Просмотр содержимого документа
«Мой край, моя школа»
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЗЕЛЕНОДОЛ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
С. К. ГЫЙМАТДИНОВ ИСЕМЕНДӘГЕ ОСИНОВО ГИМНАЗИЯСЕ
Туган ягым, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем
Гатауллина Гөлгенә Равиловна
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Туган илем, туган җирем – синдә гомер агышым,
Бәхетлемен, рәхмәтлемен - сиңа бәйле язмышым...
Ямьле Теләче төбәгендә, Татарстан Республикасының атказанган укытучылары Гөлниса һәм Равил Галәвиевлар гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Кечкенәдән әти – әнием һөнәрен дәвам итәргә хыялландым...
С . К. Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе
Гимназиядә күптән эшлим - ачылган көннәреннән,
Хезмәтемне бик яратам – тәм табам һөнәремнән.
Камил, әхлаклы шәхес тәрбияләү – бурычым.
Кече яшьтән бала шуны аңласын дип тырышам.
Укытучының күңеле дулкынлана,
Ышанычың аклый алырмы?
Саф чишмәдәй керсез күңелеңә
Ул ачкычлар сайлый алырмы?
Шул бәхетнең үзе түгелмени
Җанга якын эшең булуы?
Нәтиҗәсен күреп хезмәтеңнең
Күңелең шатлык белән тулуы!
Беренче тапкыр мөгаллим буларак мәктәп ишеген атлап керүемә 25 ел булган! Бу катлаулы, җаваплы һөнәрне сайлавына шатланып бетә алмыйм. Укучыларымның миңа төбәлгән карашлары, уңышлары, җиңүләре яңа үрләргә өнди, рухландыра, көч бирә.
Чарасызлык җанны әсир итсә,
Газапласа мине уйларым,
Шул чакларда гаиләм искә төшә,
Аның җылысын, назын тоямын.
Язмышыма чиксез рәхмәт укып,
“ Әле дә син бар!” – диеп куямын .
Укытучы булып калыйк һәрчак,
Олы бурыч йөкләнгән безгә.
Шәфкатьлелек гөле чәчәк атсын
Без калдырган һәр якты эздә!