СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Минем педагогик осталыгым ( эссе)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Эссе о своей педагогической деятельности как учителя родного языка 

Просмотр содержимого документа
«Минем педагогик осталыгым ( эссе)»

Минем педагогик осталыгым

Эссе

Мин күп нәрсәгә остазларымнан өйрәндем,

Тагын да күбрәк-хезмәттәшләремнән,

Ләкин иң күбрәге-үземнең укучыларымнан

Талмуд.


МИН БЕР ГАДИ УКЫТУЧЫ БУЛЫП

ХЕЗМӘТ ИТӘМ БУ ТОРМЫШТА

ҺӘР УКУЧЫМ-ЯЗЫЛМАГАН РОМАН,

ҺӘР ДӘРЕСЕМ- МАЯК ТОРМЫШКА !



Яшәгән ди бер кечкенә кыз... Аның кем генә буласы килмәде: артист та, биюче дә, җырчы да, гомумән, ул үзен сәхнә кешесе итеп тоя иде.Туктагыз әле, ә бит бу кызның хыялы тормышка ашты түгелме соң?

Мин- укытучы.Мин көн саен мәктәбемә барам, сыйныфка керәм, укучылар алдында басып, дәресләр алып барам.Мин алар алдында артист та, актер да, сценарист та, режиссер да.Укытучы һөнәре- нинди гаҗәеп һонәр! Үзе авыр- үзе мавыктыргыч, үзе күпкырлы- үзе җаваплы .

Укытучы һөнәренә кызыксынуым минем мәктәп елларыннан башланды.Миңа барлык дәресләрдән дә бигрәк тә әдәбият, тел дәресләре ошый иде. Шул вакыттан минем бу һөнәргә мәхәббәтем уянды, һәм мин үз-үземә әйттем-минем укытучы буласым килә.

Мәктәпне бетергәч, мин Чаллы педагогия колледжының татар филология факультетына укырга кердем, үземнең бәхетемә ышанмыйча, һәр көнне, студентлык тормышына чумып, белем алу рәхәтлеген тоеп укып йөрдем.Бу 90 нчы елларның ахыры иде. Заманасы татар теле укытучыларының җитмәве белән бәйле иде. Ул чорда безгә бервакытта ук студент та, укытучы да булырга туры килде.Шулай бер ел укып та, эшләп тә үтеп китте ,ә минем укытучы булу теләгем тагын да үсә- ныгый барды .Югары белем алыр өчен, Казан педагогия университетына укырга кердем , 4 ел укуымны сизми дә калдым . Менә мин дипломлы булдым :юллар ачык, алда мине нәрсә көтә – нинди сынаулар ...

Артка карыйм- 20 ел үтте дә китте бер мизгел кебек, шуның белән тәҗрибәм дә җыелды, осталык та шуның белән килде.

Еллар үтүе белән заманалар да үзгәрде, буыннар алышынды. Ә укытучы вазифасы шул ук калды-балаларга белем- тәрбия бирү, кешелеклелек,намус, шәфкатьле, гадел булу сыйфатларын тәрбияләү, үз иленә, үз халкына хезмәт итү.Замана бер урында тормый- алга бара һәм укытучы алдына яңача таләпләр куя.Хәзерге заман укытучысы яңа укыту технологияләрне, методикаларны,эш алымнарын актив үзләштерү һәм куллану өстендә эшли .Аның өчен квалификация күтәрү курсларында яңа метод һәм алымнар белән таныша, эш тәҗрибәсе белән уртаклаша, мастер-класс, грандларда актив катнаша .Бу укытучының педагогик осталык үсешенә зур йогынты ясый.

Тик миңа барыннан да иң кадерлесе, иң затлысы ул- укучыларым. Хәзерге вакытта мин Яр Чаллының яңа мәктәбендә эшлим. Башлангыч сыйныфларда рус төркем балаларын укытам.Башлангыч сыйныфлар, бигрәк тә беренче класслар- кем берләр белән эшли мине аңлар- нинди җаваплы , авыр һәм шул ук вакытта мавыктыргыч, искиткеч хезмәт ул!

Һәр көнне мәктәпкә барганда уйлап барам: бүгенге көн миңа нинди яңа ачышлар китерер?Яңа максат,яңа өметләр,яңа ышанычлар белән сыйныф ишеген ачам.Минем күзләремә ничә караш төбәлгән.Ничек кенә алар йөрәгенә юл табарга, ничек рус милләт балаларына Тукай телен яраттырырга? Туктагыз әле , ә чыннан да Тукай үзе бер бөек халык укытучысы түгелме соң! Аның балалар өчен язган әкиятләре генә нинди алтын хәзинә булып тора! Шул Тукай әкиятләре аша башладым да, һәм бүгенге көнгә кадәр дәвам итәм , яңадан-яңа методлар, алымнар кулланып, үземнең педагогик эшчәнлегем өстендә көндә эш алып барам.

Рус төркем укучылары белән без һәр дәресне Шәйхи Маннурның “Яхшы бел”шигыреннән башлыйбыз:

“Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел,

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел!

Ул балалар өчен девиз булып тора.Башлангыч сыйныфларда уеннан башка дәресләремне күз алдыма китерә алмыйм,шуңа күрә дәресемнең иң зур өлеше уен белән бәйле.Андый эш формасы уен булып кына калмый, аны куллану әһәмияте- тәрбияви .Чөнки уен кагыйдәләрдән тора,һәм ул кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк- бу һәрбер уенның төп шарты булып тора. Шулай ук уен аша балалар үз характерларын,мөнәсәбәтләрен,кичерешләрен бик ачык итеп күрсәтәләр. Шуңа күрә мин бу форманы бик тә яратам һәм эшемдә актив кулланам Шулай ук группада эшләү, төрле ситуатив эшчәнлекләр оештыру аша укучыларда үзара бер-берсенә карата игътибарлы булу, ярдәм итешү,уртак тел таба белү, аралашу күнекмәләрен үстерергә зур мөмкинлек бирә.

Хәзерге заман таләпләреннән чыгып уку-укыту – ул мавыктыргыч, мөстәкыйль хезмәт булырга тиеш. Укытучы уз эшенә иҗади якын да килергә тиеш - менә кайда укытучы үзенең артистизм дигән сәләтен ачыклый ала . Балачактан үзем биергә – җырларга бик ярата идем . Татар халкы ул бит моңлы халык, җыр- бию сәнгатенә бай халык Ул Эпипәләр, Әнисәләр- халык биюләре .. Андый алымнарны мин бигрәк тә физминуткалар вакытында кулланам.Укучыларыма төрле балалар җырларын җырлатам. Җырлап күңел ачыла, укучылар рәхәтләнеп ул җырларны өйрәнәләр.Шулай ук, мондый эш төре миңа укучыларда иҗади сәләтләрен ачыкларга һәм үстерергә ярдәм итә. Мондый дәресләр рус милләт укучыларында башка милләтләргә карата хөрмәт,халык традицияләрен белү, үз иленә мәхәббәт, горурлык хисләрен тәрбияли.

Гомумән әйткәндә, нинди генә яңа технологияләр кулланмасан да, алар барысы да бер максатка хезмәт итәргә тиеш- укучыларыбызга тормышта үз- үзен табу , ачык карашлы, мөстәкыйль булу, ышаныч белән алга карау, патриотик рухта тәрбияләнү. Бу җәмгыять алдында безнең бурычыбыз.

Туктагыз әле, мин бик читкә киттем бугай, хыялларыма чумдым.. Әле алда эшлисе дә эшлисе .. Бүгенгә дәресләрем тәмам, иртәгә яңадан эшкә, яңадан –яңа өметләрем,яңа ачышларым мине көтә .Шунысы белән кызык, искиткеч минем һөнәрем- укытучы!