СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Минем педагогик фәлсәфәм"

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«"Минем педагогик фәлсәфәм"»



«Минем педагогик фәлсәфәм

Һәр иртә таныш сукмак буйлап атлыйм. Кулларыма китап- дәфтәрләр тутырылган сумкамны тотып мәктәбемә ашыгам. Юлда барганда күңелем белән укучыларымны барлыйм, алар белән әңгәмә корам. Язмыш мине төрле җирләрдә йөртсә дә, мин үз һөнәремә тугрылыклы булып калдым. Хәзерге вакытта сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар белән эшлим. “Кайсы мәктәптә эшлисең?”- дигән сорауга “4нче интернат-мәктәптә эшлим” дип җавап биргәч, “Авыр түгелме?” –дигән сорауны еш ишетергә туры килә миңа. “Юк, авыр түгел,” – дип җавап бирәм. Алар бит шул ук балалар, ләкин сәламәтлекләре генә чикле.

Мин класска керәм. Минем алда – балалар ... Алар төрлечә, һәркайсы  үзенчәлекле, ләкин алар эчкерсез, самими. Мин шушы балаларның эчке дөньяларын сак кына ачарга, аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә тиеш. Минем омтылышым – баланы үзенең көченә ышандыру, мөмкинлекләрен ачу. Балага аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү – минем максатым һәм педагогик фәлсәфәм. Минем фикеремчә, укучыда белемгә омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, белем алуга өйрәтү- укытучының төп бурычы. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? Бу сорауга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Шәхсән мин үзем бу сорауны үз-үземә һәр иртә саен бирәм. Җавапны да көн саен эзләргә туры килә. Кайчагында – фәнни һәм методик әдәбиятта, кайчагында – тормыш ситуациялрендә, ә кайчагында - укучыларның күзләрендә…

Һәр бала табигате белән эзләнүче, күңеле белән хыялларга бай, омтылышлары зур. Иң мөһиме, әти-әниләргә, мөгаллимнәргә шушы омтылышны сүндермәскә, балага ярдәм итеп торырга кирәк. Ләкин ярдәм белән ярдәм арасында да аерма бар. Хәзерге кырыс заманда сәламәт кешеләргә дә тормышта үз урынын табу җиңел түгел, ә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә аеруча авыр. Шундый катлаулы тормышка әзерлекне,бала күңелен кимсетмичә, мәктәп парталары артында ук тәрбияләргә кирәк. Мәктәбебездә бай эчтәлекле “Батырлык” (“Мужество») дип аталган музей эшли. Бу музейга тормыш сынауларына бирешмәгән, көчле рухлы, гыйбрәтле язмышка ия булган кешеләр язмышы тупланган. Әлеге шәхесләр тормыш ямен күрергә, яшәү тәмен тоярга ярдәм итәләр. Алар минем укучыларым өчен яшәү үрнәге булып торалар, авырлыкларны җиңәргә булышалар. Шәхсән минем үземә дә көч өстиләр.

Мин укучыларым өчен укытучы апа гына түгел, мин – киңәшче, ярдәмче. Мин аларга төрле очракларда юнәлеш бирергә тырышам. Башлаган эштә уңышка ирешергә кирәклегенә төшендерәм. Ә уңышка ирешү максат куюдан башлана. Син алдыңа максатны куйгансың икән, аңа ирешү юлларын да үзең сайлыйсың. Әкренләп баланы мөстәкыйльлеккә өйрәтү, тормышка әзерләү башлана. Әйткәнемчә, бу бик мөһим.

Укытучы булу җиңелме? Бу һөнәр илаһи көч, сабырлык, иҗадилык таләп итә. Укытучы күңеле белән һаман яшь, бала белән янәшә атлый. Балалар иң сизгер күңелле кешеләр. Син аларга бөтен йөрәгең белән ачылсаң гына, алар да сиңа шулай ук җавап бирерләр. Алар белән аралашудан күңелләрдә җылы хисләр туа, балачак хатирәләре яңара. Мәктәпне тәмамлаган укучыларым белән аралашуны дәвам итәм. Бу үзе бәхет түгелмени!? Димәк, мин бәхетле!

Үзара хөрмәт ( бала- укытучы- ата-ана), эчкерсезлек, бер-береңне аңларга тырышу, иҗади хезмәттәшлек – бу минем педагогик эшчәнлегемдә төп принциплар.

Укучыларыма мин бүген биргән дәресләрне, киләчәктә тормыш үзе дәвам итәчәк. Тормышта бары тик “5” ле билгесе алса иде укучыларым!