СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Әниләр бәйрәме" кичәсе.

Категория: Внеурочка

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бу заманада һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак,сыеныр урын,тыныч почмак кирәк. Гаилә ул-иң олы таянычыбыз,иң ышынычлы сыеныр урыныбыз. 

Просмотр содержимого документа
«"Әниләр бәйрәме" кичәсе.»

Әниләр бәйрәме.

Беренче алып баручы


  1. Хәерле кич хөрмәтле, кадерле, иң изге, ягымлы, киң күңелле әниләребез!Бүгенге олы бәйрәмебезгә рәхим итегез!


3) Бу заманада һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак,сыеныр урын,тыныч почмак кирәк. Гаилә ул-иң олы таянычыбыз,иң ышынычлы сыеныр урыныбыз.


5) Җирдә сиңа ни кирәк?

Хор белән: Әллүкиле көй кирәк.


7) Җирдә сиңа ни кирәк?

Хор белән: Туган үскән ил кирәк.


9) Җирдә сиңа ни кирәк?

Хор белән: Тату гаилә кирәк.


11) Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны,

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны?


13) Мәстүрәнең шигыре.


15) “Әниемнең тәмле ашлары”


17) Шул ризыкны әзерләү һәм пешерү серләре белән таныштыралар.


19)

21) Син,әнием,бу дөньяда

Минем өчен бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.


23) Ә хәзер әниләр өчен конкурс-“Әти өйдә юкта”


25) Гел елмаеп,көлеп торсын-

Һәр әнигә изге теләгем.

Бүген бәйрәм,әниләр көне бит!

Һәркем бирсен үзенең бүләген.


27) Барлык бәйрәмдә катнашучылар өчен уен тәкъдим итәбез. Ул уен “Балаңны тап “ дип атала.


29) Чираттагы конкурсыбыз “Безнең гаиләдәге бер кызыклы вакыйга”

31) Булатның шигыре. Фәнис Яруллин “Мин андый малай түгел”


33) Ә хәзер уйнап алыйк. Тамашачылар 2 командага бүленә. Бу уен “Туплы пингвин” дип атала.


35) Яшәешнең башлангычы тормыш булса,

Тормышларның башлангычы гаилә булыр.

Уртак тату оя корып яшәгәндә,

Ир-хатынын, хатын ирен зурлап торыр.


37) Тамашачыларга тагын бер уен тәкъдим итәбез. Бу уен “Әниеңне тап” дип атала.


39) “Иң оста биюче” конкурсы.


41) Тирә-юньдә балаларың уйнап йөрсә,

Синең белән ата-анаң гомер сөрсә,

Бәхетләрнең иң-иң зуры шунда булыр,-

Ир-хатыннан, хатын ирдән чынлап уңыр.


43) Нәтиҗәләр ясау өчен сүзне жюри составына бирәбез.


















Икенче алып баручы


2) Бүгенге гаилә бәйрәмен башлыйбыз.


4) Җирдә сиңа ни кирәк?

Хор белән: Әти дә әни кирәк.


6) Җирдә сиңа ни кирәк?

Хор белән: Без яшәгән өй кирәк.


8) Җирдә сиңа ни кирәк?

Хор белән: Тукай,туган тел кирәк.


10) Бүгенге кичәбез ярыш формасында үтәчәк. 4 команда бу бәйгедә көч сынашачак. Командаларның уенын жюри бәяләп барачак.


12) Кем куллары өйне,җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз.

Ул,әлбәттә,яшәү чыганагы,

Тормыш яме-әнкәй,хатын-кыз!


14) Беренче конкурс.


16) Бу өй эше иде. Конкурста катнашучы әниләр үзләре пешереп килгән ризыклары турында сөйлиләр.


18) Хөрмәтле жюри аларны бәяли.


20) Балалар өчен конкурс “Бәрәңге әрчү”


22) Безне дөньяга китергән,

Иң матур,изге кеше

Бар эшенә җитешкән

Бер дә армаган кеше.


24) Концерт номеры.


26) Хәзер безнең укучылар әниләр өчен чәчәк бәйләме ясарлар.(Күзләрне бәйләп чәчәк бәйләме ясыйлар)


28) Тормыш булгач, савыт-саба шалтырамый тормый,дигән борынгылар. Мондый хәлләрне зурга җибәрмичә,елардай чакларда да,гаиләдә булган күңелле мизгелләрне искә төшерик.


30) Чираттагы конкурсыбыз “Блиц-опрос” дип атала. Һәр гаиләдән 1 кеше катнаша.


32) Әниләр өчен конкурс “ Иң оста чәчтараш”(кызларына чәч үрәләр)


34) Ә безнең конкурсантлар бу вакытта чираттагы конкурска әзерләнә торалар. Бу конкурсыбыз “Иң матур котлау” дип атала. Балалар әниләрне,әниләр балаларын котларга тиеш.


36) “Иң матур котлау” конкурсы.


38) Бие,әйдә! Онытмыйча яшәр

Татар һаман гореф-гадәтен

Ходай сиңа жәлләмичә биргән

Сокланырлык бию сәләтен.


40) Алсу Закированың шигыре. Фәнис Яруллин “Калмагыз соңга”

42) Сау-сәламәт булса,әгәр, һәрбер кешең,

Йөзләреңнән шатлык нуры китми торыр.

Бер-береңне аңлап гомер кичерәлсәң,-

Гаиләнең төп асылы шунда булыр.


















Командалар

Әниләрнең тәмле ашлары”

Әтиләр “Бәрәңге әрчү”

Әниләр “Әти өйдә юкта”

Әтиләр “Чәчәк бәйләме ясау”

Гаиләдәге бер кызыклы вакыйга

Блиц-опрос

Әтиләр “Әни өйдә юк чакта”

Иң матур котлау”

Иң оста биюче”

Гомуми балл



1















2
















3















4