсе,
Ул кызылы, ул агы.
Җилферди Казан өстендә
Безнең дәүләт флагы.
.Алып баручы
Балалар, дәүләт флагындагы төсләр нәрсәне аңлата соң? (Балалар җавабы: ак – чисталык, яхшы эшләр,тынычлык, яшел – тормыш, тере табигать, кызыл – кояш, энергия, көч. )Бәйрәм көнендә гимн тыңлап үтик. (Татарстан Республикасы гимны яңгырый)
Безнең республикабыз бик зур. Бездә бик күп төрле милләтләр яши: руслар, марилар, мордва, удмурт, татарлар, башкортлар. Барысы да бик дус һәм тату яшиләр.
Җырлы уен “Дустым бар”
Башкорт халык уены “Тирмә”
Алып баручы
Балалар, без нинди шәһәрдә яшибез? (Минзәләдә) Ә тагын нинди Татарстандагы шәһәрләрне беләсез? (балаларның җавабы – экран)
(Гөлчәчәк йөгереп керә)
Гөлчәчәк
Исәнмесез, дусларым.Әй йөгердем, әй йөгердем..Уф, көчкә качып котылдым Убырлыдан.
Алып баручы
Рәхим ит, Гөлчәчәк бәйрәмебезгә, кунак булырсың.Әйдә, балалар белән бергә уйнап кит.
Уен “Кәрия-Зәкәрия”
Уен “Әйдә, дустым, биергә”
Гөлчәчәк
Сездә шундый күңелле. Минем сезне шундый сыйлыйсым килгән иде. Ләкин тылсымлы ашъяулыгымның чәчәкләре коелып бетте.Әпсен-төпсен, балаларга күчтәнәчләр килсен.(тылсым килеп чыкмый)
Алып баручы
Гөлчәчәк, кайгырма. Без сиңа ярдәм итәрбез. (балалардан ярдәм итүләрен сорый) Гөлчәчәк, утыр,башта балалар башкаруында җыр тыңлап кит.
Җыр “Бәйрәм бүген”
Алып баручы
Балалар, әйдәгез әле, Гөлчәчәкнең ашъяулыгын бизәп, тылсымын кайтарыйк.
Уен –эстафета “Өстәлне милли ашлар белән бизә” (экранда - беренче чәчәкне куялар)
Алып баручы
Ә нинди милли бәйрәмнәрне беләсез сез? (балалар атыйлар – чәчәк куела)
Ә нинди татар әкиятләрен беләсез? (чәчәк куела)
Татар язучы, композиторлары, шагыйрьләрен атый аласыз? (балалар җавабы – чәчәк куела)
Бәлки берәрегез шигырь дә сөйләп күрсәтер.
“Пар ат” шигыре
“Шүрәле” җыры
Алып баручы
Менә чәчәкләр үз урынына кайтты.
Гөлчәчәк
Әпсен-төпсен, балаларга күчтәнәчләр килсен. (күчтәнәчләр алып керәләр, балаларга өләшәләр)