СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до 28.05.2025

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Муса Җәлил (кичә)

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Муса Җәлил. (кичә). Бу кичә 5-8 сыйныф укучылары өчен. Ул герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган. 

Просмотр содержимого документа
«Муса Җәлил (кичә)»

Гомерем минем моңлы бер җыр иде...”

(Муса Җәлилгә багышланган кичә)


Кичәнең максаты:

1) укучыларның Муса Җәлил иҗаты турындагы белемнәрен тирәнәйтү, яңарту, системага салу;

2) укучыларга патриотик тәрбия бирү, тынычлык сөюче шәхес тәрбияләү; 3)халкыбызның батырлары белән горурлану хисе тәрбияләү.


Кичәне җиһазлау:


1) Муса Җәлил портреты, плакатлар, укучылар ясаган газеталар, альбомнар;

2) Муса Җәлил әсәрләреннән китап күргәзмәсе;

3) Муса Җәлилнең тормышы турында слайдлар, аның шигырьләренә язылган җырлар кассетасы.


Кичәнең барышы.


Класс бәйрәмчә бизәлгән. Тактаның сул ягына Муса Җәлил портреты эленгән. Аскы өлешендә чәчәкләр куелган кечкенә өстәл. Ул кызыл материал белән ябылган. Укучылар түгәрәк итеп тезелгән өстәлләр артына утыралар, алларында М.Җәлилнең шигырь китаплары.

Кичә М.Җәлил сүзләренә язылган “Җырларым” җыры белән башлана.


Укытучының кереш сүзе.

–Укучылар, бүген ,без сезнең белән герой-шагыйрь М.Җәлилгә багышланган кичәгә җыелдык. Сез татарның йөз аклыгы, намус пакълеге символына әверелгән герой-шагыйрь Муса Җәлил турында күп ишетеп беләсез инде. Ә бүгенге кичә – шагыйрьне искә алу кичәсе

Гомерем минем моңлы бер җыр иде...”– , дип язган Муса Җәлил. Безнең өчен аның исеме дә җырга әверелде, республикабыз чикләрен үтеп, бөтен дөньяда яңгырады. Кешеләр аның тоткынлыкта, үләр алдыннан иҗат иткән шигырьләрен укып таң калды, аларны шагыйрьнең сынмас рухы, көче сокландырды.


Әйтче, Муса, мондый матурлыкны

Кай җиреңдә саклап йөреттең?

Кемнән алдың шундый горурлыкны?

Нинди ялкыннарда чыныктың?


Бик теләдең, Муса, азат илдә

Мәңге яшәр өчен хөр булып.

Бер матур җыр идең син үзең дә,

Гомерең дә калды җыр булып”, – дип язган шагыйрь С.Кудаш.


Укытучы.

– Сүзне кичәне алып баручыларга бирәм . Рәхим итегез!

(Алып баручылар сөйләгәндә, М.Җәлилнең тормыш юлын чагылдырган фотолар, рәсемнәр слайдларда күрсәтелә)

Алып баручы.

–Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән күп шагыйрьләр бар. Ләкин шагыйрь Муса Җәлил кебек әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик күп. Менә алар: инглиз шагыйре Байрон, чех шагыйре Юлиус Фучик һәм, ниһаять, Муса Җәлил.


1 нче укучы.

– Муса Мостафа улы Җәлилов 1906 нчы елның 15нче февралендә хәзерге Оренбург өлкәсендәге Мостафа авылында туа. Аның әтисе Мостафа абый ярдәмгә юмарт, киң күңелле, әйбәт кеше булган. Ләкин аның тормышы авыр барган, шуңа күрә аңа гаиләсе белән гел күченеп йөрергә туры килгән. Әле Оренбургка күчеп киткән, әле кире авылга әйләнеп кайткан. Әмма бу күчеп йөрүләрнең файдасы тимәгән. Мостафа абзый 1919 нчы елда үлеп киткән.


2 нче укучы.

– Шул ук 1919 нчы ел. Унөч яшьлек Муса Мостафа авылында “Кызыл чәчәк” исемле балалар оешмасы төзи. Бу оешма яшьләр һәм олылар арасында файдалы эшләр башкара. Моны Мусаның сеңлесе Зәйнәп болай дип искә ала:

Җәй көне зурлар бар да кыр эшләрендә булалар. Без, җилкәләргә тырма, сәнәкләр күтәреп, кемнең дә булса ишек алдында таралып яткан печәннәрен күбәгә, кибәнгә өяргә тотынабыз. Берсендә беткәч, икенчесенә күчәбез... . Ә хуҗалар, кич эштән кайткач: ”Менә рәхмәт төшкән балалар, ишек алдын ничек чистартып куйганнар!” бик шат булалар иде.


3 нче укучы.

– 1923 елда Җәлил Казан рабфагына укырга керә. Бу вакытта ул бик күп яза, әсәрләрен матбугатта да чыгара башлый. Унҗидегә җиткәндә, ул инде шагыйрь буларак танылып өлгерә.


4 нче укучы.

– 1927 нче елда шагыйрь Мәскәү университетының әдәбият бүлнгенә укырга керә. Шул ук вакытта ул Мәскәүдә татар телендә чыга торган “Кечкенә иптәшләр” дигән балалар журналының редакторы булып эшли. Югары белем алгач, Җәлил киң иҗат мәйданына чыга.


5 нче укучы.

– 1935 нче елда Муса Җәлил Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында ачылган Татар опера студиясендә әдәби бүлек мөдире булып эшли башлый. Студия татар опера театры өчен җырчылар, композиторлар әзерли. Студияне тәмамлаучылар Казанга кайткач, Казанда татар опера һәм балет театры ачыла. Муса Җәлил дә опера театрының әдәби бүлек җитәкчесе булып кайта.


6 нчы укучы.

– 1941 нче ел. Сугышның беренче көнендә үк Муса Җәлил, хәрби комиссариатка барып, үзен фронтка җибәрүләрен сорый.

Шагыйрь үзенең “Нәрсә эшләдең?” дигән шигырендә болай ди:


Тик бер бурыч хәзер ил алдында:

Тар-мар итү дошман көчләрен.

Ә син, иптәш, әйтче, бүген менә

Фронт өчен нәрсә эшләде

Талаучылар килде ил чигенә,

Бәхетебезне тартып алырга.

Күтәрел, ил, дошман өеренә,

Соңгы көрәш, соңгы давылга!


7 нче укучы.

– 1942 нче елның июнь ае. Волхов фронтында каты сугышлар бара. Шул чакта Муса, каты яралана, чолганышта кала һәм, һушсыз яткан хәлендә, дошман кулына эләгә. Аннан соң аны концлагерьга озаталар.


Бер укучы “Кичер, илем” шигырен сөйли.

(Туган ил турында салмак кына музыка яңгырый)


8 нче укучы.

– Муса Җәлилнең 791 көне әсирлектә уза. Ачлык, яралардан җәфа чигү, рухи газапланулар, кыйналулар, авыр уйлар һәм бәгырьне кимерә торган тойгылар, ташны эретерлек кайнар күз яшьләре...


Бер укучы “Тик булса иде ирек” шигырен сөйли.


9 нчы укучы.

– Ватанга, халыкка файдалы булырга омтылу, фашистларга каты нәфрәт шагыйрьдә хәрби әсирләрнең яшерен оешмасын төзү фикере тудыра. Дошманны алдау өчен, җәлилчеләргә башта немецлар белән хезмәттәшлек итәргә ризалык биргән булып кыланырга туры килә.


Бер укучыЫшанма шигырен сөйли.


10 нчы укучы.

– 1943 нче елның августында гестапо подпольщикларның эзенә төшә. Җәлилне һәм аның яшерен группасының күпчелек членнарын кулга алалар.

“Моабит” төрмәсенең таш капчыгына ташланган, ләкин рухы сынмаган Муса көрәшне туктатмый. Хәзер аның кулында бердәнбер корал – сүз кала һәм шагыйрь аны әче нәфрәт белән дошманнарының йөзенә ата.


Бер укучы “Катыйльгә” шигырен сөйли.


11 нче укучы.

– Шагыйрь гомеренең соңгы көннәрендә иң тирән эчтәлекле һәм художество ягыннан камил әсәр тудыра. Кәгазьнең һәр кисәген саклап тотарга мәҗбүр булган шагыйрь үзенең “Моабит дәфтәре”нә йөрәгендә кайнап чыккан, язмый калдырырга мөмкин булмаган сүзләрне генә төшерә.


Бер укучы “Батырлык турындашигырен сөйли.


13 нче укучы.


– 1944 нче елның 25 нче августында Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә фашистлар Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен гильотинада җәзалап үтерәләр. Җәлилнең көрәштәшләренең исеме дә онытылмаска тиеш, алар антларына турылыклы булып калган. Менә алар: Фоат Сәйфелмөлеков, Гайнан Курмашев, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бухараев.


(Экранда Р.Якуповның “Хөкем алдыннан” рәсеме күрсәтелә.)





13 нче укучы.

– Муса Җәлилне үтергәннәр, ләкин аның исеме һәр җирдә батырлык һәм изге антка тугрылык символына , халык күңеленә мәңге җуелмаслык тирән эз салып калдырган бөек исемгә әверелде.

Туфрак күмәр тәнне,

Күмә алмас, ялкынлы җыр тулы күңелне.

Үлем диеп әйтеп буламы соң

Җиңеп үлгән мондый үлемне.


14 нче укучы.

– Заман узу белән бу образ тоныкланмый, ә киресенчә, халык аны тагы да якынрак күрә һәм язучылар да , сәнгать осталары да бу бөек образда халыкның намусын, данын, батырлыгын, иленә тугрылыклыгык гәүдәләндерә.


Бер укучы “Торыгыз, Мусалар...” шигырен сөйли.


Укытучының йомгаклау сүзе.

– Укучылар, без бүгенге кичәдә Советлар Союзы герое, шагыйрь Муса Җәлил турында күп мәгълүмат алдык, элек белгәннәрне искә төшердек. Танылган көчле рухлы кешеләрнең ялкынлы сүзләре элек-электән адәм баласын зур эшләргә рухландырган, азатлыкка, көрәшкә өндәгән. Яраткан шагыйребез Муса Җәлил – шундый шәхесләрнең берсе. Аның турында рус шагыйре К.Симонов болай дип әйткән: “Ул олы шагыйрь генә түгел, ә бәлки күңелләребезгә мәңгегә көчле рухлы һәм үлемсез каһарман булып кереп калган олы кеше дә”

Алман җирендә дә Муса Җәлил һәм аның иптәшләре батырлыгын онытмыйлар, шагыйрьне һәм аның иҗатын чын күңелдән ихтирам итәләр. Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” Германиядә немец телендә өч мәртәбә аерым китап булып басылып чыкты. Аның турында немец кинодокументалистлары тулы метражлы “Die Rote kamilla” (Кызыл ромашка”) исемле нәфис фильм төшерелгән. Әлеге фильм Германия телевидениесе аша берничә мәртәбә күрсәтелгән. Муса Җәлил поэзиясе безнең өчен олы мирас, ул дошман тоткынлыгыннан чыгып, вакыт сынауларын узып, үзенең матурлыгын, сугышчан рухын саклап калган. Хәзерге заман укучыларын, кешеләрен аның батырлыгы һаман сокландыра, поэзиясе рухландыра, тынычлык һәм иминлек сагында тора. Үлгәндә дә җиңә алган кеше генә үлемсез.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!

Закрыть через 5 секунд
Комплекты для работы учителя