СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Многообразие моллюсков.

Категория: Биология

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока "Многообразие моллюсков" ( на татарском языке) была публикована  в журнале "Магариф."

Просмотр содержимого документа
«Многообразие моллюсков.»


Моллюскларның күптөрлелеге, аларның әһәмияте.


Максат: - укучыларны моллюскларның күптөрлелеге белән таныштыру;

- моллюскларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы әһәмиятен ачыклау;

- йомшак тәнлеләр турындагы белемнәрен ныгыту.

Җиһазлар: таблицалар, моллюскларның кабырчыклары.

Дәрес барышы:

1. Укытучы: " Укучылар, бүген бездә кунаклар. Алар арасында моллюсклар буенча
белгечләр, тарихчылар, географ, ювелир, кулинарлар. Дәресне дә гадәти дәрес
итеп түгел, ә эшлекле уен формасында уздырырбыз. Ләкин шушы эшлекле
уенда катнашырга хокук алу өчен катнашучыларда сораштыру уздырып аласым
килә. Рәхим итегез. Җавапларны кәгазьләргә язарга. (укучыларга
моллюскларның төзелешендәге һәм яшәешендәге үзенчәлекләренә
багышланган сораулар язылган битләр өләшенә).

Нинди фикерләр дөрес?

А) Моллюскларның тәне гәүдәдән һәм аяктан тора.

Б) Кабырчыкның тышкы катлавы юка известь пластинкалардан тора.

В) Кайбер моллюскларның кабырчыклары булмый.

Г) Моллюскларның нерв системасы тоташтырмалар белән берләшкән нерв кәүсәләреннән тора.

Д) Сулыш органнары саңаклар, ә коры җирдә яшәүче моллюскларда үпкәләр.

Е) Кан йөреше системасы йомык.

Ж) Барлык моллюсклар- үсемлек азык белән тукланучы хайваннар.

3) Моллюскларның бүлеп чыгару органы-бөерләр.

И) Барлык моллюсклар-гермафродитлар.

К) Ике капкачлы моллюскның тәне баш, гәүдә һәм аяктан тора.

Л) Ике капкачлы моллюскның аягы шуышу өчен генә хезмәт итә.

М) Башаяклыларның кармавычы-үзгәргән аяк ул.

2. Укытучы: "Әйдәгез, хәзер ачыклап китәчәк темага сөйләшүләрне башлыйк
әле. Белгәнегезчә, моллюсклар яки йомшактәнлеләр 130 меңләп төрне берләштерә.
Аларны 3 класска бүләләр:

1 .Корсагаяклылар 2.Икекапкачлылар З.Башаяклылар.

Корсагаяклылар турында таныштыру өчен сүзне белгечкә бирәбез.

Беренче белгеч: "Корсагаяклыларның тән формасы төрлечә була. 1-2 кармавыч һәм бер пар күз урнашкан баш өлеше гәүдәдән ачык аерылып тора. Шуышуга җайлашкан киң яссы табанлы аягы нык үскән. Гәүдәсе капчыксыман, кабырчык эченә кереп, аның формасын алган. Спиральсыман кабырчык ясалу нәтиҗәсендә, төзелешләрендә симметрия булмау- барлык корсагаяклыларның үзенчәлекле билгесе. Корсагаяклы моллюскларның күбесе - диңгез хайваннары.

Укытучы:" Безнең икенче белгечнең дә әйтер сүзе бар."

Икенче белгеч: "Корсагаяклылар төрле азык белән туклана, сулыкларда һәм коры җирдә тереклек итүче моллюскларның үсемлек азык белән тукланучылары бик күп, суалчаннар, кысласыманнар яки икенче төрле моллюсклар белән тукланучы ерткычлар да җитәрлек.

Укытучы: "Бу класска керүчеләрнең әһәмиятен белеп китик әле. Безгә кунакка юкка гына кулинар килмәгәндер."

Кулинар: "Корсагаяклыларның хуҗалык ягыннан әһәмияте зур түгел. Лайлачлар һәм виноград әкәм-төкәме - авыл хуҗалыгы корткычлары. Ләкин виноград әкәм-төкәмен кайбер илләрдә, бигрәк тә Франциядә, тәмле ризык итеп саныйлар һәм махсус үрчетәләр. Диңгездә яшәүче күп кенә башка эре әкәм-төкәмнәр дә азык итеп кулланыла."

Укытучы: Менә минем кулымда рапана кабырчыгы. Бу моллюск Кара диңгезгә 1947 елда килеп эләгә. Монда ул, дошманнары булмаганлыктан, үрчегән һәм хәзер башка моллюскларны юк итә башлаган. Кораб төпләренә рапана үзе түгел, ә йомыркалары һәм личинкалары ябышып, алар бик күп мең километрларга таралалар.

Ювелир: " Перламутр калын булган төрләрнең кабырчыклары бизәнү әйберләре ясау өчен файдаланыла. Каури дип аталган үзенә бертөрле кабырчыклар элекке заманда Көньяк илләрендә вак акча булып хезмәт иткән.

Укытучы: " Ике капкачлы моллюсклар турында сөйләшер вакыт җиткәндер. Әйдәгез, белгечләргә сүз бирик.

Белгеч: " Икекапкачлыларның үзенчәлекле билгесе - ике капкачлы кабырчык булуда. Тәне озынча, ян-яктан кысылган, ике яклы симметрияле. Ул гәүдәдән һәм аяктан тора. Гәүдәнең алгы өлешендә -авыз, арткы өлешендә арт юл ачыклыгы урнашкан. Корсак ягында аягы чыгып тора.

Ике капкачлыларның гәүдәсе ике зур мантия җыерчасы белән капланган.

Укытучы: "Бездә кунакта географ та бар."

Географ :" Икекапкачлылар шактый зур моллюсклар. Мәсәлән, һинд океаны һәм Тын океан яр буе зоналарында яшәүче кайбер төрләрендә кабырчыкның диаметры 135 см, ә тән массасы 250 кг га кадәр җитә (гигант тридакна).

Кулинар : " Диңгез икекапкачлыларыннан мидия; устрица, диңгез таракчыгы күп илләрдә тәмле ризык булып санала.

Укытучы: " Чыннан да диңгез таракчыгын безнең Ерак Көнчыгыш диңгезләрендә аулау җайга салынган. Анда үсү өчен кирәкле А витамины сыер итендәгедән күбрәк. "За голубым порогом" дигән китапта таракчыклар турында шундый мактау сүзләре язылган: " таракчыкның ите бик татлы, ул краб һәм кысла итен хәтерләтә. Әз генә суда ун минут пешергәннән соң аны майда бераз гына кыздырырга кирәк. Таракчык пешкән суны соус итеп бирергә мөмкин,”-диелгән.

Моллюсклар арасында бик сәерләре дә бар икән. Шундыйларның берсе -тередо турында безгә сәер моллюскларны өйрәнүче белгеч сөйләп китәр.

Белгеч: " Тередо моллюскка охшамаган да, ул күбрәк суалчанны хәтерләтә: арткы өлешендә - ике озын сифоны, алгы өлешендә капкачлары борауга әйләнгән кечкенә кабырчыгы бар. Тередо кабырчыгы белән агачны бораулап тишә һәм агач чүбен йота. Аның шулай ук целлюлозаны тарката торган симбионт бактерияләре бар.Нәтиҗәдә агач тишкәләнеп бетә, губкага охшап кала.

Географ : " Безнең илдә тередо Кара диңгездә, Азов һәм Ерак Көнчыгыш диңгезләрендә очрый.

Укытучы:" Кайбер моллюсклар перламутр һәм энҗе ясаучылар буларак әһәмиятле.Ул турыда белгечләр нәрсә әйтер икән.

Белгеч :" Кешеләр энҗене бик күптәннән бирле кайбер диңгез һәм елга моллюсклары кабырчыгы эченнән тапканнар. Кабырчык эченә ком бөртекләре керә дә перламутр белән каплана. Аның өсте бик күп вак призмалардан торганлыктан, энҗе җемелди: яктылык төшеп кире чагыла, төрле төсләргә кереп ялык-йолык килә. Чын энҗе кыйммәт тора. Хәзер ясалма энҗеләр бик күп. Аны болай ясыйлар: пыяла шарчыкларның өстен кайбер балыкларның тәңкәләреннән хәзерләнгән махсус "энҗе" эссенциясе белән каплыйлар.

Тарихчы: "1886 елны Лондонда булган Һиндстан күргәзмәсенә килгән кешеләр искиткеч экспонатны күреп таң калалар: 9 энҗе бөртеге бер-берсенә тоташып, әвернәгә охшаганрак сын барлыкка китерәләр. Шунлыктан бу энҗе "Көньяк әвернәсе" дигән исем белән аталган. 1917 елда Австралия ярларыннан чыпчык йомыркасы зурлыгында энҗе бөртеге тапканнар.

Тарихчы: " Нью-Йоркның танылган ювелир сәүдә йортының витринасына гаять зур, ләкин дөрес формада булмаган энҗе бөртеге куелган булган. Кеше башы зурлыгындагы бу энҗенең авырлыгы 6 кг 350 г була.

Бу энҗенең тарихы мондый. Филиппин утрауларындагы бер кабилә башлыгының улы үзенең иптәшләре белән су коенган һәм суга чумган. Кинәт иптәшләре кабилә башлыгы улының үз араларында булмавына, чумган җиреннән күптән инде өскә чыкмавына игътибар итәләр. Аны үле килеш табалар. Малайның кулы тридакна дип аталган бик зур моллюск капкачына кысылган була. Аны шул килеш бик кыенлык белән яр буена чыгаралар. Тридакнаны лом ярдәмендә ачалар. Аның эченнән җыерчыклы, мөселман чалмасына охшаган гаять зур энҗе табалар. Бу хәлдән соң берникадәр вакыт үткәч , кабилә башлыгының икенче улы авырый башлый. Ләкин аны шунда килгән бер врач дәвалый. Бу врачка, рәхмәт йөзеннән, шушы гаять зур һәм искиткеч энҗене бүләк итәләр.

Ювелир: "Моллюскларның кабырчыгыннан киемнәр өчен төймәләр ясыйлар.Алар әле яшькелт, әле ал төскә кереп ялык-йолык итеп торалар.

Әгәр сез Венециядәге галантерея кибетенә керсәгез, анда сезгә ефәксыман сүстән тукылган оек, перчатка, челтәрләр тәкъдим итәрләр. Бу ике кабырчыклы кайбер моллюсклардан ясала.Алар биссус дип аталган махсус матдә бүлеп чыгаралар. Шушы озын нык җепләр белән алар су астындагы каты әйберләргә берегәләр.

Географ: " Сахалин утравындагы бер поселокта дистәләрчә йортның түбәсе чәй тәлинкәсе зурлыгындагы диңгез таракчыкларының кабырчыклары белән ябылган. Монда яшәүчеләр - балыкчылар һәм урман кисүчеләр- кабырчыкларның бик матур булулары белән бергә нык төзү материалы икәненә дә ышандырырга тырышалар. Перламутр түбәләр ремонтланмыйча да ун елдан артык тора, ул Сахалин климатының барлык көйсезлекләренә дә чыдам.

Тарихчы: " Мурекс дигән диңгез әкәм-төкәменнән пурпур буяу алына. Бу әкәм-төкәм үзенең нәфис тәнен зарарланудан саклау өчен, лайла бүлеп чыгара. Суда бөтенләй ак булып күренгән бу лайла яктыда сары төскә керә, аннары яшькелт, куе яшел, күк һәм ниһаять пурпур ( куе кызыл) төскә керә. Бу буяуның йөз ел буена да төсе уңмый. Рим императорлары өчен булган тукымаларны шушы буяуга манганнар.

Укытучы: “Моллюскларның 3 нче классы- башаяклы моллюсклар классы нәрсәләр белән үзенчәлекле соң?

Беренче белгеч: "Хәзерге фаунада башаяклы моллюскларның 700 гә якын төре билгеле. Тәне ике яклы симметрияле, баш һәм гәүдә өлешләре ачык беленеп тора. Аякның бер өлеше кармавычларга әйләнгән. Кармавычлар башта урнашкан һәм томшыкка охшап бөгелгән казналыклары булган авыз тишемен әйләндереп алган. Аякның икенче өлеше бүрәнкә ясый.

Икенче белгеч: " Аларның авызга караган эчке ягы озынча улакка охшаган. Кармавычларның бу ягында диск формасындагы күп санлы эре имгечләр була. Имгечләр хайванга су төбенә нык ябышып торырга һәм табышын эләктерергә мөмкинлек бирә. Башында ике зур күз урнашкан. Башаяклылар диңгез һәм океаннарда тереклек итә.

Өченче белгеч: " Күпчелек сигезаяклар һәм каракатицалар нинди тирәнлектә булуларына карап төсләрен үзгәртәләр.Моңа тире астындагы махсус күзәнәкләрнең кысылуы яки тартылуы белән ирешелә һәм аны нерв системасы көйли.

Укытучы: "Әйдәгез, географка да сүз бирик әле.

Географ: Сигезаяклар гадәттә берәр нәрсә эченә яшеренәләр. Алар бигрәк тә куыш әйберләр эченә керергә яраталар.Танылган француз аквалангистлары Кусто һәм Дюма баткан борынгы грек судносы табалар. Аның трюмында вино салу эчен пыяла савытлар бик күп була һәм Һәркайсының дип әйтерлек эченә сигезаяк урнашкан булып чыга.

Дүртенче белгеч: Башаяклы моллюскларның үсү чорында могҗизалы корал- .кара бомбасы барлыкка килә.Бик куркыныч минутларда алар бүрәнкәләреннән кара сыеклык сиптерәләр. Суда бу кара куе болыт булып җәелә һәм "төтен пәрдәсе" астында моллюск үзен куучыдан качып котыла.

Укытучы: Белгечнең сөйләгәннәренә өстәп шуны да әйтергә кирәк, гигант кальмар шундый сыеклык белән үзе тирәли 100 м араны каралта ала.

Сигезаяк сиптергән кара формасы белән моллюскның, үзенә охшап, суда 10 минутка якын кара тап булып тора. Ерткыч бу тамчыны качып барган корбаны дип уйлап эләктереп ала. Шул вакытта тамчы шартлый һәм дошман кара болыт эчендә кала.

Кулинар.Кембридж натуралисты Джон Прайс зур бәйрәм алды көннәрендә Гавай утрауларындагы хатын-кызларның пляжда кер юуларын күрә. Җентекләбрәк караса, ул аларның кер урынына ниндидер сәер әйбер бәләкләүләрен күрә. Алар кәрзиннәреннән, озын кармавычыннан тотып, зур башлы шыксыз бернәрсә тартып чыгаралар да таш өстенә салып тукмаклый башлыйлар. Кешеләр тәмле калҗа хәзерләү өчен көчләрен кызганмыйлар. Күрәсең, сигезаяк – бик тәмле азык.

Урта диңгез яр буйларындагы илләрдә башаяклы моллюсклар хәзер дә халыкның яраткан ашамлыкларының берсе. Испания һәм Италиядә төрле ашлар пешерергә өйрәткән китаплардан каракатица һәм сигезаяктан ашамлыклар хәзерләү буенча бик күп төрле рецептлар табарга мөмкин.

Укытучы: “Минем барлык катнашучыларга рәхмәт әйтәсем килә. Ә хәзер әйдәгез белемнәрне тикшереп китик.

II. “Моллюскларның күптөрлелеге” темасы буенча белемнәрне тикшерү.

( нокталар урынына тиешле сүзләрне яз)

А) Моллюскларның тәне өч өлештән тора:.................................................................................

Б)Гәүдәсен тире – мускул капчык һәм тиречел җыерча .........................................каплап тора

В)Кабырчыгы ..............................................................................................ясалган.

Г)Актив хәрәкәт итүчеләре..........................................................................югалткан.

Д)Суда яшәүче моллюскларның сулыш органы .........................................., коры җирдә яшәүчеләренеке ..................................

Е)Кан әйләнеше системасы ..................................................

Ж)Моллюскларның йөрәге .......................................................................................... тора.

З)Мантия белән тән арасында ........................................................................ ясала.

И)Сизү органнарыннан ........................................................................... була.

К)Бүлеп чыгару органнары ......................................................................



III. Өй эше. 134-143 битләр.